Җиһазлау:сораулар язылган карточкалар,”Зәлидә”
сүзен язу өчен кисмә хәрефләр,залны бизәү
өчен
шарлар,чәчәкләр.
1.Оештыру.
1.Татар халык
көе яңгырый.
-
Хәерле көн!”Зәлидә”
уеныбызны башлыйбыз.Уенда 7 кеше катнаша.
Конкурслар.
1.Татар халык биюе.Уенчылар көйгә бииләр дә музыка
туктауга,парлашып басалар.Парсыз калган уенчы уеннан чыга.Ләкин ул алган
карточкадагы сорауга җавап бирергә тиеш.Дөрес җавап бирсә,бү-ләк ала.
2.”Җеп урау” конкурсы.
Парлылар кара – каршы басалар.Аларның
кулларында җеп йомгаклары.Берсе йомгакны тота,икенчесе сүтеп урый.Соңгы урап
бетерү-че,сорауга җавап бирә һәм уеннан чыга.
3.”Чума үрдәк,чума каз” уены.
Уенчылар парлашып тотынып басалар,берсе артына берсе тезеләләр.Алга так
калган уенчы чыга һәм аңа җыр җырлыйлыр.Ул үзенә иптәш сайлап артка чыгып баса.
Чума үрдәк,чума каз.
Казлар суны ярата шул,ярата.
..... үзенә иптәш сайлый,
Белмим кемне ярата шул,ярата.
Ул ....... ярата шул,ярата.
4.”Йөзек салыш” уены.
Уенчылар барысы да бер рәткә
утыралар.Бер уенчы йөзек салучы була.Музыка уйнауга йөзек салучы һәр уенчы
кулына йөзек сала.Йөзекне салып бетергәч әйтә:
-
Йөзек кемдә, сикереп чык!
Кулында йөзек булган уенчы сикереп тора алса,ул уенны дәвам итә.Әгәр
аны тотсалар ,ул уеннан чыга.
5.”Кем артык?” уены.
Уенда 4 уенчы кала.Уртага 3 урындык
куела.Музыка уйнауга ,уенчылар урындык тирәли бииләр.Музыка туктауга ,алар
урындыкларына утыралар.1 уенчыга урындык җитми,ул уеннан чыга.
6.3 уенчыга чиратлап сораулар бирелә.
Һәр дөрес җавап өчен фишкалар бирелә.Ахырдан кайсы уенчы күбрәк фишка
җыя,шул җиңүче була.
1 уенчы 2 уенчы 3 уенчы
Татарстан башкаласы Без яшәгән район. Без яшәгән республика.
Татарстан флагы Татарстан дәүләт Татарстанның иң
төсләре. гербында төшерелгән зур елгасы.
җәнлек.
Кышның соңгы ае. Анда җиләк-җимеш, Яңа уку елы кайчан
яшелчәләр үсә.
башлана?
Чәйнең туган иле. Җәйнең беренче аенда Сөйләшү органы.
үткәрелә торган хезмәт
бәйрәме.
Төрки халыкларда Гыйнварда ничә көн? Шайба яки туп бе
Яңа
ел. лән
уйнала торган
спорт уены.
7.Кисмәктәге хикмәтләр.
Уенчылар чиратлашып кисмәктән фишка ала.Бу
сорауның номеры.Сорауны алып дөрес җавап бирсә,фишка ала.
1.Карлыган
кара,ак,кызыл төстә була.Тагын нинди җимешнең төсе дә, тәме дә ике төрле.
(Кара миләш – баллы,кызыл
миләш – ачы.)
2.Кайсы җәнлек
ашагач,тешен чистарта?(Юлбарыс)
3.Безнең якта иң
озак яшәүче кошлар.
4.Татар егетенең
милли баш киеме.
5.Чаллы шәһәрендә
чыга торган балалар газетасы.
6.Алтын ачкычлы
агач малай.
7.Перчаткалар
киеп сугыша торган спорт төре.
8.Тельняшкалы,пижамалы
ат.
9.Безнең мәктәптә
сәгать 8 дә башлана.
10.Кибеттә эшли.
Фишкаларны санап иң
аз фишкалы уенчыны уеннан чыгару.
“ КЕМ?
НӘРСӘ?” уены.
Рөстәм
Яхин (композитор)
Әлмәт
(шәһәр)
Ит
(ашамлык)
Яңа
ел (бәйрәм.)
Мәктәптә китаплар күп
урын. (китапханә)
Балалар өчен язылган
әдәби жанр. (әкият)
Атнаның иң авыр
көне. (дүшәмбе)
Муса
Җәлил (шагыйрь)
Песнәк
(кош)
Әлфия
(кыз)
Татарстанда балык
исеме йөртүче шәһәр.(Алабуга)
Карлыган
(җимеш)
Дөрес җавап биргән
саен 2 уенчыга да фишка бирелә.Ахырдан фишкаларны санап,йомгак ясала,җиңүче
билгеләнә.Җиңүче балага “Иң тапкыр бала “ дигән таныклык бирелә.Уенда
катнашкан барлык уенчыларга да бүләкләр бирелә.Уен күмәк бию белән тәмамлана.
1.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.