Нутфуллин Ильнар
Ильдус улы
Тема:
Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында традицияләрнең чагылышы
Котбның әсәре – фольклор йогынтысының иң якты мисалы. Бу поэмада иранлыларның
һәм төрекләрнең бик күп еллар буе үсеш алган тәҗрибәләре тупланган.
Әлеге фольклориртик әсәр иранлыларның һәм төрекләрнең культура һәм диннәре
буенча бик якын торуын күрсәтә.
Барлык поэма барышында фольклорның барлыгы сизелә. Бу беренчн чиратта төрки
халыкның дини мифологик күзаллаулары белән бәйле:
1. Дини-мифологик
катлау вәкилләре (аллалар, фәрештә, җан һ. Б.):
·
Бөек Алла
(аңар кайда вә кем тиң?)
Яратыр
һәм йөретер бер хөкемдин.
·
Кушып янә хыялыңны коралга —
Ни кылгансың, теләмәсә бер Алла?
·
Чокырдан безне күккә ул күтәрде,
Фәрештәгә тиң итте керле тәнне.
2. Геройларның
мифик характерлары (күңел дөньясы, эчке күңел көче):
·
Холык һәйбәт, фәһемлесең, гыйлемле,
Акыллы син һәм ипле, хуш күңелле.
·
Ничә еллар булыр — җаным төбендә
Шушы фикер бар иде уй-күңелдә:
Берәр шаһның сараена барыйм, дип,
Бетәр шунда бөтен кайгыларым, дип.
3. Геройларның
табигый көчләр белән бәйләнеше (күк, җил, ай, кояш, үсемлекләр дөньясы):
·
Вә күк чары, гашыйк булмаса җиргә,
һаман ник әйләнә, ял итми бер дә?
·
Иреште шаһка бу зар, җитте күккә,
Халыкта аһ, елашлар китте күпкә.
·
Шуның өчен булыр җилдәй җитез ат,
Кара кир Шәбдиз* атлы бер асыл зат.
·
Егетлекне бизәсен ай кебек йөз,
Моратыңның гөле булсын энәсез...
·
Йөзе — кояш, чигәсе — ай,
чәче — төн,
Күзе — нәркис, иңе гөл — бизи күркен.
Котбның бу поэмасына этәргеч булып Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” ы тора. “Кыйсаи
Йосыф” – Коръәнгә нигезләнеп язылган әсәр, анда да анда да кешенең табигать
белән бәйләнеше ачык чагыла, яхшы сыйфатлар өстен куела:
·
Матурлыкта
бөтен җирдә алып дан:
«Йосыфтыр бу!»— диде һәркем, калып таң.
“Хөсрәү вә Ширин”дә дә дөреслек, кешелеклелек сыйфатлары яктыртыла. Чөнки әлеге
поэма Тинибек патшага карата, аның аңына тәэсир итеп, дөрес һәм кешелеклелек
сыйфатлары белән тәрбияләү өчен:
·
Ханыбыз
ул — Тинибәк*, ул бәхетле,
Куандырадыр ул таҗ һәм тәхетне.
Җиде икълим эчендә бу заманда
Тиңең юк синең ошбу киң җиһанда.
·
Булыгыз
чын сәгадәтле хөкемдар,
Сәламәт-сау узып шатлыклы еллар.
Поэмада без авторның файдалы һәм күңел дөньясын тәрбияләүче киңәшләрен дә
күрәбез: ир белән хатын турындагы күзаллаулар, ихлас ярату, дөреслек яклы
идарәче, кешенең изге эшләре, сәламәт яшәү турында киңәшләрен күрәбез.
“Хөсрәү вә Ширин”дә Кавказ халкының (Низами) даладагы төрекләрдән аермасы (Котб)
күренә. Мәсәлән, ашамлыклкарга килгәндә, Низамида – кебаб (шашлык), Котбта –
аш. Шулай ук башка төрки ризык атамалары да бирелә: сусын (исерткеч ечемлек),
бал, каймак. Саз, кубыз, быргыда уйнаучыларны ул бер сүз белән – кубызчы дип
атый.
Поэмада автор Хөсрәү белән Шириннең язмышын хронологик тәртиптә түгел, ә
тарихтан тыш, фольклористик тәртиптә бирә. Ул геройларны эчке дөньясындагы
үзгәрешләре буенча тасвирлый. Үз-үзләрен тотышлары, күңел байлыгының үсеше –
тискәре сыйфатлардан арындыра һәм алла дәрәҗәсенә җиткерә. Ә моны фольклорсыз
күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Поэманың фольклор рухында бирелеше
тормышны ничек бар, шулай күрсәтү өчен кирәк: геройларның уңай һәм тискәре
адымнарына нәтиҗә ясап һәм шул ук вакытта укучыларны да эчке һәм тышкы
матурлыкка өндәү
Котбның поэмасында чагыштыру, эпитет, метафоралар бик күп очрый. Чагыштырулар
табигатьтән,
көндәлек тормыштан һәм фольклордан алынган.
·
Җитеп
тәхеткә, чүкте — көч киселде,
Зарый кылды җинаятьче шикелле:
«И шаһым, ярлыка, зинһар, кичер син,
Олуг бул син кечегә, иң кечең — мин.
·
Сүзен
башлап чичән Шавур әфәнде
Тере тутый кебек сайрап җибәрде.
·
Тигез
булып тезелгән теш — нәкъ энҗе,
Алар алмаз кебек нурлы, пакь энҗе,
Иреннәре — Бәдәхшанның* якуты,
Уйный тешләр алар белән качышлы.
·
Гомер
кебек,
яшеннәр тизлегендә
Чабар, ычкындырылса тезгененнән.
Котб үзенең поэмасында кешелекнең барлык өлкәсендәге белемнәрне чагылдыра:
биологик, иҗтимагый, географик һәм күңел дөньясына кагылышлы. Ул шулай ук
биредә космогоник, онтологик күзаллаулар (ягъни мифлар); Иранда һәм Алтын
Урдадагы диннәр (шаманизм, зароастризм, христиан, ислам һ.б.) турында да яза. Ә
динне мифологик персонажларсыз күз алдына да китереп булмый. Шагыйрь поэманың
беренче юлларында ук дөньяны барлыкка китерүче – Бөек Тәңрене әйтә.
·
Олугъ
Тәңре-галәмне ул яратты,
Бизәп җирне, күген җиргә каратты.
·
Игелегең
белән колыңны кыл дус,
Эшемне төпчемә, и Тәңре, бул дус!
·
Аңа
җиңү кылычын Тәңре сонды,
Кире җаннарга ул бик катгый орды.
Алла күк йөзен, йолдызларны, караңгы төнне, кояшны; кайгыны, шатлыкны, өметне
һ.б. барлыкка китергән. Автор поэмада көн белән төннең алышынуын геройларның
күңел халәте үзгәрүе белән тиңләп карый (кайгыру – шатлану, бәла – өмет).
“Хөсрәү вә Ширин”дә авторның эпик-мораль өйрәтмәләре бик күп очрый. Аларны
тйрле темага аерсак та санап бетерү мөмкин булмас иде: бәхет турында,
сәламәтлекне кайгырту, сүз көче турында уйланулар, дәүләтнең җитешлелеге,
киләчәкне кайгырту, гомернең бик тиз узуын искә алу, яхшылык эшләүчеләр, яхшы
күңелле идарәче; белем һәм дөреслек турында, мәхәббәт, теләкләрнең чиклелеге,
ирләр һәм хатыннар турында, тормыш авырлыклары алдында баш ию, гафу итү,
хаклылык, ашау, хурлык, яхшы мөнәсәбәт, саклану, дөньяга яраклашу, гөнахлар
өчен түләү, эшнең үзвакытлылыгы, көчлелек һәм көчсезлек, ашыгу, дөреслек,
язмыш, сабырлык, аек булу, сер саклый белү, кыйммәтлелек, талант, юмартлык,
эшләрең өчен җавап бирү, акыл, икътисад, тормыш белән канәгать булу, дин һ.б.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.