Пифагор
теоремасы (8 нче сыйныф, геометрия)
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне өйрәнү.
Белем бирү ресурсы:
Геометрия. 9 нчы класс Атанасян Л.С., Бутузов В.Ф., Кадомцев С.Б.
дәреслеге. Интернет-ресурслар.
Укыту методлары:
өлешчә-эзләнүле, күрсәтмәле, сөйләмле.
Укыту формалары
: фронталь, парлашып, индивидуаль эшләү.
Кулланылган технология:
системалы-эшчәнлекле юнәлеш.
Җиһазлау.
презентация, ПК, интерактив такта.
Дәреснең максаты:
дидактик:
укучыларның Пифагор теоремасын, үзлекләрен
үзләштерүләренә ирешү.
сәләтләрен үстерү:
укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
үзләренең уй-фикерләрен анык, ачык, грамоталы итеп әйтә, чагыштыра,
гомумиләштерә белү шартларын тәэмин итү. Турыпочмаклык турында белемнәрен
тирәнәйтү.
тәрбияви:
фәнгә уңай кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү. Төгәл, ачык, анык, җавап бирүләренә
ирешү. Әхлак тәрбиясе бирү. Пөхтәлек тәрбияләү. Укучыларда үзара контрольлек
күнекмәләрен, парлашып, төркемдә
эшли белүне формалаштыру, шартлар булдыру.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр.:
Предмет нәтиҗәләре:
дәрес ахырына укучылар пифагор теоремасын кулланып,
мәсьәләләр чишә белерләр дип
көтелә.
Метапредмет нәтиҗәләре:
РУУГ:
үз хаталарыңны таба һәм төзәтә белү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.
Укучыларда үзконтроль һәм үзбәяне башкаруны, максат кую, мөстәкыйль рәвештә
үзеңнең һәм төркемеңнең эш вакытын контрольдә тоту вакыты белән идарә итү;
үзең сайлаган чишелешне аргументлы аңлата белү.
КУУГ:
тыңлый һәм ишетә белү күнекмәләрен формалаштыру; партнерыңның эш гамәлләрен;
гомуми эш алымнарын планлаштыра белү. Төрле җавапларны таба һәм чагыштыра
белү һәм кирәклесен сайлап ала белү.Уйлаган фикерне дөрес итеп анык итеп аңлата
белү; укытучы һәм укучылар; укучылар үз яшьтәшләре белән уку эшчәнлеген
оештыру. Укучыларның яшьтәшләре белемнәре белән тәҗрибә уртаклашуы.
ТБУУГ:
логик фикерли, уку проблемасын билгели һәм аның чишү юлын мөстәкыйль төзи
алу. Яңа өйрәнгән материал белән алдан
өйрәнгәннәрне чагыштырып нәтиҗә чыгару. (Проблеманы чишү)
Шәхескә бәйле нәтиҗәләр:
укуга, үзлегеңнән белем алуга җаваплы
карау; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу. аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
башкаларны тыңлый һәм аңлый белү һәм аларга карата түземле һәм кайгыртучан
,ихтирамлы булу; үз-үзеңне эстетик яктан тәрбияләү. итагатьле әңгәмәдәш булу,
үзара аңлашуга ирешү; белем алу һәм башка эшчәнлек барышында яшьтәшләрең,
өлкәннәр белән мөнәсәбәт урнаштыра һәм аралаша белү.
Дәрес барышы. – Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек?(слайд1)
Әйдәгез әле, бер-беребез белән
елмаеп исәнләшик.
Телдән
эш. ( слайд 2)
Укучылар сез
сызымда нинди фигура күрәсез.(Турыпочмаклы өчпочмак) Әйе афәрин. Хәзер без
өйрәнгән белемнәребезне искә төшереп китик. (слайд 3)
Нинди өчпочмак турыпочмаклы
дип атала?
Турыпочмаклы
өчпочмакның яклары ничек атала?
Турыпочмаклы
өчпочмакның кайсы ягын катетлар, гипотенуза дип атыйлар?
Әзерлек
этабы
Практик бирем үтәп
алабыз. Парлап эшлибез.(бер укучы сызым сыза, икенчесе исәпли) (слайд 4)
1.Ә хәзер линейка
ярдәмендә катетлары 3,4 см, ә гипотенузасы 5 см булган турыпочмаклы өчпочмак
сызабыз.
2. Катетларны
квадратка күтәреп суммасын табабыз. Аннан гипотенузаны квадратка күтәрәбез.
Укучылар нинди
нәтиҗә ясый алабыз? (слайд 5)
Нәтиҗә:
Гипотенузаның квадраты катетларның квадратлар суммасына тигез. Афәрин, бу
кемнең теоремасы диеп уйлыйсыз. (Пифагор).Бик дөрес, рәхмәт. Без бүген сезнең
белән пифагор теоремасын өйрәнүне дәвам итәрбез.
Яңа
тема: Пифагор теоремасы. (слайд6)
Укучылар, әйдәгез
мин сезне тагын аерым терминнарга игътибар иттерим әле. Гипотенуза катетларны
нишләткәч килеп чыкты әле? (квадратка күтәреп суммасын тапкач) Әйе, рәхмәт. Сумма, аерма, бүлү– математик терминнар. Укучылар,
алдагы слайдка карагыз әле.( слайд7) Бу шәхесләр танышмы сезгә,
кайсысы математика белән кызыксынып, үз хезмәтләрен язган дип уйлыйсыз? (
К.Насыйри) Әйе, данлыклы татар мәгърифәтчеләре арасында математика белән кызыксынып,
төрле алымнар тәкъдим итүче галим -Каюм Насыйри. Ул, хезмәтләрен язганда,
математика терминнарының балаларга аңлаешлы булуына омтылган. Ул арифметикадагы
дүрт гамәл мәсьәләләрен чишүгә бәйләнешле барлык төшенчәләрне дә татарча
исәпләп чыгарган. Шулардан сан, бүлү, сумма, калдык, аерма, тапкырлау, бүлгеч,өлеш
һәм башка терминнарның кайберләре хәзерге көндә дә шул ук төшенчәдә йөртеләләр.
Мәгърифәтченең
1878 елда язылган “Һәндәсә мәсьәләләре” (“Геометрия мәсьәләләре”) дигән икенче
кульязмасы иллюстрацияләргә бай булган. Текст эчендә һәм битләр читендә төрле
геомертик фигураларның (почмак һәм өчпочмаклар, мәчет манаралары, биналар, елга
һәм күлләр) сызымнары китерелгән. Геометрия буенча К.Насыйри тарафыннан
кулланылган, менеп булмый торган биеклекне үлчәү ысулы ярдәмендә мин сезгә бер
эш тәкдим итәм. Алдагы слайдта сез нәрсә күрәсез? ( Мәчет-мәдрәсә) Әйе, бик
дөрес, үзебезнең данлыклы, бик күп танылган шәхесләр укыган Кышкар мәдрәсәсе. Хәзер
сез пифагор теоремасын кулланып, мәдрәсә манарасының биеклеген табасыз. Аны
табу өчен мин сезгә саннар бирәм, гипотенуза 10 м, бер катет 6 м, манараның
биеклеге күпме?
? 10
6м (Слайд
9,10,11)
Әйе укучылар 8 м,
без сенең белән моны табу өчен пифагор теоремасы аша катетны таптык, афәрин,
рәхмәт.
Алдагы
эшебез мәсьәлә: Ромбның диогнальләре квадрат тамыр
астында 5 һәм 2. Ромбның ягын табарга. (слайд 12)
Дәреслек
белән эш. (слайд 13)
№ 465, 471, 472
130 бит
Йомгаклау,
эшләрне бәяләү
Өй
эше: № 476 (слайд14)
Дәрестә
эшчәнлек рефлексиясе. (слайд15)
Дәрестә мин
белдем__
Мин дәрестә
өйрәндем __
Мин үз
авырлыкларымны җиңдем (алар булса) _
Сафиуллина
Миләүшә Фоат кызы Арча районы Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбенең беренче
квалификация категорияле математика укытучысы
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.