Тема. Туган илгә мәхәббәт хисе.
(А.Г.Яхин методиксы буенча Г.Тукайның “Шүрәле” әсәренә анализ).
Максат. 1. Бу хиснең эчтәлеген өйрәнү.
2. Шул темага багышланган әсәргә анализ ясау.
3. Фикерләргә өйрәнү.
Өйрәнелә торган әсәр. Г.Тукай «Шүрәле».
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
Өй эшен тикшерү.
- Сөйләргә өйрәнеп килдегезме? Кем әзер түгел?
Җаваплар: .............................................................
- Эчтәлек сөйләүне анализ дәвамында башкарырбыз. Ә хәзер анализ төрәрен хәтергә төшерәбез.
3) Актуальләштерү.
Укытучы. - Анализ төрләрен атагыз.
Укучы. -Вакыйгаларга таркатабыз яки хис, сәбәбәп, юануны табабыз.
- Анализ өчен кайсы төрне сайлыйбыз?
- Бу әсәрдә хискә караганда вакыйга күп, шуңа күрә эпик төр үрнәгендә анализлыйбыз.
4) Яңа тема.
Дәфтәрләрне ачып число, тема һәм эш планы языла.
Эш планы.
Вакыйгаларны барлау.
Гомумиләштерү, берләштерү.
Ике өлешнең уртак ягын табу.
Идея билгеләү.
Г.Тукай «Шүрәле» әсәренә анализ.
1 -Вакыйгаларны барлыйбыз. (Укучылардан һәр вакыйганың эчтәлеген сөйләтәбез).
- Урман күренеше.
- Авыл күренеше.
- Әкият өлеше.
(Укучы әкият сыйфатларын билгеләргә тиеш. Көтелгән җавап:
-Тормышта булмаган персонажлар катнаша.
- Көчле көчсезне җиңә - көчсез көчлене җиңә.
- Әйбәт тәмамлана.)
- Бабайлар турында.
2 - Охшаш вакыйгаларны берләштереп, өлешләрне икегә генә калдырабыз.
Көтелгән җавплар: Табигать, әкият. (Дәфтәрдә эш дәвам итә).
Табигать Әкият
Урман зур, рәт – рәт чыршы, нарат Бер егет урманга утынга бара,
үсә; җиләк күп, тавыклары җырлый, шүрәлене очрата, хәйлә белән
җил дә вакытында исә, яңгыр да аны җиңә, көлкегә калдыра.
вакытында ява, бабайларның үткәне Лирик герой егеткә соклана, хиснең
дә шунда. сәбәбе - тапкырлык, батырлык.
Лирик герой соклана, хиснең сәбәбе –
туган як матурлыгы, бабайлр батырлыгы
3 – Ике өлешнең уртак ягын табабыз.
Бабайлар һәм егетнең батырлыгы.
Метафора. Әкият өлеше: урман – тормыш, шүрәле – каршылыклар, батыр егет – халык.
4 – Идея билгеләнә.
Идея: Автор әкиятнең мәгънәсен үзе яшәгән көнгә күчерә. Тормыш бар, каршылыклар җитәрлек. Ә менә каршылыкларны җиңә алырлык батыр, тапкыр егетләрнең юклыгына борчыла.
- Төп фикер кайсы юлларда күренә?
- Аһ! – дисең, без ник болай соң?
Без дә хакның бәндәсе.
- Беренче карашка гап – гади әкият укыйбыз.Ә анализ барышында никадәр тирән эчтәлек, мәгънә ачыла.
Халык язмышы, милләт язмышы кылдай нечкә, өзелмәс җеп булып сузыла шагыйрь иҗатында!
Өй эше.
Беренче бүлекне ятларга (Мәҗбүри өлеше).
Батырлык, зирәклек турында мәкальләр язып килергә (ярым иҗади).
Батырлык темасына рәсем ясарга (иҗади).
Гыйбадуллина Роза Солтангали кыз,
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Зәй муниципаль района Югары Налим
урта гомуми белем мәктәбе.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.