Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Конспект мероприятия "Муса абый- балаларның якын дусты"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Конспект мероприятия "Муса абый- балаларның якын дусты"

библиотека
материалов

Алып баручы.

- Балалар,без бүген герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. Бүген-15 февраль –аның туган көне.Быел Муса Җәлилнең тууын____ ел. Бүгенге кичәдә яраткан шагыйребезгә хөрмәт йөзеннән аның әсәрләрен искә төшерербез (музыка). ( презентация күрсәтелеп барыла 1-6 слайдлар)

Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә.Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә: уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена. Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый.

Муса бик тырышып укый, үсеп буйга җитә, шигырьләр язу белән мавыга.Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көйләр, ә Нәҗип Җиһанов хәтта “Алтынчәч” поэмасына опера яза.

Балалар, кичәбезнең исеме”Муса абый-балаларның якын дусты” дип атала. Дөрестән дә, Муса үзенең кечкенә кызы Чулпанны, балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр язган. “Кызыма” шигырен ул кечкенә кызы Чулпанга багышлый.

- Бу шигырьне уртанчылар төркеменнән Азалия сөйли.

(Курчак тотып)

КЫЗЫМА

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем

Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Арыгансыңдыр кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Алып баручы.

- Шулай ук кызы Чулпан исеменнән язылган шигыре дә бик кызыклы. Бу шигырьне зурлар төркеменнән Илвина сөйли.

Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белән:

Борыныбыз да кәкере

Авызыбыз да кечкенә

Әти мине ярата,

Бик кадерләп үстерә,

Мин йөткерсәм-йөткерә.

Мин төчкерсәм-төчкерә.

Әти миңа охшаган;

Мин әтигә охшаган:

Әти миңа ышана,

Мин әтигә ышанам.

Алма алмагачыннан

Ерак төшми, диләр бит!

Алтын була кечкенә,

Артык үсми, диләр бит!-

Алып баручы.

Муса Җәлил туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән.Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа “Күке” шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән.Күке нигә моңлана икән? Тыңлап карыйк әле! Бу шигырьне уртанчылар төркеменнән Данис сөйли.

- КҮКЕ

Калын урманда, гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

-Кәк-күк, кәк-күк!

Ул ягыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

-Кәк-күк, кәк-күк!

Ул салмак кына кабатлый шуны,

Шул аның җыры, шул аның моңы:

-Кәк-күк, кәк-күк,

- Кәк-күк, кәк-күк.

Алып баручы.

-Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче “кикрикүк” дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар.”Әтәч” шигырен уртанчылар төркеменнән Алмаз сөйли.

-Таң ата бугай, әтәч кычкыра:

-Кикрикүк! Кикрикүк!

Йә сузып кына . йә бик еш кына.

-Кикрикүк! Кикрикүк!

Без дә уяндык әтәч тавышына:

- Кикрикүк! Кикрикүк!

Бакчага килдек, ашыга-ашыга!

- Кикрикүк! Кикрикүк!

Әле бу шигырьгә татар халкынын танылган композиторы Җәүдәт Фәйзи бик матур җыр иҗат иткән. Аны безгә уртанчылар төркеме башкарып китәр. 48 минус

(Әтәч костюмы кидереп бастырам)

Алып баручы.

- (Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар, төрле уеннар уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Ә хәзер зурлар төркеме балалары сезгә биеп күрсәтерләр. Татар халык биюе.)



- Муса ишегалдындагы маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур “Маэмай” турындагы шигырьне зурлар төркеменнән Рамис сөйли.

Шулай ук бу шигыр гә Фәрид Яруллин көй язган. Аны безгә “Непоседы” уртанчылар төркеме җырлап күрсәтерләр. ( Костюм эт) 28 минус

МАЭМАЙ

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

(Күселәр киемендә Егор ,Әдилә, Айгөл)

- Сюрприз моменты: (Өй эче күренеше 73 җыр астында Хуҗабикә белән песи сәкедә утыралар.Песи турында җыр яңгырый. )Песи хуҗабикәгә сырпалана. Йоклап китә. зал уртасына май чүлмәге куела, чүлмәк тирәли күселәр иөгерешеп иөри.

Песи уяна күселәрне куган була.

(зурлар төркемен бастырам )

Песи: Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Хуҗабикә эшкә кушса,

Мин авыру, мин хаста.

Хуҗабикә: Чоландагы ак майга

Ияләшкән күселәр,

Мин чоланнны сакларга

Куштым ала песигә:

Балалар: -Мияу-мияу, пескәем!

Барчы, зинһар, чоланга!

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!

Хуҗабикә: Песи күргәч, күселәр

Койрыкларын кыстылар.

Йөрмәделәр чабышып

Ярыкларга постылар.

Балалар: - Мияу-мияу, пескәем!

Колак салдың сүземә!

Каравылдан бушагач,

Сөт бирермен үзеңә!

Хуҗабикә: Иртә белән майга дип

Керсәм, күзем акайды:

Явыз песи берүзе

Ялт иттергән ак майны!

Балалар: -Мияу,-мияу, пескәем,

Хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең.

-Балалар, әйдәгез әле песине тәртипкә өйрәтик . Тычканнарны тотарга өйрәтик. “Песи һәм тычканнар “уенын уйныйлар.

Алып баручы.

- Мусаның туган авылында, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп, “Чишмә” исемле шигырь язган. Шул шигырьне тыңлап үтик әле. Безгә аны уртанчылар төркеменнән Әмир сөйли. (Чишмә суы тавышы 65 минус)

Чишмә



Яр астыннан чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читкә үскән камышы.



Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез!





Алып баручы.

- Балалар, тормышта төрле хәлләр була. Муса Җәлил Шакир белән Гали исемле малайларның кырдан кайтканда нинди гыйбрәтле хәлгә калулары турында шигырь яза. Аны зурлар төркеменә йорүче Дамир сөйләп китәр.



ШАКИР БЕЛӘН

Шакир белән Гали кырдан

Кайтып киләләр иде,

Шакир эчтән бер уй уйлап,

Ашыгып алга йөгерде.

Ул чыкты да басмадан,

Такталарны тарттырып:

Гали баскач егылсын,- дип

Куйды чак-чак эләктереп

Бик аз гына киткән иде,

Очрады бер эт аңа.

Куркып кинәт кычкырды да

Чапты кире басмага.

Куркуыннан онытып,

Басмага килеп керде,

Басма китте ычкынып,

Шакир елгага чумды.

Алып баручы:

-Бу шигырь бер-берсеңә яманлык эшләргә ярамавын искәртә. Яманлык эшләсәң, ул, һичшиксез, үзеңә кире әйләнеп кайта. Балалар, сез дә бу турыда беркайчан да исегездән чыгармагыз. Муса Җәлил язган шигырьләр аша без аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балачак тормышын күз алдына китердек.

-Балалар, Муса Җәлил җиде-сигез яшьтән шигырьләр яза башлаган, балалар әдәбияты өлкәсендә бай иҗат мирасы калдырган әдип.Тик гомере генә кыска була шул.Фашист Германиясы сугыш башлагач, ул Туган илебезне яклап үзе теләп, сугышка китә. Анда дошманнарга каршы батырларча көрәшә һәм чолганыш вакытында каты яраланып дошман кулына эләгә. Әмма әсирлектә дә Муса иҗатын дәвам итә. Туган иленә кайту турында хыялланудан туктамый. Әйдәгез хәзер без аның “Тик булса иде ирек” дигән шигырен тыңлап китик. (Тәрбияче)

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Җидегән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.



Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.



Юк, барысыннан да элек

Тик булса иде ирек.

Кылычым булса канымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үлер идем

Данлы сугыш кырында.

Алып баручы.

-Балалар, Муса Җәлилнең “ Сәгать” шигыренә композитор Ф.Әхмәтов көй язган. Әйдәгез шушы җырны тыңлыйк әле.

СӘГАТЬ

Сәгать суга: “Даң, даң!...

Хәбәр бирә таңнан

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап,

Тагын соңа калган

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: “ Келт-келт!...”

Тиз бакчага кит,кит!...

Марат аңа дәшә:

Тукта, мине көт, көт!

Сәгать җырлый: “ Диң-диң!...”

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, “ Зиң-зиң!”

Миңа карап йөр син!...

Алып баручы.

- Балалар, без бүген сезнең белән сөекле шагыйребез Муса абый иҗатында кунакта булдык. Аның шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә.

Туган халкы көрәшче улын беркайчан да онытмый. Муса Җәлил әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсегез. Герой- шагыйребезгә булган мәхәббәтегез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын.



Автор
Дата добавления 30.11.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров139
Номер материала ДВ-213407
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх