Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Эко проект для старших дошкольников

Эко проект для старших дошкольников



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Яр Чаллы шәһәренең “Көлсылу” 44 нче катнаш балалар бакчасы” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе”










Балаларга экологик тәрбия бирү

авторлык проекты

Тема: «Машинамы, велосипедмы?»

(мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен)







Сунгатуллина Ризидя Фаиковна

балаларга татар теле өйрәтү буенча

югары квалификацияле тәрбияче,

балалар бакчасында эш стажы: 34 ел















Яр Чаллы 2015г.

Балаларга экологик тәрбия бирү

авторлык проекты

«Машинамы, велосипедмы?»

Беләсезме, саф һаваны

Машиналар бозганын,

Агачлар агуланганын

Сулап газ һәм тузанын.

Һаваны сакларга кирәк,

Әтиләр дә белсеннәр.

Эшкә дә өч тәгәрмәчле

Сәпитләрдә” йөрсеннәр.

(Авторлар)



1. Проект төре: иҗади – практик эшчәнлек

2. Вакыты: 1 ай

3. Проектның актуальлелеге:

Атмосфера пычрану промышленность һәм транспорт үскән саен арта бара. Бу проблеманы алга куеп, Президент Указы буенча Татарстан Республикасында 2013 нче ел экологик культура һәм әйләнә – тирәне саклау елы итеп игълан ителде. Һаваны пычратучы факторлар арасында автомобильләрдән чыккан пычрак газлар беренче урынны алып тора (60%). Дөнъяда елына 25 миллионнан да артык автомобиль чыгарыла. Алардан чыккан газлар биосфераны пычрату белән беррәттән тереклеккә дә зур зыян китерә. Пычрак һава тын юллары аша кешеләр һәм хайваннар организмына үтеп керә. Агулы матдәләр төрле начар авырулар китереп чыгара. Үсемлекләр, сулыклар зарарлана.

Замана алга киткән саен, машиналардан башка яшәп булмавын бөтен дөнъя халкы аңлый. 1998 нче елдан башлап 22 сентябрь халыкара “Автомобильсез көн” дип игълан ителде. Бу эш автомобиль транспортының тереклеккә карата тудырган проблемаларын, аларны чишәргә кирәклекне искә төшерү өчен эшләнә. Дөнъя галимнәре газ һәм бензин белән эшләүче машиналарны электр белән эшли торган электромобильләргә, җәмәгать транспортын метрополитеннарга, трамвайларга, троллейбусларга, тиз йөрешле тимер юл транспортына алыштыру өстендә эшлиләр.

Безнең туган шәһәребез Яр Чаллыны да дөнъякүләм проблема читләтеп үтә алмый, чөнки шәһәребез машина төзү заводлары һәм башка промышленность объектлары белән шыплап тулган. Автомобильләр саны да елдан – ел арта бара. 2011 нче елга кадәр безнең шәһәр иң пычрак атмосфералы шәһәрләр рәтендә саналды. Шуңа күрә дә, шәһәрдә яшәүче һәр кеше шәһәр һавасы чисталыгына үз өлешен кертергә тиеш дип саныйбыз.

Балалар – шәһәребезнең киләчәге. Әлеге проблема аларны да читләтеп үтәргә тиеш түгел. Балаларга автомобильләрнең кешелек өчен бик кирәклеген аңлату белән беррәттән, атмосфераны саклау өчен чаралар күрелмәсә, аларның табигатькә зыян китерүен дә аңлатырга кирәк. Табигатьне саклау бурычын һәр кеше үз алдына куярга, бу эштә үз өлешен кертергә кирәклегенә басым ясау кирәк.

Үсемлекләрнең һаваны чистартуга зур өлеш кертүләрен, шуңа күрә, шәһәрне яшелләндерү буенча зур эш башкарылуын аңлатырга, бу эшкә балаларны һәм әти- әниләрне катнаштырырга кирәк.

Әллә кайлардан үрнәк эзләмичә, үзебезнең шәһәр хакимияте башлыгы Василь Гаязович Шәйхразиевның шәһәр кешеләрен машинадан велосипедка күчеп утырырга өндәвен һәм үзенең атнага бер тапкыр эшкә велосипедта яисә җәяү йөрүен, ә инде ял иткәндә атка атланып йөрүен үрнәк итеп куярга кирәк дип таптык. Шәһәребездә велосипедны популярлаштыру өчен күп эшләр эшләнә: Чулман елгасы буенда, һәм башка җирләрдә велосипедлар өчен юллар ясалды, прокатка велосипед бирү пунктлары ачылды. Чулман проспектында велосипедларга һәйкәл куелды.

Машина сайлыйсызмы, велосипедмы?”-дип сорауга, бала “велосипед”дип җавап та бирмәскә мөмкин, чөнки бала өчен машинада җилдерткән әти – әнисе үрнәк булып тора. Шуңа да карамастан, үзебезнең бурыч итеп балага кечкенәдән әйләнә – тирә мохитка автомобильнең зыян китерүен аңлатырга кирәк дип уйлыйбыз.

Шулардан чыгып, проект өчен сайлап алган темабызны балаларга экологик тәрбия бирү өчен бик актуаль дип саныйбыз. Проектта балаларны, аларның

әти – әниләрен балалар бакчасы хезмәткәрләрен турыдан – туры гамәли эшчәнлектә катнаштырып, мөһим экологик проблемаларны чишүгә үзебезнең өлешебезне кертәбез.

4. Проектның максаты: Балаларда гамәли эшчәнлек аша экологик культура нигезләрен формалаштыру. Тереклек өчен һаваның әһәмияте, аны сакларга кирәклеге турында экологик белем бирү.

5. Проектның бурычлары:

- Гади тәҗрибәләр нигезендә сәбәп – нәтиҗә бәйләнешен ачыклау. Нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

- Автомобильләрдән чыккан газлар һавны пычратуын аңлату; пычрак һаваның табигатькә, кешелеккә зарары турында мәгълүмат бирү.

- Балаларның гамәли эшчәнлекләре аша һаваның үзенчәлекләрен (үтә күренмәле, җиңел, иссез, төссез) ачыклау.

- Балалар белән әти –әниләр арасында партнерлык урнаштыру.

- Табигатьне яратырга, сакларга теләк тудыруга этәргеч ясау.

6. Проектта катнашучылар: мәктәпкә хәзерлек балалары һәм аларның әти – әниләре, әби – бабалары, тәрбиячеләр, татар теле өйрәтү буенча тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, өлкән тәрбияче.

7. Методик алымнар: 
- әңгәмә; 
- матур әдәбият, фольклор әсәрләре уку;

- экскурсияләргә бару, күзәтүләр үткәрү;

- балаларның иҗади эшчәнлеге (рәсем ясау, кисеп ябыштыру, уенннар уйнау, шигырьләр җырлар өйрәнү);

- балаларның зулар белән берлектәге гамәли эшчәнлеге (эзләнүләр, тәҗрибәләр үткәрү);

- телепередачалар карау, проектор аша мульфильмнар күрсәтү.

8. Проект өстендә эшләү этаплары:

Әзерлек этабы:
- эшчәнлекнең перспектив планын төзү,

- проектны тормышка ашыру схемасын төзү,

- проектны тормышка ашыру өчен кирәкле методик әдәбият һәм башка кирәкле әсбапларны туплау,

- балалар, педагоглар һәм әти – әниләр белән эшләү планнары төзү,

-проектны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.

Төп этап: балаларның гамәли эшчәнлеге: 
- проектта катнашучылар өчен белем бирү маршруты төзү;

- балаларның мөстәкыйль иҗади эшчәнлеген формалаштыру өчен, тәрбия – белем бирү процессында эффектлы методлар куллану;

- проект өчен кирәкле булган әсбаплар, җиһазлар булдыру;

- внедрение в практику работы с детьми серия занятий «Золотая иголочка» 
-
педагоглар өчен өйрәтү чаралары оештыру (консультацияләр, мастер класс...);

- «Әти – әниләр өчен» (консультацияләр, информацион стендлар...
-
алга куелган проблема буенча методик әсбаплар, киңәшләр булдыру һәм туплау.

- Эшне киләсе юнәлешләрдә оештыру:

оештырылган чаралар, 
• күңел ачу чаралары,

балаларның мөстәкыйль эшчәнлекләре

«Белешмәләр бюросы» (консультацияләр) 
• ачык чаралар күрсәтү 
• проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту.

Йомгаклау этабы
-балалар бакчасында педагоглар киңәшмәсендә проектның презентациясен күрсәтү.

- проектның нәтиҗәләрен эшкәртү.

- кирәк булган очракта, проектны тулыландыру, дөресләү.

Проектның перспектив планы:

Эшчәнлек төрләре

Тәрбияченең балалар белән берлектәге эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти - әниләрнең балалар белән берлектәге эшчәнлеге

1.

Әңгәмә «Нәрсә ул һава? Ул нинди?»

Тәҗрибәләр ясау:

Сабын күбекләре һәм шарлар нилектән очалар?”


Хәрәкәтле уен “Куык”

Анкетирование родителей

2.

Тәҗрибә:

Гөлләр сулыймы?

Әңгәмә: “Үсемлекләр өчен Һаваның әһәмияте”

Табигать почмагында хезмәт-гөлләрнең тузаннарын сөртү, төпләрен йомшарту.

Бүлмә гөлләне белән эш (тузаннарын сөртү, төпләрен йомшарту).

3.

Әңгәмәләр: 1.«Машиналар һаваны ничек пычрата?»

2. “Машинамы, велосипедмы?”

Тәҗрибә: “Чиста су белән һәм эшләп торучы машинадан чыккан корымлы су белән борчак бүрттерү”

Рәсем ясау: ”Машиналар табигатьне ничек пычрата?”

Шәһәр транспортын күзәтү.

4.

Әңгәмә:

Суда һава бармы?”

Тәҗрибә: “Суда куыклар каян килде?”

Аквариумдагы балыкларны үсемлекләрне күзәтү.

Кисеп ябыштыру:

Аквариум”

Телевивизион тапшырулар карау:

Хайваннар дөньясында”,

Океан”

5.

Слайдлар карау «Атмосфера», “Биосфера

Әңгәмә:

Галәмдә һава бармы?”

Сюжетлы уен “Космос”

Телевивизион тапшырулар карау:

Галилео”,

Animal planet”

6.

Әти – әниләр өчен эко дәрес: “Сез беләсезме?”

Дидактик уен ”Транспорт төрләре”

Конструкторлар белән уйнау “Минем шәһәрем”

Телевивизион тапшырулар карау:

Хайваннар дөньясында”,

Океан”

7.

Тәрбиячеләр өчен экологик КВН


Брейн – ринг “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?”


Мультфильм карау: “Чебурашка һәм крокодил Гена”

8.

Сөембикә проспектына экскурсия

Әңгәмә

Рәсем ясау “Безнең проспект”

Экскурсиягә балаларны озатып бару.


9.

Чулман буендагы велотрекка экскурсия

Әңгәмә, велосипедларда йөрү

Өстәл уены: “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?”

Велосипедларда йөрү

10

Велосипедлар белән балалар бакчасы мәйданчыгын-да уеннар оештыру

Кызыл, яшел,сары” - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү.


Велосипедларда йөрү

11.

Матур әдәбиятта - экология


Табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәтү

Бәйрәмдә өйрәнгән шигырьләрне сөйләү

Шигырьләр өйрәнү

12.

«Табигать ярдәм көтә» -табигатьтә хезмәт

Мультфильм карау: ”Агачлар да авырыймы?”, әңгәмә.

Коллектив рәсем ясау “Безнең бакча”

Балалар бакчасы ишек алдында агачлар утырту, агач төпләрен казу.

13.

Спорт.- музыкаль ачу кичәсе:

Без табигать дуслары”

Бәйрәмгә әзерлек: шигырләр, җырлар, фольклор әсәрләре өйрәнү.

Балалар чыгышы

Бәйрәмдә катнашу, дипломнар бирү.

Көтелгән нәтиҗә: 

Проект балаларда экологик проблемаларны аңлап, аларны чишәргә әзер булучы иҗади шәһес тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

- Балалар табигать өчен һаваның әһәмияте турында тулы төшенчә алдылар. Нинди факторлар аркасында һаваның пычрануын аңладылар.

- Автомобильләрдән чыккан газлар һаваны пычратуын аңладылар; пычрак һаваның табигатькә, кешелеккә зарары турында мәгълүмат алдылар.

- Гамәли эшчәнлекләр аша һаваның үзенчәлекләрен ачыкладылар.

- Балалар белән әти – әниләр арасында бергә эшләү, чараларда катнашу ярдәмендә партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты.

- Табигатьне яратырга, сакларга теләк тудыруга этәргеч ясалды.

- Туган шәһәрдә экологияне саклауга корылган чараларда катнашу теләге туды.

-Табигатьнең матурлыгына соклану хисе, аны сакларга булышу теләге уянды.































Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДA-023284

Похожие материалы