Инфоурок Родная литература Другие методич. материалыБөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап (класстан тыш чара) Сугыш урлаган балачак

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап (класстан тыш чара) Сугыш урлаган балачак

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап

(класстан тыш чара)

 

 

 

Сугыш урлаган балачак

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Низамутдинова Лилия Габракиповна,

татар теле hәм әдәбияты укытучысы.

“Сугыш урлаган балачак”

У. Хәерле көн, кадерле кунаклар, хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, хәерле көн, милләтебезнең киләчәге булган укучылар! Бүгенге очрашуыбызны нәкъ менә шул рәвешле - хәерле көн теләп башлыйсыбыз килә. Хәерле, димәк, игелекле; хәерле, димәк, изге; хәерле көн дигәндә, көннәребезнең исән-имин үтүен телибез, хәерле төн, дигәндә, төннәребезнең тыныч, хәвефсез булуын телибез. Тарихи сәхифәләребез мондый көннәрнең, мондый төннәрнең кадерен белергә гыйбрәтле сабаклар биреп өйрәтә. Афәтле еллар хатирәсе күкләр аязлыгын, балалар елмаюын җитдирәк бәяләргә кирәклегенә төшендерә.

Г. Җитмеш биш ел элек элек илебезнең тыныч тормышына фашистларның явыз кулы сузыла. 1418 көн буена халкыбызның батыр улллары һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куялар, сәламәтлекләрен, гомерләрен кызганмыйлар. Халык батырлыгы турындагы хәтер - безнең өчен рух тәҗрибәсе, яңа буынның бөек казанышларга ихтирам күрсәтүе.Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Безнең бүгенге очрашуыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш июебез булып ирешсен иде.

У. Без сезгә - гомумән барыбызга да  якты кояшлы көннәр hәм уңыш телибез.  Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр.Ә аларның яралары нигәдер төзәлми….

Әлеге чараны үзе дә сугыш чоры баласы булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәсем килә.

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.

 

Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?

 

Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым»- диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.

 

Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…»

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.

Р.Гәрәй

Музыкаль номер “Каеннар шаулый” (Гульсина Н.)

Сез күрәсез укучылар безгә кунаклар да килгән. Алар белән таныштырып үтәм.

1. Озак еллар шушы җирлектә җитәкче органнарда  эшләгән, бүгенге көндә Ветераннар советы рәисе Минегулов Р.Б.,; музей җитәкчесе Габбасов Р., Галяутдинова Б., Габбасова З.

 

1941 нче ел. Июнь… Илебез, Европада кызып барган сугыш ялкынының безнең илебезгә кагылмасына ышанып, тыныч тормыш белән яши иде.

(За сценой)Левитан тавышы яңгырый, радио аша сугыш игълан ителә.

Сугыш башлану хәбәрен Бузат авылы халкы юл төзелешендэ ишетәләр..

Бу хәбәрне авыл советы председателе  Асадуллин Каюм житкерә. Хәбәр авыл халкына шундый авыр тәэсир итә ки, сугышның чыннан да куркыныч булуы шушы хәбәрдән соң гына гәүдәләнә. Җыйналган авыл халкы акрынлап өйләренә тарала һәм сугышка китүчеләрне озатырга әзерләнә башлый.Шушы көнне үк авылыбызның 7 ир-атын  сугышка озаталар. Хатыннары, туганнары Тәнү үренә кадәр озата бара.

 

Сугышка озату күренеше (Ралиф абый)

Сугыш! Күпме михнәт, күпме кайгы китерде ул кешеләргә. Күпме бала әтисез, күпме хатын ирсез, күпме ата-ана балаларсыз калды! Күпме яшь түгелде?! Күпме авыллар, шәһәрләр җимерелде? Күпме кешенең йөрәге әлегә кадәр әрни, чөнки алар үз балаларының, туганнарының хәтта кайда күмелүләрен белми. Илебездә тол калган хатыннарның , әтисез калган балаларның санын санап бетергесез. Әти назын күрмичә үскән, “әтием” дип әйтергә кешесе булмаган балаларның йөрәге гомер буе әрнегән. Аның өстенә ачлык... Ничек түзгәннәр дә, ничек җиңеп чыкканнар?! Алар көчле рухлы булганнар.

Без сугыш турында китаплардан, кинолардан гына беләбез. Кайберләребез әби-бабаларыбыз сөйләвеннән белә. Бүген без кичәбезгә тыл эшчәннәрен, сугыш чоры балаларын очрашуга чакырдык. Алар сугышның нәрсә икәнен, нинди газаплар китергәнен бик яхшы беләләр. Ә без игътибар белән тыңлыйк һәм үзебезне борчыган сорауларыбызны әзерлик. Хәзер сүзне аларга бирәбез.              (Килгән апалар чыгыш ясый)

Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгезә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан уткәрергә,
Кайдан тылсымлы к
өч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык
.

Хөрмәтле ветераннар, тирән эчтәлекле чыгышларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезгә исәнлек-саулык, озын, бәхетле, шатлыклы гомер телибез!

 

“Әти” сүзен әйтеп үсмәдек без,

Белмим аннан авыр ни барын?!

Боекканда җыелып укый идек

Әткәбездән килгән хатларны

Бәхетлеләр күреп күзебез янса-

Әни безгә андый чакларны

Укый иде йөзләр яктырганчы

Әткәбездән килгән хатларны.

Суык булса безгә, әни тагын

Шул ук сандык төбен актарды:

Җаннар җылынганчы укыдык без

Әткәбездән килгән хатларны.

Озата барды безне гомер буе

Әткәбезнең фронт хатлары.

Алар безне түбән төшүләрдән,

Хурлык эчүләрдән саклады.

Фронт хатларын әгәр бергә җыйсаң,

Торыр иде мең-мең томнардан.

Булыр иде бәлки хаталары,

Булмас иде әмма бер ялган.

Ул хатларда егет хыяллары,

Тере сүзе, тере сөйләше,

Әниләрнең көне-төне укып,

Өмет булып тамган күз яше.

Солдат хатын әгәр бергә җыйсаң,

Туар иде моңа кадәре

Һич булмаган,Һәм булмаячак

Җан тетрәткеч йөрәк әсәре...

(Риф Мифтахов)

Солдат хатлары... Күз алдыгызгы китерегез: кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, Туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы- барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны чигендереп алган шәһәрләр һәм авыллар турында сөйләнә. Солдат язып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпочмакка төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.

Хатлар укыла. (Музейдан алынган)

Ана. Улым!.Газизем, бердәнберем! “Мин бик тиз кайтырмын, әни” дип елмая-елмая чыгып киттең дә- югалдың. Кайтмадың шул. Әтиең белән бик еракта калдыгыз. 75 ел сезне көтәм.75 ел, 75 көн генә тугел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

 

Һәйкәл тавышы.

 

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып,

Авыл күмелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине, шунда

Елавыңнан үзең тын булдың,

Тик шулай да, күзең сөртер өчен,

Яулык почмагына тотындың.

 

Ана.

 

Син яраткан җырларымны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам.

Син дә кушылып минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.

 

Музыкаль номер “Бер кайтмасам, әнкәй бер кайтырмын

Сугыш беткәнгә дә 75 ел тула, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.

Сынаган аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да , сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья!

Ә бит сындырырдай итеп сынаган…

hәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе , Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны- ач калган hәм дә ятим балаларның ул чактагы хәлен – халәтен аңлавы кыен.

Шулай   сугыштан соң да аталы балалар ата- ананың тигез канаты астында  җылыга коенганда, алар  сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән. Япь- яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши. Рәхмәт сезгә килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисебез килә.

Бию “Аист на крыше”

Йомгаклау.

Әйе, бу сугыш илебезгә күпме кайгы-хәсрәт, күпме күз яше китереп, күпме сабыйны ятим калдырды, бәхеттән мәхрүм итте. Шулай булуга карамастан, Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан да көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, алга таба да тыныч, мул, матур тормышта яшәргә язсын иде безгә!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап (класстан тыш чара) Сугыш урлаган балачак"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Руководитель реабилитационного подразделения

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 668 626 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.03.2020 1460
    • DOCX 30.9 кбайт
    • 46 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамутдинова Лилия Габдракиповна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 4 года и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2741
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 21 региона

Курс повышения квалификации

Семиотический анализ художественного произведения на уроке литературы в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 136 человек

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Литература")

Учитель литературы

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по литературе в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Мини-курс

Стратегии B2C маркетинга: от анализа до взаимодействия с клиентом

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Постановка базовых звуков раннего онтогенеза

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Жизненный цикл продукта и методология управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе