Инфоурок Другое Конспекты"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!"

"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!"

Скачать материал

«Кояш  гомере телим мин , әнием , сиңа!»

(Әниләр көненә багышланган кичә).

Яшел Үзән шәһәре, А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей укытучысы

Зәйнуллина Дания Хәбир кызы

 

Укытучы. Хәерле  кич, кадерле әниләр, кунаклар, хөрмәтле укытучылар!

              

                 Бүген без сезне дөньяда иң изге, иң гүзәл кешеләргә, кадерле                                                            әниләргә багышланган кичәгә чакырдык. Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм -Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

              Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

              Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихетлек, өегезгә                    иминлек алып килсен. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

 

1. Кадерле әниләребез,

    Иң якын кешеләребез!

    Бәйрәм белән котлый бүген

    Сезне ул һәм кызыгыз.

 

2. Әни – бөек исем!

   Нәрсә җитә әни булуга!

   Шуңа күрә

   Зур горурлык белән

   Без сөйлибез әни турында.

 

3. Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы!

 

4. Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.

 

5. Әни… Аның күзләре шундый ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

 

6. Әни… Аның куллары иң-иң  җылы, иң-иң кадерле куллар!

 

7. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала.

 

8. Ә «балам» дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә.

 

9. Ә сүзләре… Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкне эретерлек җылы.

 

10. Ә авырсаң… Авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми ул! Бары әниләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!

 

11. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч  тормыш, озын гомер телибез.

 

12. Әни!

      Йөрәкнең син иң мөкатдәс хисе

      Күңелнең син иң-иң түрендә.

      Син – салкында мине җылытучым,

      Юанычым авыр көнемдә.

 

13. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагында татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

 

Барысы бергә: Әнием.

 

14. Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

 

Бергә: Әнием.

 

15. Беренче тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

 

Бергә: Әнием.

 

16. Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?

 

Бергә: Әнием.

 

17.Тик син генә ,әни, тик син генә,

     Сабый чакта мине баккансың.

     Төн йокыңны бүлеп уянгансың,

     Юрганымны килеп япкансың.

 

18. Син әйтәсең, әни, күз нурым дип,

      Хәтеремдә калыр бу сүзең.

      Гомер буе якты маяк булып,

      Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

 

19. Әниләр бәйрәме көнендә

      Җырламый калып буламы?

      Әниләр булмаса, әниләр булмаса,

      Җылытыр иде кем дөньяны?

 

(«Җырлыйм әнием турында» җыры)

 

Балалар утыралар.

 

Укытучы. Әниләр дөньяда иң гүзәл затлар булу белән беррәттән, иң тырыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы җан ияләре дә.

Бүгенге кичәне без бәйге-уен рәвешендә үткәрәбез.

     

        (Җюри әгъзалары белән таныштырып үтим)

 

Бәйрәмне дәвам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны,  булганнарны,

Зирәкләрне, тапкырларны

Каршы алабыз.

 

     (Әниләр чыга)

Укытучы. Бәйгенең беренче бүлеге «Әйдәгез, танышыйк!» дип атала.

              Исем, фамилияң, һөнәрең, яраткан шөгылең, җырың, ризыгың, тормыштагы девизың, кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфатлар турында кыска, аңлаешлы, кызыклы итеп әйтеп бирергә кирәк.

 

 

Укытучы. Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Кичләрен үз баласына бишек җырлары җырлаган, әкият сөйләгән.

 

           И әнием, әнием!

           Беркайчан да авырма.

           Гел елмаеп көлеп тор,

           Шундый улың барында.

 

           Улың тиз үсеп җитәр,

           Доктор булып та китәр.

           Син аз гына түз инде,

           Мин үскәнне көт инде.

 

Укытучы. Бәйгенең икенче бүлеге. Бишек җырын җырлау яки әкият сөйләү.

 

Укытучы. Әнием…Бу сүз шундый дулкынландыра. Үз баласы өчен ул иң якын, иң яраткан кеше, хәтта сердәшче дә.

 

    (Лилия Вергазованың «Әниемә» шигыре)

 

 

Укытучы. Бәйгенең өченче бүлеге. Әниләргә сораулар тәкъдим ителә.

 

1.Кыз фамилиягез ничек?

2.Ничәнче үлчәм аяк киеме киясез?

3.Яраткан җырчыгыз кем?

4.Ирегез белән кайда таныштыгыз?

5. Туган вакытта балагызның авырлыгы күпме иде?

       (әниләр җаваплар язалар)

 

Һәр катнашучының баласы чакырыла. Балаларга да шул ук сораулар бирелә. Әнинең Һәм баланың җаваплары туры килсә, әнигә балл куела.

 

  (жюри нәтижә ясый, музыка яңгырый)

 

 

Укытучы. Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур итеп сөйләшергә өйрәтә.

 

(Суфия Батыршинаның «Рәхмәт сиңа ,әнкәй!» шигыре)

 

 

 

Рәхмәт сиңа , әнкәй!

          Рәхмәт сиңа!

Өйрәткәнсең ана теленә.

Иң элгере, күкрәк сөте белән

Салгансың уй минем күңелгә.

 

Үсә төшкәч, тагын, тагын бер кат

Аңладым мин аның кирәген.

Бүген беләм, татар каны белән

Тибә, яши минем йөрәгем.

 

Рәхмәт сиңа, әнкәй!

        Рәхмәт сиңа!

Саф татарча исем биргәнгә.

Үз дәүләтең, үз милләтең барын

Онытма син, кызым, дигәнгә.

 

Укытучы. Бәйгенең дүртенче бүлеге «Кем тизрәк ?» дип атала. Иҗекләрдән кем тизрәк җөмлә төзи алыр икән?

 

(нәтиҗә ясала)

 

Укытучы. Дөньяда иң кадерле кем? Әни. Көннәр якты булсын өчен, ашлар тәмле булсын өчен җир йөзендә әни кирәк!

 

(Люция Шәрәфиеваның «Мин - әни кызы» шигыре)

 

Сыйланыгыз, ачык чырай,

Өстәлемдә икмәк-тозым.

Кечкенәдән кунакчылмын,

Мин бит әле әни кызы.

 

Яманнарга туры сүзле,

Дусларыма бирәм җылы.

Чаялыгым - әниемнән,

Мин бит әле әни кызы.

 

Җиде үлчәп бер кат кисәм,

Күңел кебек нечкә кылны.

Сабырлыгым - әниемнән,

Мин бит әле әни кызы.

 

Зәңгәр нурлы бер карашым

Эретерлек салкын бозны.

Әнием минем – бер кояш,

Ә мин менә - әни кызы.

 

 

Укытучы. Бәйгенең бишенче бүлеге «Бигрәк  тәмле бәрәңге» дип       

атала.

Бәрәңгедән пешерелә торган ризыкны кем күбрәк искә төшерә?

    (язып әзерләнәләр) 

                                     (жюри нәтиҗә ясый)

 

 

          (Фирдәвес Әһлиянең «Әни пешерә чәкчәк» шигыре)

 

Минем әнием Гөлчәчәк

Пешерә баллы чәкчәк.

Күлмәге дә ал чәчәк,

Чәкчәгендә - гөлчәчәк.

 

Бүген безгә кунакка

Бөтен дуслар киләчәк.

Алар өчен әнием

Пешерә тәмле чәкчәк.

 

Әни пешерә чәкчәк,

Үзе елмая чак-чак.

Кунаклары килгәчтен

Рәхәтләнеп көләчәк.

 

Укытучы. Бәйгенең алтынчы бүлеге «Тәм-том рекламасы» дип атала. Уңган әниләребез өйдә балалар белән бергә әзерләп килгән ризыкны «тәмле» сүзләр ярдәмендә тәкъдим итәргә тиеш.

 

(Көй яңгырый. Жюри нәтиҗә ясый)

 

Укытучы. Мин юам , җыям,

                  Бәйлим , тегәм, пешерәм.

                  Иртүк торам, соңлап ятам,

                  Калышмыйм дип кешедән.

Бәйгенең соңгы бүлеге «Уңган хуҗабикәләр» дип атала. Сораулар бирелә Дөрес җавап өчен жетон бирелә . Кемнең күбрәк – шул җиңүче!

 

Укытучы. Ә хәзер барлык эшкә йомгак ясыйбыз. Жюри нинди нәтиҗәгә килде икән? Тыңлап карыйк. (жюри дипломнар бирә).

 

                 «Әниләр көлеп торсын» шигыре.

 

 

Онытмагыз аналарны,

Үсеп буйга җиткәч тә!

Кадерләгез, хөрмәтләгез,

Туган йорттан киткәч тә.

 

Дөньялар китәр яктырып,

Әниләр көлсә безгә.

Ягымлы сүз җәлләмәгез,

Ни җитә матур сүзгә!

 

Карашыгыз якты булыр,

Йөзегез балкып торыр.

Тирә-юньгә нур таратып,

Әниләр көлеп торыр.

 

   («Яратыгыз» җыры )

 

Укытучы. Бүгенге кичәгә беркем дә буш кул белән килмәгән. Хәзер барыгызны да чәй янына чакырабыз.

 

  (кичә чәй эчү белән тәмамлана

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инструктор по туризму

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 525 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.04.2016 743
    • DOCX 20.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зайнуллина Дания Хабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зайнуллина Дания Хабировна
    Зайнуллина Дания Хабировна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17835
    • Всего материалов: 12

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Основы нарративного подхода: теория и методы

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов

Мини-курс

Путь к осознанным решениям и здоровым отношениям

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 102 человека из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек