Инфоурок / Другое / Научные работы / Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви көче

Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви көче

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Республикакүләм “Тугантелем – шагыйрьләр теле”

фәнни-эзләнү конференциясе









Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак

хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм

аның тәрбияви көче







Татарстан Республикасы

Азнакаймуниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Тымытык гомуми белем бирү мәктәбе”нең

Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Нургалиева Халидә Әбүзәр кызының

фәнни-эзләнүэше













Кереш

Мин “ Тугантелем – шагыйрьләр теле» дигәнтемагафәнни-эзләнүэшемне “Балаларшагыйрьләреиҗатындабалачакхатирәләренеңсәнгатьчәсурәтеһәманыңтәрбиявиәһәмияте” дигәнюнәлештәалыпбардым. Яшьләрнеңтәрбиялелеге – бүгениңмөһиммәсьәләләрнең берсе. Халкыбызныңкиләчәгеәхлаклылыкка, мәгърифәтлелеккәбәйле. Безнеңкиләчәгебезбулганяңабуынбүгенмәктәптә. Алар – безнеңтаянычыбыз да, өметебездә.

Хәзергедөньядашәхеснеформалаштыручытөп фактор буларак, белемһәмтәрбиябирүнеңәһәмияте арта бара. Бүгенгебалалардаәхлакыйнигезләр, тирә - яктагыларга карата ихтирамһәмтолерантмөнәсәбәт, патриотлык, гражданлыкхисеһәмүзара тату яшәүкультурасытәрбияләүмөһим,” – дипбелдердеүзенеңберчыгышындаТатарстанныңберенче Президенты М. Ш. Шәймиев.

Минем хезмәтемнеңактуальлеге - балаларшагыйрьләреиҗатыныңшәхесформалаштырудагытәрбиявиәһәмиятенкүрсәтү.

Теманыңэчтәлегеначумаксатыннан, мин ХХ-ХХIгасырлардаиҗатиткәнбалаларшагыйрьләренеңиҗатынакүзәтүүткәрдем. Хезмәтемдә “балаларшигъриятенеңчишмәбашы – балаларавызиҗаты” икәнендәлилләдем. Әсәрләремәктәппрограммасынакертелгән Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Ф. Яруллинкебекшагыйрьләрнеңиҗатыныңтәрбиявиәһәмиятенкүрсәтүгәкүбрәкурынбирдем.

Хезмәтемдәбалаларгаадресланганһәршигырь, һәркитапсабыйныңигътибарынҗәлепитәрлек, уйландырырлыкһәмдәкүңеленсокландырырлыкбулыргатиешлегенәбасымясадым.



Балаларәдәбиятының , бигрәк тә шигъриятенең чишмә башы – балалар авыз иҗаты.



Фольклор жанрлары:

Багу поэзиясе:

  1. Бишек җырлары

Йокың килә, бәбекәй;

Йокла, йокла, гөлием,

Кая, битең үбием.

  1. Юаткычлар (кузгаткычлар)

  2. Мавыктыргычлар

Минем кызым бик иркә,

Башларында кәсинкә,

... Алтын чәчле, зәңгәр күзле –

Коеп куйган кәртинкә.

Күңел ачу фольклоры:

  1. Эндәшләр

Яңгыр, яу, яу, яу!

Игеннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын –

Безгә катык, сөт булсын,

Яңгыр, яу, яу, яу!

  1. Иярмешләр

Әлеп, би, ти, си,җом, хи,

Әнә бара бер песи.

Коерыгын төйнәгән,

Балаларын төягән.

Коерыгы чишелгән,

Балалары ишелгән.

  1. Тизәйткечләр яки тел көрмәкләндергечләр

  2. Үртәвечләр

  3. Такмаклар

  4. Такмазалар (әкиятсыман, чуалтмыш, чылбыр)

  5. Нәүрүз

  6. Сөрән салулар (“Карга туе”)

Уен фольклоры:

  1. Драматик (импровизацияле) уеннар

  2. Спорт һәм зиһен сынамыш уеннар

  3. Җырлы-биюле уеннар

  4. Шобага әйтешләр

  5. Санамышлар



Табышмаклар

Әкиятләр







Г. Тукай – XX гасыр башында балалар шигъриятенең беренче үрнәкләрен бирүче.

Аның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк”, “Эшкә өндәү”, “Сабыйга”, “Туган тел” шигырьләре, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык хикәясе”, “Су анасы” кебек әкиятләре татар баласының күңел байлыгына әверелә.

1917 нче елдан соң балалар өчен әдәби әсәрләр иҗат иткән әдипләр.

1917 нче елдан соң исә балалар өчен әдәби әсәрләр иҗат итүчеләр арасында без Һ. Такташ, Н. Исәнбәт, Б. Рәхмәт, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, Ш. Маннур. Ә. Исхак, Ә Фәйзи. А. Алиш, Х. Туфан, Ә. Бикчәнтәева, Җ. Тәрҗеманов, Г. Афзал, Л. Ихсанова, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин, Ф. Яруллин, Р. Харис, Р.Фәйзуллин, Җ. Дәрзаманов , Р. Мингалимов, Л. Лерон һәм башка күп кенә каләм әһелләрен күрәбез.

ШәүкәтГалиев – балалардөньясыначудакабатланмасшигъри талант

Ш. Галиевныңиңяратканалымнарыннан берсе – әйтәсекилгәнфикеренбаланыңдөнья, яшәешсерләренәлеаңлапбетермәвенә, кечкенәнәрсәхакында да үзенчә, көтелмәгәнхикмәтленәтиҗәчыгаруынанигезләнүе. Мондыйсәерсүзәйтүче бала укучыгабиксөйкемлебулыпкүренә.

Безнеңсыеркөндәкырдан

Чүлмәк – чүлмәксөтташый,

Ул бит яшелүләнашый,

Сөтненичекакясый?

Яки:

Ә салкынбозторгансаенэри,

Кызшуңатыз - бызчабыпйөри;

-Мин аныөйгәалыпкерәм, ди,

Мичалдынакуепкиптерәм, ди,

Җып-җылыиттерәм, ди.

Яки:

Мин үскәчһәйкәлбулам,

Батыр булам,

Муса Җәлилянында

Басып торам!

Ш. Галиев шигырьләренең шундый популярлык казануының сере, - дип язды Н. Юзиев, - шагыйрьнең балалар дөньясын ачуга бәйле кабатланмас шигъри талант көчендә”.

Утыр әле яннарыма

Оныт мәшәкатьләреңне,

Оныт инде беразга.

Сыйпап-сыйпап чәчләреңне,

Бер иркәлә, бер назла.

Утыр әле яннарыма,

Ял булсын җаннарыма.

Син утырсаң яннарыма,

Ял була җаннарыма.




Роберт Миңнуллин - балачакның матур хатирәләрен үтемле итеп тасвирлаучы шагыйрь

Р.Миңнуллин иҗаты бербөтен. Ул, олыларга язганда, балаларны да күздә тота, кечкенәләр өчен иҗат иткәндә, зурларны уйландырырлык һәм елмайтырлык сүзләр таба ала. Ләкин шул җитдилекнең төбендә дөньяны беркатлы, сабыйларча кабул итү ята. Бала өчен ул әйткәннәр, ихтимал, борчылу өчен нигез дә буладыр, зурларда исә алар бөтенләй көтелмәгәнчә әйтелүләре белән елмаю барлыкка китерәләр.

Баланың табигате шундый: ул хөрлек ярата, үзенчә эш итәргә омтыла. Олылар исә аңа һаман да бәби, кечкенә итеп карарга яраталар, аны кирәгеннән артык күзәтәләр, бик еш акыл өйрәтәләр.

Мисалга «Өлкәннәр» шигыре:

Бу өлкәннәр ни өчендер

Гел киресен эшлиләр:

Мин үзем чәй эчмим, алар

Кыстый-кыстый : “Эч!” – диләр.

Урамга чыга башласаң,

Ныгытып киен!” – диләр.

Ә үзләре ни өчендер

Ныгытып киенмиләр.

Бу өлкәннәр ни өчендер

Гел киресен эшлиләр.

Аңламассың өлкәннәрне,

Гел киресен эшлиләр

Р. Миңнуллинның талантлы каләме аша бик җитди, сабыйлар акылы өчен авыр темалар да балаларга якын рухта хәл ителә. Мисалга тынычлык, бәхет идеяләре белән сугарылган патриотик рухтагы әсәрләрдән - “Без сугыш теләмибез! циклы. Америка балалары исеменнән язылган әлеге шигырьләр бөтен кешелекнең хыялын чагылдыра. Кечкенә баланың бомбалар юкка чыксын өчен аларга “йогышлы авыру йогуын” теләве (“Авыру йоксын иде”), яисә сугышучы генералларның барысын җыеп, океан уртасына җыеп кую турында хыяллануы (“Ничек уйлыйсыз?”), бомбаларны алмага әйләндереп, бөтен балаларны сыйлау уе (“Бер бомба да калмас иде”) – бала логикасы биредә әдәби фикерләүнең гүзәл бер үрнәге итеп саналырга хаклы.

Сугыш теләми балалар,

Бәбиләр һәм сабыйлар.

Нәни җәнлекләр дә сугыш

Кирәкми дип саныйлар.

Сугыш” дигән сүз үзе дә

Кыса безнең сулышны.

Зурлар белән крокодиллар

Телидер ул сугышны.

Ясамагыз яңа бомба,

Кызыгып кара данга.

Яшәү рәхәт түгелмени

Үлүгә караганда.

Чыннан да, Р. Миңнуллин нәкъ менә балалар әдәбияты өлкәсендә аеруча зур уңыш казанды. Аның бу уңышлары әлеге өлкәдә кайнап яшәве белән бәйле булса кирәк: журналист буларак та, дәүләт эшлеклесе буларак та, ул нәниләр дөньясы белән тыгыз элемтәдә яши. Шуңа күрә талантлы шагыйрь үсеп килүче буынның таләпләрен аңлап, балачакның матур хатирәләрен үтемле итеп тасвирлау мөмкинлегенә ия. Мондый осталыкның сере исә шигырьләрендә ачык тоемлана:

Яңгыратып көлсәк бергә

Дөньяның бар балалары.

Җир шатлыкка һәм бәхеткә

Күмелмичә калаламы?


...Ә балалар көлә икән

Илебездә, җиребездә,

Димәк, җир дә исән әле,

Имин , димәк, илебез дә!


Фәнис Яруллинның иҗат гомере – еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге

Алтыннан кече түгел мин,

Ипидән олы түгел.

Үлемнән көчле түгел мин,

Тик язмыш колы түгел.

Гигант булмасам да кәрлә түгел,

15

Бәхетемә буем җитәрлек.

Халкым мине үзенең иңнәрендә

Киләчәкә бара күтәреп.

Мин халкымның баласы,

Баласы – күз карасы, - дип язды Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, республикабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин үзе турында.

Корыч ихтыярның мисалы рус әдәбиятында Николай Островский булса, татар әдәбияты, хаклы рәвештә, үзенең Фәнис Яруллины белән горурлана.

Хәрби күнегүләр вакытында имгәнеп, хәрәкәтсез калган гәүдә, еллар буе сузылган хастаханәләр... операция бүлмәләре... йокысыз төннәр... үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет җаны сыеныр урынны әдәбиятта таба, аны иҗат “газабы” дәвалый, хыялларына канатлар куя. Бүлмәсендә яткан килеш тә аның күзләре күпне күрә, колагы күпне ишетә, тынгысыз җаны барысын да тоеп-сизеп тора. Ул яшел утрауларга “хуҗа була”, танышлары арасына “чыга”, әдәбиятка үз сукмагын салып атлап китә.

Минем канымда февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә Өемташ тавының горурлыгы, җанымда Ык елгасының ярсуы, хисләремдә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда дала җилләренең үҗәтлеге, бәдәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кошны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, тыннарны куырып алырлык салкыннарны сулышым белән җылытып үз шигъри гөлемне үстерергә, ул шигъри гөлләремнең орлыкларын кешеләр күңеленә чәчәргә мөмкинлек бирде, “ – дип яза ул үзенең “Көзге моң” китабына кереш сүз итеп язылган “Минем матурлыгым очышта” дигән мәкаләсендә.

Ф. Яруллинның күп кенә әсәрләре шундый: аларны өлкәне, кечесе үзе өчен язылган дип укый.

Аның нәни геройлары уйлый,зурлар кебек сагына, матурлыкка соклана һәм , әлбәттә инде,шаярта да белә. “Әллә кайчак” дигән шигырьдә нәни кызчыкның әнисе бер атнага кунакка китә. Башка вакытта атнаның узганын сизми дә кала торган кыз, әнисе өйдә юк көнне үткәрә алмый азаплана.

Әллә кайбер атналарда

Көннәр күбрәк буламы?

Ф. Яруллин балалар психологиясен , алар күңелендә яшеренеп яткан шаянлыкны яхшы белә.

17

Әби килде авылдан,

Безне шундый сагынган.

Без дә аны сагындык –

Күчтәнәчкә сарылдык. ( “Әби килде авылдан”)

Биредә балаларның шуклыгы аша аларның холкы ачыла.



Резеда Вәлиева – җимешле иҗат итүче сөйкемле шагыйрә, талантлы каләм иясе

Балалар шигърияте үзенә генә хас булган нечкә хасиятьләр, зәвык таләп итә. Бу һәркемгә дә бирелми. Резеда Вәлиева – сабыйлар күңелен аңлап, аңлаешлы һәм гади, шаян һәм тапкыр итеп иҗат итә белүче сирәк талантларның берсе. Ул кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучысының җаны ни теләгәнен яхшы белеп иҗат итә. Кызыклы, мавыктыргыч, шаянлыкка һәм тапкырлыкка корылган шигырьләр, әкиятләр, поэмалар, сәхнә әсәрләре аның каләменнән коелып кына тора. Р. Вәлиева әсәрләре безне туган якны сөяргә, табигать белән дус булырга, хайваннарны һәм кош-кортларны рәнҗетмәскә, әти-әни сүзен тыңларга. Әбиләрне, дәү әниләрне яратырга, мәктәптә тырышып укырга һәм башка бик күп изгелекләргә өйрәтә, өнди.



Зоопарклы уйнадык” дигән сигез генә юллык шигырьне алып карыйк. Лирик персонаж белән аның энесе “зоопарк”та “җәнлекләрне” сыйлыйлар. Сабыйлар өчен бик тә күңелле булган бу уенда алар рольләрне кызык бүлешкәннәр:

Энем әйбәт малай булды,

Мин генә маймыл булдым:

Энем конфет биреп торды,

Мин кабып кына тордым...

Мин ничек арыслан булдым” шигыренең шук герое исә өйдә берүзе генә калгач, рәхәтләнеп уйный, әле урындык-корабның капитаны булып өйдә давыл-дулкыннар кузгата, әле утраудагы маймыл, әле арыслан кыяфәтенә керә, кыскасы, өйнең тәмам астын-өскә китерә. Тик...

Нәкъ шул чакны әнием кайтып керә...

Арысланнан песи булдым,

Өйне җыяга тотындым... –

дип тәмамлый автор шигырьне. Мондый кызыклы финалны Резеда Вәлиеваның бик күп шигырьләрендә очратырга була.



Җәүдәт Дәрзаман – иҗади потенциалы бай шагыйрь

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге бүләге лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның иҗаты укучыларга яхшы таныш. Җ. Дәрзаманның шигъри теле зирәклеккә, балаларча наянлыкка, сабыйлар эчкерсезлегенә корылган. Аның шигырьләренең нигезендә күпчелек очракта юмор, нәниләр тормышыннан алынган мәзәкчел ситуация ята. Әйтик, кеше таный алмаслык итеп ялгыш киенгән, уңы белән сулны бутап бетергән сабый баланың уңышсызлыгы “Алмаз” шигыренең беренче өлешендә көлкеле халәт тудырса, әсәрнең финалы әлеге уңышсызлыкны уңышка, зур сөенечкә әйләндерә.



Танымасалар танымаслар,

Алмаз сөенә генә:

Инде менә икенче көн

Үзе киенә менә.

Гөлназ турындагы шигырьләр бәйләме укучыны мәктәп тормышы һәм шуннан алынган тәэсирләр дөньясына алып кереп китә. Бик күп әсәрләрдәге тормыш күренешләрен мәктәптә яңа гына укый башлаган Гөлназ бәяли. Мисалга “Циркта” шигыре:

Яңа цирк килгәч, Гөлназ

Ничек түзсен карамый?

Мәскәүдән үк килгәннәр бит,

Карамый һич ярамый.





Ямансулап куйды Гөлназ

Бу аюларны күреп:

Арыганнардыр, мескеннәр,

Гастрольләрдә йөреп.



Бик сагына торганнардыр

Уйнап үскән якларын,

Өннәрендә табан имеп,

Йоклап яткан чакларын...”

йомгак

Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте” дигән темага эзләнү эше язып, мин шундый нәтиҗәгә килдем: яшь укучылар өчен иҗат итү гаять катлаулы, четерекле мәсьәлә икән бит. Моның өчен шагыйрьләргә бала җанын аңлау, аның хыялларын күзаллау, бала күңеленең иң яшерен почмакларына үтеп керә алу белән бергә, шул сабыйларның һәрберсен үз балаң кебек итеп ярату кирәк. Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими . саф, садә булып саклануы мөһим. Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәркемгә билгеле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңәргә, чәчләренә ак төшсә дә, “сабыйлыктан бөтенләй үк чыкмаска, балалар тормышын, аларның кызыксынуларын һәм психологиясен җаны-тәне белән хис итәргә тиеш икән.

Яңа гасыр балалар язучылары алдына тагын да колачлырак бурычлар куя. Чөнки бүген компьютер һәм китап дөньясын бер үк дәрәҗәдә үзләштергән яңа буын үсә. Алар татар әдәбиятын, рус әдәбиятын, дөнья әдәбияты әсәрләрен дә укып баралар. Шуңа күрә балалар язучыларыннан башка халыклар арасында йөз кызармаслык, үз йөзе , үз биеклеге булган әсәрләр язу таләп ителә. Бу турыда балалар шагыйре Р. Миңнуллин: “Бүгенге бала күңеле кискен борылыш көтә. Укучылар бездән яңа сүз, заман сүзе көтә”, - дип язды. Ә андый яңа сүзне, заман сүзен нәкъ менә туган телебезне – татар телен чын күңелләреннән яраткан шагыйрьләребез әйтә дә инде.

Алтын җыйма, йортлар куйма

Мираска дип балаңа,

Иң кадерле мирас итеп

Туган телен бир аңа.


Иле белән , дине белән,

Туган җир белән бергә,


Туган телгә мәхәббәт сал

Күңеленә гомергә.


Аерса да хак язмышы

Туган йорттан, иленнән,

Күңеле мәңге аерылмасын

Газиз туган теленнән.


Онытмагыз, бу дөньяда

Иң зур мирас бер генә –

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган ил генә...


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-234611
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>