Инфоурок Другое Другие методич. материалыКлассный час по татарскому языку "Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Классный час по татарскому языку "Сәламәтлек иленә сәяхәт"

Скачать материал

Сәламәтлек иленә сәяхәт

 

(сәламәтлек театры)

 

Катнашалар:

2 алып баручы, Патша, Юындыр, Спортсмен, Бакчачы бабай, помидор, Кишер, Кызыл чөгендер, Әфлисун, Алмалар.

 

Сәхнә матур итеп бизәлгән (гөлләр, чәчәкләр, патша кәнәфие). Сәламәтлек турында плакатлар эленгән: “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”, “Сәламәтлек – зур байлык”, “Хәрәкәттә - бәрәкәт” һ.б. Салмак кына көй яңгырый, сәхнәгә ике алып баручы чыга, кәнәфидә авыр сулап патша утыра.

 

 

        1 алып баручы:

- Исәнмесез, якын дусларыбыз!

Сезне күргәч безгә бик рәхәт.

Ясыйк әле бүген бергәләшеп

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

     2 алып баручы:

 Бүген без Сезне, дуслар,

Алып китик сәфәргә.

Сәламәтлек турында

Булдык бер хәл сөйләргә.

    1 алып баручы:

Борын заманда түгел

Дуслар, безнең заманда.

Бер кечкенә дәүләттә

Яшәгән ялкау патша.

   2 алып баручы:

Иренгән битен юарга,

Тешләрен чистартырга.

Көндә иртән иртүк торып

Физарядка ясарга.

    1 алып баручы:

Ашаган кайчан тели

Үтәмәгән режимны.

Рационда кулланмаган

Яшелчә-җимешләрне.

   2  алып баручы:

Болай ялкау булгачтын

Патшабыз, дуслар, нишләр?

Әлбәттә, сез беләсез

Ул бик нык, каты чирләр.

        Патша:

Ай, ашказаным авырта,

Уф, тешләрем дә гел сызлый.

Аяк-куллар да йөрәккә

Бер дә тынгылык бирми.

Миңа ярдәм итегез,

Аякка бастырыгыз.

Булырмын мин рәхмәтле,

Һәм дә таза – бәхетле.

   1 алып баручы:

Патшаның бу фәрманы

Патшалыкка таралган.

Ярдәм итәргә аңа

Барча кеше ашыккан.

    сөлге, сабын тоты Юындыр керә)

2 алып баручы:

Беренче булып патшага

Юындыр килеп кергән.

Режимны үтәмәгәнгә

Аны нык шелтәләгән.

    Юындыр:

Ярамый болай, патша!

Иренчәк булып яшәргә.

Ялкаулык һәм шапшаклык

Дошман сәламәтлеккә.

 

Яшәсен йомшак, ап-ак

Сөлге һәм исле сабын.

Яшәсен теш порошогы

Вак тешле тарак тагын.

Кирәк чиста булырга,

Иртә-кич юынырга.

(спорт киеме кигән, туп, скакалка тоткан  Спортсмен килеп керә)

   1 алып баручы:

Икенче көнне патша янына

Спортсмен ярдәмгә килгән.

Сәламәтләнер өчен патшага

Үз киңәшләрен биргән.

      Спортсмен:

- Исәнме, патша, сәлам!

Мин буламын – спортсмен.

Бик шәп малай, чынлап мин.

Иртән зарядка ясыйм,

Кич белән дә мин ясыймын.

Шуңа күрә авырулардан,

Чирләүдән мин курыкмыйм.

         Патша:

-              Ничек инде ул ала?

         Спортсмен:

-              Бик гади, патша, болай:

1, 2, 3 – мин дә көч,

1, 2, 3  - куәт.

1, 2, 3 – мин көчле,

1, 2, 3 – сәламәт!

 

Иртән зарядка яса,

Кич белән дә син яса.

Шул чагында булырсың

Мускуллы, көчле патша!

(1 кәрзин җиләк-яшелчә тотып Бакчачы бабай керә)

  2 алып баручы:

Өченче көнне дә патша

Кунаклар каршылаган.

Бакчачы бабай аңа

Витаминнар китергән.

     Бакчачы бабай:

-       Исәнме, олуг патшабыз!

Мин буламын – бакчачы.

Сезне терелтергә дип

Ашыгып килдек без, күрче.

 

Кеше организмына

Витаминнар бик кирәк.

Яшелчәләр, җимешләр,

Чыгыгыз тизрәк, тизрәк!

(Яшелчә, җиләк-җимешләр чыгып тезелә)

   Помидор:

Мин – кып-кызыл помидор

Витаминнарга бик бай.

Мине ашасаң патша

Булырсың гел таза, сау.

          Кишер:

Ә мин – алтындай кишер

Ашказанын чистартам.

Аппетитны яхшы ачам,

Кәефләрне күтәрәм.

     Чөгендер:

Таныгансыздыр патша

Мин – кып-кызыл чөгендер.

Иртә-кичен ашасаң,

Файдам сиңа беленер.

     Әфлисун:

Мин җылы як җимеше-

Тәмле, сусыл әфлисун.

Колагыңа гына әйтәм:

Миндә шифа һәм дәва.

Әфлисун белән туклансаң

Авырулар куркып кала.

    Алмалар:

Без апалы-сеңелле

Баллы-татлы алмалар.

Күз курүен яхшыртабыз,

Ялкаулыкны без җиңәбез.

Карамыйча бернигә

Ашасаң көнгә берәр

Бирешмәссең патшабыз

Дөньядагы бер чиргә.

   Җиләк-яшелчәләр:

Сәламәт буласың килсә,

Җиләк, яшелчә аша.

Шул вакытта булырсың

Сәламәт, таза патша.

     Юындыр:

Сәламәт буласың килсә

Без әйткәннәрне үтә.

Рецептларны үтәсәң

Авырулар бар да бетә.

        Патша:

Ай, ашказаным авырта

Уф, тешләрем дә гел сызлый.

Аяк-куллар да күңелгә

Бер дә тынгылык бирми.

     1 алып баручы:

Башка әмәл калмагач

Булмагач башка чара.

Үтәргә булган кушканны

Безнең иренчәк патша.

        Патша:

Юынып алыйм әле,

Тешләремне чистартыйм.

Тиз-тиз генә ашаганчы

Зарядканы да ясыйм.

1, 2, 3 – мин дә көч,

1, 2, 3  - куәт.

1, 2, 3 – мин көчле,

1, 2, 3 – сәламәт!

      2 алып баручы:

Шул көннән башлап патша

Үтәгән бу режимны.

 Тиз арада оныткан

Барлык-барлык авыруны.

       Патша:

Дуслар, белдем мин хәзер

Сәламәт булу серен.

Бүген фәрман чыгарам,

Патшалыкта бу режимны

Барчасы да үтәсен.

Авыруларга каршы алар

Көчле һәм уяу торсын!

(Барсы бергә җыелып күмәк җыр башкаралар. “Крокадил Гена” көенә)

Җыр (куш-та):

Сәламәтлек – иң зур байлык

Икәнен һәркем белә.

Начар гадәтләргә каршы

Көрәшик бергә.

Бергә: Сәламәт булыгыз!

   1 алып баручы:

Сәламәтлек иленә

Сәяхәтебез тәмам.

      Патша:

Барчагызга мин дуслар

Исәнлек теләп калам.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Классный час по татарскому языку "Сәламәтлек иленә сәяхәт""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 117 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.01.2016 597
    • DOCX 17.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Миннуллина Айгуль Салаватовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Миннуллина Айгуль Салаватовна
    Миннуллина Айгуль Салаватовна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 22180
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Стратегии маркетинга и продаж в B2B

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Классики русской педагогической мысли

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологические исследования и поддержка психического здоровья

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе