Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Классный час. "Ярый һәм ярамый"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Классный час. "Ярый һәм ярамый"




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Ярый һәм ярамый”

(Әңгәмә)

Тактага “Ярый һәм ярамый” дип язып куела. Бала тоткан Ана рәсеме яки Аналарга багышлап төзелгән стенд, Г. Тукай, Дәрдемәнд портретлары эленә. Г. Тукайның “Сабыйга” яки “Бала белән Күбәләк” (1996) китаплары әзерләп куела.

Укытучы. Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә. Менә без сезнең белән класс сәгатенә җыелдык. Хәзер теләгән кеше өстәл өстенә, теләгән кеше тәрәзә төбенә менеп утырсын да дәресне башлыйбыз.

Нигә аптырашып калдыгыз?

Балалар. Өстәл өстенә дә, тәрәзә төбенә дә утырырга ярамый.

Укытучы. Ә кайда ярый?

Балалар. Утырыр өчен урындык бар бит.

Укытучы. Шулаймыни? Алайса урындыкларга утырыгыз да сөйләшүне дәвам итәбез. Сез өстәл өстенә утырырга ярамый дидегез. Ни өчен?

Балалар. Өстәл – ашау урыны. Өстәл әйберләр кую, язу, дәрес әзерләү өчен кирәк.

Укытучы. Балалар, сез чит ил фильмнарын карыйсыз инде. Аларда менә шундый күренеш очрый: каяндыр арып-талып кайтып кергән әфәнделәр, ханым һәм туташлар да кәнәфигә яки диванга килеп утыралар да, аякларын өстәлгә күтәреп куеп, җашны артка ташлап, ял итәләр. Сез ничек уйлыйсыз? Болай эшләү әйбәтме?

Әйе, безнең татар халкында, шулай ук рус, чуваш, башкортларда һ. б. Халыкларда мондый гадәт юк. Без өстәлне ризык кую, ашау урыны дип беләбез. Ә ризык – иң изге, олуг нәрсәләрнең берсе. Аны таптарга, аяк астына салырга ярамый. Чит ил кешеләре, иң беренче чиратта, сәламәтлекне саклауга нык игътибар итсәләр (аякны югары куйсаң, ул ял итә, кан йөреше яхшыра), безнең халык исә әхлак, әдәп мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Мондый ямьсез күренешләрне киноларда күрсәтәләр дип, зыялылык сыйфаты дип аңлап, без алай кыланырга тиеш түгел. Һәр халыкның үзенең яшәү кагыйдәләре, үз гореф-гадәте бар. Саесканча йөрим дип, үзеңчә йөрүеңне онытырга ярамый.

Ә нигә тәрәзә төбенә утырырга ярамый?

Балалар. Тәрәзә төбе тәрәзә өлгесен урнаштыру һәм гөлләр үстерү өчен бит.

Укытучы. Дөрес, балалар. Бәләкәй чакта без тәрәзә төбенә утырырга ярата идек. Авыл өенең тәрәзәсе тәбәнәк. Утырасың аягыңны селкеп, рәхәт. Менә шундый чагыңны күргән әби-бабай болай әйтә торган иде: “Балакаем, тәрәзә төбенә утырырга ярамый. Үсмәссең!”. Ә бәләкәй чакта иң курыккан нәрсә - үсми калу. Менә шуңа күрә без тәрәзә төбенә утырырга тырышмый идек. Димәк, тәрәзә төбенә утырырга бала үсми дә кала икән әле. Шулай итеп, без бүген, балалар, нинди темага сөйләшергә җыелдык инде?

Балалар. “Ярый һәм ярамый” темасына.

Укытучы. Мин бер төркемгә - “Нәрсә ярый?”, икенче төркемгә “Нәрсә ярамый?” сорауларына җаваплар әзерләп килергә кушкан идем. Әзерләндегезме? Әйдәгез әле, “Ярый”дан башлыйк.

(Җаваплар, фикерләр тыңлана.)

Укытучы. Балалар, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай да бик матур итеп бер “ярый” турында язган. Нинди шигырь икән ул? Исегезгә төшерегез әле.

Балалар. “Эш беткәч, уйнарга ярый”.

Укытучы. Ни турында әле бу шигырь?

Бала.

Бик матур бер җәйге көн:

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында

Иртәнге дәресен карый.

Аны үз янына Кояш, Сандугач, Алмагач чакыра. Ә сабый аларга: “Уйнасам, дәресем кала. Эш беткәч кенә уйнарга ярый”, - дип җавап бирә. Дәресләрен карап бетергәч, ул бакчага чыга. Үз сүзендә тора белгәне, акыллы булганы өчен Кояш аңа җылы нурын сибә, Сандугач матур җыр суза, Алмагач матур, кызыл алмалар бүләк итә.

Укытучы. Ә сез, балалар, ничек эшлисез? Эш беткәч, уйныйсызмы, әллә уйнап туйгач кына эшкә тотынасызмы? (Җаваплар тыңлана.)


Укытучы. Ә хәзер “Ярамый”га күчәбез (балалар җаваплары тыңлана), укытучы кайберләренә бераз игътибар юнәлтеп ала. Мәсәлән, агачларны сындырырга, чәчәкләрне өзәргә, үләннәрне йолкырга ярамый. Әби-бабайлар элегрәк: “Агач, чәчәкләрнең, үләннәрнең дә җаны бар. Аларны өзмәгез, сындырмагыз, рәнҗерләр алар сезгә. Ташларның да җаны бар”, - диләр иде. Яки: “Үлән, үсемлекләр – җирнең чәче. Үлән йолкыганчы, чәчеңне йолкып кара. Авыртырмы икән?”

  • Мәктәптә сугышырга ярамый.

  • Ә башка җирдә ярыймы? Һ. б.

Укытучы. Ә ата-ананы рәнҗетергә ярыймы?

Балалар. Юк, ярамый.

Укытучы. Ә ни өчен ярамый?

Балалар. Чөнки ата-ана безгә гомер биргән, безне яраткан, безне киендергән, ашаткан, безнең өчен кайгырып яшәгән иң, иң изге кешеләр.

Укытучы. Әйе, балалар, ата-аналарны бервакытта да рәнҗетмәгез. Ананың “аһ” дип әйтүе дә балага рәнҗеш булып төшәр, дигәннәр. Ана рәнҗешен, ана каргышын алган балалар беркайчан да рәхәт күрмәгәннәр. Шуннан сакланыгыз. Шагыйрь Дәрдемәнднең (сез аның иҗаты белән танышырсыз әле) дүрт кенә юллык менә мондый шигыре бар. Ул “Нәсихәт” дип атала. (Нәсихәт сүзенең мәгънәсе аңлатыла)

Нәсихәт

Грчә күрсәң ата-анаңнан җәфалар күп заман,

Син җәфа итмә аларга, бәлки хөрмәт ит, и угълан!

Син нидер иттең исә атаң өчен, анаң өчен,

Син дә угъланыңнан алырсың аны, әлбәттә, и угълан.

  • Шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели? (Җаваплар тыңлана.)

Укытучы. Балалар, “ярый”ларны күбрәк эшләп, “ярамый”лардан тыелып яшәсәгез, тәүфыйкълы, бәхетле булырсыз. “Тәүфыйгыгыз булса, бәхетегез булыр,” – диләр әбиләр. Менә шул турыда бөек Тукаебыз “Бәхетле бала” шигырен язган. (Бу шигырьне укучы укый.)

Бәхетле бала.

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгалимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә;

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң, сулга;

Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкатЬ, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

Укытучы. Бәхетле булыгыз, балалар. Барыгыз да бәхетле булыгыз!



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 13 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-142340
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 13 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>