Инфоурок Дошкольное образование КонспектыМастер- класс «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак әкият- терапия технологиясе элементларын куллану»

Мастер- класс «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак әкият- терапия технологиясе элементларын куллану»

Скачать материал

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Лениногорск шәhәре "5нче санлы катнаш төр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мастер- класс

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак әкият- терапия технологиясе элементларын куллану»

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзүче: 1 нче квалификацияле

татар теле тәрбиячесе

Низамова Тәнзилә Халик кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2022 ел

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен  үстерүдә инновацион технологияләр куллану аша педагогларның компетентлыгын арттыру.

Бурычлар:

 1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү процессында “ әкият- терапия” технологиясенең әһәмиятен һәм актуальлеген ачарга булышу.

2. «Әкият- терапия»технологиясен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән нәтиҗәле методлар һәм алымнар белән педагогларның тәҗрибәсен баету.

3. Үз эшенең практикасында «Әкият- терапия” технологиясен куллануга кызыксыну уяту.

 

Җиһазлар:презентация,  "Тылсымлы  капчык»,  тычкан, төлке , куян,  бүре, аю уенчыклары, геройлар төшерелгән жетоннар,  «Теремкәй» әкияте  геройлары башлыклары,  пазллар,  “Тылсымлы тартма”,  әкият уйлау өчен предметлар (),  пластилин (әвәләү өчен), аудиодиск.

Мастер-класс барышы:                                                                                                                         1 .Әзерлек-оештыру этабы

Исәнмесез, хәерле көн,

Хөрмәтле коллегалар!

Сезнең алда чыгыш ясый

Тәнзилә Халиковна.

 

“Әкият- терапия” технологиясе турында

Булыр минем чыгышым.

Әйдәгез, бергә- бергә

Эшлик әле, тырышып.

 

Элек кулланган алымнарны

Яңартабыз без хәзер.

Нәтиҗәлекләрен раслый алар

 Шуны ачыкларга без әзер.

 

Актив катнашып утырыйк

Бергә нәтиҗә ясыйк.

Кызыклы булса,  эштә

Кулланырга тырышыйк!

 

Хәерле көн,  хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин сезне  үземнең мастер-классымда сәламләвемә  шатмын.

 

Берәүгә дә сер түгел, сөйләм үсеше проблемасы әһәмиятле булудан туктамый. Мәктәпкәчә чор - баланың сөйләм телен актив үзләштерү, сөйләмнең барлык якларының барлыкка килүе һәм үсеше чоры.

Балаларга  файдалы, әмма авыр шөгыльләрдән  ничек арымау ысулларын табарга?                                                                                                                            Актив сүзлекне баету буенча  биремнәрне  ничек мавыктыргыч итәргә? Аралашу нигезендә әйләнә-тирәлеккә уңай карашны ничек формалаштырырга?

Бу сорауларга җавапларны без сезнең белән бергә эзләячәкбез.

 

 

Хөрмәтле хезмәттәшләр. Сезгә бер җиңел генә сору бирәм.

"Балачак нәрсәдән башка мөмкин түгел?»

( Җаваплар: дусларсыз, мәхәббәтсез, уенчыкларсыз, уенсыз, һәм, әлбәттә, әкиятсез.)

Әйе, бик дөрес.Зур рәхмәт. Минем бүгенге мастер классымның темасы:

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак әкият- терапия технологиясе».

 

Актуальлек:

Әкият терапиясенең файдасы турында бик күп сөйләргә була. Мин сезгә шул

турыда әкият сөйләргә телим.

 

Әкият- терапия турында әкият.

«Ниндидер патшалыкта, балалар дәүләтендә Әкият яшәгән ди .  Ул балаларны бик яраткан, алар белән дус булган, аларны күп нәрсәгә өйрәткән һәм ярдәм иткән. Әйләнә-тирә дөнья, кыргый илләр һәм аларның яшәүчеләре турында сөйләгән, кеше, аның тормышы һәм гореф – гадәтләре турында тирән белемнәре белән уртаклашкан, балалар үзләрен һәм башка кешеләрне яхшырак аңлый башлаган, аларның эчке дөньясы баеган, белемнәре арткан һәм үзләрен  ышанычлырак  хис иткәннәр.

Тик «башка заман " килеп җиткән. Балалар үсеп җиткән, алар өлкән һәм акыллы кешеләр булган, һәм алар тормышында катлаулы һәм «акыллы» механизмнар – телевизорлар, кәрәзле телефоннар, компьютерлар, уен автоматлары барлыкка килгән…

Зурлар үзләренең балаларына яңа дуслар табарга уйлаганнар.Шулай итеп, сабыйларның «текә» уенчыклары, модалы уеннар, мавыктыргыч мультиклар, ә аннары барысын да булдыра торган  компьютерлары барлыкка килгән. Дуслар арасында Әкияткә урын калмаган, ул онытылган , үзен ташландык һәм беркемгә дә кирәк түгел дип тойган.

Шулай көн артыннан көн үткән.. Кинәт, ата-аналар балаларының йөзләре сулыккан, ә күзләре начарлана, дип сизә башлаганнар. Балалар әти-әниләрен тыңлаудан, өлкәннәрне хөрмәт итүдән, ишегалдында яшьтәшләре белән уйнаудан бөтенләй туктаганнар. Ә ата-аналар аларны әлеге модалы уенчыклардан аерырга тырышсалар да , аралашу еш кына күз яшьләре һәм кычкырыш белән тәмамланган. Көннәр шулай үтә торган.

Балаларга ничек  ярдәм итәргә беркем дә белмәгән…

Бер сабыйның әнисе бервакыт үз әнисенең аңа әкиятләр укуын искә төшергән. Ул акрын гына үзенең баласы янына килгән, башыннан сыйпаган һәм: "мин сине балачагымның иң яхшы дусты белән таныштырырга телим... бу минем балачак әкиятем”- дигән

Әнисе  « Борын- борын заманда..» дигән китапны ачкан.

Һәм могҗиза! Әнисе укыган һәр биттән баласының  шатлык, яктылык,көч, игелек һәм сәламәтлек белән тулганын күрде. Ул, укудан тукталып,  башка ата - аналарга шалтыратып, балалар җаны өчен дару табылуын хәбәр итү өчен кечкенә генә тәнәфес ясады.»

 

 Әкиятләр безнең тормышыбызга кечкенәдән үк килеп керә. Балаларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә әкият-терапия эшчәнлегенең әhәмияте бик  зур..Төрле әкиятләр тыңлау аша балалар төрле образлар, төсләр, тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга , нәтиҗә ясарга мәҗбүр итә.

 

Әкият белән эшләүнең берничә формасы бар.

 1. Әкиятләр сөйләү. Бу форманың  үз үзенчәлекләре бар: әкиятне өлкәннәр яки бер төркем затлар сөйләргә мөмкин. Укыганнан соң  һичшиксез сораулага җавап бирелә.

 2. Әкиятләр иҗат итү.  Беренче чиратта, без геройны, балага җенес, яше, холкы буенча якыннарын сайлыйбыз. Аннары әкият илендә геройның тормышын бала үз тормышы белән охшашлык тапсын өчен сурәтлибез. Бурыч: геройның хәлен әкияти вакыйгалар аша күрсәтергә.

3. Спектакль (әкият) уйнату. Әлеге форма өчен әкият геройларының битлекләрен, курчак театрын (перчаткалар), бармак курчакларын, гадәти уенчыкларны кулланырга мөмкин. Бала үз гамәлләренә төзәтмәләр кертергә өйрәнә, аның сөйләме, ихтыяр көче, карашы үсә. Драмалаштыру кыюлык, үз көчләренә ышаныч, мөстәкыйльлек, артистлык кебек сыйфатларны формалаштыруга ярдәм итә.

4. Әкияти имидж-терапия. Әкияти имидж-терапиянең мәгънәсе-моменталь үзгәреш. Костюм киендереп, бала үзен үзе сайлаган герой буларак хис итә башлый һәм еш кына үзендә яңа, яшерен  мөмкинлекләр ача.

5. Әкияти рәсем . Балалар тыңланган яки укылган әкиятләргә иллюстрацияләр ясыйлар, әкияти сюжетларны  һәм геройларны тасвирлыйлар. Бу рәсемнәр баланың эчке дөньясын, үз-үзенә һәм башкаларга карашын, аның индивидуальлеген күрергә ярдәм итә.

 

Әкият терапиясе методы, теләсә кайсы башка метод кебек үк, үз эченә төп этапларны ала:

1. «Эмоциональ кәеф " этабы (эшне башлар алдыннан, барлык катнашучылар да уңай кәеф алырга тиеш).

2. «Әкияткә керү ритуалы» этабы (бу этапта катнашучылар әкияти атмосферага чумалар, әкият геройларына әвереләләр).

3. «Әкият сөйләү " этабы (тәрбияче алып баручының ролен үз өстенә ала һәм балаларга әкиятнең башы турында сөйли).

4. «Әкияти бурыч» этабы (бу этапта катнашучыларга килеп туган хәлдән чыгу юлларын табарга, әкиятнең дәвамын табарга тәкъдим ителә).

5. «Алынган тәҗрибәне гомумиләштерү " этабы (катнашучылар педагог сорауларына җавап бирә)

 6. «Әкияттән чыгу ритуалы» этабы

7. "Рефлексия" этабы (эмоцияләр алмашу).

 

Төп өлеш:

Бүген мин сезгә сөйләмне үстерү буенча  куллана  алган әкият терапиясе элементларын күрсәтәсем килә.

 

Психологик кәеф тудыру: “Елмаю” тренингы

Эшкә керешү өчен теләк һәм эмоциональ кәеф кирәк. Уңышлы эшләү өчен мин «елмаю»күнегүен үтәргә тәкъдим итәм. Елмаю берни дә тормый, әмма  уңай нәтиҗә бирә.. Ул бер мизгел дәвам итә, ә хәтердә кайчагында мәңгегә кала. Бер-берегезгә елмаю бүләк итегез. Моның белән сез үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрегезнең кәефен  күтәрә аласыз. Ышанам ки, сезнең кәеф күтәрелде һәм бу бик яхшы. Сезгә  мастер- класс барышында уңышлар телим.

 

 Шулай итеп, лексик темаларның берсен алыйк. Мәсәлән, кыргый хайваннар. Әйтегез әле, кыргый хайваннар нинди әкияттә очраша? (җаваплар тыңларга). Бүген мин сезне мәктәпкә әзерлек төркеме программасына кертелгән  «Теремкәй» рус халык әкияте мисалында эшемнең төп алымнары белән таныштырырга телим.

 

Хәзер, сезнең һәркайсыгыз үзенә геройны сайлар. Барысы да гадел булсын һәм бәхәсләр тумасын өчен, без, гадәттә “тылсымлы” капчыкны кулланабыз. Менә ул. Сезгә дә шуннан 1 әкият героен алуыгызны сорыйм.

Кемгә  уенчык рәвешендәге геройлар  эләкте сезне бирегә, әкият сәхнәләштерергә чакырам. Ә кемдә геройлар төшерелгән жетоннар- алар төп геройларның ярдәмчеләре ролен үтәрләр.

 

Әкияткә керү ритуалы: Хәзер без күзләрне ябабыз һәм келәм- самолетта очуыбызны күз алдына китерәбез, болытлар өстенә  югары күтәреләбез. Безнең аста  кырлар, урманнар, авыллар һәм шәһәрләр калды. Тирә-юнебездә ак кар болытлары, кыш ел фасылына  карамастан, безгә бөтенләй салкын түгел. Һәм менә гаҗәеп болытларның берсендә без Әкияти урман күрәбез, ә урманда зур матур алан. Аланда Теремкәй тора. Без әкияткә эләктек. Хөрмәтле педагоглар,  күзләрегезне ача аласыз.

                                                                                                                            

Безнең Теремкәебез гади генә түгел, анда керү өчен  төрле биремнәр үтәргә кирәк. Геройларыбызга ярдәмгә  булышчылар да чыгар. Әйдәгез әкиятебезне башлыйбыз.

Алып баручы :

 

Борын-борын заманда

Ерак тугел ,якында,

Безнен урман артында

Бер теремкәй торган ди…

 

(Көйгә тычкан чыга).

Тычкан :   

Мин тычкан баласы

Юл буйлап барам.

Алтын башакларны

Кәрзиннәргә салам. (Тычкан теремкәйне күрә)

Ай-яй,нәрсә бу?

 Матур теремкәй тора.

 Кечкенә дә,зур да түгел

 Кем яши икән монда? (шакый)

 Терем- теремкәй,

 Теремкәйдэ кем яши?

 Беркем дә юк?

 Әйдә мин керим, мин яшим .

Ә монда йозак. Ачкычлары да күп.

Әәә, менә тычкан рәсеме төшерелгән ачкыч. Монда бирем бар икән.

 

1 бирем: Пазлларны  җый, әкиятләрне бел, геройларын әйт!

(Тычкан  теремкәйгә керә)

Көйгә куян керә.

Куян:

Мин Куянкай,Куянкай,

Куянкай-озынколаккай.

Юл буйлап сикерәм,

Уйныйм һәм көләм. (Куян Теремкәйне күреп)

Ай-яй,нинди матур Теремкәй!

Терем-теремкәй

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин - Тычкан-чыелдык. Ә син кем?

Куян: Мин Куянкай-озынколаккай. Керт әле мине.

                               

  Тычкан: Билгеләгән сүзләр буенча пантомима күрсәтсәгез, керерсең.

2 бирем. Пантомима (Куяннның ярдәмчеләре чыга. Һәрберсе пантомима күрсәтә, ә залда утыручылар белергә тиеш)

А) куянның теше авырта.

Б) бүре үзенә азык тапканга шатлана.

В) төлке тәрәзәдән җәнлекләр сөйләшкәнне тыңлап тора.

Г) аю өнендә йоклый.

 

Тычкан: Куянкай-озынколаккай кер,бергә  яшәрбез. (Тычкан,Куян Теремкәйгә керәләр)

(Көйгә Төлке керә)

Төлке:

Көз житте,салкын һава,

Җилләр исә  урманда.

Җылыга керер идем,

Тәмле чәй эчәр идем. (Теремкәйне күреп)

Ай-яй,нәрсә бу?

Матур теремкәй тора.

 Кечкенә дә,зур да тугел.

Кем яши икән монда? (шакый)

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин - Тычкан-чыелдык.

Куян: Мин- Куянкай-озынколаккай.

Бергә: Ә син кем?

Төлке:Мин-  Төлке-хәйләбай. Кертегез әле мине.

Куян:

Керпе  ничек куянга ярдәм итте? темасына берәр әкият уйлап чыгарсаң керерсең

3 бирем: «Әкият уйла!»  

Тартмада 3-4 предмет ( куян, керпе, күлмәк, шар) Шулар ярдәмендә  5-6 җөмләдән торган әкият төзергә кирәк.

 

Шартлары:

 1. Беренче әкиятче  әкиятне бер фраза белән башлый;

 2. Төркемнең киләсе катнашучылары, чират буенча, әйтелгән фразага алдагысына туры килә торган мәгънә буенча  үз фразаларын  өсти;

 3. Әкиятнең логик азагы булырга тиеш.

 

Бергә: Төлке-хәйләбай, әйдә кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан, Куян, Төлке Теремкәйгә керәләр)

(Көйгә Буре  керә)

 Бүре:

Көз дә житте.Бүрегә

Күңелсез бит үзенэ.

Кая киткән хайваннар

Мондамы әллә  алар.(шакый)

Терем-теремкәй

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин - Тычкан-чыелдык.

Куян: Мин- Куянкай-озынколаккай. 

Төлке:Мин - Төлке-хәйләбай.

Бергә: Ә син кем?

Буре: Мин - Бүре-сорыбай. Кертегез әле мине.

 

Төлке: Теремкәй әкияте геройларын пластилиннан әвәләп ясап бирсәгез керерсең .

4 бирем: Пластилиннан әкият геройларын әвәләп, алар турында матур сүзләр әйтергә кирәк.

(Бүре иптәшләре белән пластилиннан геройлар әвәлиләр)

 

Бу вакытта калган педагоглар белән ял минуты үткәрелә.

 Бергә: Бүре-сорыбай, әйдә кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан,Куян, Төлке,Бүре Теремкәйгә керәләр)

(Көйгә  Аю  керә)

 Аю:  

Мин Аю-камытаяк,

Бал ашарга яратам.

Кыш буе кайда йокларга?

Шуңа башымны ватам.(Теремкәйне күреп)

Ай-яй, бу нәрсә? Теремкәй!

Теремкәйдә кем яши?

Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин - Тычкан-чыелдык.

Куян: Мин - Куянкай-озынколаккай. 

Төлке:Мин - Төлке-хәйләбай.

Буре: Мин - Бүре-сорыбай.

Бергә: Ә син кем?

Аю: Мин - Аю-камытаяк. Кертегез әле мине.

Бүре: Уен уйнатсаң, кертербез.

 

5 бирем: (“Күрсәт әле үскәнем” җырлы-биюле уенын  уйнау)

Бергә: Аю-камытаяк, әйдә кер ,бергә яшәрбез.    

 

Алып баручы:  

Урмандагы хайваннар,

Дус-тату яши алар.

Алардан үрнәк алыйк,

Без дә дус булып яшик.

 

«Алынган тәҗрибәне гомумиләштерү " этабы:

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әкият терапиясе белән шөгыльләнүнең файдасы нидә? (залдан сорау). Нәтиҗә итеп геройлар үз фикерләрен җиткерәләр:

Тычкан: проблемалы хәлдән чыгу юлын табарга булыша.

Куян: балаларның үзе һәм  әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен  киңәйтә.

Төлке: баланың эчке дөньясын рухи-әхлакый кыйммәтләр белән баета.

Бүре:  психофизик һәм эмоциональ үсешне стимуллаштыра.

Аю: сүзлек запасын арттыра.

 

«Әкияттән чыгу ритуалы» этабы :

Хәзер без күзләрне ябабыз һәм келәм- самолетта яңадан үзебезнең бакчабызга кайтабыз.

 

Рефлексия “Синквейн”

Мастер- класс

Нинди? ...(әйбәт, бай, кирәкле, кызыклы, уңышлы һ.б. )

Нишли?...... (иҗади сәләтләрне үстерә, сүзлек запасын арттыра, проблемалы ситуацияләрне чишәргә ярдәм итә , якынайта, мотивацияли һ.б.)

Мастер класс турында  3- 4 сүздән торган фраза яки җөмлә......(Мастер- класс- тәҗрибә! Осталыкта- кыскалык! Остадан эш курка! Һ.б.)

Бирелгән сүзне ачыклаучы төшенчә..........(Аралашу. Осталык. Һ.б. )

Йомгак итеп шуны әйтер идем, әгәр дә тәрбиячеләр күрсәтмәлелекне җитәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларынннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, телләргә өйрәтүдә уңышка ирешәчәк.

 

 

Әкият- терапия технологиясе буенча үзегезнең эшегездә куллана алырлык уеннар исемлеге:

1.     Пантомима өчен ситуацияләр.

2.     Әкиятләрдән салат. (Берничә әкиятнең геройларын алып яңа әкият төзү)

3.     “Чишмәкәй” (рифмалы картинкаларны яки сүзләрне табып шигырь иҗат итәргә)

4.     “Фантазерлар”

5.     “Яхшы- начар” (предметның яхшы һәм нача якларын әйтергә)

6.     Син нәрсә күрәсең, тоясың? (картина буенча)

7.     Сүзсез күрсәт!

8.     Бу предмет турында син нәрсә әйтер идең? (бер объектны алып ике бала аның турында нәрсә әйтә ала барлык яктан тасвирлый. Кем тукталып кала - шул җиңелә)

9.     Әгәр дә шулай булса...(Мәсәлән: әгәр дә кояш бер дә батмаса...)

10.  Әкият героена булышуда үз вариантыңны әйт! Һ.б.

 

 

Кулланылган әдәбият:

1.     Зинкевич- Евстегнеева  Т.Д . Трененги по сказкотерапии.

2.     Соколов  Дмитрий  Юрьевич .  Сказки сказкотерапия.

3.     Зинкевич- Евстегнеева  Т.Д .  Практикум  по сказкотерапии.

4.     Зинкевич- Евстегнеева  Т.Д . Игры в  сказкотерапии.

5.     Зинкевич- Евстегнеева  Т.Д . Трененги по сказкотерапии

6.     З.М.Зарипова, Р.С.Исаева, Р.Г.Кидрячева.Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү программасы, методик ярдәмлек. Казан, 2013.

7.     К.В.Закирова, Л.Р. Мортазина. Балачак-  уйнап – көлеп үсәр чак. Казан, 2012.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер- класс «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак әкият- терапия технологиясе элементларын куллану»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Руководитель реабилитационного подразделения

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 581 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 16.03.2022 208
    • DOCX 45.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамова Танзиля Халиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Низамова Танзиля Халиковна
    Низамова Танзиля Халиковна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 17134
    • Всего материалов: 15

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Потенциал теории воспитания и ее реализация в актуальных педагогических технологиях в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Курс повышения квалификации

Алгоритмика для дошкольников и младших школьников

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Курс повышения квалификации

Психологические условия нравственного воспитания в ДОУ. Построение программы нравственного воспитания

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития и воспитания детей: особенности и подходы

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 15 регионов

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инструменты и навыки современного дизайнера

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе