Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Урок по теме “Өч аюда” кунакта
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Урок по теме “Өч аюда” кунакта



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Уртанчылар төркемендә танып белү

(математик күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге

Өч аюда” кунакта

Максат:
. Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү:янында,өстендә,астында,артында.Предметларны озынлыкка,биеклеккә,киңлеккә чагыштыруларны ныгыту.Бөтенне тигез өлешләргә бүлүне,геометрик фигураларны танып-белүне ныгыту.
. 5 эчендә тәртип буенча санауны,саннарны,тәүлек өлешләрен ныгыту.
. Халык авыз иҗаты аша логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:гөмбә,кәрзин,һәр балага сары,әфлисун,зәңгәр,кара төстәге карточкалар,ак кәгазь (квадрат) һәр балага,әкият рәсемнәре,компьютер,интерактив такта.

Әзерлек:төсләр ярдәмендә тәүлек өлешләрен билгеләүне ныгыту.

Оештыру эшчәнлеге эчтәлеге:
-Балалар, безгә бүген хат килде.Әйдегез карыйк әле кемнән икән.”Балалар мин сезне “әкияткә кунакка”чакырам.Сәлам белән аю баласы -Мишутка”.Барабызмы балалар.?(Әйе).Карагыз әле безнең алда 2 юл.
-Алар озынлыклары буенча ничек?(1 се озын,1 се кыска).
-Ә киңлекләре буенча?(Киң,тар).
-Кайсы юлдан без әкият иленә тизрәк барып җитәрбез.(кыска,киң юлдан).Әйдәгез кыска,киң юл буенча киттек.

Менә без әкияткә килеп тә җиттек.(тактада өч аюның өе –слайд1)
Табышмак:
Урман эчендә аланлыкта
Алар өчәү яшиләр.
Анда 3 өстәл,3 савыт,
3 карават,3 урындык.
Әйтегез әле бу табышмак нәрсә турында икән?Әйе “Өч аю" турында. Дөрес җавап биргән өчен сезгә 1гөмбә бирәбез.

Менә безнең алдыбызда аюларның өйләре.Әйдәгез беренче бүлмәгә кереп карыйк әле.(Рәсем-слайд2)
Бу бүлмәдә нәрсәләр бар?(өстәл,урындык,савыт)
-Санагыз әле өстәлдә ничә савыт?(3)
-Алар нинди?(зур,кечерәк,бик кечкенә)
-Өстәл янында урындыклар тора.Аларны санап карыйк әле.(3)
-Беренче урындык биеклеге буенча нинди?(биек)
-Икенче урындык?(тәбәнәгерәк)
-Иң тәбәнәк урындык ничәнче?(3)
-Ә иң биек урындык ничәнче?(1)
Икенче бүлмәгә керәбез.(рәсем –слайд3)
-Анда ниләр бар?(караватлар)
-Йокы бүлмәсендә ничә карават бар,әйдә Илшат сана әле.(3)
-Алар киңлекләре буенча ничек Алинә?(киң,тарырак,бик тар)
-Балалар бу өйдә ничә аю яши?Каян белдең Нүрия?
-Ничә урындык бар,Нәргизә?
-Савытлар ничәү,Илзат?
-Караватлар ничә,Илшат?
-Барысы да 3 әр булгач нәрсә дип әйтеп була әле?(бертигез)
-Сез барысын да дөрес эшләгән өчен,әни аю, Настасья Петровна, сезгә 1 гөмбә бирә.

Әйдәгез әле әзрәк ял итеп алыйк.
Физминутка:
Өч аю өйгә кайткан.
Әти аю зур булган,
Әни аю кечерәк,
Ә уллары бәләкәй-
Иң кечкенәсе булган.
Гармунда уйнап йөргән,
Лә-лә-лә-лә-лә.
-Ә хәзер Мишутка безне кухняга чакыра.Настасья Петровна торт пешергән.Ул безгә бу тортны 4 тигез өлешкә бүлергә куша.Ә хәзер урыннарга утырыйк әле.Сезнең алдыгызда ак бит.Бу торт булсын.Без ничек итеп аны 4 өлешкә тигез итеп бүлербез икән?
-Урталай тигез итеп бөклибез.
-Ничә өлешкә бүлдек?(2)
-Барысына да торт җитәрме?(юк)
-Тагын урталай бөклибез.
-Саныйк әле,ничә өлешкә бүлдек икән?
-4 тигез өлешкә бүлдек.Менә булдырдыгыз.Афәрин.Биремне дөрес үтәдегез.Тагын 1 гөмбәне кәрзингә салабыз.

Балалар ,карагыз әле монда ниндидер капчык бар.Безгә аны Мишутка калдыргандыр.Нәрсә бар икән карыйк әле.Әйдә,Нүрия,нәрсә бар икән карыйк әле.Нәрсә икән бу?(геометрик фигуралар.Һәр бала 1әр фигура ала.Исемен,төсен әйтә .мәсәлән:өчпомак,сары төстә) Геометрик фигураларны дөрес белгән өчен мишутка сезгә тагын 1 гөмбә бирә.

Ә хәзер аю баласы сезнең белән уйнап алырга тели.Сез тәүлек өлешләрен беләсез инде.Һәр өлешне нинди төс белән билгелибез әле.(искә төшерү).Менә сезнең алдыгызда төсле карточкалар салынган савыт.
Мин сезгә сорау бирәм,ә сез җавап урынына карточка күтәрәсез.
Уен “Төсләр
1.Без төнлә йоклыйбыз,ә бакчага кайчан барабыз?(иртән,сары)
2.Иртән зарядка ясыйбыз,көндезге ашны кайчан ашыйбыз?(көндез,әфлисун)
3.Көндез без уйныйбыз,ә бакчадан кайчан кайтабыз?(кич,зәңгәр)
4.Кич бакчадан кайтабыз,ә кайчан йоклыйбыз?(төнлә,кара)
-Менә,булдырдыгыз.Сезгә тагын 1 гөмбә бирәбез.Алинә,санап кара әле,сезгә бүген ничә гөмбә бүләк иттеләр икән.(5)

Йомгаклау:
-Менә сез нинди уңган балалар икән.Әйдәгез искә төшерик әле, беренче гөмбәне нәрсә өчен бирделәр?Ә икенчесен?Өченче гөмбәне кайсы биремне үтәгәнгә алдыгыз?Дүртенчесен?Бишенче гөмбәне нәрсәне дөрес үтәгән өчен бирделәр?
-Сезгә әкияттә ошадымы?Әйдәгез безне кунакка чакырган өчен аю баласына бергәләп рәхмәт әйтик әле.
-Хәзер безгә бакчага кайтырга вакыт.
-Кайсы юлдан кайтырбыз икән?(кыска)

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Уртанчылар төркемендә танып белү (математик күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге “Өч аюда” кунакта

Максат: 

  • Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү:янында,өстендә,астында,артында.
  • Предметларны озынлыкка,биеклеккә,киңлеккә чагыштыруларны ныгыту.
  • Бөтенне тигез өлешләргә бүлүне,геометрик фигураларны танып-белүне ныгыту.
  • 5 эчендә тәртип буенча санауны,саннарны,тәүлек өлешләрен ныгыту.
  • Халык авыз иҗаты аша логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: гөмбә,кәрзин,һәр балага сары,әфлисун,зәңгәр,кара төстәге карточкалар,ак кәгазь (квадрат) һәр балага,әкият рәсемнәре,компьютер,интерактив такта.

Әзерлек: төсләр ярдәмендә тәүлек өлешләрен билгеләүне ныгыту.

Оештыру эшчәнлеге эчтәлеге:

- Балалар, безгә бүген хат килде.

Әйдегез карыйк әле кемнән икән.”Балалар мин сезне “әкияткә кунакка”чакырам.Сәлам белән аю баласы -Мишутка”.

Барабызмы балалар.?(Әйе).Карагыз әле безнең алда 2 юл.-Алар озынлыклары буенча ничек?(1 се озын,1 се кыска).

-Ә киңлекләре буенча?(Киң,тар).

-Кайсы юлдан без әкият иленә тизрәк барып җитәрбез.(кыска,киң юлдан).Әйдәгез кыска,киң юл буенча киттек.Менә без әкияткә килеп тә җиттек.(тактада өч аюның өе –слайд1)Табышмак:Урман эчендә аланлыктаАлар өчәү яшиләр.Анда 3 өстәл,3 савыт,3 карават,3 урындык.

Әйтегез әле бу табышмак нәрсә турында икән?Әйе “Өч аю» турында. Дөрес җавап биргән өчен сезгә 1гөмбә бирәбез.Менә безнең алдыбызда аюларның өйләре.Әйдәгез беренче бүлмәгә кереп карыйк әле.(Рәсем-слайд2)Бу бүлмәдә нәрсәләр бар?(өстәл,урындык,савыт)-Санагыз әле өстәлдә ничә савыт?(3)-Алар нинди?(зур,кечерәк,бик кечкенә)

-Өстәл янында урындыклар тора.Аларны санап карыйк әле.(3)

-Беренче урындык биеклеге буенча нинди?(биек)

-Икенче урындык?(тәбәнәгерәк)

-Иң тәбәнәк урындык ничәнче?(3)

-Ә иң биек урындык ничәнче?(1)Икенче бүлмәгә керәбез.(рәсем –слайд3)

-Анда ниләр бар?(караватлар)

-Йокы бүлмәсендә ничә карават бар,әйдә Илшат сана әле.(3)

-Алар киңлекләре буенча ничек Алинә?(киң,тарырак,бик тар)

Общая информация

Номер материала: 15828100906

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>