Инфоурок Другое Другие методич. материалыЭссе (Мое педагогическое мастерство)

Эссе (Мое педагогическое мастерство)

Скачать материал

Эссе

Мин-укытучы

Истә, барысы да истә... Эле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – ап-ак алъяпкыч, икеякка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... Укытучымның сөйкемле елмаюы, ягымлы сүзләре, балаларга яратып һәм сөеп каравы.

Күпме вакыт үткән, никадәр вакыйгалар булган! Мәктәп еллары, дәресләр, соңгы кыңгырау, имтиханнар, чыгарылыш, кичәсе... Күпләрне борчыган: “Кая барырга, нинди һөнәр сайларга?” – дигән сорау миңа кагылмый. Минем максатым ачык: укытучы булырга! Чөнки укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Һәм бүгенгә мин үзем өч бала әнисе, тормышта үз урынымны тапкан кеше – әле хыялымның чынга ашканына ышанып бетә алмыйм сыман.

Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга Педагогика Институтына укырга кердем. Мин инде студент. Берсеннән – берсе мавыктыргыч дәресләр, белемле укытучылар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар. Ләкин студент еллары озакка сузылмады. Сөйгән ярымны очраттым, гаилә кордык. Озакламый улыбыз туды. Читтән торып укырга туры килде. Бөтен авырлыкларга карамастан, укуны дәвам иттем.

Ниһаять, минем кулымда диплом. Мин – укытучы! Балачак хыялым тормышка ашты, мин балалар укытачакмын. Үземнең хезмәт юлымны туган мәктәбемдә башладым. Минемчә, яшь укытучының уңышлы эшләп китүе, беренчедән, мәктәпкә килеп кергәч тә каршы алган коллективтан тора. Мине монда бик җылы каршы алдылар. Укыта башлагач, бик күп сораулар туа икән. Шул вакытта миңа ярдәмгә коллектив килде. Алар һәрчак төпле киңәшләрен биреп, хәлдән килгәнчә ярдәм итеп, эшкә дәртләндереп җибәрделәр.

Икенчедән, сыйныфка килеп кергәч тә, укучылар белән уртак тел таба алу бик мөһим.

Өченчедән, үзеңнең холкың һәм гамәлең белән укучыларга үрнәк була алу. Мәктәп баласы сөйләгән сүзгә түгел, гамәлгә, үрнәк мисалга иярә.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы... Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Укучыларымны татар телен яратырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтергә тырышам. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш. Шуңа күрә мин, һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам.

Хезмәтем тынгысыз, еш кына көтелмәгән ситуацияләр алдында калам. Шулай да эшемне яратам. Балалар белән эшләү – үзе бер могҗизалы дөнья! Һәр көн эшкә килүгә дистәләгән бала: “Исәнмесез”, – дип каршы ала, кайтып киткәндә: “Сау булыгыз”, - дип озатып кала. Алар белән очрашкач, күңелгә ниндидер рәхәтлек килә. Әгәр ниндидер күңелсезлеләре булса, алар өчен борчыласың. Мин үземнең укучыларымны көннән – көн ныграк ярата башладым. Аларны белемле булганнары, яхшы билгеләре өчен генә түгел, ә тере, шат, кызыксынучан, аралашучан һәм башка сыйфатлары өчен яраттым. Мин инде аларның укытучылары гына түгел, якын дуслары.

Унҗиде ел дәвамында рус милләттән булган балалар белән эшләргә туры килде. Араларында татар теленә гаиләдән үк ниндидер тискәре караш яшәп килгәннәре дә очрап тора. Рус төркемнәрендә эшләгәндә максатым баланы куркытмыйча гына, җайлап кына татар теле дәресләренә ияләндерү. Моның өчен мин артист та, психолог та булырга тиеш. Тәҗрибә, психология һәм педагогиканы белү, мәктәпкә һәм балаларга булган мәхәббәт, әти – әниләр белән уртак тел табып эшләү миңа кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Дәресләрне кызыклы һәм уңышлы үтсен өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә.

Укучылар үзләре дә бик теләп презентацияләр ясыйлар, интернет аша кирәкле мәгълүматлар табарга өйрәнәләр. Ләкин информацион – технологик чаралар укыту эшчәнлеген җиңеләйтү бурычын үтәсәләр дә, заман мәктәбен барыбер укытучысыз күз алдына китереп булмый. Укытучы балалар эшендә ярдәмче, дөрес юнәлеш бирүче булырга тиеш.

Укытучының бөтен гомере балалар күз алдында үтә. Шуңа күрә укытучы, иң беренче чиратта, үзе әхлаклы, намуслы, гыйлемле булуы, мәдәниятлелеге белән үрнәк булырга тиеш, минемчә. Заман ничек үзгәрмәсен, тормыш кыйммәтләре һәрвакыт бер үк булып кала бирә. Безнең бурычыбыз – тиз үзгәреп торган җәмгыятьтә үз урынын таба алырдай шәхес тәрбияләү.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Укытучы – ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Эссе (Мое педагогическое мастерство)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Мастер зеленого хозяйства

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 189 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.03.2016 426
    • DOCX 15.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Халниязова Зульфия Альбертовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10409
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Мини-курс

История классической музыки от античности до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Путь к внутреннему спокойствию: освобождение от тревоги, злости и стыда

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 629 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 203 человека