Инфоурок Другое КонспектыМастер-класс "Күркәм холык- үзе бәхет"

Мастер-класс "Күркәм холык- үзе бәхет"

Скачать материал

 

 

                 Мастер –классның темасы: Күркәм холык –бәхеткә ачкыч.

 

Дәреснең максаты:

 

Бурычлар:

-үзеңнең холкың, әдәби образлар, халык аваз иҗаты  мисаллары ярдәмендә холыктагы тискәре сыйфатның кешене бәхетсез итүен дәлилләп күрсәтү;

-фикер йөртү сәләтен үстерү;

-күркәм холык тәрбияләү.

 

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа, проектор.

 

Материал:презентация(слайдларда- аңлатма, схемалар, мәкальләр, Ризазддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләре).

 

       Мастер-классның структурасы:

Кереш

-максат һәм бурычларны билгеләү.

-проблемалы эзләнү технологиясенә нигезләнеп үткәрелгән дәрес системасы;

-эш алымнары.

Практик эш.

 

    Бүгенге дәреснең темасы-“ Күркәм холык –бәхеткә ачкыч”.

дип атала.Укучылар. күркәм холыклы булып бәхетле булырга мөмкинме?

 (Фикерләрне тыңлау).

Кеше язмышын билгеләүдә кеше үзе дә  роль уйный алмыймы икән? Аерым алганда, кешенең холкына игътибар итик.

 

 Сорау: Нәрсә соң ул холык?  (Җаваплар тыңлана).

 

Ягез, бу сүзнең мәгънәсен карап китик. (1 нче слайд)

 

   Холык: 1. Кешенең икенче берәүгә, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтендә, үзен тотышында чагыла торган иң тотрыклы психик сыйфатлар җыелмасы, характер.

2. Гадәт.

 

 

 

II. Төркемнәрдә практик эш.

Сорау. Кешенең холкын, гадәтләрен ничә төргә бүлеп була?

       (2)

 

1. Хөрмәтле укытучылар, мин сезне ике төркемгә бүләм. 1 нче төркем күркәм холыкка хас сыйфатларны әйтә, 2 нче төркем ямьсез холыклы кешеләргә хас тискәре сыйфатларны әйтә.

 (Җаваплар тыңлана).

 (2 нче слайд ачыла)

Күркәм холыклы кешеләргә хас сыйфатлар: тугрылык, тырышлык, сабырлык, әдәплелек, хаклык, ярдәмчеллек, тырышлык, мәрхәмәтлелек, олыларга хөрмәт, намуслылык, гаделлек, максатчанлык...

 

(3 нче слайд) Тискәре холыклы кешегә хас сыйфатлар: ялганлау, гайбәт сөйләү, урлау, көнләшү, тәкәбберлек, кирелек, саранлык...

 

2. Ә хәзер төркемнәргә икенче бирем.

 

   1 нче төркемдәгеләр әдәби әсәрләрдән  уңай сыйфатка ия булган образларны атагыз. Алар уңай холыклы булулары белән нинди уңышларга ирешкәннәр? (Җаваплар тыңлана)

 

 

   2 нче төркемдәгеләр  әдәби әсәрләрдән тискәре холыклы образларны атагыз. Шушы тискәре сыйфатлары ярдәмендә тискәре холыклы образлар нинди уңышсызлыкка яки каршылыкка очраганнар?

 

 

 

   

            (Җаваплар тыңлана).

 

 

 

 

IV. Әдәби әсәрләрдә  дә без төрле холыклы геройлар белән очрашабыз.

 Ф.Хөснинең “ Йөзек кашы “ әсәрендәге Айдар образын искә төшереп китү дә урынлы булыр.

   Айдарның уңай сыйфатларын искә төшерәбез.

 

    Аралашучан, әдәпле, эшчән, мәрхәмәтле, җыйнак, ярдәмчел, җитез, кыю, тәвәккәл.

 

 Тискәре сыйфатлар-

 Беркатлылык, сабырсызлык, ярсып китүчән, үзсүзлелек, битарафлык.

 

 Айдардагы кайсы сыйфатлар аңа бәхетле мизгелләр бирде? Аралашучан булуын кайсы очракта күрәбез? Вәсиләнең әтисе,  Вәсилә белән сөйләшә, дуслаша, эш ярата, шахтада акча эшли, кешеләргә карата мәрхәмәтле, акчасын туздырмый, җыйнак, башкаларга ярдәм итә, Җитезлеге, кыюлыгы  ат чабышында беренчелекне алырга, тәвәкәллеге Вәсиләне урлар алып кайтырга   ярдәм итә. Димәк Айдарың холкындагы бу сыйфатлар аңа бәхетле мизгелләр бүләк итте.

 

   Тискәре сыйфатлар нәрсәгә китерде?

 

Беркатлылыгы дусты Госманның сүзләренә бик тиз ышануга китерде, сабырсызлык аркасында Госманнан Вәсилә турында  бик тиз яңалык ишетәсе килде, ярсып китүчәнлеге, сабырсызлыгы  аны берни белән дә алмаштырып булмый торган гүзәл мәхәббәткә киртә куярга мәҗбүр итте.  Айдар да, Вәсилә дә бәхетсез.

 

 

 V. Кешенең холкы турында халык авыз иҗаты ничек әйтә?

   (Слайдта мәкальләр)

 

1)Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

 

 

2)Кешене беләсең килсә, холкына кара,

 

 

3)Яхшы холык дошманыңны дус итә.

 

4)Кыюлык — бәхет.

 

5)Тәвәккәл таш ярыр,

Булдыксыз баш ярыр

 

 

6)Тәвәккәл тау ега.

 

 

7)Яхшы гадәт адәм итәр,

Яман гадәт әрәм итәр.

 

 

8)Сабыр төбе сары алтын,

 

 

 

 

 

 

     VI. Төркемнәргә бирем. Бүгенге заман белән янәшә атлаучы кешеләргә карата иң мөһим  бер сыйфатны әйтегез. Һәрбер кеше бер сыйфат кына әйтә.

   (Җаваплар тыңлана).

  VII. Йомгаклау.

   Һәрбер кеше өчен гүзәл холыклы булуның кыйммәтен Ризаэтдин Фәхреддин сүзләре белән раслап , бүгенге мастер-класска нәтиҗә ясыйсым килә.

 

  “Гүзәл холык –бик файдалы бер камиллектер... Гүзәл холыкның файдасы күбрәк вакытта башкалар өчен була, берәүнең гүзәл холыклы булуы сәбәбеннән гомумхалык файда күрә...

  ... Милләтләр гүзәл холык сәбәбеннән тәраккый итәләр вә холыклары бозылу белән түбән китәләр. Холыклары гүзәл булган милләт бөтен дөньяда өстен һәм хөрмәтле булачактыр...

 ... Гүзәл холыклы һәм яхшы тәрбияле кешеләргә адәм балалары гына түгел , хәтта һәртөрле максатлар да буйсынырга мәҗбүр булалар. Яхшы тәрбия күңелне бозыклыктан , акылны хорафатлардан һәм төрле шикләнүләрдән , тәнне хасталык сәбәпләреннән саклаганга күрә, бу нәрсәләрнең дә бәхеткә илтүче сәбәпләр икәнлеген онытмаска кирәк.

    Әгәр хөрмәтле булыйм дисәң, үзең дә башкаларны хөрмәт ит!   Ни чәчсәң-шуны урырсың”.  

Алдагы гыйбарәгә әйләнеп кайтыйк. “Язмыштан узмыш юк”  дигән әйтем бик дөреслеккә туры килми. Кеше күркәм холыклы булып тормышта үз бәхетен таба ала. Кешенең язмышын билгеләүдә кешенең холкы да зур роль уйный. Күркәм холыклы кеше бәхетле булырга мөмкин.

 

 

   Актив булуыгыз өчен рәхмәт!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер-класс "Күркәм холык- үзе бәхет""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 334 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.09.2015 1469
    • DOCX 38 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Яруллина Флера Миннетулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Яруллина Флера Миннетулловна
    Яруллина Флера Миннетулловна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 16119
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Мини-курс

Основы изучения творческих дисциплин: введение в пропедевтику дизайна и изобразительного искусства

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 16 регионов
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современное инвестирование: углубленное изучение инвестиций и финансовых рынков

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 13 регионов