ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ
3 нче дәрес
Тема: Фатих Әмирхан
хикәяләрендә кабатланган тема.
Кулланылган
әсәрләр: “Нәҗип”, “Корбан”, “Ул үксез бала шул! ” хикәяләре.
Максат: 1)дидактик-
Ф.Әмирхан хикәяләрендәге кабатланган тема-кешенең үсүе, үзгәрүе темасының
төрле яктан ачылуын аңларга ярдәм итү;
2)
үстереш-гомумиләштерү, охшаш күренешләр арасындагы бәйләнешне табу алымнарын
формалаштыру;
3) тәрбияви-төркемнәрдә ярдәмләшеп
эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Дәрес тибы: УМ чишү
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1. Белемнәрне тигезләү:
а) Үткән
дәреснең УМ нинди иде?
Көтелгән
җавап: Без үткән дәрестә Ф. Әмирханның тормыш
юлы һәм иҗатын, аның “Чәчәкләр китерегез миңа!” нәсерендәге эчке
кичерешләрне табарга өйрәндек.
б) Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау.
Көтелгән
җавап:
1) Ф.Әмирхан“Чәчәкләр
китерегез миңа!”нәсерендә чәчәкләрне төрләргә бүлүе турында җаваплар
тыңлана;
2) ”Чәчәкләр
китерегез миңа!” нәсерен шигырь итеп язучы укучыларны тыңлау, фикер алышу.
Үзбәя.
2. УМ кую ситуациясе. .
“Нәҗип”, “Корбан”, “Ул үксез бала шул! ” хикәяләреннән кечкенә-кечкенә өзекләр
укыла, кайсы әсәрдән икәнлеген танырга тәкъдим ителә.
- Бүген без дәрестә бу хикәяләрдәге сюжетны һәм
һәрберсенең темасын кабат искә төшереп китәрбез. Укылган әсәрләр арасында
охшашлык, бәйләнеш бармы- юкмы икәнлеген ачыкларбыз.
Тема
языла.
II. УМ адымлап
чишү этабы.
1нче
бирем. “Нәҗип”, “Ул үксез бала шул!”, “Корбан”
хикәяләренең сюжетын искә төшерегез. Әсәрләрдән метафораларны табыгыз.
Хикәяләрнең темасын билгеләгез, һәрберсен таблицаларга тутыра барыгыз.
(Җавапларны
тыңлаганда, укытучы –тактада, укучылар урында таблица тутыра баралар).
Көтелгән
җавап:
Әсәр
|
Метафора
|
Тема
|
“Нәҗип”
|
Уен:
1)урыннан
кузгалмаган тарантас
2)йөзеп киткән
көймә
|
Нәҗипнең
үзгәрүе: мактанчык, ялган бер дөньяда яшәргә теләгән Нәҗип үзен җиңә.
Үзбәя.
|
2 нче бирем. “Ул үксез бала
шул!”
Көтелгән җавап:
|
“Ул үксез бала
шул! ”
|
Читек:
1)читек биек
итеп күрсәтә
2)читек
аркасында йөгерүдә артта кала
|
Нуриның
иптәшләренең үзгәрүе: малайлар читек, бәйрәм күлмәкләре киеп, ятим Нурины
мыскыллыйлар, ләкин хаталарын аңлыйлар, үкенәләр.
Үзбәя.
|
3 нче
бирем. “Корбан” хикәясе.
Көтелгән
җавап:
“Корбан”
|
Корбан:
1)бәйрәм
2)корбан чалу,
ягъни бәрәнне сую.
|
Малайның
үзгәрмәве: ул үзенә бер дөнья уйлап таба һәм шул дөньяның корбаны була,
чынбарлыкны аңларга теләми.
Үзбәя.
|
4 нче
бирем. 3 хикәяне таблицага карап гомумиләштерегез. Алар
арасында охшашлыклар бармы?
Көтелгән җавап:
һәрберсендә метафора бар, темалары охшаш – малайларның эчке кичерешләре.
Үзбәя.
Критерий:
а) тактадан, эш дәфтәрләреннән файдаланып
сөйләп бирә алам- «3»;
б)тактадан, эш дәфтәрләреннән файдаланмыйча, үз-үземә
сөйли
алам- «4»;
в)терәк конспекттан файдаланмыйча, үз-үзенә,
иптәшләремә
сөйли алам - «5».
III.Рефлексия.
1) -
Дәреснең УМ нинди иде?
Көтелгән
җавап:
-“Нәҗип”, “Ул үксез
бала шул!”, “Корбан” хикәяләре арасындагы охшашлык, бәйләнеш бармы- юкмы икәнлеген
ачыкларга иде.
- Аны ничек чиштек?
Көтелгән
җавап:
-
Хикәяләрнең сюжетын искә төшердек, метафораларны таптык, темаларны
билгеләдек, җавапларны таблицаларга тутырып, нәтиҗә ясадык.
2) Дәрескә гомумиләштереп билге кую
а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән)
файдаланып сөйләп бирә алса - «3»;
б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли
алса - «4»;
в) терәк
конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә
сөйли алса - «5».
3) Өй эше.
1. Ф.Әмирханның “Хәят” повестеның 1-7
бүлекләрен укырга, эчтәлеген сөйләргә(мәҗбүри).
2. Укылган
өлештән төп каршылыкны табарга. Ул нидә? (Хәятнең күңелендә туган мәхәббәт хисе
һәм аның бер хискә каршы көрәше турында язалар - яртылаш иҗади эш).
3.
Хәятнең портретын рәсемгә төшереп карарга (иҗади эш).
Кулланылган чыганаклар:
1.
«Россия Федерациясе мәгарифе турында»гы федераль закон - Федеральный закон
«Об образовании в
Российской Федерации» от 29 декабря 2012 № 273-ФЗ
3. Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе –
Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего
образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
4.Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего
образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
5.Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлакый үсешен
тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания
личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков.
– М.: Просвещение, 2009.
6. Анисимов О.С. Концептуально-технологические идеи в развивающем
обучении и методология. –Уфа-Москва, 2000.
7.
Давыдов В.В. «Психологическая теория учебной
деятелыюсти», М, 1988, стр.64.
10. Рахимов А.З. Принципы психодидактики. –Уфа, 2007.
11. Яхин А.Г. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә
альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы. 1-4 нче сыйныфлар.-Казан:
Тат .кит.нәш., 2010.
12. Яхин А.Г. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә
альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы. 5-11нче сыйныфлар.-Казан:
Тат .кит.нәш., 2008.
13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. -Казан:
«Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап
нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.
14. Татарча-русча
сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф»
нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф»
нәшрияты, 2007 ел.
15.Русско-татарский
словарь: Под редакцией Ф.А.Ганиева. 4-е изд.,испр. –М.: ИНСАН,
1997.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.