Тема: Корамалау.
Корамалау техникасын кулланып тотка эшләү.
Максат: - корамалау техникасы тарихы белән таныштыру;
- борынгыдан ук килгән кул эшенең корамалау төрен хәзерге буынга
җиткерү;
- халкыбызның рухи мирасын саклау;
- кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре
булдыру.
Эш кораллары һәм материаллар: компььер, проектор, презентация, китап, үрнәкләр белән папка,
тукымалар коллекциясе, шаблон, кайчы, җеп, карандаш, линейка.
Оештыру моменты. Исәнмесез
укучылар, бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез укучылар искә төшереп үтик
әле, сез нинди кул эшләрен беләсез?
Җавап: чигү, бәйләү, тукымага
бизәк төшерү, агачка бизәк төшерү, челтәр үрү, келәм туку.
Сорау: ә сезгә бу
кул эшләренең кайсылары таныш?
Җавап: чигү,
бәйләү.
Сорау: сез бу
эшләрнең кайсысын эшләп караганыгыз булды?
Җавап: чигү.
Ә хәзер укучылар без сезнең белән кроссворд чишеп алабыз.
Презентациядән сорауларны укып, аларга җавап биреп барабыз һәм
сүзләрне яза барабыз. Соңыннан язылган сүзләрнең беренче хәрефләрен алып яңа
сүз төзибез.
Кроссворд өчен.
1.Әйберләрнең кырыйларын эшкәртү, тукымаларны һәм җеп очларын кисү
өчен кирәкле эш коралы. (кайчы)
2. Аны төзегән кисәкләрнең кабатлануына һәм чиратлашуына нигезләнгән
бизәк. (орнамент)
3. Билгеле бер эзлеклелектә нинди дә булса элементларның
чиратлашуы. (ритм)
4. Тукымадан тегелгән, өстәл өстенә җәелә торган әйберне ничек
атыйлар? (ашъяулык)
5. Чигү өчен кулланыла торган җеп ничек атала? (мулине)
6. Ак, кара һәм соры төснең барлык төсмерләрен нинди төсләр дип
атыйлар? (ахроматик)
7. Сызыклар сызу һәм үлчәү өчен кулланыла торган әйбер. (линейка)
8. Тукымаларны җеп ярдәмендә тоташтырганда, энә ике тапкыр
тукыманы тишә, җепне тартып чыгара һәм үзе артыннан нәрсә калдыра? (атлам)
9. Энәләр белән эшләгәндә, бармакны чәнчүдән саклау өчен кулланыла
торган әйбер. (уймак).
Ә хәзер өстәлгә күз төшерик әле. Сез өстәл өстендә
нәрсәләр күрәсез.
Ничек уйлыйсыз, бу нәрсә – чүп, аны атарга кирәкме яки
без бу тукыма кисәкләрен нәрсәгә дә булса куллана алабызмы?
Укучыларның җаваплары тыңланыла.
Презентация күрсәтелә ( 4-12 слайдлар күрсәтелә)
Димәк укучылар, бүгенге дәреснең темасы ничек була инде, кайсыгыз
әйтә.
Җаваплар тыңланыла.
Дөрес укучылар, корамалау. Корамалап тегү техникасын кулланып
әйбер эшләү.
Укучылар тукыма кисәкләрен – корама дип атыйлар. Төрле
тукыма кисәкләрен тегеп тоташтыру – корамалау дип атала. Корамалап
тегү – декоратив-гамәли иҗатның борынгы төре. Россиядә кул эшенең бу төре
күптәннән билгеле инде. Баштарак иске кием калдыкларыннан яңаны тегәргә, ә
корамалардан йорт кирәк-яраклары әзерләгәннәр. Укучылар, әйтегез әле элек
заманда кешеләр ничек яшәгәннәр? (җаваплар тыңланыла)
Димәк укучылар, корамалардан – төрле тукыма кисәкләреннән
әйберләр тегү сакчыл хуҗабикәләрне ярлылык мәҗбүр иткән. Алар төрле тукыма
кисәкләрен җыеп барганнар, шулай ук иске киемнәрне дә атмаганнар, соңыннан
алардан төрле әйберләр, хәтта киемнәр дә теккәннәр.
Корамалы эшләнмәләр әзерләү өчен, аерым бизәкләр тегәргә
өйрәнергә кирәк.
Әйдәгез, укучылар презентациягә күз салыйк әле. Без хәзер төрле
бизәкләр карап үтәрбез. Аларга һәрберсенә исемнәр бирелгән. Сез ничек уйлыйсыз,
ни өчен шундый исемнәр бирелгән икән.
Презентация күрсәтелә.
Сорау: укучылар
сезнең шундый әйберләр тегәргә өйрәнәсегез киләме?
Җавап тыңланыла.
Сорау: Корамалау
техникасын өйрәнүне нәрсәдән башларга соң?
Җавап:Кечкенә
әйберләрдән башларга кирәк.
Без сезнең белән бу уку елында аш-су бүлмәсе интерьеры белән
таныштык, кайбер ризыкларны әзерләргә өйрәндек. Аш-су бүлмәсендә куллану өчен
без тукыма кисәкләреннән – корамалардан нинди әйберләр тегә алабыз. Әйдәгез
санап чыгабыз. Өстәл җәймәсе, өстәл япмасы, тотка, чәйнек җылыткыч.
Ә хәзер әйдәгез иң җиңел әйберне сайлап алабыз. (Тотка).
Менә укучылар без дәресебезнең икенче өлешенә килеп җиттек. Без
хәзер сезнең белән тотка тегәчәкбез.
Укучылар тагын бер кат искә төшереп үтик әле корамалап тегү нинди
эш төренә керә?
Җавап: - Кул эшләренә керә
Әйдәгез укучылар эшкә керешкәнче кул эшләре вакытында без нинди
кагыйдәләрне истән чыгармаска тиеш икән, шуларны санап чыгыйк әле.
-
энә, кайчылар белән сак эшләргә;
-
кайчыны очлы ягын үзеңә каратып бирергә;
-
энәләр энә кадагычта булырга тиеш;
-
җепне озын алмаска;
-
өстәлдә дәрескә кирәкле әйберәр генә
булырга тиеш;
-
эш беткәч эш урынын җыештырып куярга.
Хәзер эшкә керешәбез мин сезгә өй эше итеп ике төрле тукыма кисәкләреннән шаблон
ярдәмендә яклары 10 см булган 4 квадрат кисеп килергә кушкан идем. Шуларны
алабыз. Кемнәрнең юк минем өстәлдән алыгыз.
Эшне дәвам итәбез. Энәгә җеп саплыйбыз, төенлибез һәм вак атламнар белән сызык
буенча тегә башлыйбыз.
Укучылар
әйдәгез эшләребезне куябыз. Бу эшләрне киләсе дәрестә дәвам итәрбез.
Сорау:
-
Сезгә бу дәрес ошадымы?
-
Сез бу дәрестә нәрсәләр белдегез?
-
Бу дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?
-
Киләчәктә бу эш белән тагын шөгыльләнер идегезме?
Дәрескә
йомгак ясау, билгеләр кую.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.