Инфоурок / Другое / Конспекты / Исем фигыль. (7классның татар төркеме өчен конспект)

Исем фигыль. (7классның татар төркеме өчен конспект)

библиотека
материалов

Тема. Исем фигыль

Максат. 1.Укучыларның фигыль төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, аларны тексттан табарга өйрәтү.

2. Телгә карата кызыксыну уяту. Фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау. Карточкалар, ноутбук, текст, терәк схема, дәреслек, тест

Метод. Эзләнү-тикшеренү.

Тип. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.


Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

1. психологик уңай халәт тудыру.

-Хәерле көн , балалар! Дәресне башлар алдынан, тәрәзәгә күз салыйк әле. Бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә карап елмаешып, сәламләп алыйк әле.

II. Фонетик һәм артикуляцион күнегеү.(СЛАЙД № 1)

Олыларны олылау -

Яхшылыкның билгесе,

Кечеләрне кечеләү -

Кешелекнең билгесе.

Олыны санга алмау:

Сүзенә колак салмау -

Яманлыкның билгесе,

Кечене санга сукмау -

Начарлыкның билгесе.

Олыларга кече бул,

Кечеләргә олы бул.

Уҡытучы уҡый, бергәләп уҡу.

III.Яхшылыҡ һәм яманлыҡ турында әңгәмә.

Уҡытучы: “олыларны олылау, кечеләрне кечеләү” дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?

 Җаваплар: Үзеңнән олы кешеләрне хөрмәт итү, бәләкәйләргә ярдәм итү.

 IV. Матур язу минуты.  Астына сызылган сүзләрне матур итеп дәфтәргә күчереп язу

Олыла[у], кечелә[ү], ал[ма][у], сал[ма][у].

V. Яңа тема.

1. Ситуация тудыру. Уҡу мәсьәләсен ҡую.

Уҡытучы проблемалы сорау ҡуя.

1. Бу сүзләр нинди сорауга җавап булып киләләр? (Нишләү?, нишләмәү?)

2. нинди сүз төркеменә карый? ( Фигыль)

3. Тагы бу сүзләргә нинди сорау куеп була? (Нәрсә?)

4. Нәрсә соравына нинди сүзләр җавап булып килә? (Исем.)

5.  Нинди кушымчалар ялганып ясалган? (-у, -ү).

6. Димәк, бүгенге дәресебезнең максаты нинди? (Исем фигыльне өйрәнү).


Уҡытучы: Дөрес. Бүген дәрестә без исем фигыль белән танышачакбыз. Аларны сөйләмдә танып белергә, һәм дөрес кулланырга өйрәнәчәкбез.

СЛАЙД № 2

Исем фигыль нәрсә? нишләү? нишләмәү? Соравына җавап бирә.


VI. Эзләнү – тикшеренү эше

Ягез хәзер эзләнү – тикшеренү эше эшлибез.

Укучыларга карточкалар таратыла, үзенчәлекләре ачыклап барыла. Тиешле урынга куеп барыла. Фигыль белән уртаклыгы, исем белән уртаклыгы

  1. Исем фигыль нәрсәне белдерә?

Китап уку бик рәхәт тә, күңелле дә. (Г.Бәширов)

(Эш-хәл, хәрәкәтне белдерә. Уку, эшләү, язу)

  1. Исем фигыль нәрсә белән төрләнгән?

Язып бетергән мизгелдә куануымнан ниләр генә кыланып алмыйм мин! (Т.Миңнуллин)

(Килеш, тартым белән төрләнә. Куану, куануым, куануымнан)

  1. Исем фигыль нинди формада?

Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп. (Әйтем)

(Барлыкта – юклыкта килә. Белү – белмәү, тырышу - тырышмау)

  1. Исем фигыль нинди санда килгән?

Януларым, көюләрем, тик синең өчен генә.

(Берлектә - күплектә килә. Яну, янулар)

  1. Үзенә ияргән исемгә карата нинди таләптә?

Кышын һавада йөрү файдалы.

(Үзенә ияргән исемнең билгеле бер килештә килүен таләп итә. Урманга бару, эшен күрсәтү)

  1. Нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Бер сөйләшү – бер гомер. Балалар уйнауны ташладылар. Хәнәфи абзыйда бүген китап сату кайгысы юк иде. Килүе белән, минем янга керсен. Минем теләгем – тырышып уку. Уку – энә белән кое казу.

(Теләсә кайсы җөмлә кисәге булып килә)

  1. Кайсы юнәлеш формасында килгән?

Чыршыны бизәшү миңа ошады.

(Юнәлеш формаларында килә. Бизәү, бизәнү, бизәлү, бизәшү, бизәтү)


-Хәзер шушы белемнәр нигезендә, исем фигыльгә билгеләмә биреп карагыз. (Исем фигыль – берюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, затланышсыз фигыль төркемчәсе.) ( слайд)


VII. Теманы ныгыту

  1. Боерык фигыльләрдән исем фигыльнең барлык, юклык төрен яса. Сүзләр карточкада.

Йокла, сөрт, эшлә, киен, сикер, яса, сора, бел.

  1. Китап белән эш.

180нче күнегү

Исем фигыльләрне табып, исем һәм фигыль белән уртак якларын аңлату.

Бару сүзен килешләргә кую, тартым кушымчасы ялгау. (слайд)

  1. Төркемнәрдә эш.

2нче җөмләне эшлиләр. 1 төркем килешкә куя, 2 төркем тартым кушымчасы ялгый, 3 төркем морфологик анализ ясый.


  1. Ял итү. “Кайсы яман, кайсы яхшы уены”. Пакетта сүзләр. Укучы сүзне алып дөрес баганага урнаштырып бара.


ЯМАН

ЯХШЫ

соң яту

иртә яту

ятып уҡу

иртә тору

урманда ҡычҡыру

утырып уҡу

ашағанда сөйләшү

дустыңа ярдәмләшү

дәрестә шаяру

физзарядка ясау


олыларны тыңлау


агач утырту


  1. Фигыльләрне тиешле урынга куй.

  1. Утыра

  2. Эшлә

  3. Кайтса

  4. Җырлау

  5. Кереп



1

2

3

4

5

Хикәя фигыль

+





Боерык фигыль


+




Шарт фигыль



+



Хәл фигыль





+

Исем фигыль




+


  1. Исем фигыльләрне генә сайлап алып язарга

Текстны уҡу.

Дару үләннәре.

Дару үләннәре әзерләү өчен җәй – иң кулай вакыт.

Ромашка төнәтмәсен тирләү, тынычлану өчөн, ашказаны авыртҡанда эчәләр. Шулай уҡ яраны чайҡату өчен дә ҡулланалар.

Кура җиләгенең җимешләре дә, яфраҡлары да файдалы. Тик җимешләрен бозылмас өчен киптерү чарасын күрү кирәҡ. Кура җиләге чәен эчү салҡын тигәндә бик шифалы, тирләү өчен дә әйбәт.

Кычыткан С витаминына бик бай. Кешеләр аш-су әзерләү өчен кычыткан яфрагын файдаланалар.

  1. Исем фигыльләрнең антонимнарын әйтегез

Керү - чыгу

Төшү - менү

Төяү - бушату

Симерү - ябыгу

Җимерү – төзәтү


VIII. тәрбияви момент.

слайдта текст бирелгән

Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти-әнигә ярату хисен, бары тик, туган телдә генә җиткереп була.

-         Димәк, татар телен, аның стилистик үзенчәлекләрен  өйрәнсәк кенә сөйләмебез үтемле, матур, төзек булыр.Телне хөрмәтләгән  әти- әнисен дә хөрмәтләр. (Сәнгатьле, аңлап уку күнегүе үткәрелә. Эчтәлек буенча фикер алышына, исем фигыльләр табыла).

-         Ә хәзер шушы юлларны истә калдырганча языгыз, исем фигыльләрне билгеләгез. Күрәбез, укучылар, текстның эчтәлеген аңласак, аны яттан өйрәнмичә дә истә калдырырга мөмкин.

   IX. Өй эше. 181 нче күнегү.(5 җөмлә). Исем фигыльләрне табып, килешен билгеләгез. « Инсафлының теле саф» дигән темага сочинение языгыз


X. Йомгаклау.

-Димәк, без бүген исем фигыль төркемчәсен өйрәндек. Аның турында ниләр белдек?

-Исем фигыль исем һәм фигыль билгеләренә ия була.

- Исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә аергыч, тәмамлык, хәл, ия була ала. Нәрсә? дигән сорауга җавап бирә.

-Фигыль кебек барлык-юклык формасында була, юнәлеш кушмчасын ала, тик заман һәм зат-сан белән төрләнми.

1. Исем фигыль нинди җөмлә кисәкләре була?

а) һәрвакыт тәмамлык

б) һәрвакыт ия

в) төрле җөмлә кисәкләре


2. Исем фигыль килеш, тартым, сан белән төрләнәме?

а) төрләнми

б) төрләнә

в) кайберләре төрләнә

3. Кайсы рәттә исем фигыльләр бирелгән?

а) көлү, уйнау, йөгерү

б) көлгән, уйнаган, йөгергән

в) көлүче, уйнаучы, йөгерүче

4. Исем фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

а)-гач/-гәч, -кач/-кәч;

б)-ырга/-ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә;

 в)-у/-ү;

г)-са/-сә.

5. Исем фигыль булган җөмләне табыгыз.

а)Чәчәкләрне сакларга кирәк.

б)Бәлки, киләчәктә нәрсәләрдер ачыкланыр.

в)Китап уку бик рәхәт тә, күңелле дә.

г)Үзе егылган бала еламас.


  1. Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а)нишлә? нишләмә?

б)нишли? нишләде? нишләр?

в)ничек? кайчан? кайчанга кадәр?
г)нәрсә? нишләү? нишләмәү?

  1. Җөмләдәге исем фигыльне билгеләгез. Чынлап уйлаганда, ана телендә укый-яза белмәү бик зур хурлык бит инде ул. (Ф.Әмирхан)

а)чынлап уйлаганда;

б)хурлык;

в)белмәү;

г)укый-яза


VII. Билге кую.


Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-389243

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG