Инфоурок Другое КонспектыБишенче класста уен-викторина "Мин татарча сөйләшәм"

Бишенче класста уен-викторина "Мин татарча сөйләшәм"

Скачать материал

Татар теленнән уен- КВН

“Мин татарча сөйләшәм”

 

Уенның программасы:

1 тур : Сәламләү

2 тур: "Син-миңа, мин-сиңа"

3 тур: "Капитаннар, алга!"

4 тур “Кем беренче?”(!"

5 тур “Музыкаль тәнәфес”

6 тур: "ХӘРЕФЛӘР илендә"

7тур: “Шаян – табышмак сораулар”

 

 

 

Уен барышы

Алып баручы:

 Бүген була КВН-

Гаҗәп күңелле уен!

Бишенчеләр көч сынаша,

Менә сиңа тамаша!

Кадерле  дуслар! Без бүген “ Мин татарча сөйләшәм ” темасы астында уенга җыйналдык. Бирегә бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста,сүзгә кыска булган укучылар  гына җыелды. Сезнең  алда шундый  өч  команда.

1 тур “Сәламләү”

Әйдәгез, командалар белән танышыйк (командалар үз-үзләрен тәкъдим итә). Сүзне аларга бирәбез.

Инде мөхтәрәм жюри әгъзалары белән танышып үтик. Таныш булыгыз: бүгенге бәйгедә гадел хөкемне менә шушы кешеләр чыгарачак (жюри әгъзалары белән таныштыру). ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Укучылар, ярышыбызны башлыйбыз.

2 тур: "Син-миңа, мин-сиңа"

Командалар чиратлашып бер-берсенә кара-каршы сораулар бирәләр. Башлый “Чын татарлар” командасы

3 тур: "Капитаннар, алга!"

Алып баручы:

-         Сезгә сораулар бирелә. Сез аларга “ әйе” яки “Юк” дип кенә җавап бирә аласыз. Кайсы капитан сорауларга күбрәк дөрес җавап бирә, шул җиңүче була. Башлыйбыз “ Белем йолдызлары” командасыннан.

1.      Татар телендә 7 килеш бар (юк)

2.     “Ак Байтал” әкияте тылсымлы әкият (әйе)

3.     “Кыйссаи Йосыф”ны Кол Гали язган .(Әйе)

4.     Сингармонизм законы – ул сузыклар ярашуы дигән сүз.(Әйе)

5.     “Болын” сүзендә рәт гармониясе (юк)

6.     Казан сүзендә ике сузык аваз. (Әйе)

7.     Аергыч- иярчен кисәк(Әйе)

8.     Кабак агачта үсә.(Юк)

9.     .”Алъяпкыч” - тезмә сүз.(Юк)

10. Укучы– уртаклык исем.(Әйе)

11. Шәһәр сүзендә өч сузык аваз.(Юк)

12. Г.Тукай Кушлавычта туган (Әйе)

 

                    4 тур “Кем беренче?”(бирелгән хәрефләрдән сүз җыярга)

 

Алып баручы:

Хәрефләр җыелмасы бирелгән. Шулардан нинди сүз ясап була? Кайсы команда тизрәк таба. (келсезгезти)

Димәк, тигезсезлек, хәзер шул сүздән күп исемнәр ясыйбыз. Ялгызлык исемнәрен язарга ярамый.(тел, ил, тез, итек, ит, тигезлек,ел, егет, ис, киез...)                          

 

5 тур “Музыкаль тәнәфес”

Алып баручы:

Һәр командадан музыкаль номер. Башлый “Алтын ай” командасы. Рәхим итегез.

 

 

6 тур: "ХӘРЕФЛӘР илендә"

Алып баручы:

 Ә    хәзер 5нче турга життек. Ул "ХӘРЕФЛӘР илендә" дип ала.

Ул   өч   хәрефкә   багышланган.    Менә   бу   кәгазьгә   "М" ,   "С" , “ Т” хәрефләре    язылган.    Капитаннар,    үзегезгә    нинди    хәреф    туры килгәнлеген ачыкларга чыгыгыз.

 Ә хәзер  бу уен өчен һәр командадан берәр кеше чыга. Мин сезгә сораулар бирәчәкмен, ә сез аларга сорауларга үзегезгэ туры килгән аваз кергән сүзләр белән генә җавап бирегез.  

1.     Синең исемең ничек?

2.     Син кайда яшисең?

3.     Сиңа ничә яшь?

4.      Син кышкы каникулда кая барасың?

5.     Анда нәрсә белән барасың?

6.     Үзең белән кемне аласың?

7.     Үскәч кем буласың?

8.     Син нәрсә ашарга яратасың?

9.     Ә нәрсә эчәргә яратасың?

 

7тур.”Шаян – табышмак сораулар”

 

Алып баручы:

"Чын татарлар" командасына сораулар:

1. Татарстанда кайсы шәhәрнең исеме табак-савыт исеме белән бер? (Казан)

Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль)                                                            

“Алтын ай” командасына сораулар:

1.   Алты Н хәрефеннән торган сүзне әйтегез. (алтын)

2.   Татарстанда нинди шәhәрнең исеме балык исеме белән бер? (Алабуга)

 

“Белем йолдызлары” командасына сораулар:

1.  Мәскәү һәм Казанда юк, Татарстанда бар. Нәрсә ул? (Р хәрефе)

2.     Бер сүздә йөз Ә буламы? (була йөзә)

 

Кадерле укучылар! Уеныбыз ахырына якынлашты. Хәзер, әйдәгез жюри әгъзаларына сүз бирик әле (Җиңүчеләрне котлау, бүләкләү)

Кадерле укучылар! Сезгә уенда катнашуыгыз өчен бик зур pәхмәт! Бу уен сезнең белемле, зирәк, тапкыр булуыгызны күpсәттe. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим. Тагын да яхшырак укып, дәресләрдә, уеннарда актив катнашып безне сөендерегез!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Бишенче класста уен-викторина "Мин татарча сөйләшәм""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 082 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.05.2016 1613
    • DOCX 25.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Рахимова Лилия Раскатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Рахимова Лилия Раскатовна
    Рахимова Лилия Раскатовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7593
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой