Габделхакова Гөлсибә Иршатовна, Кама Аланы 1нче гомуми урта мәктәбенең
югары
квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2 нче сыйныфның татар төркемендә
әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.
Тема: Гасыйм Лотфи “Сыерчык”.
Максат: 1.Укучыларда аңлап уку һәм укылган шигырьнең
кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру;
2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3. Табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата мәхәббәт, сакчыл
караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Укыту методлары: сәнгатьле уку, тестлар белән эш,
индивидуаль һәм фронталь әңгәмә, парларда,
төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру - ориентлашу.
Бер-беребез белән исәнләшик, елмаеп алыйк, яхшы кәеф,
уңышлы эшләр телик. Бүген һава торышы нинди?
- Бүген көн салкын.
1) Өй эшен тикшерү: Д.Аппакованың “Март башы” текстын
4-5 укучыдан сәнгатьле укыту.
б) Эчтәлеген сөйләтү.
в) Сорауларга җавап бирү.
г) Нәтиҗә чыгару.
Фонетик күнегүләр. Яз, кыш, салкын, кошлар, сыерчык,
сандугач, карлыгач, оя, ачыга, җимлек, җим сүзләрен бергәләп кабатлау.
2) Мотивлаштыру. Кош тавышлары язылган видеоны карау.
а) Кроссворд чишү.
- Укучылар, мин сезгә кроссворд тәкъдим итәм. Аның сорауларына
җавап бирербез, 1 укучы язып барыр.
1.Кап-кара түбәтәй кигән
Ап-актыр яңаклары.
Яшькелт-сары түшләре
Карасу канатлары. (песнәк)
2. Үзе озын, чабуы кыска. (торна)
3.Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз. (кош)
4. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (карлыгач)
5.Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (каз)
6. Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе – җирдә, җыры – күктә. (тургай)
Укучылар, нинди сүз килеп чыкты инде? (кошлар)
- Сез үзегез нинди кошлар беләсез? (җаваплар
тыңлана)
- Кошларны нинди төркемнәргә бүлеп йөртәләр? (Күчмә
кошлар
һәм бездә кышлаучы кошлар).
3) Уку мәсьәләсен кую.
Димәк, без бүген нинди тема өстендә эшләрбез, нинди максатлар куярбыз икән? (Шигырьне
сәнгатьле укый өйрәнербез, эчтәлегенә төшенербез, сорауларга җаваплар бирербез,
кошлар турында булган белемнәребезне тулыландырырбыз.)
Плакаттагы кош рәсемнәрен карау. Бу кошларның кайсысы
сезгә таныш? Ә иң беренчеләрдән булып кайсы кош безгә очып кайта? (Җаваплар
тыңлана).
II. Уку мәсәләсен өлешләп чишү.
Бирем 1. Шигырь өстендә эш. Г. Лотфиның “Сыерчык” шигырен
уку.
а) сүзлек өстендә эш. Тактага язып кую.
Кабатлау.Тәрҗемәсен әйтү. Җөмләләр төзү.
б) шигырьне укытучы укуы;
в) укучыларның эчтән укуы;
г) шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Нинди кош
исемен ишеттегез?
д) укучыларның сәнгатьле укуы;
е) укытучының җырлап күрсәтүе;
ж) бергәләп җырлап карау.
Нәтиҗә. Шигырьдә кошчык үзенең шатлыгын күрсәтә: ояга басып
җырлый, сайрый, кешегә рәхмәтен белдерә. Кошларның файдасы бик зур булганага
күрә, халык кошлар турында шигырьләр, җырлар иҗат итә.
Бирем 2. Дәреслек белән эш.
Сорауларга парларда эшләп җавап бирү:
- сыерчыклар нәрсәгә шатлана?
- Ояны кем ясаган?
- Кошлар кешеләргә ничек рәхмәт әйтә?
- Кайсы кошларны яз хәбәрчеләре дибез?
- Ни өчен кошларны без дусларыбыз дибез?
(Җаваплар тыңлана).
Нәтиҗә: Әйе, укучылар, тормышны кошлардан башка күз алдына да
китереп булмый.
Бирем 3. Кошларның файдасы турында сөйләшү.
Кошларның файдасы бик зур. Мәсәлән, а) кайсы кошны
урман докторы диләр? (Җаваплар тыңлана). Әйе, тукран көненә 300дән алып
600гә кадәр бөҗәкне юк итеп, бик зур файда китерә.
б) Бер сыерчык гаиләсе көненә 2000 зарарлы бөҗәкне
ашап ,
җәй буена 1 миллион корткычны юк итә.
в) Күкене баласын үзе үстермәгәнгә күрә, бик яратып
бетермәсәләр дә, ул да сәгатенә 100 бөҗәкне юкка чыгара ала.
г) Ябалак елына 1 000ләп кимерүче тычканнарны
юк итә.
Бирем 4. “Кызыл Китап” белән танышу. Аңа кергән кергән кошларны
карау.
Нәтиҗә. Димәк, кошлардан гына файда көтәргә түгел, ә бәлки
без үзебез дә аларга кышкы салкыннарда булышырга, җимлекләр куярга, җимнәр
белән сыйларга тиешбез. Җимлекләрне нәрсәләрдән ясап куеп була икән? (Җаваплар
әйтелә).
Ә иң әйбәт ризыкның нәрсә икәнен беләсезме? (Җаваплар
тыңлана). Әйе, карбыз, кавын, кабак, көнбагыш орлыкларын, төрле коры ярмаларны
кошлар яратып ашыйлар. Ә менә песнәкләрнең иң яраткан ашы ит, сыр, терлек
мае икән. (Ярмаларны күрсәтү, бүген эшкә килгәндә дә мин аларга җим куйдым,
кайтканда да кошларны җим белән сыйлаячагым турында әйтү).
Сез кошларны ничек каршы алырга әзерләнәсез? Менә
минем агачтан ясаган сыерчык оясы әзер инде. Ул сезгә ошадымы? Ничек уйлыйсыз,
кошлар бу ояны үз итәрме икән? Аны кая эләргә мөмкин? - Әгәр дә агач
ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә
чүплиләр.
- Җим итеп нәрсәләр салырсыз?
- Әйе, иң әйбәт ризык – көнбагыш, кавын, карбыз, кабак
орлыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Песнәкләрнең исә иң яраткан ашы –
терлек мае, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт
булыр.
Физминутка. Кошлар турында.
- Ә сез үзегез кошларга ярдәм итәсезме? (Әйе, без кошларга ярдәм итәбез). Ничек итеп ярдәм итәсез?
- Сыерчыкларга оя ясадыгызмы?
- Ул ояны ничек беркетергә кирәк?
- Кошларның файдасы турыында нәрсәләр беләсез?
III. Рефлексия.
Үзбәя. Гомуми нәтиҗә чыгару.
- Укучылыр, сез
бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз, ниләр белдегез, куйган
максатларга ирештекме? (Җаваплар әйтелә).
- Кошлар безнең
өчен бик кирәк.
- Алар иген
басуларындагы корткычларны ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле бөҗәкләрдән саклыйлар.
2) “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына төркемнәрдә тест сорауларын
үтәү.
1. Түбәндәге кошларның кайсысы күчмә кош?
а) күгәрчен б) карлыгач
в) ала карга г) чыпчык
2. Кайсы кош кышлаучы кош ?
а) сыерчык б) торна
в) күгәрчен г) сандугач
а) Дөрес җавапларны
билгеләү, төркемнән 1 укучының җавабын тыңлау, тәрҗемәсен әйтү.
3) Гомуми үзбәя.
4) Өй эше: а) сәнгатьле укый өйрәнергә;
б) сораулар ярдәмендә эчтәлекне сөйли белергә;
в) кошлар тормышы турында рәсем ясарга, яки хикәя язарга.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.