Мамадыш шәһәренең 3нче санлы урта гомум белем бирү мәктәбенең татар
теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Рузилә Фаил кызы.
(яшь белгеч)
5нче сыйныфта белешмә язарга
өйрәтү дәресе
Тема: Белешмә язу.
Максат:1)
укучыларны бүгенге көндә белешмәнең җәмгыятьтә тоткан урыны белән таныштыру;
2) белешмә язарга өйрәтү;
3) кешеләр белән аралашу культурасын үстерү.
Җиһазлау: Вәлиев З.В.
“Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы, белешмә үрнәкләре, интерактив такта.
Дәрес тибы: яңа
материалны аңлату.
Метод һәм алымнар:
әңгәмә, аңлату, күрсәтмәлелек.
Дәрес планы
I.Оештыру.
(Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру).
II. Актульләштерү.
III. Яңа теманы аңлату:
А) белешмә сүзенә аңлатма бирү;
Ә) белешмә үрнәкләре белән танышу.
IV. Ныгыту.
V. Өй эше бирү.
VI. Йомгаклау.
Дәрес барышы
I.
Оештыру.
– Исәнмесез,
укучылар! Кәефләрегез ничек?
Сүзне дежур укучыдан
башлыйбыз. Дәрестә кемнәр юк, ни сәбәпле? Бүген атнаның ничәнче көне?
−Дәфтәрләрне ачып, бүгенге
числоны һәм теманы языйк.
II.
Актульләштерү.
– Укучылар, менә сез тиздән зур кешеләр буласыз. Тормышта сезгә бик күп
төрле эш кәгазьләре белән эшләргә, очрашырга туры килер.
− Укучылар, ә нәрсә соң ул эш кәгазе? Эш кәгазьләре турында ишеткәнегез
бармы?
(эш урыныннан бирә
торган документ)
− Әйе,дөрес, укучылар. Эш кәгазе – берәр учреждение, предприятие, оешманың
документлар җыелмасы.
− Бүген без сезнең белән шундый иң кирәкле эш кәгазьләренең берсе –
белешмә (справка) белән танышырбыз.Әлеге эш кәгазе белән көндәлек тормышта бик
күп очрашабыз.
III. Яңа теманы аңлату.
– Укучылар, ә нәрсә соң
ул белешмә? Сезнең бу сүзне ишеткәнегез бармы?
( укучыларның җавабын
тыңлау)
– Укучылар,
тактада, бергәләп, белешмә сүзенең төзелешен тикшерик. Аның тамырын,
кушымчаларын табыйк.
Белешмә
− Ә хәзер
интерактив тактага игътибар итик. Белешмә сүзенә аңлатма бирелгән:
Белешмә – 1) махсус
тупланган мәгълүматлар җыелмасы. Белешмәләр бүлеге. Белешмә алу. 2) шул мәгълүматларның
расланган хәлдәге язмача бирелеше, таныклык. Эш урыныннан бирү. 3)
белешмәлек, кулланма – ярдәмлек. Орфография буенча белешмә. –(ТТАС, 79).
( Игътибар
белән уку)
– Укучылар, минем кулымда З.В.Вәлиевның “Эш кәгазьләре үрнәкләре” дип
аталган китабы. Бу китапта эш кәгазьләренең татар һәм рус телләрендә аңлатма,
үрнәкләре бирелгән. Әлеге китапны сез китап кибетләрендә, китапханәләрдән ала
аласыз.
– З.В.Вәлиев “белешмә” сүзенә мондый аңлатма биргән: “Белешмә – теге яки
бу фактны һәм вакыйганы раслап, кирәкле информация бирүче рәсми документ.”[1999,
21].
– Укучылар, әлеге документ сезгә мәктәптән әти-әниләрегезнең эшенә
бирелергә мөмкин. Шулай ук ул башка дәүләт органнары өчен дә кирәкле рәсми
документ булып исәпләнә.
(дәфтәрләргә яздыру)
– Сезнең алда З.В.Вәлиев китабыннан алынган белешмә үрнәге. Әйдәгез, үрнәкне
бергәләп карыйк.
( уку барышында
аңлатма бирү)
– Укучылар, белешмәне сораганда итәгатьле булырга
кирәк. Мәсәлән: “Апа, миңа әти яки әнинең эшенә, минем
мәктәптә укуым турындагы белешмә кирәк иде,” – дип.
IV. Ныгыту.
– Укучылар, әйдәгез
бергәләп, мәктәптә укуыгыз турында белешмә языйк.
Белешмә
Штамп
документ номеры,
дата
|
Бу белешмә Мамадыш шәһәренең
2нче санлы мәктәбендә
5А сыйныфта укучы
Гарипов Рамил Камил улына
шул хакта бирелә
Гарипов Рамил Камил улы Мамадыш шәһәренең 2 нче
санлы мәктәбендә 5А сыйныфында укый.
Белешмә социаль яклау идарәсенә тапшыру өчен
бирелә.
Мөһер Мәктәп
директоры:___________Гыймранов С.М.
Сәркатип:____________ Гыйлманова
А.А.
V.
Өй эше бирү.
− Өйдә әти яки
әниегезнең эш урыннынан алынган итеп белешмә язарга.
VI. Йомгаклау.
– Укучылар, бүген
без сезнең белән нинди эш кәгазе язарга өйрәндек? (белешмә, справка)
–
Әйе, дөрес, укучылар. Бу сезнең иң беренче язарга өйрәнгән эш кәгазегез,
әле югары сыйныфларда тагы бик күп эш кәгазьләре : акт, гариза язарга
өйрәнербез.
– Укучылар,
сорауларыгыз бармы?
– Дәрес тәмам. Сау
булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.