Тема: Әй син, Нәүрүз чибәре, язлар белән кил әле!
Максат: 1.Балаларны татар
халкының милли бәйрәмнәре милли киемнәре белән таныштыру,
2.Бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү.
3.Балаларда бәйрәм кәефе тудыру.
Җиһазлау: компьютер аша слайдлар , экран , проектор,
магнитофон.
Шөгыль барышы.
Милли
көй яңгырый.Бүлмә бизәлгән .Ишек башына “Котлы булсын, Нәүрүз! “ дип язылган
Арткы планга “Әй син , Нәүрүз чибәре , язлар белән кил әле!” дигән язу эленгән.
1Алып баручы. Төрки
бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре,ниһаять,
безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында ерак
бабаларыбыз язны-Нәүрүзбикәне каршылаганнар.
Элек заманда бу матур бәйрәм җиргә
матур язлар килгәч, туган якларга кошлар кайткач, көннәр җылына башлагач
үткәрелгән.Татарлар ул көнне Яңа елны каршы алганнар, ә бәйрәм –Нәүрүз бәйрәме
дип аталган. Бәйрәмгә яз кызы-Нәүрүзбикә килгән. Ул кешеләрне яз җитү белән
котлап, матур теләкләр теләгән, кешеләр дә матур теләкләрен аңа әйтеп калырга
тырышканнар. Өйдән өйгә кереп, теләк теләп, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр
бергәләшеп уйнаганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр. Хөрмәтле дуслар, без дә бүген
Язны-Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык.
2ведущая: Здравствуйте
дорогие дети, уважаемые гости! Вот и прошла зима, пришла к нам весна - красна,
а вместе с ней пришел Татарский народный
праздник - Навруз. Слово «Навруз» означает «новый
день». Навруз – это период пробуждения природы, наступления тепла и начало
весенних полевых работ. Навруз – это праздник урожая, людей труда, мирной
жизни. Навруз – это гимн родной природе, праздник всеобщего согласия. А
хозяйкой этого праздника является Нәүрүзбикә.
Нәүрүз котлы булсын! Мы вас приглашаем на наш весенний праздник! 3ребенок:
Когда приходит к нам Навруз, цветут сады, цветут поля.
Когда приходит к нам
Навруз, весною дышет вся земля!
Когда приходит к нам Навруз,
звучит музыка и смех
Поздравления принимаем и сами
поздравляем всех!
“Умырзая ”Яз килгэн”
Балалар
-Ач
ишегең, керәбез,
“Нәүрүз
әйтә киләбез.
Әби.
-Керегез,керегез,
кунаклар,
Без
сезне күптән көтәбез,
Котлы
булсын Нәүрүз!
1малай
-
Өйдәме түтәй?
Җәтрәк
бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың
салыр йөз күкәй.
2малай
- Табакка кабак кирәк.
Май,күкәй,
калач кирәк.
Күмәчен
дә кызганма.
Озак
яшә ,сызланма!
Нәүрүз
мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбаррәк бад !
Кыз
-Дуслар
, эшегез уң булсын,
Теләгегез
юш булсын
Күңелегез
хуш булсын,
Нәүрүз мөбәрәк бад!
Әби
-Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Малай -Тыңлагыз, тыңлыгыз,
табигать патшасының фәрманы бар!
1Ал.баручы- Борын-борын
заманнан,
Болгар
белән Казаннан,
Җаек
белән Иделдән
Бу
бәйрәм безгә килгән!
Нәүрүз
мөбәрәк булсын!
-Әйдәгез
әле балалар,
Нәүрүзбикәнең
үзен чакырыйк.
Балалар. Нәүрүзбикәү!
1ведущая:
Күренми, әйдәгез бергәләп чакырабыз! Нәүрүзбикә!
2ведущая:
Нет не идет, ребятки помогите!
Дети:
Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә, кил монда!
Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем
мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Ал. баручы. Нәүрүз котлы
булсын!
Нәүрүзбикә. Ай-Һай матур кызлар
күп,
Күңелләре мәрҗан күк,
Егетләр кыздан уңсын,
Юш килсен теләгегез.
Нәүрүзбикә,
безнең балалар сина яраткан җырларын , җырлы-уеннарын әзерләделәр. 1 Кумәк
уен “Бир кулыңны”
(Кыш
бабай керә)
Кыш бабай . Бу нинди тавыш
монда? Кем минем йортка хуҗа булган?
1Ал.баручы -Кыш бабай, юкка
ачуланасың, биләмәләреңне язга–Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте, Тәрәзәгә күз
сал- гөрләп яз килә!
Кыш бабай.
-Туктагыз!
Көч сынашмыйча гына язга урын бирү юк!
Нәүрүзбикә.
-Бөтен
шартларыңа күнәм,
Кыш бабай.
- Менә кашык , менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй,
Син дә йөгер, мин дә калмам!(узышалар)
1 уен “Күкәй ташу”(2 кечкенәләр т.)
2 уен “Таяк тартышу“(урт төр. )
3 уен” Кар җыю”(
кечкенәләр т.)
1Ал.баручы:
-
Ребята вот давние времена играли такую
игру послушаем и посмотрим. Җырлы-уен.
-
“Чума үрдәк, чума каз” “Капельки”
Кыш бабай.
-Тагын бер шартым бар -
Бие, бие, чибәркәй, мине узалмассың син,
Син яшь , мин карт булсам да,
Биюдә калышмам мин.
(Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр ,Кыш бабай егыла.)
Кыш бабай.
-Уф. Ардым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем
Эредем бит, эредем!
1Ал. баручы Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде
Кулга кул тотынышып
Без бәйрәм итик инде.
3 җыр “Матур уен” “Звездочки”
4 җыр “Зәңгәр чәчәк” “Улыбка”
5 җыр “ Яз килгән” “ ”
(ярышлар, җырлы биюле уеннар үткәрелә)
4 уен “ Чүлмәк вату”(урт
т.)
5 уен Капчык киеп йөгерү”
(зурлар т)
6 уен “Канат тарту”(зурлар т)
Нәүрүз. Кадерле дуслар! Минем сезгә бер үтенечем бар,
табигатьне саклагыз! Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар
китмәсен, зәңгәр кугебезне болытлар капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын!
Берегите нашу природу!
Алып баручы. Барчабызга да яңа бәхетле тормыш алып
килә торган яз булсын! Хушыгыз, сау- сәламәт булыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.