Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре
“9 нчы урта гомуми
белем мәктәбе”
муниципаль автоном
гомуми белем учреждениесе
Төп гомуми белем
мәктәбе
2 нче а сыйныфы рус төркеме өчен әдәби
уку фәненнән
ЭШ
ПРОГРАММАСЫ
Сәгатьләр саны: барлыгы 34: атнага 1 сәгать.
Дәрәҗә: база
Төзүче: Бикиева Лизия Вәзир кызы, I квалификацион категорияле туган тел укытучысы
Укытучының Ф.И. атасының исеме (фәне, квалификацион
категориясе)
Икенче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча планлаштырылган
нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
– патриотик кыйммәтләрне кабул итү, үзеңне күпмилләтле Россиянең
гражданины итеп тою;
– татар халкының мәдәнияте турында белем туплау, Россия халыкларының
мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, диненә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
– татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен белү, аларны рус һәм башка
халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре белән чагыштырып өйрәнү;
– башка милләт халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирамлы караш
тәрбияләү;
– гаилә кыйммәтләренә ихтирамлы караш тәрбияләү, башкаларны аңлау,
аларның хисләрен хөрмәтләргә өйрәтү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
– коммуникатив һәм танып белү мәсьәләләрен чишү өчен, сөйләм чараларын
актив куллану;
– уку мәгълүматларын төрле юллар белән сүзлекләрдән, белешмәләрдән,
энциклопедияләрдән эзләү
– анализ, синтез, гомумиләштерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен
аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру, максат-бурычларга туры килә торган аңлап
уку күнекмәләренә ия булу;
– әңгәмәдәшне тыңлый һәм сөйләшү алып бара белү, һәр
кешенең үз фикере булуны, аны башкаларга җиткерү, дәлилләү хокукын тану.
Предмет нәтиҗәләре:
– әдәбиятны күпмилләтле дөньяви мәдәният традицияләрен,
әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм тапшыру чарасы икәнлеген аңлау;
– Ватан һәм ватандашлар, әйләнә-тирә, мәдәният, дуслык,
намус, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;
– системалы укуга ихтыяҗ, укучы компетентлыгы
формалаштыру;
– эчтән һәм кычкырып уку, әдәби төшенчәләр кулланып,
әдәби, фәнни-популяр, уку текстларын анализлау алымнарына ия булу;
– укуның берничә төрен куллану:
• төп эчтәлекне
аңлау өчен уку (танышу)
• тулы эчтәлекне
аңлау өчен уку (өйрәнү)
• кирәкле, мөһим
мәгълүматны аерып алу өчен уку (эзләнү);
– төрле текстларның
эчтәлеген һәм спецификасын бәяли, аңлап кабул итә белү, аларны тикшерүдә, фикер
алышуда катнашу, әдәби гамәлләрнең эш-гамәлләренә, дәлилләп, әхлакый яктан бәя
бирү;
– кызыксындрган әдәбиятны
мөстәкыйль рәвештә сайлап ала белү, укыганны аңлау һәм өстәмә мәгълүмат алу
өчен төрле белешмә чыганаклардан файдалану;
– сәбәпле-нәтиҗәле
бәйләнешләр урнаштыру, әсәрнең төп фикерен аңлау, текстны өзекләргә бүлү, исем
бирү, гади план төзү, сәнгатьлелек чараларын белү, эчтәлек сөйләү.
2 НЧЕ УКУ ЕЛЫ АХЫРЫНА
«ӘДӘБИ УКУ» КУРСЫ БУЕНЧА УКУ ПРОГРАММАСЫН ҮЗЛӘШТЕРҮНЕҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН
НӘТИҖӘЛӘРЕ
«Сөйләм һәм уку эшчәнлеге төрләре» бүлеге:
аудиолаштыру, кычкырып уку һәм үзлектән уку, текстның төрле типлары белән
эшләү, библиографик культура, матур әдәбият тексты белән эшләү, сөйләмле
аралашу культурасы.
Укучылар түбәндәгеләргә өйрәнәчәкләр:
•
индивидуаль мөмкинлекләргә туры китереп, уку
тизлеген даими арттыра барып, тулы сүзләр белән кычкырып укырга;
•
беренчел танып уку, сайлап уку һәм кабат өйрәнеп
укуны үзлектән башкарырга;
•
кыска монологик сөйләм төзергә: укытучының соравына
кыскача һәм җәенке итеп җавап бирергә;
•
әңгәмәдәшен тыңларга (укытучыны һәм
сыйныфташларын): әйтелгән җавапны кабатламаска, чит кешенең җавабын яңа эчтәлек
белән тулыландырырга;
•
татар әдәбияты
классикларыннан 2 – 3 язучының исемен атарга;
•
әсәрләрнең исемнәрен санап чыгарга һәм аларның
кыскача эчтәлеген сөйләргә;
•
яраткан авторының әсәрләрен санап чыгарга һәм
кыскача аларның эчтәлеген сөйләргә;
•
әсәрнең темасын
билгеләргә һәм төп фикерен аерып күрсәтергә (укытучы ярдәмендә);
•
әсәр геройларына (исемнәренә, портретларына,
сөйләмнәренә) һәм аларның гамәлләренә бәя һәм характеристика бирергә;
•
сүзләрнең мәгънәсен ачыклар өчен «Аңлатмалы сүзлек»тән файдаланырга.
Мөстәкыйль, парлы, төркемле һәм күмәк эш
процессында укучылар түбәндәгеләргә өйрәнү мөмкинлеге алачаклар:
•
укытучы укыган
текстны максатчан кабул итү нигезендә аудиолаштыру күнекмәләрен үстерергә;
•
укылганның эчтәлегенә карата телдән үз мөнәсәбәтен
белдерергә;
•
төрле авторларның 2 – 3 шигырен яттан сөйләргә
(сайлап);
•
зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләргә;
•
мәктәп
китапханәсеннән китаплар һәм балалар журналларын сайлаганда, тышлыктагы
мәгълүматтан һәм шулай ук «Эчтәлек»
битеннән файдаланырга;
•
дәресләрдә эшләгәндә, хрестоматия текстларын, шулай
ук өй һәм мәктәп китапханәсе китапларын кулланырга;
•
әсәр тексты буенча
сораулар бирергә һәм сорауларга җавап бирергә.
«Әдәбият белеме пропедевтикасы» бүлеге: шигъри әсәр
үзенчәлекләрен тану (ритм, рифма һ.б.ш.), төрле жанр үзенчәлекләрен аера белү
(халык һәм автор әкиятләрен һ.б.ш.), әдәби алымнарны тану (чагыштыру,
сынландыру, контраст һ.б.)
Укучылар түбәндәгеләргә өйрәнәчәләр:
•
хайваннар турындагы әкиятне тылсымлы әкияттән
аерырга;
•
тылсымлы әкиятнең үзенчәлекләрен билгеләргә;
•
әкият белән хикәяне аерырга.
Укучылар түбәндәгеләргә өйрәнү мөмкинлеге алачаклар:
•
авторлы балалар
шигръриятендә фольклорның жанр үзенчәлекләрен табарга: әкият-чылбырның,
санамышның, тизәйткечнең, такмакның, бишек җырының сюжет-композиция
үзенчәлекләрен;
•
әдәбият жанрлары һәм фольклор арасында хәрәкәт
чикләрен эзләп табарга (хикәя әкият элементларын үз эченә алырга мөмкин,
тылсымлы әкият – хайваннар турындагы әкият элементларын һ.б.ш.)
•
дөньяны шигъри кабул итүнең үзенчәлеге нидән
гыйбарәт икәнен аңларга;
•
дөньяны шигъри кабул итүнең чагылышы шигъри
тектсларда гына түгел, шулай ук проза әсәрләрендә дә булырга мөмкинлеген
танырга.
«Укучыларның иҗади эшчәнлеге элементлары» бүлеге: рольләргә бүлеп ук, сәхнәләштерү,
телдән сүз белән рәсем ясау, рәсемнәр белән эшләү, үз текстларын булдыру.
Укучылар түбәндәгеләргә өйрәнәчәкләр:
•
укылганның эчтәлеген аңларга;
•
текст үзенчәлекләренә
яраклы рәвештә уку интоннациясен, темпын аңлап сайларга һәм кирәкле паузалар
куярга;
•
әдәби әсәрне рольләргә бүлеп һәм чылбыр буенча
укырга;
•
программада билгеләнгән матур әдәбият әсәрләрен
кычкырып укыганда, хис-тойгы белән кабул итәргә.
Мөстәкыйль, парлы, төркемле һәм күмәк эш процессында укучылар
түбәндәгеләргә өйрәнү мөмкинлеге алачаклар:
•
шигъри һәм проза әсәрләрен сәнгатьле укырга;
•
дәреслектәге
рәсемнәрне карарга һәм аларны сәнгати текстлар белән чагыштырырга;
•
үзенең шәхси тәэсирләре һәм күзәтүләре белән телдән
бүлешергә.
2 НЧЕ УКУ ЕЛЫ АХЫРЫНА
УУГ ФОРМАЛАШУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ
Укучылар танып белүле гомуми уку гамәлләре
өлкәсендә түбәндәгеләргә өйрәнәчәкләр:
•
уку дәреслегендә
юнәлеш табарга: шартлы билгеләрне укырга; «Эчтәлек» бите буенча кирәкле текстны табарга;
•
тектсның билгеләнгән өзеген, әлеге биттәге
билгеләнгән юлларны һәм сүзләрне тиз арада табып алырга;
•
берничә мәгълүмат
чыганагы белән эшләргә (уку китабы, мөстәкыйль эш дәфтәре һәм хрестоматия; уку
китабы һәм уку сүзлекләре; текст һәм текстка рәсемнәр).
Укучылар коммуникатив уку гамәлләре өлкәсендә
түбәндәгеләргә өйрәнәчәкләр:
а) хезмәттәшлек буларак аралашу кысаларында:
•
партадашы белән эшләргә: күршесе белән эшләрне
бүлешергә, эшнең үзенә төшкән өлешен башкарырга, үтәлгән эшне үзара тикшерергә;
•
чылбыр буенча эшләргә;
б) үзара багланышлар буларак аралашу кысаларында:
•
ике төрле фикер, ике
позиция арасындагы аерманы табарга һәм шуларның берсенә дәлилләп кушылырга;
•
тексттан геройлар әйткән фикергә дәлил табарга.
Уку гамәлләрен контрольдә тоту һәм үзконтроль
өлкәсендә укучылар түбәндәгеләргә өйрәнү мөмкинлеге алачаклар:
•
яңгыраган фикерне тексттан алынган юллар белән
дәлилләргә;
•
төрле фикерләрнең төрле нигезләргә ия булуын
аңларга.
2 нче сыйныфның рус төркемендә әдәби
уку буенча укыту фәненең эчтәлеге
Тема 1. Белем бәйрәме - 2
Ринат Маннан.
Исәнме, мәктәп! Бари Рәхмәт. Мәктәпкә. Михаил Пляцковский. Өйрәтәләр
мәктәпләрдә. Барлас Камалов. Иң күңелле көн. Гөлшат Зәйнашева. Бер атнада ничә
көн?
Тема 2. Халык авыз иҗаты -
2
Табышмаклар . Санамышлар. Мәзәкләр
Тема 3. Көзге муллык. - 5
Ләбиб Лерон. Яфрак бәйрәме. Айгөл
Әхмәтгалиева. Көзге муллык. Әхмәт Ерикәй. Уңыш. Рус халык әкияте. Шалкан.
Г. Гәрәева. Көз һәм балалар җыры. Шәүкәт Галиев. Витамин эзли. Ринат Маннан.
Помидор егете. Вәсимә Хәйруллина. Толымлы суган. Фәнис Яруллин. Көзге табын.
Афзал Нигъмәтуллин. Алмагач һәм алма.
Тема 4. Туган илем. – 3
Равил Фәйзуллин. Җир
өстендә ниләр бар? Резедә Вәлиева. Иң матур җир. Әхмәт
Рәшитов. Кояшлы ил – безнең ил. Энҗе Мөэминова. Туган ил. Татарстан – минем
республикам. (“Салават күпере” журналыннан)
Тема 5. Кыш килде. - 4
Җәват Тәрҗеманов. Кыш. Зәкия Туфайлова. Кыш
килде. Галимҗан Латыйп. Кыш шатлыклары. Галимҗан Латыйп. Яңа ел җыры. Мөҗәһит.
Яңа ел кайдан килә? Нәҗибә Сафина. Кышкы җыр. Гасыйм Лотфи. Кар бөртекләре.
Тема 6. Безнең гаилә. -4
Рафис Корбан. Атна
көннәре. Габдулла Тукай. Безнең гаилә. Зәкия Туфайлова. Шофер булам. Әминә
Бикчәнтәева. Дәү әнием. Рөстәм Мингалим. Крокодил күрдек.Айгөл Әхмәтгалиева.
Безнең өйдә. Роберт Миннуллин. Уятыйм әле. Хакимҗан Халиков. Без ничәү?
Тема 7. Кошлар – канатлы
дуслар. 4
Гасыйм Лотфи. Балалар
ярдәм итә. Гәрәфи Хәсәнов. Кошларга ярдәм. Фәнис Яруллин. Чыпчык. Шәйхи Маннур.
Исәнмесез, кошкайлар! Гасыйм Латыйп. Тукран. Мөҗәһит. Күгәрченнәр гөрлиләр. Муса
Җәлил. Күке. Афзал Нигъмәтуллин. Песи һәм чыпчык.
Тема 8. Яз килә. 4
Равил Фәйзуллин. Кар кызы
кая киткән? Әминә Бикчәнтәева. Апрель ае.
Марс Шабаев. Ташу. Роберт Миңнуллин. Яз керде өебезгә. Зәкәрия Ахмеров. Агачлар да
авырый. Йолдыз Шарапова. Тузганак. Идрис Туктар. Витаминнар. Хакимҗан Халиков.
Рәхмәт сезгә, ветераннар! Рафис Гыйззәтуллин. Миләш нигә әче?
Тема 9. Җәй. -4
Гөлшат Зәйнашева. Без –
табигать дуслары. Илдар Юзеев. Гөл нигә шиңгән? Әминә Бикчәнтәева. Колын.
Гөлшат Зайнашева. Сабантуй. Ринат Мәннан. Яратмыйм. Габдулла Тукай. Бала белән
Күбәләк.
Еллык стандарт
контроль эш – 1
Хаталар өстендә эш. Ситуатив күнегүләр аша
тикшерү 1
Йомгаклау дәрес – 1
Барлыгы – 34 сәгать
Календарь-тематик
планлаштыру
Фатхуллова К.С. Татар теле һәм уку китабы =
Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт.
2 нче с-фы өчен д-лек кисәктә (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Казан:
Татар. кит. нәшр., 2013. –101 б.
№
|
Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы
|
Сәг. саны
|
Үтәлү вакыты
|
Уку эшчәнлегенең төп төрләре
|
План
|
Факт
|
|
Тема 1. Белем бәйрәме - 2
сәг
|
1
|
Ринат Маннан. Исәнме, мәктәп! Бари Рәхмәт.
Мәктәпкә. Михаил Пляцковский. Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
|
1
|
6.09
|
|
Дәреслекне, мультимедиа кушымтадагы сюжетлы
рәсемнәрне кулланып, әңгәмәдәш белән контакт урнаштыру: укытучы-укучы,
укучы-укучы эшчәнлеге. Укучыларны халык авыз иҗатының җанрлары белән
таныштыру. ХАИ ның кече фольклор җанрлары турындагы белемнәрен
актуальләштерү.
|
2
|
Барлас Камалов. Иң күңелле көн. Гөлшат
Зәйнашева.Бер атнада ничә көн?
|
1
|
12.09
|
|
Тизәйткечләр, тел шомарткычлар белән танышу.
Дөрес әйтергә өйрәнү. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлау. Сүзлек
эше.
|
Тема 2. Халык авыз иҗаты -
2 сәг
|
3
|
Табышмаклар
Санамышлар
|
1
|
19.09
|
|
Укучыларны халык авыз иҗатының җанрлары
белән таныштыру. ХАИ ның кече фольклор җанрлары турындагы белемнәрен
актуальләштерү. Табышмаклар өйрәнү. Рәсемгә яки предметның тышкы күренешенә
карап табышмак төзеп карау. Табышмаклар, санамышлар өйрәнү. Төрле хәрәкәтле
уеннар уйнау.
|
4
|
Мәзәкләр.
|
1
|
26.09
|
|
Мәзәкләр белән танышу.
Дөрес әйтергә өйрәнү. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлау. Сүзлек
эше. Укучы-укучы, укытучы – укучы диалоглары төзү. Монолог төзү күнегүләре
башкару.
|
Тема 3. Көзге муллык 5сәг.
|
5
|
Ләбиб Лерон.
Яфрак бәйрәме.
|
1
|
03.10
|
|
“Көзге муллык” бүлегендә бирелгән әдипләребезнең әсәрләре белән
танышу. Сүзлек эшләре башкару. Эчтәлекләре буенча әңгәмә үткәрү. Сәнгатьле
уку.Сюжетлы рәсемнәр кулланып сөйләргә өйрәнү. Күңелгә ошаган әсәрне яттан
өйрәнү. Тема буенча рәсем ясау. Темага туры килгән мәкальләрне өйрәнү. Г.
Гәрәеваның “Көз һәм балалар җыры”н өйрәнү, рольләргә бүлеп ук, сәхнәләштерү Тексттан геройлар әйткән фикергә дәлил табу, яңгыраган фикерне
тексттан алынган юллар белән дәлилләргә өйрәнү. Ринат
Маннанның “Помидор егете.”, Вәсимә Хәйруллинаның “Толымлы суган” әсәрләрен
мөстәкыйль укыту Укучы-укучы, укытучы – укучы диалоглары төзү. Монолог төзү
күнегүләре башкару.
|
6
|
Айгөл
Әхмәтгалиева. Көзге муллык.
Әхмәт Ерикәй.
Уңыш.
|
1
|
10.10
|
|
7
|
Рус халык әкияте.
Шалкан. Г. Гәрәева. Көз һәм балалар җыры.
|
1
|
17.10
|
|
8
|
Шәүкәт Галиев.
Витамин эзли. Фәнис Яруллин. Көзге табын.
|
1
|
24.10
|
|
|
2 нче чирек
|
|
|
|
9
|
Афзал
Нигъмәтуллин. Алмагач һәм алма.
|
1
|
7.11
|
|
|
Тема 4. Туган илем. 3сәгать
|
10
|
Равил Фәйзуллин.
Җир өстендә ниләр бар?
Резедә Вәлиева. Иң матур җир.
|
1
|
14.11
|
|
“Туган
илем” бүлегендә бирелгән әдипләребезнең әсәрләре белән танышу. Сүзлек
эше. Аудиоязма тыңлау, кычкырып уку һәм
үзлектән уку, Сәнгатьле уку.Сюжетлы рәсемнәр кулланып сөйләргә өйрәнү.
Күңелгә ошаган әсәрне яттан өйрәнү. дәреслектәге рәсемнәрне карау һәм аларны сәнгати текстлар белән
чагыштыру, тексттан туры килгән җөмләләрне табу.
Укучы-укучы, укытучы – укучы диалоглары төзү. Монолог төзү күнегүләре
башкару.
|
11
|
Әхмәт Рәшитов. Кояшлы ил – безнең ил. Энҗе
Мөэминова. Туган ил.
|
1
|
21.11
|
|
12
|
Татарстан – минем
республикам. (“Салават күпере” журналыннан)
|
1
|
28.11
|
|
|
Тема 5. Кыш килде. 4 сәг
|
13
|
Җәват Тәрҗеманов.
Кыш. Зәкия Туфайлова. Кыш килде.
|
11
|
5.12
|
|
Сюжетлы
рәсемнәргә карап кышның төп билгеләрен әйтергә өйрәнү. Сүзлек эше. Рәсем
буенча җөмләләр төзү. Җәват Тәрҗеманов һәм
Зәкия Туфайлованың кыш турында язылган
әсәрләрен уку, яңгыраган фикерләрне әсәрдәге фактлар белән дәлилләү.
Укучы-укучы, укытучы – укучы диалоглары төзү. Монолог төзү күнегүләре
башкару.
|
14
|
Галимҗан Латыйп.
Кыш шатлыклары.
Галимҗан Латыйп.
Яңа ел җыры.
|
1
|
12.12
|
|
Галимҗан Латыйпның “Кыш шатлыклары”, “Яңа ел
җыры” шигырьләрен уку, сүзлек эше башкару. Партадаш иптәше белән геройларны
һәм аларның гамәлләрен билгеләү.
|
15
|
Мөҗәһит. Яңа ел
кайдан килә?
Нәҗибә Сафина.
Кышкы җыр.
|
1
|
19.12
|
|
Нәҗибә Сафинаның “ Кышкы җыр” әсәре белән
танышу. Сүзлек эше. Эчтәлеге буенча сөйләшү. Кышның төп билгеләрен әйтергә
өйрәнү. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү һәм рәсем ясау.
|
16
|
Гасыйм Лотфи. Кар
бөртекләре. Теманы ситуатив күнегүләр аша тикшерү.
|
1
|
26.12
|
|
Гасыйм Лотфиның “ Кар бөртекләре” шигыре
белән танышу. Сүзлек эше. Эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру. Кыш турында
табышмаклар өйрәнү.Сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.
|
3 нче чирек
Тема 6. Безнең гаилә. 4 сәгать
|
17
|
Рафис Корбан. Атна көннәре. Габдулла Тукай.
Безнең гаилә.
|
1
|
16.01
|
|
“Безнең гаилә” бүлегендә бирелгән әдипләребезнең
әсәрләре белән танышу. Сүзлек эшләре башкару. Эчтәлекләре буенча әңгәмә
үткәрү. Сәнгатьле уку. Сюжетлы рәсемнәр кулланып сөйләргә өйрәнү. Күңелгә
ошаган әсәрне яттан өйрәнү. Тема буенча рәсем ясау. Ребуслар кроссвордлар
төзү күнекмәләре бирү. Өйдән фотосурәтләр алып килеп укучыларның үз гаиләләре
турында сөйләү күнекмәләрен булдыру. Темага туры килгән мәкальләрне өйрәнү.
Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре белән танышу. Сәнгатьле уку. “Әниләр
турында җыр” өйрәнү. Укучы-укучы, укытучы – укучы диалоглары төзү. Монолог
төзү күнегүләре башкару.
|
18
|
Зәкия Туфайлова. Шофер булам. Әминә
Бикчәнтәева. Дәү әнием.
|
1
|
23.01
|
|
19
|
Рөстәм Мингалим. Крокодил күрдек. Айгөл
Әхмәтгалиева. Безнең өйдә.
|
1
|
30.01
|
|
20
|
Роберт Миннуллин.
Уятыйм әле.
Хакимҗан Халиков.Без
ничәү?
|
1
|
6.02
|
|
|
Тема 7. Кошлар – канатлы дуслар. 4 сәгать
|
21
|
Гасыйм Лотфи. Балалар ярдәм итә.
Гәрәфи Хәсәнов.
Кошларга ярдәм.
|
1
|
13.02
|
|
“Кошлар
– канатлы дуслар” бүлегендә бирелгән әдипләребезнең әсәрләре белән
танышу. Сүзлек эше. Аудиоязма тыңлау,
кычкырып уку һәм үзлектән уку, Сәнгатьле уку.Сюжетлы рәсемнәр кулланып
сөйләргә өйрәнү. Күңелгә ошаган әсәрне яттан өйрәнү. дәреслектәге рәсемнәрне карау һәм аларны
сәнгати текстлар белән чагыштыру, тексттан туры килгән җөмләләрне табу.
Сорауларга җавап бирү. Парларда һәм төркемнәрдә эшләү. Кошларның файдасы
турында әңгәмә үткәрү. Кышлаучы һәм күчмә кошларны истә калдыру. Тема буенча
иҗади бирем эшләү. Укучы-укучы, укытучы – укучы
диалоглары төзү. Монолог төзү күнегүләре башкару.
|
22
|
Фәнис Яруллин. Чыпчык. Шәйхи Маннур.
Исәнмесез, кошкайлар!
|
1
|
20.02
|
|
23
|
Гасыйм Латыйп. Тукран. Мөҗәһит. Күгәрченнәр
гөрлиләр.
|
1
|
27.02
|
|
24
|
Муса Җәлил. Күке.
Афзал Нигъмәтуллин. Песи һәм чыпчык.
|
1
|
6.03
|
|
|
Тема 8. Яз килә. 4 сәгать
|
25
|
Равил Фәйзуллин. Кар кызы кая киткән?
Әминә
Бикчәнтәева. Апрель ае.
|
1
|
13.03
|
|
“Яз килә” бүлегендә бирелгән әдипләребезнең
әсәрләре белән танышу. Сүзлек эшләре башкару. Эчтәлекләре буенча әңгәмә
үткәрү. Сәнгатьле уку.Сюжетлы рәсемнәр кулланып сөйләргә өйрәнү. Күңелгә
ошаган әсәрне яттан өйрәнү. Тема буенча рәсем ясау. Ребуслар кроссвордлар
төзү күнекмәләре бирү. Өйдән фотосурәтләр алып килеп укучыларның үз гаиләләре
турында сөйләү күнекмәләрен булдыру. Темага туры килгән мәкальләрне өйрәнү.
Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре белән танышу. “Яз җитә” җырын өйрәнү.
Укучы-укучы, укытучы – укучы диалоглары төзү. Монолог төзү күнегүләре
башкару.
|
26
|
Марс Шабаев. Ташу.
Роберт Миңнуллин. Яз керде өебезгә.
|
1
|
20.03
|
|
|
4 нче чирек
|
|
|
|
27
|
Зәкәрия Ахмеров.
Агачлар да авырый.
Йолдыз Шарапова.
Тузганак.
|
1
|
3.04
|
|
28
|
Идрис Туктар.
Витаминнар.
Хакимҗан Халиков. Рәхмәт
сезгә, 1ветераннар!
|
1
|
10.04
|
|
Тема 9. Җәй. 4 сәгать
|
29
|
Гөлшат Зәйнашева.
Без – табигать дуслары.
Илдар Юзеев. Гөл
нигә шиңгән?
|
1
|
17.04
|
|
“Җәй ” бүлегендә бирелгән әдипләребезнең
әсәрләре белән танышу. Сүзлек эшләре башкару. Эчтәлекләре буенча әңгәмә
үткәрү. Сәнгатьле уку. Сюжетлы рәсемнәр кулланып җәйге уеннар турында
сөйләргә өйрәнү. Күңелгә ошаган әсәрне яттан өйрәнү. Тема буенча рәсем ясау.
Ребуслар, кроссвордлар төзү. Укучы-укучы, укытучы – укучы диалоглары төзү.
Монолог төзү күнегүләре башкару.” Темага туры килгән мәкальләрне , җыр
өйрәнү. Татар халкының “Сабантуй” бәйрәмендә үткәрелә торган уеннарны искә
төшерү. “Без – табигать дуслары” темасына материал әзерләү. Проект эшен
яклау. Укучылар һәм әти – әниләр катнашында кече Сабантуй үткәрү.
|
30
|
Әминә Бикчәнтәева. Колын.
Гөлшат Зайнашева. Сабантуй.
|
1
|
24.04
|
|
31
|
Ринат Мәннан. Яратмыйм.
Габдулла Тукай. Бала белән Күбәләк.
|
1
|
8.05
|
|
32
|
Проект эше. “Без – табигать дуслары”
|
1
|
15.05
|
|
33
|
Арадаш аттестация эше
|
1
|
22.05
|
|
Төрле дәрәҗәдәге биремнәр кулланып
укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү.
|
34
|
Хаталар өстендә эш. Йомгаклау
|
|
29.05
|
|
Ситуатив күнегүләр аша тикшерү
Укучыларның еллык эшенә нәтиҗә ясау.
|
|
|
|
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.