Конспект план
“ Әдәбият : Татар урта гомуми
белем бирү мәктәбенең 6
нче сыйныфлары дәреслеге ”
ндә каршы якларның
урыннарын алыштыру алмы
темасына багышланган
дәрес.
БАШКАРДЫ: Хасанова Альбина Ирековна
« Каршы якларның урыннарын алыштыру алымы ” дигән
темага
язылган
дәрес эшкәртмәсе.
I. Максатлар:
1) – фәнни максат: әсәрдәге юмаристик һәм сатирик
үзенчәлекләрне ачыклау, жанр үзенчәлеген тәшкил итеп килүче гомумиләшкән төп
сыйфатны билгеләү.
2) – коммуникатив максат: тәгъдим ителгән әкиятләр аша
баланың фикерләвен үстерү һәм дөрес, матур, төгәл сөйләшә белергә өйрәтү;
3) – тәрбияви максат: китерелгән татар халык әкиятләре
аша баланы кызыксындыру, иҗади эшләрне эшләү вакытында фикер алышу, китерелгән
рәсем ярдәмендә инша язу,яңа мәгълүмат алу,
I. Бурычлар:
1) – гомумидән хосусыйга төшү – өйрәнү алымнарының иң
мөһимнәрнең берсе булган каршы якларның урыннарын алыштыру алымын күзәтү;
2) – “ каршы якларның урыннарын алыштыру алымы” на
билгеләмә бирү;
3) – “ Диюләрне җиңгән ” татар халык әкияте мисалында
әлеге өйрәнелгән алымны тиешенчә файдалану;
III. Принциплар:
1) – дидактик принциплар: фәннилек, эзлеклелек,
күрсәтмәлелек.
2) – гомумтеоретик принцип: 1) – дидактик принциплар:.
репродуктив, аңлату – күрсәтү, лекция.
V. Укыту алымнары: сорау – җавап, максатчан анализ
ясау, темага карата фикер алышу, теоретик мәгълүматны кабатлау.
VI. Дәреснең төре: яңа материал аңлату дәресе.
VII. Җиһазлау: дәреслек, рәсем, такта, акбур.
VIII. Кулланылган әдәбият исемлеге:
1) Яхин А.Г. Әдәбият : Татар урта гомуми белем бирү
мәкт. 6 нчы с – фы өчен д – лек / А.Г.Яхин. – Яңадан эшләнгән өченче басма. –
Казан: Мәгариф, 2006. – 255б.
2) Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. –
Казан: Мәгариф, 2007. – 231б.
Дәрес
планы
I. Башлам
өлеше.
2м.
II. Актуальләштерү этабы:
5м.
1) Искә төшерү ярдәмендә яңа материалга урын
әзерләү. 5м.
III. Яңа материалны
бирү: 15м.
1) Сөйләп, әңгәмә
кору.
10м.
2) Рәсемне
күзәтү.
5м.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
этабы: 15м.
1)
Әңгәмә.
10м.
2) Укучыларның аңлаганлыкларын
тикшерү. 5м.
3) Төп төшенчәне дәфтәргә
яздыру. 3м.
V. Өй
эше:
2м.
– « Каршы якларның урыннарын алыштыру алымы ” ярдәмендә
“ Диюләрне җиңгән ” татар халык әкияте үрнәгендә баларның үзләренә инша
язырга тәгъдим ителә.
VI. Дәрескә йомгак ясау. 3м.
Дәрес барышы:
I. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!
Барыгызда бүген дәрескә әзер дип ышанасы килә. Бүген безгә китаплар кирәк
булачак. Күреп торам алар сезнен бар димәк, башлыйбыз.
II. Актуальләштерү
этабы.
Укытучы: Шулай итеп, узган дәресләрдә сез юмаристик һәм
сатирик әсәрләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгылләнгәнсез. Хәтергә төшерик
нәрсә әле ул көлке ?
Укучы: Көлке – көлке уятучы, көлдергеч күренеш дигәнне аңлата, ә
юмор – көлкенең бер төре.
Укытучы: Димәк, юмор ул – тормыштагы мәзәк, көлке хәлләрне
чагылдыручы әкият, хикәя булырга мөмкин. Ә менә сезнең нинди көлкеле, шаян
әкиятләрне укыганыгыз бар ?
Укучы: Белгән әкиятләрен атый. Мәсәлән, “ Өч аучы һәм бер балыкчы
”, “ Чикерткә һәм Әкәм – төкәм ”һ.б.
Укытучы: Дөрес. Ә менә әкиятләр төрле булган кебек, аларны
иҗат итү, язу да төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, алар арттыру алымы, килешкән
булып шуның капма – каршысын әйтү алымы яисә каршы якларның урыннарын алмаштыру
алымы белән языла алганын сез инде беләсез. Безнең бүгенге темабыз – каршы
якларның урыннарын алмаштыру алымы белән язылган әкиятләрне өйрәнү
дәресебезнең төп максаты булыр.
III. Яңа материалны бирү.
Укытучы: Әйдәгез әле, “ Диюләрне җиңгән ” татар халык
әкияте белән
танышыйк. Әмма, аңынчы әкиятнең нәрсә икәнлеген искә
төшереп үтик. Әкият – язма әдәбиятка халык авыз иҗатыннан күчеп, әхлакый
типиклашкан сыйфаты калку күренеп торган әсәр була ул. Менә мәсәлән, “ Диюләрне
җиңгән ” әкиятенең репродукциясенә карыйк.
Укытучы: Әйдәгез әле, балалар әкиятне укып чыгыйк. Кем бик
матур укый?
Укытучы: Ә хәзер анализ сорауларын карыйк. Бирелгән сорауларга
җавап табып карыйк.
Көлкеле вагыйга сезнеңчә кайда? Сюжет сызыгыннан
табып әйтегез.
Укытучы: Әкияттә кем уңай сыйфатларга ия? Дию белән кеше
нәрсәләре белән бер – берсеннән аерылалар? Әкиятнең баш өлешендә көчсез, куркак
кеше белән көчле дию очрашалар. Ләкин әкият гадәттәгечә тәмамланмый. Көчсез,
батыр булып үзгәрә, ә көчле дию көчсез, куркакка әйләнә.
Әкияттәге төп каршылык ( Дию белән кеше арасында )
кеше файдасына чишелә. Димәк, әкияттә каршы якларның урыннары нәрсә алмаштырды
соң? Башкача әйтсәк, каршы якларның бәйләнеше хәйлә була.
Төп вакыйгалар икәү:
1. Көчсезнең көчлене җиңү; →
ХӘЙЛӘ
2. Көчленең җиңелү вакыйгасы. → ХӘЙЛӘ
Ә хәзер рәсемгә күз салыйк.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.
Укытучы:
Бу әкият һәм күрсәтелгән рәсем, балалар сезгә нәрсәсе
белән ошады? Әллә бөтенләй ошамадымы? Безнең өчен төп яңалык булып, көчсез –
көчле, һәм гомумән герой хәерче икән – бай, ямьсез булса, матурга әверелү
мөмкинчелеге укучыны үзенә җәлеп итә.
Җентекләп рәсемгә караганнан соң, сез инде хәзер Каршы
якларның урыннарын алыштыру алымының нәрсә икәнлеген аңладыгыз. Кыскача гына
аны язып үтик. Каршы ЯкларныңУрыннарын Алмаштыру Алымы – контраст
образларны сурәтләү, яки тормышны ике каршы якка аерып, төрле бәя бирү һәм теге
яисә бу геройга карата фикерне үзгәртү сәләтенә ирешү. Әкиятләрдә геройлар
каршылыгы сюжет хасил итә.( язып куярга ) Хәзерге әдәбиятыбызда “ тормышта
абсолют уңай яки тискәре кешеләр очрамаган кебек, әдәбиятта да булмаска тиеш ” дигән
фикергә күпләр таяна, ләкин әкият ул шуңа әкияттә, чөнки аңа могҗиза, серлелек
һәм фантастик элементлар хас булырга мөмкин.
V. Өй эше.
Укытучы:
Балалар дәресебез ахырына якынлашып килә, өй эшен дә
язып алыйк. Әкият белән җентекләп танышканнан соң, сезгә өй эше итеп « Каршы
якларның урыннарын алыштыру алымы ” ярдәмендә “ Диюләрне җиңгән
” татар халык әкияте үрнәгендә, сезнең үзегезгә әкият уйлап язырга тәгъдим
ителә. Монда сез, фантазиягезне, иҗади фикерегезне куллана аласыз. Икенче
дәресне без, сезнең инша укуларыгыздан башларбыз.
VI. Дәрескә йомгак ясау.
Без бүген юмор һәм сатирик жанрны тәшкил итүче алымның
соңгысы белән таныштык, ул да булса каршы якларның урыннарын алыштыру алымы
белән. Истә калдырыйк: әкият яза башласаң, көчле геройны үзгәртә –үзгәртә
көчсез итәргә кирәк.Ул укучыны кызыксындыра, чөнки традицион кысаларга сыймый,
димәк яңалык өсти.Шушы каршы якларның урыннары алмашынуы әсәргә яңа сулыш, яңа
эмоцияләр өсти.Димәк юмор һәм сатираны тәшкил итүче алымнарны без киләчәктә
уңышлы файдалана алабыз.
Укытучы: Дәрес тәмам. Чыгарга була.
Укучылар: Саубулыгыз.
Укытучы: Саубулыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.