Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
7 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Казан арты-бай тарихлы һәм мәдәниятле як
( Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары” әсәрендәге фразеологик әйтелмәләрне һәм синекдохаларны төркемләү”)
Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Галиәхмәтова Венера Илнур кызы
Җитәкче:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлев Рәдиф Миннехан улы
Арча-2016
ЭЧТӘЛЕК
I. Кереш. Бу теманы сайлавымның сәбәбе һәм максаты.
II. Төп өлеш. Якташым - Г. Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без-кырык беренче ел балалары”әсәрендәге фразеологизмнар һәм синекдохаларны төркемләү
- Ми һәм баш сүзе кергән фразеологизмнар
- Кан сүзе кергән фразеологизмнар
- Мәгънә ягыннан якын булган фразеологизмнар
- Характерны билгели торган фразеологизмнар
- Капма-каршы мәгънәле фразеологизмнар
III. Йомгаклау
IV.Кулланылган әдәбият
Кереш.
Бу теманы сайлавымның сәбәбе:
Минем бу хезмәтем –Мөхәммәт абыйга хөрмәтем.
Мөхәммәт Мәһдиев - сугыш чоры баласы.
“Без- кырык беренче ел балалары” әсәрендәге геройларның сөйләм теле бик гади, кызыклы.
Әсәрнең геройлары – минем яшьтәшләрем.
Эш барышында түбәндәге максатларны күздә тоттым:
Фразеологизмнарны һәм синекдохаларны табу һәм төркемләү.
Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнү;
Якташым үрнәгендә яшәү.
Фразеологизмнар кулланып сөйләшү.
Без матур,аңлаешлы ,үтемле итеп сөйләшергә тырышабыз.Фикеребезне тыңлаучыга җиткерү өчен, сүз арасында,мәкальләр,әйтемнәр, фразеологизмнар кулланабыз.Хәтта кайчакларда хикмәтле сүз әйтеп куюыбызны үзебез дә сизмибез.Шул рәвешле сөйләмебезне баетабыз, бизибез.Бигрәк тә өлкән буын кешеләр шулай матур сөйләшә.Аларның сөйләгәнен тыңлыйсы гына килеп тора.Әбием әйтмешли: “ Авызыннан бал тама”.Кеше тышкы кыяфәте һәм эшләгән эше белән генә түгел, сүзе белән дә матур булырга тиеш.”Әдәп башы-тел”,-ди халык. Ә без, рус мәктәбендә укучы татар балалары, сөйләмебездә фразеологизмнар кулланабызмы?! Фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлыйбызмы?!
Менә шушы сорауларга җавап табу максатыннан алындым мин бу фәнни- тикшеренү эшенә
Төп өлеш.
Синекдоха
Әйбернең үзе урынына аның бер өлешен , йә, киресенчә, өлеше урынына үзен атап сурәтләүне синекдоха дип атыйлар
Синекдоханы метонимиянең бер төре дип тә саныйлар.
Мәгънәләренең янәшәлеге, үзара бер-берләренә керешеп торулары нигезендә барлыкка килгән, уртак атамалы һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр метонимия дип атала.
Ике пыяла безне гипнозлагандай итте. 128 бит.
Озын бармак класс өстенә таба очты. 142 бит.
Шулвакыт урта бармак безнең өскә атылды һәм тавыш чартлады.144 бит.
Озын бармак нәкъ Гыйззәтуллинның каш өстенә атылды.143бит.
Бармак “А” хәрефен узды.136.бит.
Бармак “Б” хәрефен дә узып китте.136бит.
Безнең маңгайлар каршында озын бармак уйный.145 бит.
Ләкин сары күлмәк-нигездә мәрхәмәтле кеше. 143 бит.
Сары күлмәк исә безгә бүтән бәйләнмәде. 144 бит.
Чөнки ишектә сары сатин күренде .145 бит.
Кыңгырау чылтырауга, класс ишегеннән күзлек пыялалары күренде. 153 бит.
Чандыр кул уйный да уйный.141 бит.
Класс өстеннән ниндидер җиңел һава узды.135 бит
Класс җиңел сулап куйды. 135 бит.
Классны коры яшен суккандай булды. 143 бит.
Класс өстенә төшкән аваырлык.151 бит.
Укытучы күзлек аша классның артына карый.153 бит.
Ул классны сихерли бара.154 бит.
Бөтен күзләр аңа текәлгәннәр.154 бит.
Күзләр ниндидер өмет беләнӘлтәфигә текәлделәр.135 бит.
Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде.130 б
Фразеология
Мәгънә буенча бер төшенчә белдерә торган һәм үзара тыгыз бәйләнештә урнашкан сүзләр тезмәсен фразеологик әйтелмәләр дип атыйлар
Ми һәм баш сүзе кергән фразеологизмнар
Кан сүзе кергән фразеологизмнар
Каның катарлык. 145 бит.
Каныгызга тоз салырмын. 145 бит.
Каны уйнап торган яшь гусар. 147 бит.
Битендә кан заты калмаган. 153 бит.
Мәгънә ягыннан якын булган фразеологизмнар
Йөрәкне боза. 141 бит
Ярага тоз сала. 141 бит
Тырнак астына энә тыга.137 бит.
Җанга салкынлык өрә. 136 бит.
Җаныбызны каһәрләдең. 142 бит.
Җелегебезне суырдың. 142 бит.
Итен суырган кебек. 138 бит.
Каныгызга тоз салырмын.145 бит.
Үзәккә үтеп. 152 бит.
Йөрәкләрне тетрәтте. 157 бит.
Тел шомртып маташтык.(130 бит)
Сөйләнеп утырган иде.(133 бит)
Сөйләнеп яткан иде.(133бит)
Кешенең характерын билгели торган фразеологизмнар
Капма-каршы мәгънәле фразеологизмнар
Авызы ерыла- күңеле сүрелә (136.160)
Бер авыз сүз белми- Русчаны су урынына эчәбез.(130.159)
Җылы сүз әйтә-Җанга салкынлык өрә.(132.136)
Миләр катып калган- Мие шулпаланган.(127.137)
Ду килү-тынсыз калу(128.159)
Йомгаклау.
Бу әсәрне уку, аның өстендә эшләү дәверендә мин әсәр теленең байлыгына сокландым . Синекдохаларны,фразеологизмнарны эзләү, аларны төркемләү – минем өчен кызык һәм мавыктыргыч хезмәт булды. мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:
Синекдоха һәм фразеологизмнар сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйный.
Синекдоха һәм фразеологик әйтелмәләр язучыга геройның портретын тасвирлау, эчке дөньясын ачу, вакыйга – күренешләрне чагылдыруга ярдәм итә, әсәр теленең халыкчанлыгын, гадилеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итә.
Минем максатым –әсәрдәге синекдоха һәм фразеологизмнарны табу һәм төркемләү иде. М. Мәһдиев иҗатының шундый гади, халыкчан телдә булуы, аны үлемсез итә. Аның әсәрләре буыннан –буынга күчеп укылыр һәм укучылар күңеленә якты эз калдырыр.
Файдаланылган әдәбият
“ Без – кырык беренче ел балалары”
Казан “ Татар китабы” нәшрияты 1996
Казан “Мәгариф” 2001
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.