Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Русский язык и литература / Конспекты / Урок по татарскому языку для 6 класс «Сыйфат фигыль»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Русский язык и литература

Урок по татарскому языку для 6 класс «Сыйфат фигыль»

библиотека
материалов

Фәткуллина Гөлсем Назыйм кызы,

Татарстан Республикасы Тәтеш районы
Олы Тархан гомуми белем бирү мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Хәзерге заман сыйфат фигыль

Максат:

  1. белем бирү: затланышсыз фигыльләр турында белешмә бирү; сыйфат фигыль төшенчәсен формалаштыру; аның мәгънәсе, сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгын, җөмләдәге вазифасын ачыклау;

  2. үстерү: фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;

  3. тәрбияви: табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Җиһазлау: электрон презентация, дәреслек (Ф.Ю. Юсупов, Д.Г. Тумашева, Ч.М. Харисова, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов “Татар теле” 6 нчы сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) 83-86 битләр.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу.

  1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

ХАЙ ФАЙВ - тынычлану сигналын куллану

2.Уңай психологик халәт тудыру.

1.Укытучы:- Исәнмесез, хәерле көн укучылар! Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлап, матур сүзләр әйтик әле. Көтелгән җавап: Хәерле көн! Яңа көн тынычлык алып килсен! Көннәр имин булсын! Яңа көн күп бишлеләр алып килсен! һ.б.

- Иртә таңнан балкып чыккан кояш та сезгә бары шатлык китерсен, йөзегездәге елмаюлар беркайчан да сүрелмәсен. Менә шундый матур теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

2.Укытучы:-Укучылар, яңа темага керешкәнче сыйфат фигыльне кабатлап китик.

--Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы

ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрен тикшерерсез.

-Ә хәзер ак бит аласыз ,икегә бөклибез, баш өлешенә тема буенча сораулар язасыз, ә аска җавабын язабыз.(Моны эшләү өчен 2 минут вакыт бирелә.)

Ә хәзер,торабыз (Музыка астында) пар эзлисез, якында булган иптәшегезгә, соравыгызны бирәсез, җавабын тыңлыйсыз, җавап бирә алмаса булышасыз.Соңыннан, иптәшегезне мактыйсыз.

Бергә:”Рәхмәт, синең белән эшләргә миңа рәхәт булды!”

Группаларга карточкалар бирелә

Карточкада бирелгән сүзләрне балалар предметның билгесен белдергән

һәм предметның эше аркылы белдерә торганнарга аералар.

1 группага

Кызыл алма, коелган алма, чабылган болын, яшел болын, сары яфрак,

өзелгән яфрак, ак челтәр, бәйләнә торган челтәр, кадерле кунак, киләчәк кунак.

Балалар көй астында үзләренә пар эзлиләр.

2 группага

Яшел күлмәк,укылган китап,сөйләнгән сүз,зур алан,ак кар, үтелгән юл,

истән чыкмый торган хәл, зәңгәр күк йөзе,әйтелмәгән васыять, сары чәчәк.

3 группага

Ал кофта, бара торган юл,укыган китап, сайрый торган кош, озын юл,

килгән кунак, зәңгәр чәчәк, киләчәк ел, кара буяу, сөрелгән кыр.

Каршыңда утыручы иптәшең белән алышынып, тикшерәбез.



3. Белемнәрне тигезләү. (2 нче слайд)

hello_html_m75c4437f.png

Үзбәя.

б) ярым иҗади: шарт фигыль кергән сынамышларны уку. (Төтен югары күтәрелсә, көн салкын була. Саескан кычкырса, кунак килә. һ.б.)



Үзбәя.

5. УМ кую ситуациясе. (3 нче слайд)

Бирелгән модельне тутырып бетерергә, дәрескә уку мәсьәләсе куярга.

hello_html_7926ee7e.png

- Димәк, бүген дәрестә затланышсыз фигыльләр турында сөйләшүне дәвам итәбез. Фигыльнең кайсы төре җитми?

Көтелгән җавап: Сыйфат фигыль.

Бүгенге тема:Хәзерге заман сыйфат фигыль

Үзбәя. Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

  1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. (4 нче слайд)

Тактада язылган җөмләләргә игътибар итик әле.



  1. Тактага язылган җөмләләрне уку. Калын хәрефле сүзләрне үзләре ачыклап килгән сүзләр белән язып алырга, сорау куярга, нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыкларга.

1)Әни мин яраткан ашны пешергән.

2)Шахмат уйнаучы малай минем дустым иде.

3)Зәңгәр балконлы квартирада яшәүче әбинең улы кайтты.

4)“Эшлисе эшләрем бик күп әле”, - диде Маһруй әби.

5)Сабантуйга кайткан кунаклар клубка җыелдылар.

6)“Эшкә китәр вакытың җитте, тиз бул”, - диде әни.

Булдырдыгыз, молодцы!

Ә хәзер дәреслектән 156 нче күнегүне эшлибез.(Сыйфат фигыльләрнең кайсы формада килүен ачыкларга.

1 нче җөмлә-хәзерге заман.,тезмә формада

2 нче җөмлә –хәзерге заман, гади формада

3 нче җөмлә- хәзерге заман, тезмә формада

4 нче җөмлә-хәзерге заман, юклык формасында, тезмә

5 нче җөмлә –хәзерге заман, тезмә формада.

Эшләп бетергәннән соң кагыйдәне укыйбыз.

Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасы.

Без зезнең белән хәзер ял итәбез.Моның өчен бер-берегез артыннан тезелеп басабыз.Беренче алда басучы – лидер нинди хәрәкәтләр ясый, шуны эшлибез.Музыка бетүгә лидер алышына.

Рәхмәт!

Барыбыз да урыннарга утырабыз.

Хәзер без КОНТИНИУС РАУНД РОБИН(продолжительный раунд робин) структурасы.

Хәзерге заман сыйфат фигыльләр белән җөмләләр төзибез һәм 4 нче номерлы укучы укый, аннан чират белән дәвам итәбез.(3 минут вакыт бирелә)

hello_html_m126bb58e.png

Үзбәя.

Rouhd Rjbih-Раунд Робин(по часовой стрелке)

  1. Бирелгән фигыльләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльнең 2 төрен дә ясарга,

аларга сыйфатланмыш табып язарга.

(Карточкалар бирелә)

Фигыльләр:төрләнү,кыскарту,коену,хәзерләнү,юл күрсәтү,баю, чабу, уйнау, кою, бару.

Исемнәр:бүлмә,кояш,болын,балалар, сүз төркеме, юл, инеш,йолдыз, елга, кунак.



Төрләнүче сүз төркеме-төрләнә торган сүз төркеме, кыскартучы юл-кыскарта торган юл, коенучы балалар- коена торган балалар, хәзерләнүче кунак-хәзерләнә торган кунак, юл күрсәтүче йолдыз – юл күрсәтә торган йолдыз ,баючу кояш-бая торган кояш, болын чабучы- чаба торган болын, уйнаучы балалар – уйный торган балалар,коючы инеш – коя торган инеш, баручы кунак –бара торган кунак.(язалар,бер-берсенекен сәг.әйләнеше буенча тикшерәләр, үзләренә язалар)Чәче кара булганы укый.

(Карточкалар җыела)

Үзбәя.

  1. Сораулар буенча сыйфат фигыльнең моделен төзү. (5нче слайд)

hello_html_m4e2aaada.png

- Сыйфат фигыль нинди фигыль төркемчәсе, нәрсәне белдерә?

- Кайсы сүз төркемнәренең уртак билгеләрен үз эченә ала?

- Сыйфат һәм фигыль билгеләрен күрсәтегез.

- Нинди җөмлә кисәге булып килә.

Модельгә таянып, сыйфат фигыльгә билгеләмә бирү.

Үзбәя.

  1. Рефлексия, бәяләү.

  1. - Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек? Ничек чиштек? Нәрсәләр белдек?

Көтелгән җавап: Сыйфат фигыль турында өйрәндек. Сыйфат һәм фигыль билгеләренә ия булуын белдек. Сыйфат фигыльне табуга күнегүләр эшләдек.

  1. Гомуми бәя кую.

  2. Өй эше бирү:

ә) 1 нче группага - тел турында сыйфат фигыльләр кергән мәкальләр

язып килегез.

б) 2 нче группага - сыйфат фигыльләр кулланып, “Кышкы табигать” темасына

кечкенә күләмле инша языгыз.



Краткое описание документа:

Бу дәрес сингапур методикасы белән үткәрелгән дәрес. Район татар теле һәм әдәбият укытучылары өчен төзелде. Бу дәрес рус мәктәбенең татар төркемнәрендә 6 нчы сыйныфта үткәрелде. Дәрес укытучы тарафыннан заман таләпләренә җавап бирерлек, яңа укыту технологияләренә нигезләнеп алып барылды. Дәрестә укучылар актив катнаштылар, иҗадилыклары күренде. Укучыларның сөйләм телләре төзек. Язма сөйләм теле белән телдән сөйләм теле бергә алып барылды. Дәрес вакытында укучыларның үзләренең дә информацион технологияләрне файдалануда активлашулары күренде.Татар теле дәресендә тел һәм әдәбият дәресе тыгыз бәйләнештә өйрәнелә. Укытучы укучыларның иҗади эшли алуларына һәм дөрес язуларына ирешә.
Автор
Дата добавления 24.03.2014
Раздел Русский язык и литература
Подраздел Конспекты
Просмотров1593
Номер материала 36531032456
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх