Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / География / Другие методич. материалы / Туган ягым Минзәләдә - Муса Җәлил
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • География

Туган ягым Минзәләдә - Муса Җәлил

библиотека
материалов

Р.М.Мавлеева

МБОУ «СОШ №4»

«Туган ягым Минзәләдә – Муса Җәлил”

Минем тикшеренү эшемнең максаты:

  1. 1941-1942нче елларда хәрби – патриотик курсларга Муса Җәлилнең Минзәләгә килүе һәм китүе белән тирәнтен таныштыруга ирешү;

  2. Шагыйрьнең бу чордагы иҗат юлын өйрәнү, аның дошман белән батыр көрәшкә ныклы әзерлек алып баруын аңлату;

  3. Герой –шагыйрьнең шигырьләрен уку аша аның иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

Теманың актуальлеге: Бүгенге көндә бу теманы кирәкле дип саныйм, кыска гына вакыт эчендә Муса Җәлил безнең якларда булып, никадәр иҗат җимешләре тудырырга өлгергән. Без аның белән горурланырга, аннан үрнәк алырга тиеш.

Мин бүгенге чыгышымны “Туган ягым Минзәләдә -Муса Җәлил” дип атадым һәм Минзәлә чорындагы патриот - шагыйребезнең тормышы, иҗаты эшчәнлеге буенча эзләнү-тикшеренү эше аша үзем өчен файдалы нәтиҗәгә килдем.

Татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил Ватан сугышына сәяси яктан җитлегеп, гражданлык бурычын тулысынча аңлап килде. Халыктан аерылгысыз, халыкның үз улы Муса Җәлил илне саклаучылар сафына килеп басты.

Вакыт җитте…

Әйдә, батыр җиңү дәртен

Алып керим ялкын эченә.

Мин калмасам, җирдә син калырсың

Һәйкәл булып үлмәс булып эшемә, - дип язды ул

1941нче елның августында.

Бу язмам Муса Җәлилне 1941 нче елның ноябрь – декабрь айларында Минзәләдә политкурсларда уку чорында күргән, белгән, аралашкан кешеләр белән очрашып сөйләшкән кебек булыр, ул булган колхоз белән таныштырыр, ул чыгыш ясаган мәдәният учакларын “күрү” шагыйрь – курсант тормышының әлеге чорын күз алдына китерергә булышлык итәр.

-Әй, ямьле син, Минзәләм ягы! – дип юкка гына җырларда җырланмый бит. Безнең Минзәләбез бик матур җирдә урнашкан. Аның Минзәлә, Ык, Чулман буйлары ни тора! М.Горький бу якларны матурлыгын күргәч: “Исең китәр, йөз тапкыр исең китәр”, - дип язган.

Нәкъ менә Мәскәү янында фашистларга каршы сугышларның кызган көннәрендә, 1941 нче елның ноябрь башында, Муса Җәлил Бөгелмәдән Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән политик училище курсантлары составында Минзәләгә күчеп килә. Кышның салкынлыгына түзәр әмәл булмый. Салкыннан инде җир каткан. Һәм ул шул чакта үзәккә үтәрдәй салкынга атап “Суык бабай” шигырен яза.

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә...

Кышкы салкын буранда

Бар да туңып катсыннар,

Безнең туптан мәңгегә

Җир астында ятсыннар.

Фашист беткәч, без тагын

Рәхәт яши башларбыз... (Суык бабай, 16 бит)

Минзәләдәге бик мәһабәт бер бинада педагогия училищесы урнашкан. Аннан кайсы якка таба гына атласаң да Муса Җәлилнең кайнар эзләрен тоясың кебек. Бина тирәсендә үскән зифа каеннар да һаман юксынып, моңаеп утыра сыман. Курсант-шагыйрь Минзәләдә озак яшәмәгән. Әмма бик бай, бик нәтиҗәле, тулы канлы тормыш белән яшәгән ул анда. Авыр сынау чорында ае елга, көне айга, сәгате көнгә тиң була диләр. Җәлил Минзәләдә чыныгу үткән. Ул анда дәһшәтле давылларда баш имәскә, кыенлыклар, хәтта үлем алдында да тез чүкмәскә өйрәнгән. Ул чыныгу аны хөр яшәргә рухландырган, иң фаҗигале көннәрдә дә ышанычын какшатмаган. Ул чыныгу аңа үлемсезеккә күчәргә нигез биргән. Әнә, ул авыр сугыш юллары үтеп, җиңүче булып Минзәләгә дә әйләнеп кайткан, мәңгегә кайткан. Ленин комсомолы исемендәге бакчада аның хөрмәтенә салынган мәгърур һәйкәл дә шуны әйтеп тора.

Менә үлемсезлеккә таба башланган гомер юлының берничә ае узган изге йорт – Муса Җәлил исемендәге педагогия көллияте. Аның фасадына патриот – шагыйрь хөрмәтенә мемориаль такта куелган. Бу бинаның зур ишекләре, киң баскычлары... Уку һәм торак бүлмәләре. Шул чак азатлыгыбыз һәм бәхетебез өчен совет солдатларын атакага алып барачак кыю политкомиссарлар күз алдына килеп баса.

Курсантлар арасында Мусаны белмәгән, аның белән сөйләшмәгән, фикерен уртаклашмаган кеше булмагандыр. Тәнәфес вакытларында, кичке бушрак араларда, бергә җыйналып, төрле темага сөйләшә, фикер алыша, җор сүзләр әйтешә торган булганнар. Ул вакытта да Муса үзенең активлыгын, илебез язмышы хәл ителә торган бу чорда партия һәм хөкүмәтебез сәясәтен дөрес аңлаучы булуын күрсәтә. Беренче очрашулардан соң ук ул үзенең гадилеге, әңгәмәдәшенә игътибарлы булуы, эчкерсезлеге, патриотик рухта булуы белән хәтердә тирән эз калдыра...

Шагыйрь – курсант Минзәләдә партия, совет, культура работниклары, укытучылар, мәктәп укучылары. “Ленин байрагы” газетасы журналистлары, колхозчылар, Казан рабфагында бергә укыган иптәшләре, танышлары белән очраша.

Политкурс җитәкчеләре рөхсәте белән, партия һәм совет органнары курсантларны булышлык итү өчен колхозларга җибәрәләр. Муса «Кызыл Кичү» колхозына килә. Бу колхоз ашлык тапшыру планын үти. Ләкин, артельдә эшче көч аз булганлыктан, үстерелгән мул уңыш сугып бетерелми, кышка кала. “Муса Җәлил шушы эшләрне оештыруда безгә нык ярдәм итте. Ул вакытта партиянең район комитеты фронтка җибәрү өчен җылы кием һәм продукция хәзерләүгә бик зур игътибар бирә идек. Без бу эшләрне. М.Җәлил белән берлектә, башка колхозлардан алдарак үтәп чыктык”, - дип искә ала колхозның элекке председателе Н.Ханнанов.

Муса колхоз тормышы белән ихлас күңелдән кызыксына: мәктәптә, фермада, бригадаларда була, җыелышларда катнаша, игенчеләрне фронт хәлләре белән таныштыра, шигырләрен укый, тырыш хезмәткә рухландыра. Һәрчак: “Безнең җиңүебезгә шик юк, без җиңәрбез!” – дигән фикерне үткәрә.

Дусай-Кичү авылында Мирзаһит һәм Сабира Әхмәдиевлар гаиләсендә Җәлил бер атнадан артык тора. Сабира апа истәлекләрендә: “Муса фермага барды, колхоз хәлләре белән танышып йөрде. Куен дәфтәрен күп кенә фамилияләр һәм саннар белән тутырды. Авыл халкының эшчәнлегенә исе китеп, сугыш беткәч, безгә, Ык буена гаиләсе белән кунакка килергә теләвен белдерде.

Кичләрен Муса бик матур итеп мандолинада уйный, кайвакыт “Ком бураны”, “Ашхабад” көйләрен көйләп тә җибәрә.

Колхозыбыз турында зур очерк язып чыгармакчы иде. Әмма, кинәт китеп бару сәбәпле, ул аны бастыра алмады. “Ирекле илнең ирекле Иреге” дип улыма багышлап шигырь дә яза башлаган иде. Ләкин ул тәмамланмый калды. Шагыйрьне Минзәләгә чакырып алдылар. Китәр алдыннан йон оекбаш белән бияләй бүләк иткән идем, сөенеп алды, рәхмәтләр әйтте. Бик күңеле булып, җыелган авылдашлар белән саубуллашып, Муса китеп барды. Юлдан ике хаты килде, фронтка барып җиткәч, бер хаты килде”, -дигән юлларны укырга була.

Ык елгасының сул ярында калкулыкка тезелеп утырган Дусай –Кичү, Яңа Мәлкән, Иске Мәлкән авыллары. Алар барысы бергә “Мәлкән” исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә берләшкән хәзер. Табигатьнең иң матур урынына урнашкан ул. Әгәр авылның тавыннан карап торсаң, күз алдында сихри гүзәллек ачыла. Биредән Чулман елгасына кадәр сузылган киңлектә йөгерек дулкыннар тирбәлә. Еракта утраулар күренеп тора. Иксез-чиксез тугайларны күзәтеп, хозурланып туя алмыйсың. Күңелеңне , хисләреңне әсир итә бу гүзәллек.

Шушы матурлыкка ямь өстәп, авыллар да яңара. Яңа хуҗалыклар да күп бу авылда. Урта мәктәп, мәдәният йорты, мәчет, һ.б. әгәр Муса, исән – сау кайтып, бирегә кабат килгән булса, мондагы үзгәрешләрне күреп сөенер иде! Якты офыклы, таза тормышлы авыллар, матур язмышлы кешеләр ялкынлы шигырьләр, һәм поэмалар язарга дәртләндерер иде аны.

Шагыйрь яшь әдәбиятчылар белән дә очрашырга вакыт таба. Минзәлә район китапханәсенең элекке мөдире М. Хисаметдинова китапханәдә бер очрашу вакытында аңа проза әсәрләреннән күргәзмәләр оештыруы турында сөйли. Муса, күзләрен тутырып карап тора да: “ Ә поэзия әсәрләре буенча ниләр эшләнә соң?”- ди. Алар китап укучылар исемлеген карыйлар. Ләкин шигырь китапларын укучылар исемлектә аз булып чыга. Мусаның мөлаем күзләрендә канәгатьсезлек чаткылары күренә. Аннары: “Поэзия әсәрләре белән эшләү җитми икән шул”, - дип әйтеп куя, киңәшләрен бирә. Әлбәттә, бу минутларда китапханә мөдире үзен уңайсыз хис итә. Шулай да бераздан ул: “Бездә әдәби түгәрәк эшли. 1932 нче елдан бирле “Яшь каләмнәр” кулъязма журналы чыга”, - дип әйтеп куя. Муса моның белән бик кызыксына, журналларны сорап ала. Өч-дүрт көн эчендә алар белән танышып чыга, язышучыларның кайберләре белән таныштыруны үтенә. Әле алар шәһәр китап укучылары белән очрашу уздырырга да өлгерәләр. Очрашу бик җанлы үтә. Муса тиз арада иң якын кешегә әверелә.

Шул Минзәләдә үткән 56 көн эчендә әле ул педагогия училищесы укучылары белән дә очрашуда катнаша. Вахитов исемендәге урта мәктәп укытучысы Фаина Ганиева аның бу кичәдә әйткән сүзләрен озак еллар үз күңелендә йөртә: “Бәхетле сез, кызлар, бигрәк тә киләчәгегез матур. Менә сугыш бетәр. Тормыш тагын да чибәрләнер. Сугышта үлеп калырмын дип уйламыйм... Ә шулай да, белмәссең, әйләнеп кайтмасам, үтенечем шул: сугыш вакыты авырлыкларын, җиңү хакына нинди корбаннар бирелүен яшь буынга сөйләгез. Исән калсам, һичшиксез, Ык буйларын килеп күрәчәкмен”.

Культура йортында спектакльдә катнашырга да җитешә ул. Шагыйрь анда ак сакаллы карт ролен башкара. Аны дарга асарга алып баралар. Карт: “Безнекеләр килер, сездән үч алырлар, яшәсен Совет власте!” – дип кычкыра. Муса Ватаныбыз өчен үз гомерен дә шулай горур бирәчәген уйладымы икән ул вакытта?

Әлбәттә, Минзәлә чорында ил өстенә килгән куркыныч, дошманны тизрәк җиңү омтылышы, совет патриотизмы М.Җәлил иҗатының үзәген тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы көннәрендә Минзәлә ягы кешеләренең батырлыгын күреп, тоеп яшәү дә патриотизм хисләрен җырлауга рухландырган. “Нәрсә эшләдең?” исемле шигырь аеруча характерлы. Ул 1941нче елның 25нче декабрендә иҗат ителгән.

Тик бер бурыч хәзер ил алдында:

Тар-мар итеп дошман көчләрен

Илдән куу...

Иптәш, ә син бүген

Фронт өчен нәрсә эшләдең?

Күбрәк ит, икмәк, кием кирәк

Фронттагы сугышчыларга.

Чыгардыңмы... хезмәтеңнең

Җимешеннән өлеш шуларга?

Хезмәт белән тизләт син илеңнең

Бу сугышта җиңеп чыгуын.

Бөтен эшең фронт өчен булсын,

Шунда булыр ватанчылыгың. (Нәрсә эшләдең?, 49 бит)

Шигырь киң халык массасын изге көрәшкә, хезмәткә өндәү авазы булып яңгырый.

Муса Җәлил Минзәләдә үзенең Татрабфакта бергә укыган сабакташларын очрата. Алар – Мәхмүдә Мәҗитова һәм Фәүзия Мөхәммәтовалар. Мәхмүдә апаның 14 яшьлек кызы Иншәр Мусаны аеруча ихтирам итә, үзләренә килгән вакытта, әнисе белән икәүләшеп, шагыйрьгә җылы мөнәсәбәт тудырырга тырышалар. Муса да җавапсыз калмый, Иншәргә багышлап өч шигырь яза: “Бүләк”, “Иншәр сеңелгә”, “Минзәлә кызына”.

Мин онытырмын бәлки Минзәләне,

Аның салкын ефәк карларын.

Тик онытылмас синең каш астыңнан

Сүзсез генә көлеп каравың...

Исән кайтсам, тагын күрешербез,

Ә кайтмасам...

җырым сагынсын!

Сине сөйгән шагыйрь абыеңны

Җыры белән искә алырсың.(Иншәр сеңелгә, 105 бит)

Муса Җәлил Минзәләдән 1942нче елның 1 гыйнваренда китеп бара.

Хуш, Минзәлә,

синдә кунак булдым,

Бераз гына, үтеп барышлый;

Шуңа күрә нәни шаярулы

Бу җырымны сиңа багышлыйм.(Минзәлә истәлеге, 89 бит)

Бу китү мәңгелеккә, үлемсезлеккә китү иде.

Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лауреаты Муса Җәлилнең еллар үтә барган саен бөеклеге арта бара. Әйе, Минзәлә халкы бүген дә Мусаны сагынып искә ала. Минзәләдәге политкурслар Муса өчен туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, патриот – интернационалист итеп тәрбияләү мәктәбе була. Герой буларак, ул Минзәләдә формалашкан дип уйлыйм. Ә без, үз чиратыбызда, Бөек Ватан сугышында катнашкан, кан койган, фашистларны җиңгән батырларны, бигрәк тә әдипләребезне онытырга тиеш түгелбез.

http://menzpk.ucoz.ru/mpk.jpg


Кулланылган әдәбият:

  1. Коммунизм таңы” газетасы

  2. Муса Җәлил, II том, 31-43 битләр

  3. Муса Җәлил музее материаллары


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Герой - шагыйребез Муса Җәлилнең биографиясен өйрәнгәндә куллану өчен кирәкле материал.Сөекле шагыйребез кыска гына вакыт эчендә Минәзәләдә булып, анда үзен гап - гади кеше буларак күрсәтә. Кайда гына булмый, кем белән генә очрашмый.аны күреп, белеп калганнар бүгенге көндә тирән ярату хисләре белән аны искә алалар.Гади Дусай-Кичү авылыннан киткәндә, ул исән-сау кайтсам, агын килермен дигән сүзләр белән саубуллаша. Юк шул, мәрхәмәтсез сугыш Муса Җәлилне безнең арадан бик иртә алып китә. Юк, син онытылмадың, Муса! Син бүген дә безнең күңелләрдә, без синең белән чиксез горурланабыз!
Автор
Дата добавления 14.05.2014
Раздел География
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров738
Номер материала 104153051432
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх