Инфоурок Начальные классы КонспектыКонспект урока по татарскому языку на тему " Исемнәрне мәгънәләре буенча төркемгә бүлү"

Конспект урока по татарскому языку на тему " Исемнәрне мәгънәләре буенча төркемгә бүлү"

Скачать материал

Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү

2 нче сыйныф буенча татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Дәрес төре: яңа материалны аңлату

Дәрес тибы: дәрес-әңгәмә                                                   

Максат:1) Предметны белдергән сүзләрне ныгыту, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтү.

                2) Балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

                3) Туган якның табигатенә мәхәббәт һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

 Материал: “ Татар теле”, 2 сыйныф,2 кисәк, 6-7 нче битләр.

 Җиһазлау: карточкалар, тест, компьютер,  презентация, буяу карандашлары.                                                   

 

                                              Дәрес барышы.

I Оештыру  өлеше .

1.Сәламләү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез,саумысез!

- Хәерле иртә, балалар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

II. Кабатлау.

1. Җыр тыңлау. “ Мин яратам сине,Татарстан!”

 - Укучылар, бу җыр нәрсә турында?

 - Татарстан турында.

 - Әйе, дөрес.  Әйдәгез, тактадагы җөмләне укып карыйк әле ( бергәләп уку).

         Татарстан - бай һәм матур республика.

- Нинди матур җөмлә! Балалар, ә безнең  республикабыз  нәрсәләргә бай   соң?

- Кырларга, урманнарга,  елгаларга,  күлләргә,  болыннарга.

- Бик дөрес. Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да, камышлы зәңгәр күлләр дә - безнең туган җиребез ул. Аның  табигате искиткеч матур, сез шул матурлыкны күрергә һәм саклый белергә тиеш.

2. Матур язу.

 -Барыбыз да  дәфтәрләрне алыйк, бүгенге числоны языйк. Үзебезнең туган илебез  матур икәнен аңлап,тактадагы  җөмләне матур язу итеп дәфтәрләргә языйк.

  III. Актуальләштерү.

 1.Сүзлек диктанты.

- Хәзер сүзлек диктанты язып алабыз. Язганда бик уйлап, өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп языгыз.

   Чөгендер, яңгыр, бөрлегән, сыерчык,кишер , тавык, төлке, аю.

- Балалар, бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, язган сүзләрегезне экранга карап тикшереп чыгыгыз.

Кемнәрнең бер дә хатасы чыкмады, дәфтәр кырыена + куегыз, кемнәр хата җибәрде, сорау билгесе куегыз.

- Бу сүзләрне язганда сезгә нинди кагыйдәләрне искә төшерергә туры килде?

- о-ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

- Әйе. Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

- Чөгендер, бөрлегән,төлке.

-Бик дөрес. Тагын нинди кагыйдәләрне әйтә аласыз?

-Я, ю, е хәрефләренең язылышы.

- Бу хәрефләрнең язылышы турында нинди кагыйдә бар?

- Бу хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр, ә язганда бер генә хәреф белән күрсәтәбез.

- Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә?

- Яңгыр , сыерчык, аю.

-Тавык сүзенең язылышы  нинди кагыйдәгә туры килә?

- В хәрефе в һәм w авазларын  белдерә, язганда в хәрефе белән күрсәтелә.

- Рәхмәт, укучылар.  Бу сүзләргә  нинди сорау куеп була?

- Нәрсә? Соравын куеп була.

- Алар нәрсәне белдерәләр?

- Предметларны.

2.Проблема кую

- Әйтегез әле, бу сүзләрне нинди предмет төркемнәренә  аерып булыр икән?

- Чөгендер,кишер яшелчә.

-Төлке , аю – җәнлекләр.

- Сыерчык, тавык – кошлар.

- Ә  яңгыр, бөрлегән сүзләрен нәрсәгә кертәбез?

- Аларны аерып булмый

- Димәк, укучылар,безнең алда нинди кыенлык килеп чыкты?

- Барлык предметлар да төркемгә бүленми.

- Ни өчен бу кыенлык барлыкка килде?

- Чөнки без кагыйдә белмибез.

- Бу кынлыкны җиңеп чыгу өчен без нәрсә эшләргә тиеш?

- Кагыйдә кулланырга

Димәк,бугенге дәрес максатыбыз нинди булыр?

- Без  бүген без предметларны белдергән сүзләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә аерырга өйрәнәчәкбез.

IV. Яна теманы аңлату.

1) Картина буенча әңгәмә.

- Балалар, бу картинага карагыз әле. Картинада нәрсә сурәтләнгән?(2слайд)

- “Өч кыз” әкиятеннән бер өзек

-Аны кем язган?

- Ул татар халык әкияте

-Без  бу рәсемдә куп кенә предметлар күрәбез? Мин хәзер сезгә бер бирем бирәм: сез исемнәрне төркемнәргә бүлеп  бер сүз белән атарга тиеш буласыз Аларны мәгнәләре буенча нинди төркемнәргә бүлеп була?

Боларны бер сүз белән ничек әйтеп булыр?

1нче төркем

 Сандык,урындык,комод,өстәл (җиһаз)

 2 нче төркем

Алма,өчпочмак,(ашамлык)

3нче төркем

Самавыр,чәйнек (савыт-саба)

4нче төркем

 Галия, тагын ике кыз исеме (кеше яки кызлар)

-Ни өчен сезбу предметларны бер төркемгә бүлдегез?

-Алар бер мәгнәдә

-Димәк,нинди кагыйдә барлыкка килде безнең? Исемнәрне мәгнәләренә карап төркемнәргә бүләләр

Физминутка

V. Ныгыту.

- Әйдәгез әле, укучылар, без әйткән кагыйдә дәреслектәге кагыйдә белән туры килә микән? Укып карыйк әле ( кагыйдәне 1 укучыдан укыттыру).

1) Дәреслек белән эш.

2) « Кем җитез?» уены.

 - Балалар, мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм. Сез шул карточкадагы  предметны белдергән  сүзләрне буярсыз.    

- Хәзер тикшерәбез  инде. Предметларны нинди сорау куеп таптыгыз?

әрсә? соравын куеп карап белдек.

- Бик дөрес, балалар

VII. Йомгаклау.

Дәрескә йомгак, рефлексия.

 - Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез? Безнең бүген өйрәнгәннәр алдагы көнегездә кирәк булыр микән? (җаваплар)

- Үзеңне бүген ни өчен мактый аласың?

    2) билгеләр кую

VIII.Өй эше бирү.

- Ә хәзер, укучылар, көндәлекләрне ачабыз һэм өй эше язабыз.  Өй эшен үзегез теләгәнне сайлап алып эшләргә була.

       1) Карточкадагы күнегүне эшләргә.

       2) «Безнең авыл» дигән темага хикәя язып килергә.                                                                                                                                                                                                                    


Тактада:

                                                      

                                             Предметны белдергән сүзләр

 


        

            яшелчә                  кошлар           җәнлекләр                       җиһаз     

 

                  

 

                   савыт-саба                                                       ашамлыклар       

                          

 

Төркемнәргә:

 

              утын

                кызыл

           самолёт

              чаба

                саескан

           күгәрчен

             җитен    

                эшли   

           болыт

              

              

 

 

 

 

 

 

Күчереп яз. Предметларны белдергән сүзләр астына сыз.

 

Фил җылы якларда яши. Ул  йөк ташый. Фил  кешегә хезмәт итә. Ул  көнгә егерме килограмм печән, кырык килограмм чөгендер, егерме килограмм бәрәңге, өч килограмм икмәк ашый. Фил солы, көрпә һәм шикәр дә ашый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

КАГЫЙДӘ БЕЛӘН ЭШЛИ БЕЛӘМ

 

КАГЫЙДӘНЕ БЕЛӘМ

 
                        Лесенка


БЕЗ  БҮГЕНГЕ ДӘРЕСТӘ  НӘРСӘНЕ БЕЛМИБЕЗ?

 
 

 

 


                                                    


МАКСАТ:

БЕЛЕРГӘ...

ТАНЫШЫРГА....

ӨЙРӘНЕРГӘ.....

 
 

 

 

 

 


                                     

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока по татарскому языку на тему " Исемнәрне мәгънәләре буенча төркемгә бүлү""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист по благоустройству

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 667 985 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 08.11.2018 508
    • DOCX 738.5 кбайт
    • 20 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизова Альфина Гумаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Газизова Альфина Гумаровна
    Газизова Альфина Гумаровна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 30053
    • Всего материалов: 25

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Мини-курс

Преодоление внутренних барьеров: убеждения, зависимости, и самооценка

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 184 человека из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 43 человека

Мини-курс

Стимулирование интереса к обучению у детей дошкольного возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Аспекты эмоционального благополучия и влияния социальных ролей на психологическое состояние

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 13 регионов