(ачык дәрес эшкәртмәсе)
Тема:
Фигыльләр дөньясына сәяхәт
Максат:
1.Фигыль темасы буенча белгәннәрне искә төшереп кабат-
лау.
2.
Укучыларның мөстәкыйль эшләү һәм сөйләм күнекмәләрен
үстерү.
3.
Укучыларда туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
рәсемдә табигать күренеше, компьютер
Материал:
6 нчы класс татар теле дәреслеге, “Грамматика 2 том,
Ф. С.
Сафиуллина “Хәзерге заман татар теле әдәби теле”,
“Татар телен һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән"
Г.
Каюмова.
Дәреснең тибы:
Гомумиләштереп кабатлау
Дәрес
барышы
Оештыру өлеше.
-
Укучыларны барлау, кизү торучы укучының
рапорты.
-
Тема һәм максатны хәбәр итү.
Яңа материал
өстендә эш.
-
Без бүген, укучылар, сезнең белән фигыль буенча
булган белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез, күнегүләр өстендә ныгытырбыз.
Фигыльләр дөньясына сәяхәт итәрбез.
-
Фигыль дип нинди сүз төркемен атыйбыз? ( 1
укучы кагыйдә сөйли.)
-
Кагыйдәсен бик яхшы беләсез икән, димәк, безгә
сәяхәтне башларга рөхсәт булачак. Әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк. Безнең алда “Беләбез”
тукталышы. ( Рәсем буенча тукталышларны билгеләп барабыз).
-
Бу тукталыштан икенчесенә күчү өчен биремнәр
үтәргә, нәрсә белгәнлегебезне күрсәтергә тиеш булабыз. Барыбыз да маниторга
карыйк. Биредә схемалар бирелә. Шул схемаларны мөстәкыйль тутырып карагыз әле.
- Хәзер дөреслеген тикшерегез.
-
Инде затланышлы фигыльләрне генә аерым
карыйк.(Башта сорау куелган схема, аннан соң җавабы күрсәтелгәне бирелә)
-
Ә хәзер фигыльләрнең юнәлешләре буенча булган схема
– таблицаны тутырып карагыз.
(Укучылар эшләгәннән
соң, җавап язылган схема бирелә, дөреслеге тикшерелә)
- Менә без сезнең
белән схемаларны уңышлы гына эшләп чыктык. Инде фигыльнең грамматик
үзенчәлекләрен дә искә төшерик. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?
-
... ( укучылар җавап бирә)
-
Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы туклалышыбыз
–“Уйлыйбыз!” дип атала.
-
Хәзер мониторда күрсәтелгән тест сорауларына
җавап
уйлыйсыз.
Сәяхәтебезнең өченче тукталышына җиттек. Бу тукталыш “Сөйләрбез!” дип
исемләнә.
-
Инде бераз ял итеп алыйк. Күзләрне йомдык. Кошлар
сайравын тыңлагыз (Аудио язмадан тыңлау). Үзегезне туган як табигатенең бер
почмагында дип хис итегез. Табигатьнең бар матурлыгын да күрәсез, тоясыз. Инде
күзләрне ачып маниторга карыйк. (Укучыларның үзләренең экскурсия вакытында
төшкән фотолары куела) Биредә сез үзегез, табигатебезнең иң матур урыннарының
берсе – “Үтәй күле” буенда. Нинди күңелле көн иде ул, әйеме? Шул көн турында
төрле фигыльләр кулланып хикәя төзик әле.
( Берничә
укучыдан сөйләтү. Бер укучы “Үтәй күле” тарихын сөйләп китә.)
Йомгаклау
-
Булдырдыгыз. Инде соңгы тукталышка барыйк. Ул “Табабыз!”
дип атала. Ә хәзер укучылар, тиз генә күңелдән фигыльгә кагылышлы саннарны
барлап чыгыгыз.
Маниторда
нинди сан чыга, сез фигыль белән нинди бәйлелеге барлыгын әйтергә тиеш.
Фигыль мөстәкыйль сүз төркеме нишли? тамырыннан булган сорауларга җавап бирә.
Затланышлы һәм затланышсыз төре бар.
3 заманы бар ( үткән, киләчәк, хәзерге)
Хәл фигыльнең 4 төре бар.
Мәсәлән, I төр барып
II
төр бара – бара
III төр баргач
IV төр барганчы
5
юнәлеше
бар
7 төркемчәсе бар
хикәя исем
боерык сыйфат
шарт хәл
инфинитив
-
Афәрин!
-
Дәрестә аеруча актив укучыларга билгеләр куям.
Өй эше
Түбәндәге
сүзләргә морфологик анализ.
бардым
–
килү
–
килмәскә
-
Дәрес
тәмам
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.