Инфоурок Биология КонспектыОткрытый урок по теме"Кровь, состав, функции"

Открытый урок по теме"Кровь, состав, функции"

Скачать материал

Сәмигуллина Чулпан Миннуловна

Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбенең

югары категорияле биология укытучысы

 

Биологиядән ачык дәрес эшкәртмәсе, 8 класс

Тема:  Кан, составы,функцияләре 

  Максат:

  Укучыларда кан, аның төзелеше һәм функцияләре турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру,     микроскоп һәм микропрепаратлар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту

 Бурычлар:

Белем бирүче:

- мөстәкыйль эш күнекмәләре аша укучыларда логик фикерләү сәләтен үстерү үзенчәлекләре белән таныштыру; 

Үстерүче:

- информацион технологияләр куллану күнекмәләрен үстерү;

- биологик объектларны чагыштыру күнекмәләрен үстерү;

- күзәтү һәм аның нигезендә нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви:

- Балаларда сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру, уен элементлары аша фән белән кызыксынучанлыкларын арттыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

     Предметара

Регулятив УУД:

·         дәрестә үз эшчәнлегенә бәя бирү күнекмәсен формалаштыру;

·         тикшерү эше үткәрү күнекмәләрен формалаштыру;

     Танып – белү  УУД:

·         дәреслектә ориентлаша , тиешле информацияне табу күнекмәсен формалаштыру;

·         анализлау,чагыштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен формалаштыру;

     Коммуникатив УУД:

·         үз фикереңне әйтә белүләрен формалаштыру;

·         башкаларны тыңлый һәм аңлый белү, сораулар бирү  формалаштыру;

·         рольле-сюжетлы уен күнекмәләре формалаштыру.

      Предмет:

·         Микроскоп һәм микропрепарат  белән эшләү күнекмәләре;

      Шәхси:

·         Сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыру;

·          Укуга җаваплы караш формалаштыру.

Дәрес тибы:  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Дәреслек:  Л.В.Колесов, Р.Д. Маш, И.Н.Беляев. Биология. Кеше. 8 класс. М.: Дрофа

Ресурслар: Мультимедия җиһазлары комплекты: компьютер, проектор, экран; презентация; лаборатор эш өчен җиһазлар, пазллар, дәрес өчен кирәкле  таратма материаллар.

                                                       

                                                      Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше

   Хәерле көн , дуслар! Мин сезнең белән очрашуга бик шатмын. Кәефләрегез ничек?  Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк  та, дәресебезне башлап җибәрик.

 2.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

        Сезнең һәрберегез каршында пазллар ята. Тиз генә пазлларны җыеп алыгыз әле.   Нинди сүзләр килеп чыкты?(Эритроцит, лейкоцит, тромбоцит, плазма). Кем белә , бу сүзләр кайсы темага карый?( кан, аның составы) Димәк, без бүген  кан составы турында сөйләшербез. (слайд)

   Укучылар, әйдәгез, без үзебезне бүген биологик лабораториядә дип хис итик.(слайд) Мин биология лабораториясендә баш белгеч, сез минем хезмәттәшләрем булырсыз, лабораториядә бергәләп  тикшеренү эше белән шөгыльләнәчәкбез. Башта һәр лабораториядәге кебек теория, аннан соң практика үтәрбез.

    Хәзер, дусларым,  эш төркемнәре  ясыйбыз, “эритроцит”лар бер төркемгә, “лейкоцит”лар бер төркемгә, “тромбоцит”лар бер төркемгә, “плазма”  бер төркемгә  җыелабыз . Һәр өстәлдән өлкән лаборант билгеләп куябыз .Өлкән лаборантларга  медицина чепчигы    киертәбез.

-Сез әзерме, башлыйбыз.

     Укучылар, сезнең өстәлләрдә эш бланкы- терминнар бите урнаштырылган. Эш битенең  беренче баганасы буш, икенче баганасында термин  аңлатмасы  язылган. Дәрес барышында һәр төркем  мин сөйләгәннәрдән, иптәшләрегез чыгышыннан беренче багананы  тутырырга тиешсез. Дәрес ахырында һәрбер төркем әлеге битне тутырып бетерергә тиеш. Һәр термин 10 балл белән бәяләнәчәк.

ез кан турында ниләр беләсез соң?

-Кан нинди тукыма?( тоташтыргыч)

-Кан гәүдә куышлыгына агып төшәме? (юк, тамыр эчендә ага)

-Сез ничек уйлыйсыз, олы кешедә ничә л кан бар?(  55 кг кеешедә 5 л кан ага. Уртача алганда, кешедә 5-6,5 л кан бар)

3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

- Нәрсә соң ул - кан?  (слайд) 

-Видеоролик карыйк“Кан составы”(слайд) Видеролик мәгълүматлары буенча экрандагы кластер тутырыла.

Димәк, кан составына нәрсәләр керә ?

            Кан

Плазма                                 формалы элементлар

                                               Эритроцит, лейкоцит, тромбоцит

      Ә хәзер өстәлләрдә һәр төркем  өчен инструктив карточкалар бирелгән. Сезнең максат бу карточканы тутыру. Төркемнәрдә киңәшләшеп әлеге таблицаны тутырыгыз. Өлкән лаборант чыгыш ясый. Моның өчен сезгә өч минут вакыт бирелә.Таблицаны тутырганда дәреслек материалларын кулланырга.

    “Эритроцит” төркеменә бирем икенче бирелә.

 Сез экспромт-театр әзерлисез.(әзер текст бирелә, кирәкле атрибутлар өстәлләрдә куела, шуларны  кулланып , чыгыш ясарга әзерләнәләр)

                              ЭРИТРОЦИТ төркеме өчен экспромт-театр

          “Тере модель демонстрациясе” (музыка куела )

Эритроцитның канга кислород таратуы, углекислый газны үпкәгә илтүе турында экспромт-театр куела.

Кирәк: үпкә рәсеме,эритроцит рәсеме, 2 зәңгәр шар-кислород дип язып, күзәнәк рәсеме, 2 сары шар углекислый газ дип язылган.

Катнаша. 4 укучы.

2 укучы-эритроцит,

 1укучы -үпкә,

 1 укучы- күзәнәк

Кулларына һәрберсе үз рәсемен тота.(Эритроцит кулына эритроцит рәсемен тота ...)

   Уртада үпкә рәсемен тоткан укучы  тора. Кулында ике зәңгәр шар.  Читтәрәк күзәнәк рәсемен тоткан , 2 сары шар тоткан укучы тора. Үпкә янына ике эритоцит киләләр, зәңгәр шарларны алалар. Рәхмәт әйтәләр  хәрәкәт белән. Күзәнәккә зәңгәр шарны бирәләр, сары шарны алалар һәм үпкәгә бирәләр. Күзәнәк зәңгәр шарны алганда сөенгәнен күрсәтергә.

Мәгънәсе: Эритоцит үпкәдән кислород алып(зәңгәр шар) күзәнәккә өләшә, ә углекислый газны( сары шар)  күзәнәктән үпкәгә китерә.

Класска сорау? Бу нинди күренеш?  Димәк, эритроцит күзәнәкләргә кислород өләшә. Составында гемоглобин аксымы бар.

                                       Лейкоцит төркеме өчен карточка

 

Кан күзәнәге исеме

Фагоцитоз

төзелеше

Кайда ясала

Функциясе

лейкоцит

 Төссез, төшләре бар, төрләре :

Фагоцит

Лимфоцит-антитәнчекләр бк

Макрофаг

 кызыл җелек, бугаз бизе-тимус, лимфа төене

 Саклагыч

Организмга кергән чит күзәнәкләрне юк итә

фагоцитоз

 

                                     Тромбоцит төркеме өчен

Кан пластинкасы исеме

Куерык барлыкка килсен өчен нәрсә кирәк

Яшәү срогы

Кайда ясала

Функциясе

тромбоцит

 Кальций , К витамины кирәк

 5-7 тәүлек

кызыл җелек  

 Саклагыч

Кан оюда катнаша

 

                                          Плазма төркеме өчен

Кан плазмасы

 

составы

функциясе

- канның сыек өлеше

90 % су, даими тозлар составы, аксымнар, СО2, глюкоза, фибриноген

Канның сыек өлеше, туклыклы матдәләрне күчерә.

 

Укучылар төркемнәре чыгыш ясый. Алар сөйләгәндә калган укучылар терминнар битен тутыралар. Укучылар сөйләгәндә слайдлар бара, укытучы өстәмәләрне өсти.

Нәтиҗә ясала.

-          Эшләп арымадыгызмы?  Әйдәгез,  ял итеп алабыз.

(Физкультминутка)  Сингапур методикасы-микс-фриз-груп.

-  Кан тамырларында кан күзәнәкләре булып  хәрәкәтләнәбез. Музыка туктагач, сорау әйтелә, шул санча тезеләбез.

Сораулар:

1.Кеше каны уртача  ничә литр-5 л

2.Канның формалы элементлары ничә-3

3.Кислород күчерүче аксым сүзендәге хәрефләр санынча тезел(гемоглобин)-10

     Биологик лабораториябездә теоретик белемнәр алдык, ә хәзер практик өлешкә  күчик.          Лаборатор эш эшлибез.(слайд)

                                         Тема “Кеше канын һәм бака канын чагыштыру”

Өстәлләрдә инструктив карточкалар өләшенгән. Шуның нигезендә эшләп, сорауларга җавап бирергә,  нәтиҗә ясарга.

                                              Инструктив карточка

                                                         Лаборатор эш

                                Тема: “Кеше канын һәм бака канын чагыштыру”

Максат: Кеше каны эритроцитлары бака каны эритроцитларыннан нәрсә белән аерылганлыгын белергә.

Эш барышы:

  1. Микроскопны эшкә әзерлә
  2. Предмет өстәленә кеше каны микропрепаратын  куярга
  3. Препаратны  кечкенә һәм зур объективта карарга. Эритроцитның төзелешен өйрәнергә
  4.  Предмет өсәленә бака каны микропрепаратын куярга, кечкенә һәм зур объективта карарга
  5. Кеше каны бака каныннан нәрсә белән аерыла?
  6.  Сорауга җавап бирергә.Кайсы организмның каны күбрәк кислород сыйдыра?
  7.  Нәтиҗә ясарга

4. Белемнәрне беренчел ныгыту

    Хөрмәтле  дуслар, әле генә лабораториядән шалтырату булды.Хәзер безгә врач киләчәк, аңа безнең ярдәм кирәк булачак.( Мин  ак халат киям, врач булам).

     Врач: Исәнмесез.Өлкән лаборантлар, минем янга килегез. Әле генә больницадан берничә кан анализы үрнәген китерделәр, тиз арада шулар буенча  диагноз куярга  кирәк. Хезмәттәшләрегез янына барып эшкә керешегез. Сезгә  диагноз куйганда   анемия, СОЭ төшенчәләрен дә аңлатырга кирәк булачак.(тактага терминнар эленә) Моның өчен  интернетны файдаланыгыз, Яндекстан эзләгез (интернет челтәренә тоташтырылган 4  ноутбук кирәк)

Диагноз кую өчен анализ үрнәкләре:

 

                       1 төркем

 

ФИО_______________________________

 

Яшь_____________________________

 

 

Эритроцит___________________________

 

Лейкоцит____________________________

 

Гемоглобин__________________________

 

СОЭ________________________________

Норма

 

 

 

 

 

 

4-5 млн

 

4-8 мең

 

13-16 г%

 

2-15мм/сәг

 

 

 

 

 

 

 

4,5 млн

 

6 мең

 

14 г%

 

13 мм/сәг

                           2 төркем

 

ФИО_______________________________

 

Яшь_____________________________

 

 

Эритроцит___________________________

 

Лейкоцит____________________________

 

Гемоглобин__________________________

 

СОЭ________________________________

 

Норма

 

 

 

 

 

 

4-5 млн

 

4-8 мең

 

13-16 г%

 

2-15мм/сәг

 

 

 

 

 

 

 

4 млн

 

20 мең

 

13 г%

 

40 мм/сәг

 

                       3 төркем

 

ФИО_______________________________

 

Яшь_____________________________

 

 

Эритроцит___________________________

 

Лейкоцит____________________________

 

Гемоглобин__________________________

 

СОЭ________________________________

 

Норма

 

 

 

 

 

 

4-5 млн

 

4-8  мең

 

13-16 г%

 

2-15  мм/сәг

 

 

 

 

 

 

 

2 млн

 

7 мең

 

6 г%

 

15 мм/сәг

 

4 төркем:  Бирелә төрле   җиләк-җимешләр: помидор, кыяр, алма, хөрмә, гранат. Кайсында гемоглобин микъдары иң күбе?

Укучыларның җаваплары:

            1 төркем

Әлеге кан анализы нормага туры килә, бу пациент сау-сәламәт.

             2 төркем

Бирелгән кан анализындагы СОЭ нормадан 3 тапкыр артык, ә лейкоцитлары 3 тапкыр артык. Организмда ялкынсыну процессы( воспалительный процесс) бара. Һәм пациентка өстәмә тикшеренү үтәргә тәкъдим итәбез.

            3 төркем

Анализдан күренгәнчә, гемоглобин 2 тапкыр кимегән, эритроцитлар саны шулай ук 2 тапкыр кимегән, пациентның кан югалткан булуы ихтимал.

4 төркем

Хөрмә-1 урында-100 граммда 2,5 мг тимер, алма-2,2 мг, гранат-1 мг тимер

Молодцы, балалар, диагнозны дөрес куйдыгыз, консилиум тәмам.

5. Рефлексия

Ә хәзер белемнәрне ныгыту максатыннан синквейн төзибез .

Кан (слайдта синквейн төзү тәртибе күрсәтелә)

1.Кан

2.Кызыл, сыек

3.Саклый, күчерә, тукландыра

4. Кан плазмадан, формалы элементлардан тора

5.Тормыш

6. Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую

  Ә хәзер дәреснең башында өләшкән терминнар битенә (кара кушымта)  күз салыйк. Кайсы төркем   иң күп балл җыйды? (Слайдтагы критерийлар буенча билгеләр кую), йомгаклау.

7. Өй эше

Иҗади бирем: пластилиннан канның формалы элементлары моделен ясарга

Кушымта

                                                            Терминнар бите

 

Термин

Аңлатмасы

 

 

Кызыл кан күзәнәге

 

 

Каты кисәкчеләрне йоту күренеше

 

 

Ак кан күзәнәге( төссез)

 

 

Кан оюда катнашучы кан пластинкасы

 

 

Төше юк, диск формасында

 

 

Ялганаяклары ярдәмендә хәрәкәтләнә ала

 

 

Эритроцит эчендәге аксым

 

 

Канның сыек өлеше

 

 

Плазмадагы кан оюда катнаша торган суда эрүчән аксым

 

Сыек тоташтыргыч тукыма

 

 

             1 термин -  10 балл

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Открытый урок по теме"Кровь, состав, функции""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Разработка содержит опорные конспект к циклу уроков по темам: "Кровь. Состав и функции крови. " Материал удобно использовать как дидактический, раздаточный, для изучения новой темы и закрепления терминов по теме урока. После теоретического материала даются задания на закрепление в виде вопросов, таблиц, упражнений, схем, экспромт-театра.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 669 258 материалов в базе

Материал подходит для УМК

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.12.2019 322
    • DOCX 34.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Самигуллина Чулпан Миннуловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Самигуллина Чулпан Миннуловна
    Самигуллина Чулпан Миннуловна
    • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1339
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация элективного курса в рамках реализации проекта «Точки роста»: преподавание генетики на углублённом уровне ООО и СОО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "Биология")

Учитель биологии

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Курс профессиональной переподготовки

Анатомия и физиология: теория и методика преподавания в образовательной организации

Преподаватель анатомии и физиологии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Мини-курс

Художественная гимнастика: диагностика и технические аспекты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Подростковые проблемы: индивидуальный подход

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 366 человек из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 294 человека

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе