Инфоурок Другое Другие методич. материалыМероприятие для 1-9 классов «Мин татарча сөйләшәм!»

Мероприятие для 1-9 классов «Мин татарча сөйләшәм!»

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Питрәч районы Белкино төп мәктәбе.doc 3.doc

 

Питрәч районы Белкино төп мәктәбе

 

Республика күләмендә үткәрелүче

 

“Мин татарча сөйләшәм!” – 
(“Я говорю по татарски!")
 

 


https://edu.tatar.ru/upload/blog/img/p_6737.jpg 

бәйгесе

 

        Укытучы: Галеева Флюра Касимовна

2013 ел

 

 

            “Мин татарча сөйләшәм”   акциясе  буеча  эш   безнең  Белкино   мәктәбендә    быел   да  киң колач җәеп үткәрелә. Һәр ел  аны  төрлечә үткәрергә,күбрәк укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз.

   Балаларның   күзаллавын   үстерү, сөйләм   телен камилләштерү  өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар,  җыр-биюле уеннар–гомумән әйткәндә, фольклор зур урын уйный. Фольклор белән беррәттән  халкыбызның  бөек   шагыйре Габдулла Тукай иҗатын, аның шигырьләрен, сүзләренә язылган җырларны  өйрәнү, сәхнәләштерү  рус телле укучылар өчен тел өйрәнүгә зур кызыксындыру чарасы булып тора. Чараларны үткәргәндә түбәндәге  төп  максатларны билгеләдек:  

-диалогик hәм монологик сөйләм теле үстерүгә ярдәм итү;

-фольклор , төрле хәрәкәтле җырлар,  биюләр өйрәнү аша татар теле өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;

-сәхнәдә чыгыш ясарга, театр уеннарына,сәхнә культурасына өйрәтү;

-әкиятләр, җыр-бию аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү;

-татар халкына , аның культурасы ,тарихына ихтирам тәрбияләү;

- укучыларның иҗади күзаллавын үстерү.

    Акция татар теле укытучысы Галеева Флюра Касимовна “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!”   телдән  журналы   белән башланып китте.

                                                                                                                                            

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gif      Белкино  авылы мәктәбендә укучылар бик актив. Сыйныфларда укучылар саны күп булмаса да, үткәрелгән чаралар нәтиҗәле булды. Мәктәп укучылары һәм укытучыларыннан тыш,  чараларда ашханә эшчеләре, җыештыручылар, китапханәче, авыл үзидарәсе хезмәткәрләре, әти-әниләр дә катнашты. Урамнарга, кибетләргә,терлекчеләр янына экскурсиягә барып, андагы эшчеләрне дә үз эшебезгә катнаштырып җибәрдек. Якынча исәпләгәндә, без бу акциягә 80  нән артык кешене җәлеп иттек дип әйтә алабыз. Авылыбызның зур булмаганлыгын, мәктәбебезнең аз санлы укучылы мәктәп икәнен исәпләсәк, бу күрсәткеч начар түгелдер.   

             

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gif                                                   

    Һәр сыйныф  газета чыгару белән   мәшгуль булды.Бер-берсеннән яшереп,һәр сыйныф үзенчә тырышып,татар газетасына   материаллар тупладылар. Бик матур  бизәлеше  белән дә, бай   материаллар  туплавы  белән  дә бер-берсеннән  аерылып торалар  алар.Алар “Иң эчтәлекле газета” , “Иң бизәкле,мавыктыргыч газета” , “Иң яхшы татар газетасы” номинациясе буенча  бәяләнделәр.

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gif             

                       

 

      Төрле хәрәкәтле уеннарны да бик теләп уйныйлар безнең укучыларыбыз.            ”Йөзек салыш” уенын  аеруча яраттылар   алар.Аны   уйнаганда аз гына үзгәрешләр керттек.  Йөзек салынган кешене тотып кала алмаган күршеләргә   “җәза”-татарча сорауларга дөрес итеп җавап бирергә.Җавапны  бирә алмаган укучы   бер уенга уеннан чыгып тора.Уен барышында русча сөйләшкән укучылар  өч кисәтүдән соң уеннан бөтенләй чыгалар. Шуңа күрә укучыларга  белемле дә, игътибарлы да булу   кирәк.

    “Гөлбану” уены  да татар теленә өйрәтүдә үтемле уен булып чыкты.

                       

 

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gif                                                                                                                                                           

 

 

 

 

 

 Физкультура дәресендә   укытучы Галеев Айрат Гарәфович татар теленнән белемнәрен тикшерү буенча  төрле ярышлар үткәрде.

                               

  Җиңүчеләр рәтенә 1 сыйныфтан Куртымова Лина,2 нче сыйныфтан Приказчикова Алена һәм Аксенов Кирилл,4 сыйныфтан Петров Алеша  чыктылар.

     Сәнгатьле уку,матур язу  буенча да бәйгеләр үткәрүне планлаштырдык. Аның буенча да укучыларыбыз   зур тырышлык күрсәтәләр. Укучылар белән  “Ялкын” журналын уку көннәре дә оештырылды.      

                         

     “Иң матур, пөхтә язучы” статусына 5 нче сыйныф укучысы Петрова Ангелина ия булды.  

          Аз комплектлы булгангамы,безнең мәктәптәге бер генә укучы да бу акциядә читтә калмый.Читтә калырга оят та булыр иде – без  бит  Татарстанда,татарлар белән  бергә   яшибез.          “Ана теле”   сайты аша  татар теленә   өйрәтүне татар теле укытучыларының   турыдан-туры   бурычы дип   уйлыйм. Шуңа  күрә  без   бу юнәлештә дә  эшләрне  җәелдерәбез.

 

P4130015     

 

 

 

 

 

 

                               Йомгаклау чарасы

   Максат: укучыларда туган телгә,татар теленә  карата кызыксыну

                     һәм хөрмәт тәрбияләү; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү.

  Җиһазлау.Төрле милләт халыкларының милли ризыкларыннан күргәзмә.

 “ Татарча да яхшы бел,русча да яхшы бел!”  китап-плакат.

  Катнашалар: 1-8 нче сыйныф укучылары.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә “ Туган тел” көе яңгырап тора.                                      

 Сәхнәгә кичәне алып баручылар  чыга.                                                                                                                                                 АЛЫП БАРУЧЫ 1.

 Исәнмесез, кадерле кунаклар,укытучыларыбыз,тамашачылар! Татарстан Республикасы  Конституциясенең 8 нче маддәсендә  “ Татарстан Республикасында   дәүләт телләре татар һәм рус телләре  булып санала” дип язылган

АЛЫП БАРУЧЫ  2. 

Добрый день дорогие гости, учителя и зрители. Законом Республики Татарстана утверждена”Об утверждении Государственной программы Республики Татарстан по сохранению, изучению и развитию государственных языков Рестублики Татарстан на 2004-2013годы” 11октября 2004года №52-ЗРТ.

АЛЫП БАРУЧЫ 1

Әйе, шушы нигездә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кабул ителде.Без татар   теленә багышланган кичәбезне башлыйбыз.Сәхнәдә     3нче сыйныф укучылары.

 “Мин яратам сине,Татарстан” җырын башкаралар.

АЛЫП БАРУЧЫ 2  21нче февраль”Туган тел “көне буларак билгеләп үтелә.Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел.Туган тел ул-туган җир.Безнең мәктәптә рус    милләтеннән  балалар  белем ала . Аларның һәрберсенә  туган теле кадерле.Әмма безгә татар теле дә якын ,ягымлы тел.Бүген безнең укучылар моны дәлилләп күрсәтерләр.Ә хәзер сәхнәгә мәктәбебезнең җырчы сандугачлары   Петров Алеша һәм Приказчикова Аленаны  чакырабыз.Алар  безгә К.Тинчуринның   “Зәңгәр шәл “  драмасыннан Исмәгыйль  белән  Сәрвәр дуэтын    башкаралар.

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gif                                                    

 

 АЛЫП БАРУЧЫ 1

             Әни кебек газиз күреп,

            “Туган тел” дип җан атып

             Яшик әле дөньясында

            Татар  телен  яратып.

Сезнең өчен 5нче  сыйныфы укучысы  Кириллова Марина шигырь сөйли .

 АЛЫП БАРУЧЫ 2

           Кил өйрән, и туган, бер башка телне,

           Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер.

           Катыштырма вә ләкин телгә телне,

           Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.(Дәрдемәнд.)

АЛЫП БАРУЧЫ 1”Мы дольжны оберегать язык от засорения, помня,что слова которыми мы пользуемся сейчас,с придачей некоторого количества новых- будут служить многие столетия после нас для выражения еще неизвестных нам идей и мыслей. “ писал С. Маршак.

 АЛЫП БАРУЧЫ 2   Ә хәзер күңелле тәнәфес.

АЛЫП БАРУЧЫ 1   Мин хәзер залда утыручылар арасында “Кем күбрәк татар телен белә” дигән бәйге үткәрәм.Ул өч сораудан тора.

1.Кем татар телендә иң күп матур сүзләр әйтә?

2.Кем иң күп мәкаль белә?

3.Г.Тукай әкиятләрен санарга.

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gifЙомгак.1.Матур сүзләр остасы-

              2.Иң тапкыр-

           3.Әкиятләр остасы-

Аларны сәхнәгә чакырабыз.(Бүләкләү)

АЛЫП БАРУЧЫ 2

Бәйрәмебезне дәвам итәбез.

АЛЫП БАРУЧЫ 1

         И, минем җандай кадерле,

           И җылы, татар  телем.

           Кайгылар теле түгел син,

           Шатлыклар теле бүген.

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gif           Тик синең ярдәмең белән,

           Тик синең сүзләр белән

         Уйларын йөрәккәемнең

          Дөньяга әйтә беләм .( Хәсән Туфан.)

    Каршы алыгыз ,сәхнәдә 6нчы  сыйныф  укучысы Петрова Ольга К.Тинчуринның    “Зәңгәр шәл” әсәреннән йомышчы малай  монологын башкара.

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gif                                                                

АЛЫП БАРУЧЫ 2

             Туган тел-иң татлы тел,

            Туган тел-иң тәмле тел.

            Тәмле дип, телеңне йотма,

             Туган телне онытма(.Ш.Галиев.)

 АЛЫП БАРУЧЫ 1.  Ә хәзер тәмле,баллы,татлы тәнәфес.

АЛЫП БАРУЧЫ 2Бәйрәмгә күчтәнәчсез киләләрме инде?Менә безнең укучыларыбыз да үзләре әзерләгән татар халкының  милли ризыкларын алып килгәннәр.Аларга сүз бирәбез.(Укучылар үзләре алып килгән ризык турында сөйлиләр,тамашачыларны сыйлыйлар.)

АЛЫП БАРУЧЫ1

            Тыпырдатып матур итеп

            Без татарча биибез

            Рус милләтеннән булсак та,

            Татарча да  сөйлибез.

5 нче сыйныфы укучысы Петрова Ангелина М.Җәлилнең “Кызыл ромашка “ шигырен сөйли.

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gifАЛЫП БАРУЧЫ 2

             Мин татармын,

          Ә сез уйлыйсыздыр:

         Исем алыштыру бик җайлы.

         Тик мин әле Болгарымнан башка,

         Арча бүләк иткән Тукайлы.

 6  нче  сыйныф  укучысы  Кириллова Алла һәм Решеткина Алена   татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйлиләр.   

 АЛЫП БАРУЧЫ 1

”Величайшее богатство народа-его язык.Тысячелетиями накапливаются и вечно живут в слове несмежные сокровища человеческой мысли и опыта (М. Шолохов).

АЛЫП БАРУЧЫ 2

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмас.

Туган җирен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмас.

“Туган җирдән туйган кеше булмас”-диләр бит. Сәхнәдә   8 сыйныф укучысы Никитина Алевтинаның  “Туган ягым “ темасы буенча язган  чыгышын тыңлагыз. 

АЛЫП БАРУЧЫ 1

Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

http://www.kros.ru/_educ/konkurs/logo-tatar.gifКечкенә чакта җырлаган кебек.

Һавада –кояш, җирдә туган тел

Булмаса әгәр , зураймас идек

Сөенеп җырлыйк”Туган тел”җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп.

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

 

 АЛЫП БАРУЧЫ 2

Ә хәзер “Туган тел ” җырын бергәләп җырлыйбыз.(Залдагы тамашачылар да баса, сәхнәгә барлык катнашучылар да чыга һәм шарлар очыралар).

АЛЫП БАРУЧЫ 1

 Безнең “Мин татарча сөйләшәм!”  чарасына  багышланган  кичәбез тәмам.Үз телебезне дә ,татар телен   дә , илебезне сөеп , яратып яшик!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, Сау булыгыз!

 

“Мин татарча сөйләшәм!”    акциясе буенча үткәрелгән эшләр буенча отчет

Акциядә  мәктәптәге барлык укучы (30 укучы ) һәм укытучы ( 10 укытучы) да актив катнашты.Әти-әниләр (15),авылдашлар (25) да җәлеп ителде.        Барлыгы-80 кеше.

Үткәрелгән чаралар

Чаралар исемлеге,төре

Җаваплы укытучы

1

“Татарча да яхшы бел,урысча да яхшы бел”- телдән  журнал

Галеева  Ф.К.

2

Газеталар    чыгару   һәм   аларны   яклау                     (һәр  сыйныф)

Бектурганова М.Т.

Галеева Ф.К.

3

Логотиплар ясау

Бектурганова М.Т.

Галеева Ф.К.

4

Татар халык уеннарын өйрәнү.

 Галеева Ф.К.

5

“Минем әнием”  темасына иншалар  язу

Бектурганова М.Т.

Галеева Ф.К.

6

Монологлар сөйләү буенча бәйге.

 Галеева Ф.К.

7

“Ялкын” журналы, “Сабантуй” газеталарына “сәяхәт”

 Галеева Ф.К.

8

“Тукай   бәйрәме”-шигырльләр кичәсе үткәрү.

 Галеева Ф.К.

9

К.Тинчуринның   тууына 125 ел тулу  уңаеннан  монологлар,дуэтлар  буенча  бәйге.

 Галеева Ф.К.

10

Рольле уеннар.

 Галеева Ф.К.

11

“Матур язучы”  бәйгесе

 Бектурганова М.Т.

Галеева Ф.К.

12

bala.rf  сайтындагы әкиятләр буенча фикер алышу.

Бектурганова М.Т.

Галеева Ф.К.

13

Почта,кибет,китапханәгә килүче кешеләр белән әңгәмәләр.

Бектурганова М.Т.

Галеева Ф.К.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие для 1-9 классов «Мин татарча сөйләшәм!»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Корреспондент

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

»“Мин татарча сөйләшәм” акциясе буеча эш безнең Белкино мәктәбендә ел саен киң колач җәеп үткәрелә. Һәр ел аны төрлечә үткәрергә,күбрәк укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз.Чарага шулай ук ата-аналарны да җәлеп итәргә тырышабыз.

Балаларның күзаллавын үстерү, сөйләм телен камилләштерү өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар, җыр-биюле уеннар үткәрәбез. Акциян татар теле укытучысы Галеева Флюра Касимовна “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” исемле телдән журналы белән башланып китте. Балаларның күзаллавын үстерү, сөйләм телен камилләштерү өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар, җыр-биюле уеннар–гомумән әйткәндә, фольклор зур урын уйный. Фольклор белән беррәттән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын, аның шигырьләрен, сүзләренә язылган җырларны өйрәнү, сәхнәләштерү рус телле укучылар өчен тел өйрәнүгә зур кызыксындыру чарасы булып тора. Чараларны үткәргәндә түбәндәге төп максатларны билгеләдек:

-диалогик hәм монологик сөйләм теле үстерүгә ярдәм итү;

-фольклор, төрле хәрәкәтле җырлар, биюләр өйрәнү аша татар теле өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;

-сәхнәдә чыгыш ясарга, театр уеннарына,сәхнә культурасына өйрәтү;

-әкиятләр, җыр-бию аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү;

-татар халкына , аның культурасы ,тарихына ихтирам тәрбияләү;

- укучыларның иҗади күзаллавын үстерү.

Һәр сыйныф газета чыгару белән мәшгуль булды.Бер-берсеннән яшереп,һәр сыйныф үзенчә тырышып,татар газетасына материаллар тупладылар. Бик матур бизәлеше белән дә, бай материаллар туплавы белән дә бер-берсеннән аерылып торалар алар.

Алар “Иң эчтәлекле газета” , “Иң бизәкле,мавыктыргыч газета” , “Иң яхшы татар газетасы” номинациясе буенча бәяләнделәр.

Төрле хәрәкәтле уеннарны да бик теләп уйныйлар безнең укучыларыбыз. ”Йөзек салыш” уенын аеруча яраттылар алар.

Аны уйнаганда аз гына үзгәрешләр керттек. Йөзек салынган кешене тотып кала алмаган күршеләргә “җәза”-татарча сорауларга дөрес итеп җавап бирергә.Җавапны бирә алмаган укучы бер уенга уеннан чыгып тора. Уен барышында русча сөйләшкән укучылар өч кисәтүдән соң уеннан бөтенләй чыгалар.

Шуңа күрә укучыларга белемле дә, игътибарлы да булу кирәк. “Гөлбану” уены да татар теленә өйрәтүдә үтемле уен булып чыкты. Физкультура дәресендә укытучы Галеев Айрат Гарәфович татар теленнән белемнәрен тикшерү буенча төрле ярышлар үткәрде.

Җиңүчеләр рәтенә 1 сыйныфтан Куртымова Лина,2 нче сыйныфтан Приказчикова Алена һәм Аксенов Кирилл, 4 сыйныфтан Петров Алеша чыктылар.

Сәнгатьле уку,матур язу буенча да бәйгеләр үткәрүне планлаштырдык. Аның буенча да укучыларыбыз зур тырышлык күрсәтәләр. Укучылар белән “Ялкын” журналын уку көннәре дә оештырылды. “Иң матур, пөхтә язучы” статусына 5 нче сыйныф укучысы Петрова Ангелина ия булды. Аз комплектлы булгангамы,безнең мәктәптәге бер генә укучы да бу акциядә читтә калмый.Читтә калырга оят та булыр иде – без бит Татарстанда,татарлар белән бергә яшибез.

“Ана теле” сайты аша татар теленә өйрәтүне татар теле укытучыларының турыдан-туры бурычы дип уйлыйм. Шуңа күрә без бу юнәлештә дә эшләрне җәелдерәбез. Акциядә мәктәптәге барлык укучы (30 укучы ) һәм укытучы ( 10 укытучы) да актив катнашты.Әти-әниләр (15),авылдашлар (25) да җәлеп ителде. Барлыгы-80 кеше. Үткәрелгән чаралар № Чаралар исемлеге,төре Җаваплы укытучы

1 “Татарча да яхшы бел,урысча да яхшы бел”- телдән журнал Галеева Ф.К.

2 Газеталар чыгару һәм аларны яклау (һәр сыйныф) Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

3 Логотиплар ясау Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

4 Татар халык уеннарын өйрәнү. Галеева Ф.К.

5 “Минем әнием” темасына иншалар язу Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

6 Монологлар сөйләү буенча бәйге. Галеева Ф.К.

7 “Ялкын” журналы, “Сабантуй” газеталарына “сәяхәт” Галеева Ф.К.

8 “Тукай бәйрәме”-шигырльләр кичәсе үткәрү. Галеева Ф.К.

9 К.Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан монологлар,дуэтлар буенча бәйге. Галеева Ф.К.

10 Рольле уеннар. Галеева Ф.К.

11 “Матур язучы” бәйгесе Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

12 bala.rf сайтындагы әкиятләр буенча фикер алышу. Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К. 13 Почта,кибет,китапханәгә килүче кешеләр белән әңгәмәләр. Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 675 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.07.2013 2008
    • RAR 5.1 мбайт
    • 14 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галеева Флюра Касимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галеева Флюра Касимовна
    Галеева Флюра Касимовна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1572
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 455 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 279 человек из 66 регионов

Мини-курс

Психология обучения и развития детей: от садика до школы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов

Мини-курс

Налогообложение и компенсация потерь: предотвращение ошибок и снижение рисков

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Детские и взрослые эмоции

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе