Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Физика / Другие методич. материалы / Дәрес-конспект парга әйләнү һәм конденсация (8 класс)

Дәрес-конспект парга әйләнү һәм конденсация (8 класс)

  • Физика

Поделитесь материалом с коллегами:









hello_html_3c585a0c.gif




hello_html_41a28a41.jpg



8 сыйныф физика курсы буенча дәрес эшкәртмәсе


Фахрутдинова Гөлнур Магесумяновна






Тема: Парга әйләнү һәм конденсация.


Дәреснең максаты: Укучыларны парга әйләнү һәм конденсация күренеше белән таныштыру.


Дәреснең бурычлары:

- гомумбелем бирүче: матдәнең агрегат хәле турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм тулыландыру; МКТ ярдәмендә парга әйләнү һәм конденсация төшенчәләрен кертү; парга әйләнү тизлегенең сәбәпләрен тикшерү;

- үстерүче: күзәтүләр һәм тәҗрибәләрдән чыгып нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү;

- тәрбияви: фәнгә кысыксыну, укуга омтылыш тәрбияләү.


Дәреснең төре: яңа тема аңлату.


Җиһазлау:физика дәреслеге (8 нче сыйныф), медиапроектор, презентация “Парга әйләнү һәм конденсация”,су спирт, эфир.




Дәрес планы


Дәрес барышы


  1. Оештыру.

  2. Актуальләштерү.


Укытучы: Бүген без матдәнең агрегат хәлләре һәм аларның үзара әверелүе турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Презентация буенча(Слайд 3 ) матдәнең агрегат халәте турындагы белемнәр искә төшерелә.Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.


Газлар,сыеклыклар,каты җисемнәрнең молекуляр төзелешенең үзенчәлекләре нинди?


Үткән теманы”Каты җисемнәрнең эрүе һәм катуы” темасын укучылар ничек үзләштерүен тест ярдәмендә тикшерү.


Тест.(Слайд4)


1)Кристаллик җисем эрегәндә аның температурасы:

а) үзгәрми б) арта в) кими.

2)Нинди металл сыек хәлдә суны катыра ала?

а) корыч б) көмеш в) терекөмеш.

3)Алюминийдан ясалган савытта бакыр эретеп буламы?

а) әйе б) юк.


4)Графикның кайсы өлеше суның катуына туры килә?

hello_html_67ffea62.png



а) АВ б) ЕF в) ДЕ.

5)Кургаш 3270С та эри. Кургаш ничә градуста ката?

а) 3270С б) эрү температурасыннан түбән t да в) эрү температурасыннан югары t да.

Җаваплар тикшерелә. Слайд 5.


III.Яңа төшенчәләр аңлату.


Укытучы: Сыеклыкның газ (пар) хәленә күчүе шулай ук матдәнең агрегат халәте үзгәрү процессы булып тора. Бу күренешне ничек атарбыз?

Укучылар: Парга әйләнү. Анимация күрсәтелә.

1. Парга әйләнү дип нәрсәгә әйтәләр? Сыеклык өслегеннән пар ясалу күренеше парга әйләнү дип атала. Слайд 6.

2. Парга әйләнү күренешен МКТ нигезендә аңлату.

3. Парга әйләнү тизлеге нинди сәбәпләргә бәйлелеген ачыклыйк.


Тәҗрибә 1. Бер бит кәгазь алып,аның бер урынын су, икенче урынын эфир белән чылатабыз. Бу сыеклыкларның кайсы тизрәк парга әйләнгәнен күзәтәбез. Нәтиҗә ясала.Слайд7. Парга әйләнү сыеклыкның төренә бәйле.


Парга әйләнү тизлеге, аның өслеге мәйданына бәйле. Берсе тар, ә икенчесе киң булган ике савытка бер үк микъдарда су салсак, киң савыттагы суның шактый тизрәк парга әйләнүен күзәтәбез. Слайд8.


Тәҗрибә2. Ике кәгазь битенә берүк микъдарда су тамызабыз, бу битләрнең берсен җылыткыч өстендә тотабыз. Су тамчысының кайсысы алдан парга әйләнеп беткәнен күзәтәбез. Парга әйләнү температурага бәйле. Слайд9.


Тәҗрибә3. Җилпәзә белән җил булдырып, берүк микъдарда алынган спиртның кайчан тизрәк парга әйләнгәнен күзәтү. Җилдә сыеклык тизрәк парга әйләнә. Слайд10.


Укытучы: Парга әйләнә торган сыеклыкның эчкеэнергиясе үзгәрәме? Анимация күрсәтелә. Нәтиҗә: Сыеклык парга әйләнгәндә, аның температурасы төшә.


Укытучы: Парга әйләнү белән белән бер үк вакытта молекулаларның пардан сыеклыкка күчүе дә бара. Парның сыеклыкка күчү күренеше конденсация дип атала. Слайд11.


Сыеклыкның парга әйләнүе ябык савытта барса, савыттагы парның тыгызлыгы акрынлап арта. Пар белән сыеклык арасында динамик тигезләнеш дип аталган халәт барлыкка килә.

Үзенең сыеклыгы белән динамик тигезләнеш халәтендә булган пар туенган пар дип атала. Слайд12.


IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


Сыйфат мәсьәләләре чишү.Слайд13.

1.Ачык стакандагы суның температурасы бүлмәдәге һава температурасыннан һәрвакытта түбәнрәк була. Ни өчен?

2. Коенып елгадан чыккач, без салкынлык тоябыз. Ни өчен?

3.Ни өчен салкын көннәрдә йөреп тирләп кайткан атның өстенә япма ябалар?

4.Ни өчен чабылган үлән җилле көндә җилсез көнгә караганда тизрәк кибә?

5.Бердәй ике тәлинкәгә тигез итеп майлы һәм майсыз шулпа салганнар.Кайсы тәлинкәдәге аш тизрәк суыныр? Ни өчен?


Белемеңне тикшер! Слайд14-15.


hello_html_131bd3fc.png

hello_html_6f9e5cae.png






1.Ни өчен тәлинкәдәге су

тизрәк парга әйләнә?

3hello_html_3c3cdc98.png. Ни өчен берничә көннән төрле сыеклыкларның күләмнәре төрлечә калды?



2. Ни өчен үлчәү тигезлеге бозылды?

hello_html_m20fa3681.png

4. Сыеклык өстендә җил искәндә парга әйләнү күренеше ничек барыр?






hello_html_m89c9496.png






5. Ни өчен тәлинкәдәге су савыттагы суга караганда

тизрәк парга әйләнә?


V. Өйгә эш бирү.Слайд16.


§ 16, 17 укырга. Күнегү 9.


VI . Дәрескә йомгак ясау. Слайд.17.

Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.










Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 05.10.2016
Раздел Физика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров37
Номер материала ДБ-239178
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх