Инфоурок Обществознание Конспекты"Зәлидә уены"

"Зәлидә уены"

Скачать материал

Зәлидә уены

/Сыйныфтан тыш чара/

 

Фәтхетдинова Рәсимә Гасыйм кызы

Алабуга шәһәренең 6нчы урта мәктәбенең

 I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Уенның максаты.

1. Татар халкының яратып уйнала торган уеннары белән укучыларны таныштыру.

2. Туган ягыбызда яшәп иҗат итүче әдипләребез турында мәгълүмат бирү, укучыларның бу темага караган белемнәрен барлау, тирәнәйтү.

3. Укучыларда уен күнекмәләре булдыру, җирле әдәбиятка кызыксыну уяту, һәрьяклап камил булган шәхес тәрбияләү.

 

Җиһазлау: интерактив такта, презентация материаллары, Алабуга әдипләренең китапларыннан күргәзмә; уеннар өчен: 7 урындык, 5 яулык (күз бәйләгеч), 1 тукмак, 1 йөзек, ак чәчәк (таҗларында бирем, сораулар язылган).

 

Уеннар:

1. Гөлбану                                         6. Кем артык?

2. Назалы                                          7. Җебегән

3. Йөзек салыш                                 8. Тукмак

4. Башмаклар                                    9. Кем өлгер

5. Капкалы

 

Уенда катнашалар:

1. Алып баручы

2. 10 уенчы

3. Гармунчы

 

Уен барышы.

Алып баручы. Хәерле көн, укучылар, әдәбият сөючеләр, укытучылар, кичәбез кунаклары. Рөхсәт итегез “Зәлидә” уенын башлап җибәрергә. Бүген без сезнең белән халкыбызның яратып уйный торган уеннары, туган шәһәребез Алабуга каласында яшәп иҗат итүче әдипләребезнең иҗат җимешләре белән танышырбыз.

Бу кичәдә 8 нче сыйныф укучылары чыгыш ясарлар, бүгенге кичәнең хуҗалары булырлар. Әйдәгез әле, кичәдә катнашучылар белән танышып китик.

 /Уенчылар үзләре белән таныштыралар/.

Алып баручы. Уенчылар белән таныштык, инде кичәне ачып җибәрәбез. Беренче уен “Гөлбану”ны башлар өчен безгә уенны алып баручы кирәк. Әйдәгез, санамыш белән аны билгелик.

Уенчылар түгәрәккә басалар, 1 уенчы санамыш әйтә.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал – мин чык!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык;

Анда чыпчык, монда чыпчык,

Син дә торма, йөгереп чык!

Алып баручы. Чыгучы – Рәмилә. Димәк, “Гөлбану” уенын башлаучы Рәмилә була. Уенның эчтәлеген исегезгә төшерәбез: уенда катнашучылар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада Рәмилә кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Гөлбану.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач, Рәмилә бию хәрәкәтләре ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлыйлар. Бу хәрәкәтне дөрес кабатламаучылар булса, җәза бирелә. Уенны башлыйбыз.

/Гармунчы уен көе уйный, уенчылар җырлап әйләнәләр, көй туктый, бию көе башлана, Рәмилә бии, аның артыннан уенчылар кабатлыйлар. Уенда ялгышкан уенчыга җәза бирелә./

Алып баручы. Уенның беренче җиңелүчесе билгеле булды, аңа җәза бирелә. Ак чәчәк таҗларында биремнәр, сораулар бирелә, шуларга җавап бирергә кирәк.

 

? Алабуга каласында яшәп иҗат итүче әдипләрдән кемнәрне беләсең? Исем, фамилияләрен санап чык.

 

/Уенчы җавап бирә. Экранда Ф.Шәех, Г.Әхтәмова, Г.Әгъләмҗан, Т.Кәримова, Д.Каюмова, С.Гыйльметдинова һ.б портретлары күрсәтелә/

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, кичәбез бүләге итеп Г.Әхтәмова китабы бүләк ителә.

Икенче уенны уйнарга әзерләник. Ул - Назалы уены. Уен болай уйнала: уйнаучылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Алда бер парсыз уенчы кала. Гармунчы көй уйный башлый. Уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, уенчыга багышлап җыр җырлыйлар. Җырның азагында ул парлар арасыннан уза, бер парның сыңарын “йолкып” алып китә һәм тезмәнең ахырына барып баса. Парсыз калган уенчы алга чыгып баса, уен яңадан башлана. Көй туктаганда ялгыз калган кеше үзенә пар табып өлгермәсә, аңа җәза бирелә.

/Уен башлана. Гармунчы көй уйный./

Җыр: 1.       Синмени, килдеңмени?

           Зәйтүн гөле өч тармаклы,

           Аның берсе синмени?

Кушымта.      Алсуланып кояш чыга таң аткач,

                       Ник сызгырып уятмадың, ошаткач?       

           2.       Исемнәре Нургата,

                 Синең кебек ялкау бака

                 Күпер астында ята.

           3.       Кара каеш ник  будың?

                 Эш эшләргә ярамагач,

                 Җан көйдереп ник тудың?

           4.       Исемнәре Алтынбай.

                 Бер битендә балкый кояш,

                 Бер битендә балкый ай.

/Көй туктала. Парсыз калучыга җәза бирелә./

 

? “Көзге күкрәү”,“Дала тулпары”, “Сәяхәтче тиен” китапларының авторы кем? Аның үзе һәм иҗаты турында ниләр сөйли аласың?

 

/Уенчы җавап бирә, экранда Фазыл Шәехнең портреты, китаплары күрсәтелә/

Алып баручы. Миләүшә, сиңа киләчәктә уңышлар теләп калабыз. Кичәбез истәлеге итеп Фазыл Шәехнең “Сәяхәтче тиен” китабын кабул итеп ал.

Ә хәзер өченче уенны башлыйбыз. Ул уен “Йөзек салыш” уены дип атала. Бу уен барчагызга да таныштыр. Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Алып баручы билгеләнә. Аны Лилия үзенең санамышы белән билгеләр.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

Уенны Юлия алып бара

Юлия. “Йөзек салыш” уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Уен уйнала, уен барышында гармунчы күңелле татар халык көйләрен уйный./

Алып баручы. Менә инде җиңелүче дә бар. Алсу, үзеңә җәзаны үзең сайла инде.

? Шәһәребездә нинди һәйкәлләр бар? Санап чыгыгыз.

 

/Уенчының җаваплары тыңлана. Экранда И.И.Шишкин, Н.А.Дурова, Советлар Союзы геройларына, Билгесез солдатка, нефтьчеләргә, Әфганстанда гражданлык бурычларын үтәгән солдатларга багышланган һәйкәл, почта хезмәткәрләренә багышланган һәйкәл һ.б. һәйкәлләр күрсәтелә/

Алып баручы. Җавапларың өчен рәхмәт. Кичә истәлеге итеп Алабуга турындагы китап сиңа тапшырыла.

Ә хәзер музыкаль тәнәфес. Җыр сөюче кызларыбыз сезгә үзләренең көй моңнарын бүләк итәләр. /Җыр тыңланыла/

- Рәхмәт сезгә, кызлар. Ә хәзер алда уйналачак уенга күчәбез. Ул – Башмаклар уены. Уенның барышы белән Сания таныштырыр.

Сания. Уенчылар түгәрәккә тезелеп басалар, аяк киемнәрен салып, алларына, түгәрәк эченә куялар, күзләрен яулык белән бәйлиләр. Гармунчы көй уйный башлый, ә алар түгәрәк буйлап берсе артыннан берсе биеп әйләнәләр. Музыка туктауга, уенчылар аяк киемнәрен табып кияргә тиешләр. Күз бәйләвечләрен салалар һәм кем ялгышкан, шуңа җәза бирәләр.

/Гармунчы дәртле көйләр уйный, көй туктала, җиңелүче ачыклана, чәчәк таҗыннан җәза сайлап алына/

Экранда шәһәребезнең борынгы йортларыннан берсе университет бинасы күрсәтелә.

 

? Бу бинаның тарихы турында ниләр беләсең, шул турыда сөйлә. Бүгенге көндә танылган язучылардан анда кемнәр укыткан?

 

  /Уенчы җавап бирә./

Алып баручы. Уенчыбыз университет рәсеме төшерелгән картина   белән бүләкләнә, аңа киләчәктә шушы бинада белем алырга язсын дигән теләкләр теләп калабыз.

Алдагы уеныбызның исеме “Капкалы”. Уенны башлап җибәргәнче, уен тәртибе белән танышыйк. 2 ярдәмче – капкачылар кирәк. Капкачылар залда утыручы җанатарлардан сайлана. Алар кулга-кул тотышып “капка” ясыйлар. Гармунчы көй уйный башлау белән, уенчылар капка аша бии-бии чыгалар. Көй туктаганда кем капка эчендә кала, шуңа җәза бирелә. Башладык.

/Гармунчы уйный..., көй туктала, ..... җиңелүчегә җәза бирелә./

? Гөлзадә Әхтәмованың нинди китапларын беләсез? Аның иҗатыннан яраткан шигырегезне сөйләгез.

 

/Уенчы җавап бирә. Экранда Г.Әхтәмованың портреты, китаплары күрсәтелә. Уенчы Г.Әхтәмова китабы белән бүләкләнә./

Алып баручы. Уеннар белән танышуыбызны дәвам итәбез. “Кем артык? уены. Уенның эчтәлеге болай. Түгәрәк буенча урындыклар тезеп куелган. Урындыклар саны уйнаучылар саныннан 1-гә ким. Музыка уйный башлау белән уенчылар түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй туктауга, һәрберсе урындыкка утырырга тырыша. Кем урындыксыз кала, шул уеннан чыга. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Гармунчы бию көе уйный, уенчылар уйныйлар, җиңелүче ачыклана, ул үзенә чәчәк таҗыннан җәза сайлап ала./

 

“Алабуга гимны”н кемнәр язган? Авторларын әйтегез.

 

/Экранда “Алабуга гимны” авторларының портретлары күрсәтелә, исем фамилияләре язылган/ Уенчы шәһәребезнең тарихи урыннары сурәтләнгән открыткалар җыелмасы белән бүләкләнә/

Алып баручы. Ә хәзер музыкаль тәнәфес. “Алабуга гимны”н тыңлау.

Алып баручы. Укучылар, “Җебегән” уены сезгә танышмы? Бу уенны болай уйныйлар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә.

                       Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кар, балчык,

Син кал, бу – чык!

Уенны алып баручы уенда катнашучыларга “йөзем”, “алма”, “хөрмә”....һ.б. дип, җимеш исемнәрен әйтеп чыга. Аннан соң бу исемнәрне искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер “җимеш” үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул “Җебегән” була.

/Алып баручы исем куша, музыка уйный, “Җебегән” җәза ала./

 

?  Дибәҗә Каюмованың нинди китапларын беләсез?

 

/Уенчы җавап бирә. Экранда Д.Каюмованың фотосы, китаплары күрсәтелә. Уенчыга Д.Каюмованың китабы бүләк ителә /

Алып баручы. Матур җавапларың өчен зур рәхмәт. Язучының иҗаты белән тирәнрәк танышуыңны теләп, кичә истәлеге итеп Д.Каюмованың повестьләр, хикәяләр җыентыгы белән бүләклибез.

Алдагы уеныбыз белән танышып китик. Борын-борыннан аулак өйләрнең күрке булган уен – “Тукмак” уены. Аны уйнау өчен уенчылар түгәрәккә басалар, уртада 1 алып баручы тукмак тәгәрәтә. Тукмак башы кемгә карый, шуңарга җәза биргәннәр. Алып баручыны санамыш ярдәмендә билгелибез.

Ары карадым, бире карадым,

Аны күрдем, моны күрдем,

Ә монысын күрмәдем.

/Көй уйнала, тукмакны әйләндерәләр, тукмак башы караган уенчыга җәза бирелә./

? Алабуга дәүләт педогогия институтында озак еллар ректор булып эшләгән Язучылар берлеге әгъзасы, тәнкыйтьче, язучының исем фамилиясен атагыз.

 

/Уенчы җавап бирә. Экранда Тәлгат Галиуллинның портреты, китаплары күрсәтелә/ Уенчыга Т.Галиуллин китабы бүләк ителә.

 

Алып баручы. Безнең уенчыларыбызның рәтләре кимегәннән кими бара. Хәзер безнең 2 уенчы калды. Аларның кайсысы җиңүче исеменә лаек булачагын нәкъ менә шушы уен ачыклар. Бу уеныбыз “Кем өлгер?” дип атала. Уен өчен безгә 2 урындык кирәк, аларны артлары белән терәп куябыз, ә урындыклар астына сузып тасма салына. Көй уйный, уенчылар урындык тирәли биеп әйләнәләр. Көй туктауга, алар урындыкка утыралар һәм, иелеп, тасманы тартып алырга тиешләр. Тасмасыз калган уенчыга җәза бирелә. Уенчыларга көч өстәп, җанатарлар, әйдәгез кул чабыйк.

/Гармунчы көй уйный, уенчылар уйныйлар, көй туктауга, алар утыралар һәм өлгер уенчы тасманы тартып ала. Җиңелүчегә җәза бирелә./

? Алабуганың язучылар, шагыйрьләр исемнәре белән аталган урам исемнәрен әйтегез.

 

/Уенчы җавап бирә./

Алып баручы Лилия, уен азагына кадәр җитүең белән тәбриклибез. Киләчәктә Җиңүләргә ирешүеңне теләп калабыз. Кичә истәлеге итеп Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләребезнең китапларын бүләк итәбез.

Алып баручы. Алия, ә сине уенда җиңүең белән тәбрик итәбез. Әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәтең өчен сиңа зур рәхмәт, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Син - бүгенге кичәнең җиңүчесе. Җиңүче өчен без аерым таҗ сайладык. Алып укы әле ул таҗны.

“Кадерле Җиңүче! Сезнең бүгенге җиңүегез - туган телне яратуыгыз, туган ягыбызда яшәүче әдипләребезнең иҗатына булган мәхәббәтегезнең җимеше. Залда утыручы шушы кичәне караучыларга сезнең нинди теләкләрегез бар?”

 

/Җиңүче сүзе, теләкләре тыңланыла./

Алып баручы. Рәхмәт сиңа, Алия. Тагы бер кат сине җиңүең белән тәбрик итәбез, сиңа ныклы сәламәтлек телибез, туган телгә, татар әдәбиятына, татар моңнарына булган мәхәббәтең сүнмәсен, сүрелмәсен, алар елдан-ел артып, тирәнәеп торсын. Кичә истәлеге итеп Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләребезнең китапларын һәм талисман бүләк - Ак мәчет сурәтләнгән картина бүләк итәбез.

Алып баручы. Кадерле укучылар, укытучылар, кичәбез кунаклары. Бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Кичәдә катнашучы укучыларга һәм аларга көч биреп утырган барлык җанатарларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Туган як тарихына, әдәбиятына, туган телебезгә карата кызыксыну сүнмәсен, ә арта гына барсын. Ә хәзер кичәне татар халкының яраткан җыры “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

“Туган тел” җыры башкарыла.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Зәлидә уены""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Уенның максаты. 1. Татар халкының яратып уйнала торган уеннары белән укучыларны таныштыру. 2. Туган ягыбызда яшәп иҗат итүче әдипләребез турында мәгълүмат бирү, укучыларның бу темага караган белемнәрен барлау, тирәнәйтү. 3. Укучыларда уен күнекмәләре булдыру, җирле әдәбиятка кызыксыну уяту, һәрьяклап камил булган шәхес тәрбияләү. Җиһазлау: интерактив такта, презентация материаллары, Алабуга әдипләренең китапларыннан күргәзмә; уеннар өчен: 7 урындык, 5 яулык (күз бәйләгеч), 1 тукмак, 1 йөзек, ак чәчәк (таҗларында бирем, сораулар язылган).

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 016 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.09.2014 3698
    • DOCX 50.4 кбайт
    • 28 скачиваний
    • Рейтинг: 1 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фатхутдинова Расима Гасимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фатхутдинова Расима Гасимовна
    Фатхутдинова Расима Гасимовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26703
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по обществознанию в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 912 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания истории и обществознания в общеобразовательной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 329 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 329 человек

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Обществознание")

Учитель обществознания

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Современные подходы к преподаванию географии: методика, технологии и практика

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами и стоимостная оценка в современном бизнесе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология взаимоотношений, прощения и самопонимания

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 53 регионов
  • Этот курс уже прошли 48 человек