Квест-уен."Синтаксис"
утравындагы маҗаралар (Ф. Яруллин әсәрләре аша гади җөмлә төрләрен кабатлау)
Максат:
1)
предмет максаты: әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен актив куллануга ирешү,
аларны аера белү, әлеге җөмләләргә хас үзенчәлекләрне таный белергә өйрәнү, белемнәрне
гомумиләштереп кабатлау, системалаштыру
2)
метапредмет максаты: чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, фикерләү сәләтләрен үстерү,
сөйләм телен үстерү, төркемләрдә эшләргә өйрәнүне дәвам итү
3)
шәхси максат: сыйныфташлар белән үзара хөрмәт итешеп, проблеманы бергәләп
чишәргә өйрәнү, иътибарлы булырга омтылыш тудыру, туган телгә, Фәнис Яруллин
иҗатына мәхәббәт тәрбияләү
Көтелгән нәтиҗә: әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен
тану, урынлы куллану, проблемадан чыгу юлларын табу
Предметара
бәйләнеш:
татар теле һәм әдәбият
Эш
төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, башваткыч чишү,
карточкалар белән эшләү, әдәби әсәрдән алынган мисаллар эзләү һ.б.
Җиһазлау: экран,
компьютер, “юл ачу” картасы, алдан әзерләнгән 5 конвертта карточка-биремнәр, ачкыч-жетоннар
Дәрес
барышы.
1.
Оештыру
өлеше.
-Дәресебез гади
түгел, ә квест- дәрес.
- Нәрсә соң ул
квест?
-Квест ул
- маҗара, сынау, уен. Уен
барышында катнашучылар ниндидер каршылыкларны, этапларны үтеп, гомуми җиңүгә
ирешергә тиешләр.
Әй милләтем, милләтем –
Байлык тулы келәтең;
Келәтең бик хикмәтле,
Байлыкларың кыйммәтле,
- Ә нәрсә сон ул келәт?
(корылма)
-Анда нинди
байлык саклана? (икмәк)
-Бу юлларда
гади келәт турында түгел ,ә хикмәтле келәт турында сүз бара.
-Хикмәтле келәт
кайда икән соң ул? Сезнең хикмәтле келәт табасыгыз киләме?
- Әйдәгез, хикмәтле
келәт эзләргә сәяхәткә барабыз!
- Укучылар, сез
беләсезме, кем язган бу сүзләрне?
-Рәсемдә кемнең фотосурәтен күрәсез ? (Татар шагыйре
һәм язучысы Фәнис Яруллинның фотосурәтен)
-Әйе, Фәнис Яруллинн
-Тагын нәрсә күрәсез? (Җилкәнле кораб.)
-Ни өчен Ф.Яруллинның фотосурәте диңгез өстендә
күрсәтелгән? (Ф. Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”
дигән әсәренә иллюстрация)
-Әсәрдә
җилкән сүзе күчерелмә мәгънәдә бирелә, ул нәрсәне аңлата? ( рух) Без дә
бүген җилкәннәрне туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланырбыз. Җилкәннәребез
безнең көчле булсын. Нинди генә җилләр иссә дә, алар сынмасын,
сыгылмасын. Рухы көчле кешеләр генә максатына ирешә , дип язган Ф.Яруллин.
-Менә
бу “Келәтең
бик хикмәтле” дигән сүзләренең авторы да Ф.Яруллин. Без
бүген
бу келәтнең
хикмәтен табарга тиеш.
- Әйдәгез, шушы
җилкәнле корабта хикмәтле сәяхәтебезне башлыйк! Сәяхәткә без 2 җилкәнле 2 көймәдә
чыгачакбыз (2 төркемгә бүленү)
-Менә без утрауда.
- Нинди утрау икән бу? Моны белергә кирәк. 1 нче
номерлы конвертларны ачыгыз әле, конвертлар эчендә “Юл ачу”картасы һәм
бирем бирелгән
1 нче төркем 1 нче
юлдагы саннар белән эшли.
2 нче төркем 2 нче
юлдагы саннар
Бу саннар арасында
сүзләр яшеренгән, шул сзләрне кайсы өстәл алданрак эшләп бетерә, шул
“ТИМ фейервек” сигналын күрсәтә
“Юл ачу” картасында саннар
язылган:
2 3 5 4 1
|
Ә-1 М-5
Җ-2 Ө-3
Р-8 Л-4
Е-7 Т-6
|
?
|
?
|
6 3 8 4 1 8 7
|
Хәрефләрдән сан
буенча дәреснең темасы “ Җөмлә төрләре” килеп чыга
(кайсы команда
беренче эшли, шул утрауга беренче булып килеп җитә)
- Без “Җөмлә төрләре” утравын ачтык. Бу биремне дөрес
эшләгән өчен 1 нче ачкыч бирелә
- “Җөмлә
төрләре”
утравында
сез
нәрсә күрәсез? (“Юл ачу”картасы экранда күрсәтелә)
(
Ныгытма )
- Ныгытмада
4 келәт бар. Ни өчен дүрт, бу нәрсәне белдерә икән ?
Командаларга
уйлау өчен 30 сек. вакыт бирелә
Дөрес җавап : Без
бит “Җөмлә төрләре” утравында. Әйтү максаты буенча җөмләләр 4 төрле була.
Нәтиҗә ясыйбыз:
2 нче
ачкыч бирелә
Алга таба
юл ачылды - ныгытма ишеген ачты , керәбез
1нче
келәт “ Кагыйдәләр, билгеләмәләрне уйла” ишегендә
йозак эленгән, аны ачу өчен башваткычны чишәргә кирәк
“Юл
ачу”картасындагы биремнәр: (“Юл ачу”картасы экранда күрсәтелә)
1.Көчле тойгы
белән әйтелә торган җөмләләрне нинди җөмләләр дип атыйлар.
2.Нинди дә булса
сорауны белдергән җөмлә нинди җөмлә дип атал?.
3.Бу җөмләнең
үзенә генә хас интонациясе була. Ул боеру тавышы белән югарырак тонда әйтелә
4. Чынбарлыкта булган вакыйгалар,
күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә нинди
җөмлә дип атала
“Кроссвордны
чишегез”
(кроссворд рәсеме)
|
1.т
|
|
|
|
|
|
|
|
ө
|
|
|
2.
|
|
р
|
|
|
|
|
л
|
|
3җ
|
ө
|
м
|
л
|
ә
|
|
|
р
|
|
|
|
|
е
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Җавап табылды:
|
т
|
о
|
й
|
г
|
ы
|
л
|
ы
|
|
ө
|
|
|
с
|
о
|
р
|
а
|
у
|
|
|
л
|
|
җ
|
ө
|
м
|
л
|
ә
|
|
|
р
|
|
|
|
|
е
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
2 нче ачкыч бирелә
2нче
келәт “Эзләп тап”
“Юл ачу”картасы
(экранда күрсәтелә)
Бирем. Фәнис Яруллинның гел сорау җөмләләрдән генә торган
шигырендә сораулар ничек (нинди чаралар белән) белдерелгән? Кызыл карандаш
белән сорау белдергән чараларның астына сызыгыз.
Нигә?
Нигә китә икән бу
кошлар?
Канатларын сынар өченме?
Күбрәк юллар узар
өченме?
Куркытамы әллә соң
кышлар?
|
Нигә китә икән бу
кошлар?
Аларны да нужа
йөртәме?
Чит җирләрдә бәхет
көтәме?
Бәхетенә барып
җитмичә
Өзелмимә икән
сулышлар?
Нигә китә икән бу кошлар?
Җимеш кенә үскән
илләрдә,
Кышлар булмый торган
җирләрдә
Күбрәк тә бит гүзәл
гөлләр дә,
Оҗмахларга тиңдер
тормышлар –
Нигә кайта икән бу
кошлар?
Нигә?
|
Җавап
Нигә?
Нигә китә икән бу кошлар?
Канатларын сынар өченме?
Күбрәк юллар узар
өченме?
Куркытамы әллә соң кышлар?
Нигә китә икән бу кошлар?
Аларны да нужа йөртәме?
Чит җирләрдә бәхет
көтәме?
Бәхетенә барып
җитмичә
|
Өзелмиме икән сулышлар?
Нигә китә икән бу кошлар?
Җимеш кенә үскән
илләрдә,
Кышлар булмый торган
җирләрдә
Күбрәк тә бит гүзәл
гөлләр дә,
Оҗмахларга тиңдер
тормышлар –
Нигә кайта икән бу кошлар?
Нигә?
|
4нче
“Юл ачу”картасы
(экранда күрсәтелә)
3 нче келәт
“Тыныш билгеләре”
Бирем. Җөмләләрнең ахырындагы
тиешле дөрес билгенең астына сызыгыз
«Хәтерсез
күке» әкияте.
Җәй
көне урманда агачтан-агачка кунып, «Кәк-кү!» «Кәк-кү!» дип кычкыручы күкене
күрәсең ( . ? ! )Аның тавышында ниндидер моң, сагыш, өзгәләнү, чакыру
авазлары бар ( . ? !
) Нигә өзгәләнә, нигә сагышлана соң күке ( .? ! ) Аның эче тулы сагыш
икән ( . ? ! ) Кешеләр аны башка кошлар оясына күкәәй салганы өчен
гаеплиләр, балаларын үстерергә яратмый, диләр( . ? ! ) Баксаң, чит
кошларның ояларына күкәй салулары аларның хәтерсезлекләреннән икән ( . ? ! )
Үз ояларын таба алмагач, башка кошлар оясына күкәй салалар ( .?! ) Икенче
күкәй салыр вакыт җиткәнче, теге кошның оясын да югалталар ( . ? ! ) Шулай
итеп, балаларын утырып чыгара алмыйлар ( .?! ) Алар, өзгәләнеп, көннәр буе
«Кәк-кү ( .? ! ) Кәк-кү( . ? ! )» дип үзләренең балаларын чакыралар икән (
. ? ! )
(Ф.Яруллин)
4 нче келәт “ Мисаллар ”
“юл ачу”картасы
(экранда күрсәтелә)
Хикәя җөмлә
|
Сорау җөмлә
|
Боеру җөмлә
|
Тойгылы җөмлә
|
Бирем Ә
Фәнис Яруллинның “Рәхәт тә соң!” шигыреннән Һәр
төргә 1-2 мисал табып язарга
Килеп җитә сентябрь,
Мәктәпләрдә шау да гөр.
Һәрбер укучы өйдән
Сораулар төяп килгән:
- Болытлар ник биектә?
- Җир әйләнә нилектән?
- Кояш янып бетмәсме?
- Диңгез-күлләр кипмәсме?
- Алардан
бармы файда?
- Чебен-черки, бакалар
Ник бетмиләр, арталар?
Җилнең оясы кайда?
|
Һәммәсен аңлаталар
Укытучы апалар.
Шундый кызык, шундый шәп,
Ярый әле бар мәктәп!
Укып арыгач-талгач,
Бик күп белемнәр алгач,
Яз килеп җитә җырлап,
Бар дөньяны матурлап.
Елгаларда су арта,
Агач бөре
яңарта.
Кайталар киткән
кошлар,
Яшәү
кызык та, дуслар!
|
-Кайсы
команда 5 ачкычка ия була,шулар җиңүче.аларга “5”ле
-Без сезнең белән
бүген биремнәрне дөрес эшләп, һәр “келәткә” ачкыч таптык. Димәк, нинди
хикмәтле хәзинә таптык, балалар?
“Кешеләргә дөрес
аралашыр, аңлашыр өчен кирәк булган мөһим” хәзинә”не таптык .
-Ул нинди хәзинә була инде?
(Ул хәзинә –
безнең туган телебез)
-Телебезне
сакласак, милләтебез дә яшәр. Теле барның-иле бар.
- Без Ф.Яруллинның
сүзләре белән дәресебезне тәмамлыйбыз.
Милләтем.
Әй
милләтем, милләтем –
Байлык
тулы келәтең;
Шул
келәткә ачкыч тап дип
Туган телне өйрәттең.
Келәтең
бик хикмәтле,
Байлыкларың
кыйммәтле,
Һәр
байлыгың үзенә тартып
Җилкендерде
йөрәкне.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.