Татарстан
Республикасы Зәй муниципаль
районы “Гомуми үсеш төрендәге”Алтынчәч” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү
муниципаль бюджет учреждениесе.
“Кояшлы май ае”
(икенче кечкенәләр төркемендә
йомгаклау шөгеле)
Тәрбияче:
Габдриева Резеда Минхарисовна
Максат:
балаларның яз билгеләре, яз көне табигатьтәге үзгәрешләр турында белемнәрен
киңәйтү. Табигатькә сак караш,аның матурлыгын тасвирлап сөйли белергә өйрәтү.
Халык авыз иҗатын, матур әдәбият әсәрләрен киң куллану.
Шөгель барышы
Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән, әйдзгез әле алар белән
исәнләшик.
Балалар: - Исәнмесез!
Тәрбияче: - Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы?
Балалар: - Яз.
Тәрбияче: - Әйе,балалар. – Ә без аны кайдан беләбез?
Балалар: - Урамда җылы, кояш ныграк җылыта, күк йөзе зәп-зәңгәр, кошлар кайта,
агачлар уяна, чәчәкләр, үләннәр үсә.
Тәрбияче: -Балалар, без сезнең белән яз турында матур җырлар беләбез. (“Яз
җитә” җырын җырлау).
-Иң беренче булып, нинди кош кайта?
Балалар: -Каргалар.
Тәрбияче: - Карга турында, әйдәгез әле, эндәшне искә төшерик.
Карга әйтә кар-кар
Мичтә бәлеш бар-бар.
Берсен генә алыр идем,
Өйдә кеше бар-бар.
Тәрбияче: - Балалар, безнең яз көне тагын сыерчыклар, сандугачлар һәм
карлыгачлар кайта.
Шул турыда Ранис “Яз килә” шигырен сөйләп утәр:
Яз килә, яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Тәрбияче: Ә иң беренче чәчәкләр- умырзая чәчәкләре. Ул турында Эльвина
матур шигырь белә:
Бер карасаң-күксел төсе,
Бер карасаң- ак сыман
Үткән чакта, өзеп ал,дип
Безгә елмая сыман.
Тәрбияче: - Балалар, менә без кыскача гына яз ел фасылы, табигатьтәге үзгәрешләр
турында сөйләштек.- Яз көне кояш ныграк җылыта, шуңа күрә урамда җылы дидек.
Әйдәгез төркемебездә дә җылы, күңелләребез күтәренке булсын өчен. Бармаклар
белән кояш рәсемен төшерик.
Бармаклар белән гуаш ярдәмендә кояш рәсемен ясау.
Тәрбияче: -Менә карагыз әле нинди матур кояш чыкты. Төркемебез
җыланды, нурланды.
Ял иту: “Кояш һәм яңгыр”
Сюрприз момент: тәркемгә очып күбәләк белән бала керә. “Бала
белән күбәләк” шигырен сөйләү.
Тәрбияче: -Балалар, карагыз әле, баланың кулында конверт бар. Нинди конверт икән
ул, нәрсә язылган икән?
Конвертны ачу, биремнәр язылган була.
Тәрбияче: -Балалар, монда биремнәр язылган, әйдәгез әле аларны үтик.
1.
Геометрик фигуралар (төсен,
формасын, зурлыгын әйтү).
2.
Тылсымлы сүзләр
(исәнмесез, саубулыгыз, рәхмәт, зинһар өчен, тыныч йокы, гафу ит...)
3.
Мәкальләрне
дәвам итү
Кем әшләми....
Эш беткәч....
Сыерның сөте...
Китап...
Булдырдыгыз, балалар. Бик күп беләсез. Без сезнең
белән буген җырладык, шигырьләр сөйләдек һәм төркемездә кояш ясадык. Сезгә бала
белән күбәләк күчтәнәч алып килгән. Күчтәнәчләр тарату.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.