Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Методическая разработка на тему "Әдәби әсәргә анализ ясарга өйрәтү - әдәбият укытуның мөһим бурычларыннан берсе"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Методическая разработка на тему "Әдәби әсәргә анализ ясарга өйрәтү - әдәбият укытуның мөһим бурычларыннан берсе"




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Әдәбият укытуның мөһим бурычларыннан берсе –укучыны китап укырга һәм укылган әсәргә анализ ясарга өйрәтү. Әгәр укучы теләсә нинди әсәрне укып бәяләргә,ягъни аның язу максатын, тема, проблема, идеядә чагылган эчтәлек,төзелешен образлар системасын, автор кулланган күптөрле алымнарны,сурәтләү чараларын мөстәкыйль билгеләргә өйрәнә икән, ул матур әдәбиятны гомерлек юлдаш итә, аннан рухи көч алып яши. Шуңа күрә әдәбият укыту методикасының асылын тәшкил иткән форма, метод, алым,чара кебек эш төрләре берләштергән билгеле система булдыру укытучыга да,укучыга да бик файдалы булыр иде.

Әсәргә сүз сәнгате буларак үз бәяләрен бирә белү, анализлый алу класстан класска үсә, тирәнәя барып кына формалаша ала.

Һәрбер сыйныфның яшь үзенчәлекләренә карата әсәрнең үзәгенә салынган тормыш материалының ниндидер бер өлеше генә ачылырга тиеш.

Мәсәлән, 5-6 сыйныфта - әсәрдәге вакыйгалар кайчан бара, нинди вакыйгалар күңелегездә уелып калды? Нинди яңалык алдыгыз? Әсәрдәге тормыш фактларының кайсысы ошады, ошамады кебек сораулар куела.

7-8 сыйныфта әдәби әсәрне укып аңлау белән бергә, бәя бирә белергә тиеш.Сораулар,таләпләр катлаулана:

-кайсы чор чагылган?

-ник автор нәкъ шушы вакыйгаларны,күренеш- фактларны сайлап алган?

-башка язучылар әсәрендә мондый материаллар очрыймы?

-нинди яңалыгы?

-әсәрдә сурәтләнгән күренеш, вакыйгаларының тарихи дөреслек, тормыш белән бәйләнеше нинди?

9-11 сыйныфларда - өйрәнә торган әсәр һәрьяклап яктыртыла,төп игътибар язучының тормыш, сәнгать дөреслеген тулы бирер өчен ничек итеп типик факт, күренешләрне сайлап ала белүенә юнәлтелә. Сораулар да катлаулырак, проблемалы:

-тормыш материалын сайлап алуда язучының үзенчәлеге?

-кайда чагыла?

Әдәби текст белән эшләү дәвамында сүз сәнгатенең тирәнлеген,кеше күңеленә үтемлеген,сүзнең мәгънәви хикмәтен төшендерү өчен сүз һәм образның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәне аңлатыла.Әсәрнең лексик катламларына игътибар иттерелә:халык сүзе, теле,искергән сүзләр, алынмалар, диалектик сүзләр, фразеологик әйтелмәләр,мәкаль-әйтемнәр,афоризмнар һәм башкалар текста нинди урын алып торуы күрсәтелә.

Язучы халык теленнән үз максатына яраклы сүзләрне сайлап ала,төп фикерен әйтү өчен ул сүзләрне төркемләп, үз әдәби стилен барлыкка китерә.Укытучы укучыга бу фикерне аңлатып, язучының стилен тоемлый белергә өйрәтергә тиеш.Укучылар Мөхәммәт Мәһдиевнең моңсу юморын да, Әмирхан Еникинең салмак, нәзәкатьле,затлы хикәяләү манерын да тоя, аера белергә тиешләр.

Һәрбер язучы әдәби әсәр иҗат иткәндә үзенең стилен билгели, тел материалларын куллануда үз алымын булдыра. Сүз белән образ тудыру өчен кулланылган эпитет, чагыштыру, синтаксик параллель, метафора, гипербола кебек сурәтләү чараларын укучы аера белергә тиеш. Укытучы әдәби әсәрне өйрәнүнең кайсы этабында тел өстендә эшне оештыра ала? Бу укучыларның әсәрне ничек кабул итүләренә бәйле. Тик шулай да, укып чыккач та укучылар текст турында үз тәэсирләрен уртаклашып, әсәрнең тел – сурәт чараларына карата үз бәяләрен , мөнәсәбәтләрен белдерсәләр яхшы була.Әсәрнең теле өстендә җентекле эш ул персонажларга характеристика биргәндә, сюжетны, композицияне күзаллаганда башкарыла.Чөнки әдәби геройларның сөйләм үзенчәлекләрен, тексттагы диалог, монологларны бәяләмичә, сурәтләүдә, пейзаж, портрет, лирик чигенешләрдәге образлар системасын тапмыйча торып, укучы әдәби тексттагы вакыйгалар, образлар дөньясында ориентлаша алмый. V-VI сыйныфта образлы лексиканы аңлый белсәләр, эпитет, чагыштыруны җиңел тапсалар, VII-VIII сыйныфларда язучының стиле, яраткан лексикасы, образлы тел тудыру алымнары турында фикер йөртә алалар. IX-XI сыйныфларда телнең барлык функцияләре, әхлакый, фәлсәфи проблемаларны чишүдәге роле турында фикер йөртәләр. Тел, әдәбият фактларына аларда аңлы караш булырга тиеш.

Әдәби әсәрнең теле аның бөтен сәнгатьчә нәфислеген сиземләтә, идеясен чагылдыра, шунлыктан әсәргә анализ ясаганда, аның лексикасына, стиль чараларына да игътибар иттерергә, әсәрнең идеясен, художество кыйммәтен ачып бирүдә аларның ролен ачыкларга кирәк.

Укучылар әсәрнең төп темасын , куелган проблемаларның социаль әһәмиятен мөстәкыйль рәвештә билгели алырга тиешләр.

Әдәби әсәрне тудыруда сюжетның роле зур.Сюжет, сюжетка кагылышлы сорауларны билгеләп үтү - әдәби әсәрне анализлауның төп үзәге. Укучыларга, класстан-класска тирәнәйтә барып, сюжетның әсәр эчтәлеген чагылдыручы күренешләр, вакыйгалар системасы гына булмыйча, әдәби типларның характер үсеше тарихы икәнлеген дә аңлатырга кирәк.

V-VI сыйныфларда - эчтәлек сөйләү өстенлек итсә, эспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше билгеләнелә, төп конфликтны билгеләү, геройларга характеристика бирү, обстановка, вакыйгалар барган вакыт, геройларның тышкы кыяфәтен билгеләү, төп мәсьәләгә үз карашларын ачыклау кебек эшләр башкарылса, VII-VIII сыйныфларда хикәяләүнең төзелешен күзәтәләр, төзелештә төп композицион алымнарны билгелиләр. Геройларга характеристика төзү, бер-берсенә тәэсир итү көчен билгелиләр, пейзаж, портрет, обстановканы сурәтләгән урыннарны табалар, тел үзенчәлекләрен билгелиләр.Әдәби әсәрне тормыш белән чагыштыру күнекмәләре алалар. Әдәби образның тормыш чынбарлыгын аңлау чарасы икәнлегенә төшенәләр. Ә IX-XI сыйныфларда укучылар әдәби-теоретик төшенчәләр белән таныш булалар инде. Бу сыйныфларда укытучы репродуктив алым куллана. Укытучы лекция, әңгәмәдә сюжет төзелешенә тулы характеристика бирә, персонажлар арасындагы симпатия, антипатия бәйләнешләрен чагылдыру ысулларын күрсәтә. Төп геройларның тормыш рәвеше, максаты, сөйләме һ.б. характеристика бирә. Геройга автор бәяләмәсен табып күрсәтә. Язучының тормышка карашын, иҗади метод, сурәт стилен билгели, күрсәтә. Әсәрне болай анализларга өйрәтү алда мөстәкыйль эшләүгә этәргеч бирә .

Әдәби әсәрнең бөтенлеген аңлатканда укучылар белән катлаулы иҗади бәйләнешне бозмас өчен нәрсәне һәм ничек анализларга?

Дәрес- сәнгать дәресе булырга тиеш , яшь күңелләрне тәрбияләп , гүзәл эшләргә омтылу уятырга тиеш.

Шуның өчен әдәби әсәрне анализлаганда язучы кулланган алымнар белән, конструктив деталь белән, уйландыра торган әхлакый сорау аша эш итү отышлырак. Балаларны китап белән эш итәргә өйрәткәндә методларның нигезендә кеше күңеленең матурлыгын күрә белү сәләтенә өйрәтү зарурлыгы куела.

Һәрбер дәрес яңалык алып килсен өчен, әсәрнең фәнни концепциясен белү, автор-иҗатчыны нинди мәсьәлә дулынландырганын төшенергә ( моның өчен бик күп укырга кирәк), язучы белән шул әсәрне язган кебек булырга кирәк. Иң элек һәрбер бәйләнешне, сәнгатьчә алым - чараларны аңлап. әсәрне яңадан үзең иҗат итәсең.Менә шундый текст өстендә казынулардан соң гына укучыларны дулкынландырырлык проблемалы сораулар туа.

Язучы әсәрне иҗат иткәндә әдәби сүзнең күп фикерләр, күзаллаулар, мәгънәләр тудыруына нигезләнә, шунлыктан әдәби әсәрне анализлаганда әдәби сүзне, детальне күрә-аңлый белү зур әһәмияткә ия. Детальләрдә еш кына бөтен әсәргә, анда күтәрелгән тема-проблемаларга “ачкыч” ята. Әдәбият дәресенең үзәгендә әдәби текст булырга тиеш. Тирән мәгънәгә ия булган сүзне, сүзтезмәне, өзекләрне уку, фикерләү аша укучы сүз сәнгатенең асылын аңлый бара, геройларның эш-хәрәкәтләренә генә түгел, әсәрләргә тулаем дөрес бәя бирергә өйрәтә.

Үстерелешле уку шартларында анализлауның барлык методик алымнарында иҗади-эзләнүле эшкә өстенлек бирелә.Укучыларның күңелләрен кузгату өчен сораулар уйландыра торган булырга тиеш. Укучылар сорау өстендә мәсьәлә чишкәндәге кебек баш ватсыннар. Тормыш һәм әсәр дәрестә бергә үрелеп барырга, исбатланырга, бәхәсләштерергә тиеш. Сорау сәнгате ул олы сәнгать. Иң яхшы сорау укучыны тын калдырып, уйга чумдыра торган булырга тиеш. Җавапны укытучы укучылар белән бергә эзли. Бу хәтта сорау да түгел, укучылар белән бергәләп сөйләшү. әңгәмә. Сорау тирән анализ таләп итә торган, зур игътибар сорый торган, как-кат уйландыра торган, текстта эзләнүне таләп итә торган булсын.

Мәктәптә әдәби әсәрне анализлау үзмаксат түгел. Ул әсәрнең бөтен үзенчәләген күреп, әдип әйтергә теләгән фикер-идеяләрне ачыклап, тирәнтен аңлап укырга өйрәтер өчен кирәк. Укучы мәктәптә әсәрнең сюжет-композициясен, образлар системасын, тел-сурәтләү чараларын, автор концепциясен аңларга өйрәнә икән, ул бервакытта да чын сәнгать әсәренә, образлы әдәби телгә, халык әдәбиятына битараф булмый.
































Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Биектау икенче гомуми урта белем мәктәбе







Әдәби әсәргә анализ ясарга өйрәтү - әдәбият укытуның мөһим бурычларыннан берсе











Чыгышны әзерләде:

Әбдрәшитова М.Ю.













2009 -2010 нчы уку елы



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДВ-251208
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 20 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>