Инфоурок Другое КонспектыКлассный час на тему "Әбиемнең сандыгы"

Классный час на тему "Әбиемнең сандыгы"

Скачать материал

Әсләмова Эльвира Азат кызы

Әлмәт шәһәре  2 нче  лицей

 

                                                Әбиемнең  сандыгы.

Максат. Яшь буынга  халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын җиткерү. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Татар халык сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

 

Җиһазлау. Авыл йортының тышкы һәм эчке сурәте, аның җиһазлары; сандыктагы бизәкле милли әйберләр (күлмәк, калфак, түбәтәй, бизәнү әйберләре, сөлгеләр, читек, чүлмәк), ноутбук, проектор, плакатлар, рәсемнәр, презентация.

 

Плакат: “Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый”. (М. Горький). “Чал тарихы булган халкым бар”.

 

Укытучы. Укучылар, бүгенге класс сәгатебез халкыбызның күңел җәүһәрләренә, ягъни икенче төрле әйтсәк үткәненә, аның еллар буе тудырган мирасына багышлана. (Авыл йорты рәсеменә игътибар итеп сөйли). Карагыз, авыл өйләре нинди матур. Элек-электән авыл халкы матур итеп йортларны, капкаларны бизәгән.

                                  Зәңгәр ак төшкән сүрәт

                                  Тәрәзә йөзлегендә,

                                  Күгәрченнәр кунган сыман

                                  Йөзлекнең бизәгендә.

     Әби-бабайларның өе. Күнел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларның осталыгы – әнә ничек гөл итеп куйган өй эчен.

     Челтәр-челтәр ак пәрдәләрсез, бизәкле-чәчәкле чаршауларсыз, чигүле сөлге, ашъяулыкларсыз, ямьле булмас иде бу өй эче. Аның түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса, нәрсәдер җитешмәгән кебек тә булыр иде. Әйдәгез, әбиләрнең үз сандыкларындагы буыннан-буынга тапшырыла торган кадерле байлыкларны карап үтик. Без тарихыбыз белән генә түгел, татар халкының милли сәнгате белән дә танышырбыз. Без сезне үзебезнең “Әбиемнең сандыгы” журналына күз салырга чакырабыз.

 

1БИТ. “Костюм” (журналның бите ачыла, костюм рәсеме күрсәтелә).

1 нче укучы чыгышы. Элекке заманда татар хатын-кызының милли киеме аска таба киңәеп киткән иркен күлмәктән һәм шуның өстеннән киелә торган камзулдан гыйбарәт булган.

     Күлмәкне бер генә төсле тукымадан – атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән, изүен ачык итеп теккәннәр. Күлмәкне кайвакыт киң бөрмәләр белән бизәгәннәр. Авыр, төсле тукымалардан – бәрхәт, сукно, парча, ефәктән тегелгән камзул озын яисә кыска җиңле һәм җиңсез озын жилетны хәтерләткән.

     Хатын-кыз күлмәгенә түшен каплап торган, тукыманы бизәп, чигеп эшләгән “изү” белән кигәндә костюм бәйрәмчә төсмер алган.

     Очсызрак тукымадан тегелгән авыл хатын-кызлары костюмын чигеп бизәгәннәр. Зур күкрәкчәләр, хәситәләр акрынлап юкка чыга барган, кием гәүдәгә сыланыбрак тора торган булып киткән, калфак декоратив бер баш киеменә әйләнгән.

     Укытучы. Чың-чың итеп чыңлыйлар

                         Толымнарда чулпылар.

                         Иңбашына хәтле төшкән

                         Матур көмеш алкалар.

2 БИТ. “Бизәнү әйберләре ясау сәнгате” (журналның бите ачыла, рәсемнәр күрсәтелә).

2 нче укучы чыгышы. Хатын-кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелирларның эше белән ир-атлар да, хатын-кызлар да шөгыльләнә. Кешеләр аерым-аерым да, кечкенә генә артельләр булып та эшләгәннәр. Алар ясаган әйберләр: баш хәситәсе, алка, муенса, чулпы һәм чәч тәңкәсе (тезмә), беләзек, йөзек, балдак тәннең төрле урыннарын бизәгән.

     Хатын-кыз костюмы составына кергән ювелир бизәнү әйберләреннән иң күзгә ташланып торганнары – яка чылбыры, хәситә (монысы иңбашы аша киелгән), изү булган.

     Бизәнү әйберләренең кайберләрен (алка, йөзек, беләзек, калфак, муенсаларны) көн дә кигәннәр, ә кайберләрен (хәситә, изү, яка чылбырларын) бәйрәм көннәрендә, кунак-төшем килгәндә, сәяхәткә чыкканда такканнар.

     Ювелир әйберләре өчен материал булып көмеш, алтын, асылташлар, ясалма ташлар һәм төсле пыяла хезмәт иткән. Татар ювелирлары бизәнү әйберләрен ясау һәм аларга бизәк төшерү өчен төрле чаралар кулланган. Болар: көмеш каралту, уеплау, тирән итеп һәм яссы чоку  (тойма), басма, кыйммәтле металлар белән инкрустацияләү (корлау), асылташларга уеп бизәк ясау һәм уеп таш кисү, кою, яссы һәм төерле бизәк төшерү.

      Укытучы. Бәрхетләрдән тегелгән,

                        Ука белән чигелгән;

                        Нәкышләре көмешләргә,

                        Алтыннарга күмелгән.

                        Балкып тора түбәтәйләр

                        Энҗе бөртекләр белән.

                        Алар монда килгән гүя

                        Чын әкият иленнән.

 

3 БИТ. “Алтын җеп белән чигү” (журналның бите ачыла, костюм рәсеме күрсәтелә).

3 нче укучы чыгышы. Татар халкында, мөстәкыйль сәнгате һөнәр буларак, алтын белән чигү сәнгате аерылып торган. Осталар түбәтәй һәм калфаклар, хатын-кызлар өчен бәрхет аяк киемнәре, тылсымлы янчыклар, данлыклы Казан сөлгеләре чиккәннәр.

     Алтын белән бәрхеткә, сирәгрәк ефәк, йон һәм киҗе-мамык тукымага чиккәннәр. Бөтерелгән алтын җеп белән гранат кебек куе кызыл, аксыл зәңгәр, чия төсендәге, алтынсыман, зәңгәр яшел җирлекле бәрхеткә бик тә нәфис чәчәк-үлән бизәкләрен төшергәннәр. Алтын җеп белән беррәттән нечкә алтын яки көмеш җептән дә файдаланганнар.

     Әллә ничә төрле бизәкле калфаклар алтын җепләрдән ясалган композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук бәйләмнәр рәвешендәге кошлар һәм чәчәкләр сурәте. Калфаклардагы икенче бер үзенчәлекле

бизәк – алтын каурый.

     Түбәтәйләрнең түбәсен дә алтын белән чиккәннәр. Бизәк түбәтәйнең яссы төбенә шахмат тәртибендә, ә чите буйлап дулкынлы-дулкынлы чәчәк-үсемлек композициясендә урнаштырылган.

      Укытучы. Татар хатын-кызларыбыз

                        Эшнең серен белгәннәр.

                        Кич утырып, җырлап-җырлап

                        Оста чигү чиккәннәр.

 

   4 БИТ. “Чигү” (журналның бите ачыла, костюм рәсеме күрсәтелә).

   4 нче укучы чыгышы. Декоратив иҗатның бүтән төрләре белән чагыштырганда, чигү киңрәк таралган булган. Казан татар хатын-кызлары бала чактан ук чигәргә өйрәнгәннәр, кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләгәннәр.

     Чигү өчен төрле тукымалар – үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр.

     Чигү өчен ефәк, катылган җепләр, мулине, гарус, йон җепләре, кайвакыт канитель һәм мишура кулланылган. Татар кул эше осталары тамбур белән яратып чиккәннәр, аның асылы бизәкнең буыннарын барлыкка китергән бер үк төрле атламнар – чылбырлар ясап баруга кайтып кала.

     Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сурәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә.

      Укытучы. Сөртенсәң – сөлге кирәк,

                       Көрәшсәң – сөлге кирә.

                       Батырларга сабантуйда

                       Бирелгән сөлге – бүләк!

 

5 БИТ. “Бизәкләп туку” (журналның бите ачыла, костюм рәсеме күрсәтелә).

5 нче укучы чыгышы. Бизәкләп туку өй һөнәрчелеге һәм вак мануфактуралар рәвешендә яшәп килгән. Татар кызлары һәм хатыннары борын-борыннан, сәгатьләр буе туку станогы артында утырып, үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр.

     Оста куллар бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен белгәннәр. Болар – чүпләм, төсле чүпләм, кыялап сугу һәм аеруча традицион булган асалап сугу. Кызыл яки алсу төстәге борынгы сөлгеләргә төшерелгән эре-эре, катлы-катлы геометрик бизәкләр нигезендә буй-буй булып сөлге читләренә урнаштырылган: төп буй киң булып, як-якта таррак бизәкләр ясалган. Өске һәм аскы буйдагы бизәкләр гадәттә бер-берсен кабатлап килгән.

     Тукыма тукыганда барлык төсләрнең дә диярлек (кара төстән тыш) төрле төсмерләре кулланылгане. Тукыманың җирлеге гадәттә кызыл төстә булган.

      Укытучы. Бизәк төшкән итекләрне

                       Читекләр дип йөрткәннәр.

                       Аларны татар кызлары

                       Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

 

6 БИТ. “Күнгә бизәк төшерү сәнгате” (журналның бите ачыла, костюм рәсеме күрсәтелә)

6 нчы укучы чыгышы. Бизәкле күн читекләр, туфлиләрне җирле халык кына түгел, бүтән төбәктәгеләр дә яратып кия. Аларны төсле йомшак күн сафьяннан, бераз катырак булган юфьтән, кайвакыт кәҗә тиресеннән тегәләр.

     Күнне салават күперенең барлык төсләреннән диярлек маналар, аннары, бизәк төшергәндә, трафаретка салып кисәләр. Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләр белән тоташтырып тегәләр.

     Мозаика бизәге нигезендә өч икеяфраклык, пальметкалар, розеткалар; йөрәк, дулкын, атлама; лаләсыман, мөгезсыман, болытсыман сурәтләр ята.

     Күннән бизәкләп тегелгән әйберләр һәрвакыт кул белән эшләнгән һәм шуңа күрә уникаль булган.

Укытучы. Яр астында балчыктан,

                  Чүлмәкләр ясап карыйм.

                  Аннары, мичтә кыздыргач,

                  Сөт салырга да ярый.

 

7 БИТ. “Нәфис керамика” (журналның бите ачыла, костюм рәсеме күрсәтелә).

7 нче укучы чыгышы.  Казан  татарлары нәфис сәнгатенең иң борынгы, традицион төрләреннән берсе – керамика. Әле борынгы заманнарда ук болгар керамикачылары бик күптөрле савытлар (кувшиннар, җамаяклар, комганнар), уенчыклар ясаганнар. Яндыруның төрле фазаларын һәм югары температураны кулланып, осталар куе көрән төстән алып төтенсыман соры төскә кадәр үзенчәлекле төс гаммасын булдырганнар.

     Савытларна ангоб (ак, кызыл, соры балчык), үтә күренмәле (ачык яшел төстән алып караңгы, кара диярлек төскә хәтле) лак белән каплау һәм буй-буй итеп шомарту киң таралган.

     Чүлмәкчеләр иҗатының үзенчәлекле булуы төрле кошлар һәм хайваннар сурәтләре төшерелгән савытларда да чагылыш тапкан. Түгәрәк формадагы бу сурәтләр кувшин-комганнарның тоткаларын һәм борыннарын бизәп торган.

     XVI нчы гасырның икенче яртысында юкка чыкканнан соң керамика безнең көннәрдә хәзерге заман керамикачы художниклары Б. Шубин, А. Абзгилдин, А. Миргалимов һ.б. ларның   иҗатында яңадан әйләнеп кайтты.               

 

8 БИТ. “Металлны нәфис эшкәртү” (журналның бите ачыла, костюм рәсеме күрсәтелә).

8 нче укучы чыгышы. Татар осталары иң борынгы заманнардан ук металлны нәфис эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бакыр, бронза, көмеш, кургаш һәм хәтта алтыннан алар бизәнү әйберләре, йорт кирәк-яраклары, ат дирбияләренең состав өлешләрен ясаганнар, корал бизәгәннәр. 

     Йорт хайваннары сыннары рәвешендә ясалган, чәчәк-үлән орнаментлары белән бизәлгән кечкенә генә бронза йозаклар бик кызыклы.

     Соңрак осталар нигездә металл комганнар, су салу өчен савытлар, тәлинкәләр, поднослар, тимердән коелган сандыклар эшли башлаганнар.

     XV-XVI нчы гасырлардагы бакырдан коелган әйберләрнең уникаль үрнәге – алтынсыман сары латуньнан эшләнгән шәраб кувшины. Савытка уеп язылган язу чәчәк-үлән орнаменты белән бердәм композиция тудырган. Кувшин суда йөзә торган кош гәүдәсенә охшатып ясалган. Савытның ике ягына миндаль чикләвеге рәвешендәге ике көзге куелган.

     Безнең көннәрдә дә кайбер татар авылларында бакырдан коеп әйбер ясаучылар очраштыра, әмма металлны нәфис эшкәртү белән бары тик профессиональ художниклар гына шөгыльләнә, алар үзләренең декоратив композицияләре белән  җәмәгать биналарының эчке һәм тышкы якларын бизиләр.

     Укытучы. Укучылар, без халкыбызның милли сәнгате белән якынрак таныштык. Минем күңелемдә әби-бабайларның һөнәрләрен дәвам итүчеләр булыр дигән өмет бар әле. Мәңге сүнмәс безнең милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.

     (Татар халык биюе. Кызлар милли киемнәрдән).

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час на тему "Әбиемнең сандыгы""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по ипотечному кредитованию

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 542 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.11.2016 677
    • DOCX 26 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аслямова Эльвира Азатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Аслямова Эльвира Азатовна
    Аслямова Эльвира Азатовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4794
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой