Инфоурок Дошкольное образование КонспектыМәктәпкә хәзерлек төркемендә авазларны әйрәнү

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә авазларны әйрәнү

Скачать материал

                                                       

      Тема: Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәнү эшчәнлеге. “П” авазы белән танышу

    Адгамова Кадрия Вәсим кызы, муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе“Гомуми үсеш бирүче № 7 Актаныш балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

            

         Максат : чагыштыра белү,  игътибарлы булу кебек сыйфатлар үсешен тәэмин итү.

Үстерү бурычы:  балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу, аны калынлыгын, нечкәлеген саклап, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү, интеллектуаль биремнәр аша балаларның белемнәрен тирәнәйтү.

Белем бирү бурычы: тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен  ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камильләштерү, акыл сәләтләрен күрсәтүгә этәргеч бирү.

 Тәрбия бирү бурычы: балаларда  иигътибарлылык, оешканлык тәрбияләү.

 

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше, танып белү үсеше, нәфис- нафәсәти үсеш, физик үсеш.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, физик үсеш, социаль- коммуникатив үсеш.

Методик ысуллар һәм алымнар: сүзле уен,  бармак уены, уен, күрсәтмә ысуллар, язу, ребус чишү, рәсемләү (штрихлау),  практик ысул, санамыш, тизәйткеч әйтү

Алымнар: биремнәр, музыка тыңлау, балалар сөйләмен бәяләү, сорау- җавап.

· Җиһазлау. Р.К. Шәехова «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып»; эш дәфтәре. 30 бит  1 нче кисәк. Казан, Хәтер 2011 ел;  CD-проигрыватель, аудиоязма- релаксация өчен тыныч көй(“ Җәйге кешеләр” кинофильмыннан), серле тартма  (аның эчендә җеп, песи, пенал, китап,  алъяулык), ноутбук, интерактив такта, әзер слайдлар

Авазлар  өстендә эш: алъя[п]кыч, [п]еси, [п]енал, җе[п], кита[п].

Алдан эшләнгән эшләр:”ягымлы” һәм “кырыс” тартык авазларны өйрәнү, матур әдәбият уку, фольклор әсәрләр өйрәнү,ребуслар төзү һәм чишү.

 

-Хәерле иртә дусларым, грамотага өйрәнү эшчәнлеген башлыйбыз. Бүген безнең бу эшчәнлектә ниләр белән шөгыльләнүебезне карарга тәрбияче апалар килгән. Ягез әле аларга грамотага өйрәнүдә ниләр белән шөгыльләнүебезне әйтеп узыйк.

-Грамотага өйрәнү эәчәнлегендә без авазларны ишетергә, кушарга, танырга өйрәнәбез.

-Төрле уеннар аша авазга авазны кушып- иҗек, иҗеккә иҗек кушып сүз ясарга өйрәнәбез.

-Авазларны белдергән хәрефләрне танырга, язарга өйрәнәбез.

-Рәхмәт, дусларым, хәзер мине игътибар белән тыңлагыз әле, мин укыячак такмакта нинди аваз ешрак ишетелер икән?

Ике песи  суга бара, көянтә- чиләк асып,

Ике тычкан карап кала, капка төбенә басып.

-   Укыган такмакта  [п] авазы еш ишетелде.

Уен “Кем  күпме ишетә?

-Такмактан «ягымлы» [пь] авазы  кергән сүзләрне кызлар, «кырыс» [п] авазы кергән сүзләрне егетләр  табып әйтегез әле (Такмак тагын бер кабат укыла).

-Балалар, интерактив тактага карагыз әле, анда [п] авазын белдергән хәрефнең язылышы күрсәтелгән. П авазы ишетелгән сүзләр  өстендә эш  (аудиоязмага ияреп кабатлау).

-Балалар, хәзер исә бер “Мавыктыргыч уен” уен уйнап алырбыз. Минем янга исемендә [а] авазы ишетелгән балалар килә. Мин сезгә туп ыргытып,  сораулар бирәм,  ә сорауларга [п]  авазы кергән сүзләр белән җавап бирергә һәм тупны кире бирергә кирәк:

-Ял итү урыны?

-Газета-журналларга кайда язылалар?

-Җәй көне кая барасың?

-Нәрсә белән барасың?

-Песи кайда утыра?

-Су кайнаганда чыга?

-Аны балалар мәктәпкә күтәреп йөри.

-Бер өс киемен ата.

-Бер яшелчәне ата.

-Идәнгә җәелә.

-Көн буе йоклый, төнлә ауга чыга.

-Боланга ошаган җәнлек.

-Аны сыер ярата.

-Ике кош исемен ата.

-Булдырдыгыз! Ә хәзер бу кошларны кисәкләрдән җыйыйк әле.(УМК дагы песнәк һәм чыпчык рәсемнәрен кисәкләрдән җыю).

-Бу кошлар турында безнең бармак уены быз да бар, әйдәгез әле, бармакларны уйнатыйк.

Карга килер, казан асар, торна килер- тау салыр,

саескан килер- салма салыр, песнәк килер- пешерер.

Чыпчык килер- төшерер.

Моңа бирер, моңа бирмәс, моңа бирер, моңа бирмәс.

Кечкенә түти туймый калыр, казан төбе кимерер.

-“Кем күбрәк таба?”   уенын уйнар өчен минем янга 1 малай, 1 кыз килсен иде. Уенны кайсыбыз башлаганны белер өчен санамыш ярдәмендә билгелик әле, санамышыбызда да [п]авазы еш яңгырарга тиеш.

 Санамыш: бер кап, ике кап, өч кап, дүрт кап, биш кап, бу кала. Син чап!

-Димәк, уенны кызлар башлый, егетләр дәвам итә.

Уенның кагыйдәсе: тәрбияче әйткән иҗеккә башланган сүзләрне күбрәк табу.

Пе- песи, пешерә, песнәк, печән, пешекче, пешә, пешмәгән, перчатка;

Пи- пианино, пиджак,пилотка, пингвин, пирог, пилмән

По- порошок, поезд, полк, поднос, портрет, почмак;

Пы- пыяла, пычкы, пычрак.

Интеллектуаль уен “Серле тартмада ни бар?”  - Мин бүген Серле тартма алып килдем , анда ни барын  авазлар тезмәсе белән генә әйтәм:

-җ,е, п;

-п,е,н,а,л;

-Тагын серле тартмада ни калганын белү өчен  ребус  чишик ( Слайд)  туп.

-Бишенче әйбернең ни икәнен белү өчен табышмак әйтәм:   Юк аягы, юк күзе, сөйли , өйрәтә үзе. Җавап: китап.

Алъяпкыч

Биредәге предметларны белдерүче  сүзләргә аваз анализы ясыйк.  Теләгән балалар үзләре берәр предметны алып ,   сүзгә аваз анализы  ясый.

Песи- ике иҗектән торучы “ягымлы “ сүз, песи сүзендә пь авазы сүзнең башында килә.

Җеп – бер иҗектән торучы ” ягымлы”   сүз, җеп сүзендә п авазы сүзнең азагында  ишетелә.

Пенал- ике иҗектән торучы  “кырыс”   сүз, пенал сүзендә п  авазы сүзнең башында килә.

Туп- бер  иҗектән торучы  “кырыс “  сүз, туп сүзендә п  авазы сүзнең ахырында ишетелә.

Китап- ике   иҗектән торучы  “кырыс”   сүз, китап  сүзендә п  авазы сүзнең ахырында ишетелә.

Алъяпкыч – 3  иҗектән торучы “  кырыс”  сүз, алъяпкыч  сүзендә п  авазы сүзнең уртасында ишетелә.

-Җавапларыгыз искиткеч матур булды, рәхмәт, балалар, инде бераз гына “ми чарлап” алсак та булыр.  “Ми  чарлау” уены.  Әнисе улына кибеттән  пирог,  пенал,  шырпы алырга куша. Улы кибеттән шырпы, пирог, портфель  ала. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсәне артык алды?

Җавап:  Пеналны онытты, портфельне  артык алды.

 

-Киләсе уеныбыз “Яңа сүз яса!”    уены, анда катнашу өчен  исемендә [а] авазы ишетелмәгән балаларны чакырам.

 

                                         парад, партизан, пародия

ПАР-,                               Парник,парта, пароход

                                        партер, парк, парлы, парча, партком.

 

Ял минуты  ”Каләмнәр  белән”

1,2,3- безнең куллар ял итә (уч төбендә каләмне әйләндерәләр),

4,5,6-бармаклар да ял итә.

7,8,9-менә болай ял итә  (Кул аркасында каләмне әйләндерәләр),

10,20,30- аннары язып китә.

- Димәк , кулга каләмне тотар  вакыт җитте. Уен- бирем:  ”Игътибарлы бул!”   Кагыйдә: Исемендә ягымлы пь авазы ишетелгән  рәсемне сулдан уңга ,  исемендә кырыс  п авазы ишетелгән рәсемне өстән аска штрихлыйк.  Песи рәсеме- сулдан уңга, попугай рәсеме өстән аска штрихлана.

-Без ягымлы һәм кырыс малайлар белән таныш,  әйеме, дусларым. Аларның һәркайсына үзләренең характерына туры килгән рәсемнәр кирәк. Ягез әле, тактадагы рәсемнәрне  алар белән тоташтырыйк. Такта янында индивидуаль эш(өченче слайд).

Ә хәзер шул ук рәсемнәрне дәфтәрдә мөстәкыйль эш итеп тоташтырыйк әле. Дәфтәрдә эш: Балалар  29 биттәге  (Р.К. Шәехова «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы: авазларны уйнатып»,  эш дәфтәре. 1 нче кисәк. Казан, Хәтер 2011 ел) барлык рәсемнәрне дә атап чыгыйк әле.  “Кырыс” [ п ] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне кырыс малай портреты белән, “ягымлы” [ пь] авазы кергән сүзләргә туры килгән  рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән тоташтырып чыгыйк.  Балалар мөстәкыйль эшләгәндә тыныч көй куела.

    Үрнәк җавап:  Җеп рәсеме “ягымлы”  сүз, шуңа да мин аны  ягымлы малай портреты  белән тоташтырам.

-Тизәйткечне өйрәник әле:

Песи поскан почмакка.

Күзе төшкән коймакка.

Апа күзли песине

Яшеренеп почмактан

Йомгаклау: Балалар, миңа бүген сезнең җавапларыгыз бик тә ошады, һәрчак шулай актив, бердәм булыгыз. Сезгә эшчәнлек ошадымы? Сез бүген яңалык алдыгызмы?  Нинди яңалык алдыгыз “Серле тартма”да  актив катнашучыларга дигән наклейкалар да булган, шуларны биреп сезне сөендерим әле.

Өй эше: Гаилә белән бердәм эшчәнлек дәфтәренә языла:  П  авазы  сүз башында килгән 5 сүз ; сүз уртасында килгән 4 сүз, сүз ахырында ишетелгән 3 сүз  уйларга. Тизәйткечне кабатларга.

 “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, ихтирам белән Кадрия Вәсим кызы.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мәктәпкә хәзерлек төркемендә авазларны әйрәнү"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Заведующий филиалом музея

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

мәктәпкә хәзерлек төркемендә авазларны ишетә, әйтә белү, авазны белдергән хәрефне танып күрсәтү буенча эш алып барыла. Әлеге максаттан төрле интерактив уеннар, сүзләрне тап! сүләр чылбыры, сзне үзгәрт, төшеп калган аваз, аваз кая икән кебек сүзле уеннар, дидактик уеннар куллану нәтиҗәле чараларның берсе булып тоара

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 355 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.10.2019 2330
    • DOCX 49.5 кбайт
    • 22 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Адгамова Кадрия Васимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Адгамова Кадрия Васимовна
    Адгамова Кадрия Васимовна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 33416
    • Всего материалов: 24

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Основы управления дошкольной образовательной организацией

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности по присмотру и уходу за детьми дошкольного возраста

Специалист по присмотру и уходу за детьми дошкольного возраста (помощник воспитателя, няня)

600 ч.

9500 руб. 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 188 человек

Курс повышения квалификации

Консультирование в работе педагога-психолога ДОУ: содержание деятельности и этические принципы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Мини-курс

Дизайн интерьера: от спектра услуг до эффективного управления временем

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Медико-педагогические аспекты обучения и тренировки

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Теория вероятности и комбинаторика в современной математике

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе