Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Изгеләр чишмәсе"н ачу тантанасы.

"Изгеләр чишмәсе"н ачу тантанасы.



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

МББУ «Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

















Изгеләр чишмәсен ачу тантанасы



















Максат: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмәләрнең кадерен белергә өйрәтү, авылыбыз тарихын киләчәк буынга җиткерү.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган авылыбыз Аксыбы, аның Изгеләр чишмәсе турында язылган сыман тоела миңа.

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар – ул Изгеләр чишмәсе. Авыл халкы, кәефен күтәреп, чишмә буена карап сокланып кайтыр өчен дә, ераклардан да чәй суына чишмәгә йөри башлады. Чишмәбезнең суын эчәргә машиналар белән дә килеп туктыйлар, алып та китәләр, авыл халкы, бала-чага да аның тирәсендә еш кунак. Чишмә чылтыравын тыңлап хозурланырга да, суын эчеп эссе көн ялкынын басарга да, күңел сызлауларына шифа табарга да, дуслар белән чишмәбез хозурында очрашып онытылмаслык хатирәләр калдырырга дип тә киләбез без монда.Менә бүген без сезнең белән шушы изге урынга-Изгеләр чишмәсе янына җыйналдык. Төзекләндереп, күп эшләр башкарылганнан соң, әлеге чишмәне ачу тантанасын башлап җибәрү өчен сүз җирле үзидарә башлыгы Нургаян Миннегалиевичка бирелә.

2. Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп, 
Нәкъ татарча тыйнак көлегез, 
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән 
Чишмәләрнең кадерен белегез! 
Дулкынланып, йөрәкләргә агып, 
Үтсен сезнең һәрбер көнегез, 
Күпме сахра сусыз кибә, сула, — 
Чишмәләрнең кадерен белегез! 

3. Чишмә – сәламәтлек нигезе. Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән-сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: "Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем сихәтләнер”, – дип ерактан йөрәк авазларын салуы бер дә гаҗәп түгел. Без дә үзебезнең чишмәләребездән аерылмасак иде.

       Судан башка тереклек юк, ул безгә һава кебек кирәк. Әнә шул тереклек суын Шәрык илләренең бик күбесендә үлчәп, җан башына исәпләп тоталар. Гап-гади суны кайбер илләрдә сатып та торалар. Шулар турында укыгач, чит илләргә барып күргәч, үзебезнең туган ягыбызда челтерәп аккан чишмәләрнең гасырлар буена никадәр игелекле эш башкаруларын; кешеләргә никадәр сәламәтлек алып килеп, гасырлар буена шифаханә, даруханә хезмәтен үтәгәннәрен аңлыйсың.

4.Сусыз калсак әгәр, корыячак 
Табигатьнең иркә гөле без, 
Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, - 
Чишмәләрнең кадерен белегез! 
Их, яшисе иде озак, мәңге... 
Табигатьтән башка үле без, 
Кемдер, зарыгып, бер йотым су сорый, — 
Табигатьнең кадерен белегез! 
Изге чишмәләргә төкерсәк без, 
Саегыр җан, корыр телебез, 
Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, — 
Чишмәләрнең кадерен белегез!

5. Бер эсседән качып, бер суыктан,
Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер.
Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,

Бер яхшылык булсын дигәндер.
Тау итәген ярып чишмә типкән,

Салкын гына суы - саф, көмеш
Челтер- челтер итеп агып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Анда килеп намаз укыганнар
Мосафирлар дога кылганнар.
Чишмә башы - изге урын диеп
Тәсбих әйтеп торган урманнар.

6.Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп,колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслар. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр.

7. Әй, син чишмәм, күзем карасы.
Буыннардан күчеп буыннарга
Агасы да әле агасы.
Исән чакта әби-бабам
Шул чишмәнең суын эчкәндер,
Алар каны аша, чишмә аша
Миңа мәрхәмәтлек күчкәндер.
Әй, син чишмәм, күзем карасы
Агасы да әле агасы.
Күкрәгемнән җырлар бәреп чыга
Ярсу чишмә булып.
Ага чишмә ерак - еракларга
Улаклары тулып.
Кызлар килә чишмә буйларына
Көянтәләр асып.
Китә алар чиләкләрен тутырып,
Сусауларын басып.
Юлчылар да бик еш туктый монда,
Юлчыга су кирәк.
Бушаналар күпләр чишмәләргә
Эч серләрен сөйләп .
Яшь гашыйклар йөрәкләрен ача
Сөйгән ярларына.
Агышының ярсулары күчә
Алар җаннарына.
Төпләренә тәллир тәңкә сала
Картлар укып дога.
Шуңа күрә уйнак дулкыннардан
Чулпы тавышы чыга.

8. Чишмә суын эчеп, күңелләрен сафландырган, чишмә чылтыравын тыңлап хозурланган язучыларыбыз, көй осталарыбыз безнең күңелләрне айкарлык шигырьләрен язганнар, тыңлап моңаюдан йөрәкләргә шәфкать иңәрлек, ашкынудан зур-зур матур эшләргә дәртләндерерлек көйләр иҗат иткәннәр. Үзенең җырларында чишмәне мактап, чишмәне сагынып искә алмаган шагыйрь бармы икән? Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да , үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар.

9.Эзе калсын керсез намусыңның
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан!

Әлеге шигьри юлларны укыгач, авылыбызның яраткан уллары, һәр эштә ярдәм кулы сузучы спонсорларыбыз күз алдына килеп баса.Язмыш җилләре үзләрен еракларга илтеп ташласа да, туган нигезләрен онытмый алар.Шушы чишмәбезне дә алар зур тырышлык ,ярдәм күрсәтеп яңарттылар,шушындый гүзәл иттеләр.Нинди генә эшкә тотынсак та без сезнең ярдәмне тоябыз. Көчле рухлы, тырыш, сабыр,бердәм , тату бит син халкым минем.Эшләгән изге эшләрегез үзегезгә, балаларыгызга якты дөньядан киткән туганнарыгызга изге дога булып ирешсен. Барыр юлларыгыз пакъ, күңелегез ак, эшләрегез уң булсын. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авылдашлар.

Алар: Фирдәвес, Фәнис һәм Рөстәм Гаяновлар, Зөфәр Сахапов, Ленар Муллыев, Илгиз Самигуллиннар!

10. Әй Авылым – Изге чишмәм,

Авылымның йөрәге.

Сусаганда, талчыкканда

Игенченең терәге.

Мәңгелек син,

Мең яшәр син,

Бетмәс шифа халкыма.

Күпме дога укылгандыр

Изге чишмәм хакына.

Һәр тамчы су,

Һәр куагың,

Күпме теләк шаһиты.

Салкын суың гына баскан

Ут-йөрәген гашыйкның.

Ерак бабам, Изге анам

Синнән алган көч-сихәт.

Егылганда эштән арып,

Өстәгәнсең көч-куәт.

Халкымның гомер юлын

Син генә сөйли аласың,

Син аның йөрәк кылы.

Һәркемгә шифа өләшеп,

Яшәдең тыйнак кына.

Төбәгемне туйдыручы

Булдың бер улак кына.

Бүген җыелдык яныңа –

Улларың һәм кызларың.

Кадерләп гүзәллек бирде

Сиңа ил йолдызлары.

Улак тавышы кушылды

Синең моңлы җырыңа.

Ярымайлы авыл чишмәм.

Килдем синең кырыңа.

Инде чылтырап агасың

Улаклардан улакка.

Якты, изге нур чәчәсең

Төнлә дә тирә-якка.

Олы-кечесе агыла,

Зәм-зәм суың-оҗмахтан.

Чылтыра, җырла, куандыр,

Шифа бул ил-кунакка.

Сагындым шул, кайда йөрисең”,- дип,

Төшләремә кердең, Аксыбым.

Очып кына кайтып килер идем,

Кулларымда булса тылсымым.

Бу юллар авылыбызның шушы чишмә суын эчеп үскән, җырчы-сандугачыбыз - Нурахмәт Мөхәммәтҗановның истәлеккә калган Аксыбы авылы җырыннан алынды...

12. Чишмәбезнең безнең өчен яшәү чыганагы икәнен аңласак та, һәркайсыбыз һәрвакыт сакчыл карарга, һәр нәрсәсен урынына куярга, тирә-юнен чиста калдырып китәргә дә онытмасак икән.Балаларыбызга да,шәһәрдән кайткан оныкларыбызга да чишмәбезнең яшәү чыганагы,һәркем өчен тәмле чәй суы бирүче, ата-бабадан калган изге бер урын икәнен аңлатырга, табигатебезгә, су чыганакларыбызга сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә онытмасак иде.Сак булыйк, рәнҗетмик чишмәләребезне. Чишмәбез авылыбызның йөзе икәнен онытмыйк!



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 12.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров436
Номер материала ДВ-054530
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх