Минем педагогик табышларым
“Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар,
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар”
(Разил Вәлиев)
Бүген син миң, мин сиңа
эндәшкән сүзләр белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек тә безгә таныш
түгел әллә кемнәр үзара аралашкан. Алар белгәннәрнең бик күбен инде без
онытканбыз да. Әгәр дә шул заманда яшәгән кешеләр бүген безне кайтып тыңлап
торса, безнең ни хакта сөйләшкәнебезне аңлап та бетермәс иде. Тел үсә, үзгәрә
шул. Бик матур, мәгънәле сүзләре дә кулланылыштан төшеп кала, әйтелеше
сөйләмебезгә бик ярашып бетмәгәннәре дә сакланып кала.
Әйе, тел – сөяксез,
тел- буынсыз. Ничек сөйләшүеңә карап бүген каршы алалар, үз итәләр, кире дә
кагалар, телендә уе чагыла, дип уйлыйлар. Уйның төпсез икәнлеген һәркем белә.
Бүгенге туган телебезнең хәлен яр читендә чак-чак эләгеп торучы бер тал белән
чагыштырасым килә. Аны ничек кенә кысрыкламыйлар, рәнҗетмиләр бүген. Иң беренче
телнең үз ияләре аны мескен хәленә төшерделәр. Туган телебез кирәкмәс телгә
әйләнеп бара икән, моңа шул милләттән булучы кешеләрне гаепләми буламы?
Бүгенге көндә туган
телгә бүленгән сәгатьләр саны көннән көн кими бара, шул кыска гына вакыт эчендә
туган телгә мәхәббәт уяту өчен күпме генә көч салмасын туган тел укытучысы,
бүгенге интернет, телевизор өстенлек итүче өйләрдә аның бәясе дә чүпкә әйләнеп
бара, минемчә. Бигрәк тә милләттәшләребез аның юкка чыгуына үзләре үк ярдәм
итешә түгелме икән? Үзе утырган агачка үзе балта чаба бүген кеше, үз теленә үзе
кое казый.
Балаларны туган телгә
өйрәтү чит телгә өйрәтүгә караганда да авыррак бүген. Аның әһәмиятен кайтару
бер укытучының гына кулыннан килә торган эш түгел. Иң беренче чиратта бала шуны
аңласын иде: “Үз телеңне белмәү – маңкротлык”. Бу наданлык белән
горурланырга түгел, ә гарьләнергә кирәк. Яр читенә җилләрдә, давыллларда бәргәләнә-сугыла
ябышкан тал тамырлары сыман бик тирәнгә күмелгән телебез тамырлары.
Сабыйларның һәр нәни күңеленә үз тамырларын барлау, үз теленә карата горурлык
уяту – туган тел укытучысының иң беренче бурычы, минемчә. “Үз нәселебезне
беләбезме?” ”Шәҗәрәңне төзе”, “Исемең матур, кем куйган?” исемле әдәби
кичәләр укучыларны үз асылына кайтара. Һәркемнең исеме нинди матур, мәгънәле: Гөлназ,
Айнур, Гүзәл, Таңсылу, Ләйсән, Илшат, Илһам, Илдус. Бары үз баласын көтеп
алган ата-ана гына шундый матур исемнәр сайлап, һәркөнне сабыена назлап, яратып
эндәшәдер. Ә бит элекке исемнәр бигрәк тә мәгънәле, матур булган. Юкка мыни бүген
Камила, Мадина, Шакира, Азиза, Сабина дип яңа төссмер алып урап кайталар алар
безнең телебезгә? Үз телеңне яратыр өчен, иң беренче үзеңне яратырга кирәк.
Тел һәм моң – күңелебез
көзгесе ул. Теле һәм моңы белән бергә баланың күңелен дә бозарга, ямьсезләргә
ярамый. Ул туган телдәге җырларны тыңлап,спектакльләрне карап үсәргә тиеш.
Әлбәттә мәктәп программасында мондый дәресләр каралмаган. Әмма тел укытучысы үз
телебезнең мәдәниятенә, музыкасына, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.
Шагыйрьләр иҗатын өйрәнгәндә, берничә җырдан өзек тыңлап китү бер дә зыян
китермәс мөгаен.
Безнең туган телебез –
матур-матур романнар иҗат итерлек киң мөмкинлекләре булагн стилистик яктан бай
тел ул. Стилистика дәресләрендә укучыларга телебезнең мәкальләрен, канатлы
сүзләрен, фразеологик әйтелмәләрен истә калдырырга аларны башка телләр белән
чагыштырып карау, килеп чыгышларын өйрәнү зур ярдәм бирә. Бу дәресләрдә галим
Илгизәр Гыйзәтуллинның “Канатлы сүзләр” дигән басмасын еш кулланам.
Туган тел туган ил
кебек кадерле һәм газиз. Туган авылыбыз тарихы, географик атамаларның ,
тиопонимнарның мәгънәсе белән танышу укучыларны бик кызыксындыра. Субай, Нур
авыллары, Бияз, Ишәмбәт, Куранча таулары, Салдыбаш, Котышлы елгалары...Күпме
атамалар авыллар белән бергә юкка чыгып бара. Әгә бүгенге балалар туган
якларының киләчәге турында борчылып үсмәсәләр, кем кайгыртыр милләтебезне,
туган телебезне.
Дәресләрдә “Туган
авылым урамнары”, “Авылымның үткәне һәм киләчәге”,” Авылымның күренекле
кешеләре” темасына иншалар язганда алдан бик күп әзерлек эшләре алып барырга
туры килә. Мәктәп музеендагы материаллар бик ярдәм итә.
Туган тел укыту - ул
сабый күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбюияләүнең иң
куәтле чарасы. Туган телдә чыккан гәзит-журналлар, төрле кызыклы китаплар
башлангыч сыйныфларда бик зур ярдәмгә килә. Бигрәк тә “Чаткылар”, “Очкын”
гәзитләрен, “Әллүки”, “Салават күпере” журналларын куллану отышлы. Укучыларны
үз яшьтәшләренең әдәби иҗатлары кызыксындыра, иҗат итеп карарга теләк тудыра.
Татар теле һәм әдәбияты кабинетында укучылар иҗат иткән әкиятләрне, шигырьләрне
җыеп папкалар туплау – методик алымнарнымның берсе. Бер яклап укучылар башка
шагыйрьләрне укып өйрәнә, икенче яклап үзләре каләмнәрен сынап карыйлар. Иң
актив иҗатчылар үз басмаларын республика гәзитләренә дә җибәреп карадылар.
Туган телебезнең кагыйдәләрен өйрәнү
дәресләрдә уен технологиясе белән үрелеп алып барыла. Туган телне түбән
сыйныфларда укытканлыктан, дәресләремне уеннан, физкультминутлардан башк күз
алдына да китерә алмыйм. Бу өлкәдә “Кызыклы грамматика”, ” Уйный-уйный
укыйбыз” китаплары зур ярдәмчем булып тора. Туган телебез – ул әби-бабай,
әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез
матурлыкларны аңларга тоярга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, аны
санламау – ул кимчелек кенә түгел, зур мәхрүмлек тә. Күз алдына китерик : үз
туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил, классик
язучы Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен оригиналда укудан мәхрүм. Туган теленнән,
нигезеннән читләшү туган телне махсус өйрәнмәү яшьләрне милли үзңнан, кешелек
горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, саф чишмә
кебек, җырлап-чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм
булып үсүенә юл ача.
Минем һәр дәресемнең
максаты: һәр бала туган телне бозмыйча саф телдә сөйләшергә өйрәнсен, Һәрбер
сүз сөйләмдә үз урынында торсын. Телебез укучыларның аралашу чарасына әйләнсен,
аның грамматикасын, лексикасын, стилистикасын, синтаксисын гына түгел, укучылар
татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын
өйрәнсен. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре,
театр көннәре, милли моңнар бәйрәмнәре – болар барысы да балалар күңелендә
җуелмаслы к булып истә калсын.
Уйлануларымны халык
шагыйре Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, яраткан әдибебез Фәнис
Яруллинның шигыре белән тәмамлыйсым килә. 2011 елның 9 декабрендә ул якты дөнья
белән саубуллашты. Армиядә турниктан егылып төшеп имгәнгәннән соң , Фәнис
Яруллин 55 ел буе урын өстендә ятып, татар телендә күренекле әсәрләр иҗат
итте. Аның һәр шигыреннән милли горурлык, туган телебезнең киләчәге өчен борчылулар
аңкылып тора. Шундый көчле рухлы шагыйрьләре булган әдәбият бетәргә, югалырга
тиеш түгел!
Телебзне кат-кат киссәләр дә,
Үсеп чыга торды телебез.
Тамырыбыз бик тә тирән киткән,
Корый торган агач түгелбез.
Шагыйрьләре, җырчылары барда
Теле бетәмени халыкның.
Җыры, моңы, данлы үткән юлы –
Сакчылар бит ул халыкның.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.