Инфоурок Другое Научные работыИсследовательская работа на тему "Общие мотивы в произведениях М.Гафури и Г.Тукая "

Исследовательская работа на тему "Общие мотивы в произведениях М.Гафури и Г.Тукая "

Скачать материал

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Тойгелде  сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернаты

 

 

 

 

 

 

 

 

Фәнни – тикшеренү эше

 

Тема:  Мәҗит Гафури һәм Габдулла Тукай шигъриятләрендә уртак мотивлар

 

Укучы: Бадертдинов Нияз Факил улы, 7 нче класс

 

Фәнни җитәкче: 

Шайгарданова Илсөя

Ринат кызы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек.

I.                  Кереш өлеш................................................................. 3 бит

          - Г.Тукай һәм М.Гафури язмышларындагы охшашлык.

II.       Төп өлеш.....................................................................4  - 13 бит.

1.  Г.Тукай һәм М.Гафури эстетик карашларының нигезендә фән һәм  мәгърифәтнең әһәмиятен халыкка пропагандалау зур урын алып тора.

     2.  Г.Тукай һәм М.Гафури иҗатында хезмәтне мактау идеясе.

 3.  Г.Тукай - М.Гафури балалар әдәбиятына нигез салучыларның                    берсе.

 4.  Г.Тукай  һәм  М.Гафури әсәрләрендә патша Россиясендәге                                                              кешене  кеше эксплуатацияләүгә корылган җәмгыятьнең асылын ачып бирү.

     5.  Г.Тукай һәм М.Гафури мәсәлләрендә уртак мотивлар.

III.    Йомгаклау............................................................................... 14 бит

-         Бер чорда яшәгән әдипләрнең иҗатында уртак мотивлар булу – гадәти күренеш.

Кулланылган әдәбият ...............................................................15 бит

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                         Кереш

    Дөньябызның бөек уллары төрле заманнарда, төрле илләрдә үзләренең сынын кешелек алдында мәңгеләштерә алырлык сүзләр әйтеп калдырганнар. “Эврика!” – “Таптым!” – дигән бөек галим үзенең иң шатлыклы hәм бәхетле минутында.  “Мәрхәмәтле тойгыларны уяттым мин лирам белән”, – дигән үзенең туган телендә бөек рус шагыйре Александр Пушкин.

    Егерменче гасыр башларында башка бер бөек шагыйрь: “Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы”, - дигән канатлы сүзләрне татар телендә дөньяга очырткан. Билгеле, ул сүзләрне татар поэзиясенең йөзек кашы булган бөек Тукай әйткән. Мин берничә бөек исемне генә атадым. Алар бик күп, исемнәрен дисбе итеп тезсәң, бәяләп бетереп булмаслык затлы тәсбих барлыкка килер иде. Ә Тукай – нурлар чәчеп торган төймәләрнең берсе. Бу дисбедә Мәҗит Гафури да, hичшиксез, урын ала. Г.Халит болай дип язды: “Габдулла Тукайдан соң татар әдәбиятында актив иҗат иткән олы әдипләр арасында Гафури тормышчанлык, халыкчанлык hәм гуманизм байрагын төшермичә, алга табан бертуктаусыз күтәреп барган көрәшче ролен чын мәгънәсендә үтәүчеләрнең берсе булды”.

Максат:

·        Г. Тукай һәм М.Гафури иҗатын киңрәк өйрәнү;

·        Әсәрләрендә уртак мотивларны ачыклау;

·        Мәсәл язу осталыгына кемнән өйрәнүләрен тикшерү;

Эш алымнары:

·        М.Гафури һәм Г.Тукай иҗаты буенча тәнкыйть материаллары белән танышу;

·        Ике әдипнең иҗатында төп тематиканы өйрәнү;

·        Рус мәсәлчесе И.А.Крыловның мәсәлләренә күзәтү ясау;

·        Ике әдипнең мәсәлләрендә И.А.Крыловның геройларын табу.

                              Төп өлеш

      Охшаш язмышлы әдипләрне башка илләрдә, заманнарда hәм милләтләрдә дә табарга мөмкиндер. Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури язмышларында да күпмедер дәрәҗәдә охшашлык бар. Шуңа нигезләнеп, бу ике бөек шагыйрьнең шигъриятендә уртак мотивларны күрсәтергә була. Алар икесе дә - шигырь өчен туып, шигырьдә яшәп, шигырьдә үлгән җаннар. Ике шагыйрьнең дә иҗатындагы темалар аларның язмышы мотивлары белән аралашып бара. Татар hәм башкорт халыкларының уртак шагыйре Мәҗит Гафури да үз гомерендә бик күп авырлыклар күргән.

                  “Мәкъсудка җитәмен!” – дип тырышканда,

                    Ата – ана вафат булып, сынды канат...”

– дип яза Мәҗит Гафури үзенең “Яшь гомерем” шигырендә.                     Авырлыкларны җиңеп чыгуы турында да әйтеп уза:

 

                 Ата-анадан мәхрүм булып, калдык ятим,

                 Шулай да башкалардан булмадык ким.

                  Бу дөнья ни күрсәтмәс ир кешегә!

                 Һич зыян юк, әгәр булса күкерәк киң.

 Әйтерсең лә, Мәҗит Гафури, бу шигьри юлларны язганда, Тукай белән икесен күздә тоткан.

        Мәҗит Гафури – бик талантлы шәхес. Аның шигырьләрен укыйсы hәм укыйсы килеп тора, чөнки ул, Тукай кебек үк, чынбарлыкны яза.  Күрү, тою тойгысы анда бик көчле.  Юккамы:

               “Минем гомрем минутлары менә шул тамчылар төсле;

                Ага шул су кебек яки эри яз көнге кар төсле”,

- ди ул үзенең “Үтә гомерем...” шигырендә. Әдип үзенең гомерен , тормышын тамчылар белән чагыштыра. Бу шигырь минем күңелемә ныграк уелып керде.

                  Торам чишмә янында: чылтырап, шәпләп ага саф су;

                  Агалар, югалалар – мин калам ялгыз, ни эш соң бу?..

                  Бу су тамчылары инде миңа мәңге күрешмәсләр”, -

                  Дип уйлап бетмәдем – шундук тама башлады күз яшьләр.

Шагыйрь гомернең узуы турында уйлана. Әйе, гомер уза,  ул әйләнеп кайтмый. Югала.  Су шикелле  агып китә.  Кемнең генә бу матур дөньяны ташлап китәсе килә икән?  Ямь-яшел болыннарны,  шау-шулы елгаларны, кояшка елмаеп күз кысучы матур чәчәкләрне, зәп-зәңгәр күк йөзен!.. Шуның өчен дә шагыйрьнең дөньяны калдырып бакыйга күчәсе килмәгән; күз яшьләрен тамчылар төсле агызса да,  аның тормышы, гомере бушка узмаган.   Ул аны буыннан-буынга татлы тамчы итеп тапшыру өчен бәян итеп калдырган.

           Үтә гомрем, югала, кайтадан hич әйләнеп килмәс!..

Әйе,  гомер үтә, әмма югалмый.  Ул мәңгегә күңелдә...  Гомеренең узуы турында уйланган шагыйрьнең биографиясе аңарда еш кына иҗат биографиясенә әверелеп китә.  Беренче шигырьләрендә әле шагыйрь шәхесе белән шигырь арасында аермалык зур булса,  “Яшь гомерем” (1905) кебек әсәрләрендә инде бу ара якыная төшә.  Шагыйрь шигырьгә үз биографиясен, үз буыны тәҗрибәсен алып керә.  Шул хакта турыдан – туры үзе үк әйтеп куя:

             Һәр кеше үзе хәлен сөйләгәндә,

             Бу фәкыйрь яшьтә күргән хәлен сөйләр.

Шушы тенденция – тормышта үзе күргәнне,  үзе кичергәнне язу, иҗат  итү рәвешенә әйләнеп китә.   “Милләтемә шатлык” (1905) шигыре дә, “Юктырсың ла, алла!” (1915),  “Кызыл байрак” (1917),  “Матәм аhлары” (1924) шигырләре дә,  “Эшче” (1920) поэмасы да әнә шулай шагыйрьнең үз күзәтүләре,  үз кичерешләре буларак дөньяга килә.

      Шагыйрь hәм шәхесе шигырьнең лирик эчтәлегенә генә түгел, аның төзелешенә дә, аhәңенә дә билгеле бер эз сала.  Әйтик,  Гафуриның Троицк, Уфа,  Казан мәдрәсәләрендә белем алуы аның Көнчыгыш hәм иске татар шигыре традицияләренә якынлыгына, шигъри юл башын шул өлгеләрдән башлавына сәбәпче булган. Башкортстан туфрагында тууы hәм яшәве, яшьлек елларында казакълар арасында мөгаллимлек итүе,  алар белән якын аралашуы аның шигырьләрендә хикмәтле сүз әйтү осталыгының көчле булуына китергән.  Туктаусыз иҗади эзләнүләр, халыкчан гадилеккә омтылу, тормышка якын булу, замандаш шагыйрьләрнең тәҗрибәсен өйрәнү, уртаклашу  Гафуриның әдәби осталыгын яңа баскычларга күтәрә. Тукай белән иҗат элемтәсе ныгу, аларның,  1912 ел язында Уфада очрашып, бер-берсен якыннан аңлаулары да шагыйрьнең иҗади үсешенә тирән йогынты ясый.  Мәҗит Гафури болай дип искә ала:  “Баштарак Тукай да, мин дә сүз таба алмаган кебек, бер-беребезнең күзебезгә карашып, тик утыра идек. Бара торгач, безнең мәҗлес бик күңелле булып китте.  Күбрәк сүзләребез шигырь вә шагыйрьләр,  Казан hәм дә мохитымыз хакында иде”.  Шулай булгач, ике бөек шәхес hәм шагыйрь иҗатында уртак мотивларның булмавы мөмкин түгел.

     Исәпсез hәм хисапсыз кыллардан торган сихри hәм шигъри бер саз булган Тукай үзенең “Дошманнар” шигырендә яза:

 

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

 

Шушы ике юлга сөекле шагыйребезнең биографиясе сыйган да беткән.

Өзелгән өмид” шигырендә исә Тукай ана җылысы эзләп үткән вакытын исенә төшерә:

 

              Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң кадерле кәррә син,

              Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

 

Шушы ук шигырьдәге юлларда да – шагыйрь язмышы:

              Шат яратса да, җиhанга ят яраткан раббысы.

 

Дөньяга бәхетле булу өчен яратылган сабыйны тормыш арбасы шатлыгы да, кайгысы да булган озын юлдан алып китә.

                Тау башына салынгандыр безнең авыл...

“Туган авыл” шигырендә Тукай туган авылын исенә төшергәндә балачагын искә ала. Балачак, яшьлек – hәркемнең тормыш юлындагы кабатланмас гүзәл бер мизгел.  Шагыйрьнең үзенең яшьлеген матур итеп кенә күрәсе килә.  “Сөям җаным, тәнем белән” сүзләрендә туган авылга булган мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә югары булуы күренә.

                     Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

                      Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Туган авыл, хәтта ямьсез булса да, hәркемгә туган як, яшәгән урын, нәрсәләргәдер өйрәнгән урын буларак, ягъни кешенең үз гомере буларак күзаллана.  Аның чишмәсе дә башка авыл чишмәләре кебек, суының тәме дә башка чишмәләр тәме кебек.  Ләкин ул чишмә - күп мәртәбәләр күреп күңелгә сеңдерелгән чишмә.  Суы – күп тапкырлар эчеп шифа алган су.

                    Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм.

Туган авылы матур булып шагыйрьнең хәтерендә калган,  чишмә суының тәме хәтерендә сакланган.  Туган авыл туган җир булганга,  беренче мәртәбә белем алган урын булганга кадерле.  Балачагында  кызык итеп уйнавы, эшләве дә хәтерендә. Димәк, Тукайга туган авылы балачагы, яшьлеге белән тиңләшә.  Авылын ул яшьлеген сагынган кебек сагына, аның матурлыгы да яшьлек матурлыгы бизәгәнгә ямьле.

Үзе исән чакта ук шигырьләре белән бергә иң караңгы татар авылларына кадәр үтеп кергән, иң зәвыклы язучы hәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан беренче шагыйрь  итеп танылган  Тукай үзен бәхетле хис итәргә тиеш иде.  Ә ул “Гомер юлына керүчеләргә” шигырендә ачына, зарлана:

             Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чактан айрылдым?

             Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?

Тик шулай да, минемчә, 27 яшьлек егет үз иҗатының нинди тарихи әhәмияткә ия булачагын,  үзенең нинди югарылыкка күтәреләчәген, үз баласын халыкның ни дәрәҗәдә бәяләячәген алдан ук күргән. “Ваксынмыйм” шигырендәге юллар шул хакта сөйлиләр:

                Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,

                Мәңгелеккә, мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

               Анда мин мәңге көләч hәм мәңге яшь булмак телим;

               Бу кояш сүнсен, җиргә мин кояш булмак телим!

Тукай эстетик карашларының нигезендә фән hәм мәгърифәтнең әhәмиятен халыкка  пропагандалау зур  урын алып тора.  Шигырьләрендә белем hәм мәгърифәтнең  халыклар тормышында гаять зур урын тотканы күрсәтелә.  у идея Тукайның балалар hәм яшүсмерләр өчен язган әсәрләрендә бигрәк тә көчле гәүдәләнә.

                Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!

               Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!

               Өч наданга алмашынмас - бер язу белгән кеше;

                Мәгърифәт  эстәр, иренмәс hич - кеше булган кеше.

Тукай дини хорафатлардан,  юк-бар нәрсәләргә ышанудан котылуның белем hәм мәгърифәт  аркасында гына булачагын күрә,  шул идеяне поэзиягә сала. “Сабыйга”  шигырендә:

               Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;

                 Сөйләве яхшы, күңелле - шагыйранә ялган ул,

- дип яза.

Тукай эстетик карашларында хезмәтне мактау идеясе шулай ук зур урын ала. “Эш”, “Зур бәхетләр”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Иртә”, “Япон хикәясе” кебек талантлы язылган әсәрләрендә Тукай яшәешнең нигезендә хезмәт ятканын күрсәтә.   Гомумән, Тукайның иң зур hәм кыйммәтле иҗат катламы– шигырьләрендә, аеруча балалар өчен язылган әсәрләрендә.  Шагыйрь бала психологиясен hәм үзенчәлекләрен бик яхшы белә, сабыйларның эчке дөньясын дөрес аңлый.  “Ул балалар психологиясен тирәнтен аңлый, аларның рухларына керә белә иде”, - дип яза Г. Рәхим.  Бу фикерне дәвам итеп,  Х.Хәйри:  “Тукай – бала аңының үзенчәлеген оста аңлап, шигырьләре белән балага гаять дәрәҗәдә оста якын килә белүче шагыйрь”, - ди.  Ә инде Х.Хәйринең сөекле әдибебез турында әйтелгән: “Тукай балаларга ирекле тәрбия бирергә, аларга фән укытырга, hәр яктан үстерергә өндәде hәм балаларның культуралы, эшкә сәләтле, халыкны сөюче булып үсүләрен теләде”, - дигән сүзләре Мәҗит  Гафурига да бик туры килә.  Аның педагогик карашлары  1902–1905 еллардагы иҗатында,  иҗтимагый эшчәнлегендә  киң чагыла башлый.  Ул иҗатының  беренче җимеше булган  “Гыйлем” дигән шигырендә үк ватандашларын укырга, аң-белемле булырга чакыра.  Шактый күләмле бу шигырьнең hәр юлында  фән hәм мәгърифәтнең әhәмияте пропагандалана.

                    Гыйлемнең кадерен бел – хасыйль булса,

                  Һәр нәрсә кыйммәт була, асыл булса.

Шагыйрь балага дөрес тәрбия бирергә,  аларны йомшаклык белән, ягъни сабырлык белән укытырга өнди.

Йомшаклыклә балаңны укыт тәртип илә.

Дөрес тәрбия бирүнең кеше тормышында нинди зур роль уйнавы хакында әйтеп бирә.

                    Тәрбия лазем безнең татарларга,

                  Тәрбиялә гыйлем капусын ачалар да;

                  Тәрбия – гыйлемнең юлбашчысыдыр,

                  Тәрбиягә гыйлемне сачарлар да.

Әдип белем hәм тәрбия бирүдә туган телнең әhәмиятле роль уйнаганын яхшы аңлый,  шуның өчен дә укытуның үзәгендә туган  тел торырга тиеш дигән фикерне алга сөрә.  Ул башлангыч класслар өчен язылган  “Туган тел” дәреслекләренең беренче китабына эпиграф итеп Г.Тукайның  “Туган тел” шигыреннән түбәндәге юлларны алган:

               И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

              Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!

Габдулла Тукай кебек үк , туган теленә булган мәхәббәт хисен шигъри юллар аша әйтеп бирә.

                   Шул тел аркылы иман, уку-язуны үгрәнәм;

                   Шул тел аркылы укып - белеп булырмын чын адәм.

                   Әле дә шул тел белән укыйм, язам hәм сөйләшәм,

                   Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

                   Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,

                   Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.

                                                                                                 ( “Ана теле” )

      Әдипнең әсәрләре, Тукай әсәрләре кебек үк,  әхлак тәрбиясе өлкәсендә файдаланырлык материалларга бай.  Ул яшь буынның ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итүен,  уку өлкәсендәге тырышлыкны, хезмәткә намуслы карашны хуплый, мактануны, минминлекне күралмый.  Әдип кешеләрнең тыйнаклыгын,  киң күңеллелеген зурлый.

      М.Гафури  балалар өчен язган әсәрләрендә, тәрбиянең әhәмиятле чарасы буларак, хезмәтне киң пропагандалый.  “Эш hәм белем” , “Эш”,  “ Балалар эше”, “Нәсихәт” дигән шигырьләрендә ул хезмәткә дан җырлый.

    Эш hәм белем бергә җыелсалар гына тормыш матур була ала.

                Уку-язу белән коралланган

                 Кеше аңлы тормыш кора ала.

     “Эш” hәм “Эшкә өндәү” шигырьләрен чагыштырып карыйк.

          Габдулла Тукай:

– Зур бәхетләр сызганыл эшкә бирелгәннән килә.

          Мәҗит Гафури:

– Якты көннәр, зур бәхетләр эшләгәнлектән килә.

         Габдулла Тукай:

– Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиhад.

        Мәҗит Гафури:

– Бер минут та бушка ятма, алга атларга тырыш.

         Габдулла Тукай:

– Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба.

        Мәҗит Гафури:

– Тыршып эшләүләр кешеләрне югары мендерә.

    Шушы ике шигырьгә нигезләнеп, бөек шәхесләр арасындагы диалогны башкача да төзергә мөмкин.  Ләкин ничек кенә төзесәк тә, шигырьләрдәге охшашлык юкка чыкмас,  иҗатларындагы уртак мотивлар ачык күренеп торыр.

      Мәҗит Гафури,  Габдулла Тукай кебек үк,  татар hәм башкорт балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе була.  Аның “Милли шигырьләр” дигән җыентыгына кертелгән шигырьләре балалар әдәбиятының нигез ташын тәшкил итә.   Шагыйрь балалар әдәбиятына тормыш дөреслеге hәм яшь буынны тәрбияләү чарасы итеп карый.

     Милләтебезнең бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай hәм Мәҗит Гафуриның балалар өчен язган әсәрләре,  яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып, бүген дә тәрбияви әhәмиятләрен югалтмыйлар.

    “Гаделлек hәм мәгърифәт җырчысы” дигән сүзләр ике әдипне дә бик дөрес характерлыйлар.  Гаделлек өчен шигырьләре белән көрәш алып барган чорда аларның икесенең дә иҗади кәефләрендә өметсезлек мотивлары да сизелә.  Әмма Тукайның тормыш hәм кеше сөючән оптимистик, горур образы реакция караңгылыгына hәм капитал коллыгына каршы куелды.  “Шагыйрь” шигырендәге:

                Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

                  Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

                 “Без китәрбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,

                Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә, -

кебек мотивлар реакция килү белән куерып киткән өметсезлек уйларын кире кагалар.

       Мәҗит Гафури да реакция елларын авыр кичерә.  Беренче рус революциясенең җиңелүе,  әлбәттә,  аның көткән якты өметләрен, теләкләрен шик астына куя.  Шуңа күрә шагыйрь иҗатында төшенкелек мотивларының әледән-әле сизелеп торуы да табигый.  Аның алдына тормышның ачы бер хакыйкате үзенең ялангач рәхимсезлеге,  объектив чынлыгы белән килеп басуын ул ачык аңлый:

             Морадыңча тәгәрәмәс дөнья шары,

             Нигә син хур булмыйсың моннан ары,

             Дөньяның табигате таштан каты,

             Тәэсир итмәс hич кешенең аhы-зары.

                                                                                             (“Тәэссеф”)

Гафуриның реакция чорындагы иҗаты шактый катлаулы.  Аның шундый каршылык hәм кимчелекләренә карата  Г.Тукай кебек алдынгы замандашлары туры, кыю тәнкыйть фикерләре әйтәләр.

Гафури - классик стиль,  традицион шигырь тарафдары.  Алай гына түгел,   ул үзе шушы XX гасыр башында яңарган шигъри стильне тудыручыларның берсе.  Яңа шигъри стиль турында сөйләгәндә ике шәхесне дә күздә тотабыз.  Атаклы француз язучысы Луи Арагон хаклы рәвештә болай дип язды:  “Тукай hәм Гафури поэзияләре татар совет язучыларына юл әзерләде...”

   Г.Тукайның  “Исемдә калганнар”  һәм  М.Гафуриның  “Тормыш юлым” әсәрләре укучыларга патша Россиясендәге кешене эксплуатацияләүгә корылган җәмгыятьнең асылын, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, изүче һәм изелүче сыйныф вәкилләренең кайбер характер сызыкларын, рухи сыйфатларын күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Алар аша укучылар иске җәмгыять тәртипләренә, андагы гаделсезлекләргә нәфрәт белән карарга өйрәнәләр, халыкның бу тәртипләргә түзеп тора алмыйча изүчеләргә каршы көрәшкә хәзерләнүләрен төшенәләр.

 

     Хикәят- мәсәлләр – Г.Тукай иҗади эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше. Үз вакытында И.Крыловның мәсәлләрен дә файдаланып, ул  “Энҗе бөртекләре” җыентыгын бастыра. Г.Тукайның прозасы кыска күләмле, бай һәм үтемле булуы белән игътибарны җәлеп итә, аның чәчмә әсәрләренә халык мәкальләрендәгечә тирән акыл, тапкырлык хас. Атап әйткәндә, “Аю мәҗлесе”, “Мактанчык куян”, “Чүлмәк илә казан”, “Чабак”, “Ташбака илә куян”, “Ике күгәрчен” һ.б. хикәят- мәсәлләрен укып балалар күпьяклы тәрбия һәм тәҗрибә алалар.

     .Гафури мәсәлләр язганда тема сайлауга әдәби осталыкка И.А.Крыловтан өйрәнә.  Хәтта байтак кына мәсәлләрен, “Маймыл белән күзлекләр”, “Җанварларга килгән үләт”, “Патша сайлау”, аңа ияреп иҗат итә. Кош-кортмы, хайваннармы – нинди генә образ булмасын, шагыйрь аларны кешеләр характерын һәм мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә алырлык итеп бирә. М. Гафури реакция елларында һәм аннан соң да күп кенә мәсәлләр яза: шуларның байтагында ачык әйтергә мөмкин булмаган үткен иҗтимагый фикерләрен үткәрә, социаль гаделсезлекнең четерек күренешләрен фаш итә. Менә “Әтәч белән Сандугач” дигән мәсәл. Монда тоткынлык һәм ирек мәсьәләләре куела. Сандугач көне-төне читлектә утыра, аңа җим бирәләр. Аның тамагы тук. Аңа әтәчнең иркендә чүплек башыннан җим эзләп йөрүе бик сәер тоела, һәм ул ирекле әтәчтән үзенчә көлә. Читлек эченә бикләнгән сандугач образында  М.Гафури, һичшиксез, патша хөкүмәте һәм реакция тарафыннан тамак хакына, иреге чикләнгән, шушы язмышка канәгать булган, патшага яки байларга сатылган җырчыларны, яисә шагыйрьләрне күрсәтә һәм тәнкыйть итә. Ирекле яшәүчене иреген ашау – эчүгә сатып ирексез яшәүчедән өстен күрә.

 

                             

                              Йомгаклау

    Иҗат итү дәвере кыска булса да, Тукай үз гомерендә стиль ситуациясе кичерергә, яңа чорның яңа әдәби стилен тудыру ярышына катнашырга өлгерә.  Иҗаты совет чорында да дәвам иткән  Гафурига исә бер генә түгел, ике стиль ситуациясе үткәрергә туры килә.  Әдип яңа чорда да гади кешенең йөрәгенә игътибарлы  булып кала.  1902–1917 еллар арасында  Мәҗит Гафури зур тормыш hәм катлаулы иҗат юлы үтә.  Бөек халык шагыйре  Тукай шигъри мәктәбе традицияләренә турылыклы булып иҗат итү аны чын мәгънәсендә күренекле әдип итеп танытты.

     М. Гафури бервакытта да тоташ пессимизмга бирелми.Чөнки ул йөрәге белән халыкка береккән шагыйрь. Халыкка исә пессимизм – ят нәрсә.  Ярлыларның хәленә ачынып, аларга бөтен йөрәк җылысын биргән, аларга азатлык бирергә хыялланып шагыйрь төшенкелеккә бирелә алмый иде. Гафури да, Тукай шикелле үк, тарихи язмышны үзенең халкы, туган иле белән бергә кичерәгәген, бары тик үзенең кайгы – хәсрәте белән генә яшәргә теләмәвен белдерде. М.Гафури халкы белән бергә булып, аның киләчәге турында кайгыртып, үткәнен күрсәтеп иҗат иткән шагыйрь һәм язучы иде. Аның геройлары һәрвакыт халык арасыннан чыккан кешеләр.  Тукай әйткәнчә, аның күзе күпне күрде, колагы күпне ишетте.

      Сүзне йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: үзләренең соңгы сулышынача шагыйрьләр кулларыннан каләмне төшермәделәр,  илhамлы җырчы,  көрәшче булып калдылар.  Аларның иҗат мирасы яши hәм яшәр.

       Чыгышымны мондый сүзләр белән тәмамлар идем: бер чорда яшәгән әдипләребезнең иҗатында уртак мотивларны күп табарга мөмкин, чөнки әдәбият – тормышның чагылышы.

       Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

                 

 

                     

 

  Кулланган әдәбият:

 

1.  Альбом. Габдулла Тукай. Казан: Тат. кит. нәшр., 1978

2.  Мәҗит Гафури.  Сайланма әсәрләр. Тат. кит.нәшр., 1965.

3.  Гафури М.  Шигырьләр hәм мәсәлләр. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Тат.                                          китап нәшр., 1980. - Т.1. – 536 б.

4.  Минһаҗева Л.И.   Татар балалар әдәбияты. Казан, 2009.

5.  Нигъмәтҗанова А.  Чит илдәге милләттәшләр hәм Тукайның иҗат                   мирасы.   Мәгариф. – 1993. - №8. – Б.25.

6.  Нуруллин И.З.  XX йөз башы татар әдәбияты.  [Урта мәктәп укучылары, студентлар hәм югары класс укучылары өчен дәреслек-кулланма]. – Казан: Тат. китап нәшр., 1982. - 286 б.

7.  Нуруллин И.З.  Габдулла Тукай.  Казан: Тат. кит. нәшр., 1976.

8.  Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986 -1989. – Т.3. – 600 б.

9.  Тукай турында хатирәләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – 190 б.

10.  Тукай Г.  Мәсәлләр.  “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

11.  Тукай Г. Шигырьләр. Поэмалар.//Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Тат. китап  нәшр., 1985. – Т.1. – 406 б.

12. Татарстан Совет язучылары, Тат. кит. нәшр., 1980.

13. Татар балалар әдәбияты, “Тарих”

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Исследовательская работа на тему "Общие мотивы в произведениях М.Гафури и Г.Тукая ""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Садовод

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 016 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.03.2016 1257
    • DOCX 43.7 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шайгарданова Илсоя Ринатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шайгарданова Илсоя Ринатовна
    Шайгарданова Илсоя Ринатовна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7045
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 138 человек из 46 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Технологии и анализ в медиакоммуникациях

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фундаментальные принципы здоровья и двигательной активности

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе