Дәреснең темасы:
“Бөҗәкләрнең
отрядлары,
вәкилләре,
аларны саклау”
(7 класс)
Максат:
Бөҗәкләрнең күптөрлелеге, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле, аз
калган һәм юкка чыга баручы бөҗәкләрнең төрләре белән танышу, бөҗәкләрнең төзелеше,
тереклек итү үзенчәлекләре турында белемнәрне системалаштыру.
2) логик фикер йөртүләрен, мөстәкыйльлекләрен
үстерү
3) экологик, әхлак, фәнгә кызыксыну хисе тәрбияләү.
Методлар:
укучыларның белемнәре нигезендә әңгәмә үткәрү
Гамәли- натураль әсбаплар
белән эш
Методик алымнар:
логик-гомуми билгеләрне ачыклау, аермаларны табу, нәтиҗә ясау. Оештыру -
укучыларның фронталь һәм ялгыз эшләвен тәэмин итү.
Җиһазлау:
Бөҗәкләр турында слайдлар - «бөҗәкләрне саклау», «бал корты» коллекциясе,
«бөҗәкләрнең тышкы төзелеше», «бөҗәкләрнең күптөрлелеге»
ДӘРЕС
БАРЫШЫ:
Оештыру өлеше.
Исәнләшү, балаларны тынычландыру, дәреснең максаты белән таныштыру, дәресне
оешкан төстә башлап жибэрү.
Кабатлау, актуальлэштерү.
Узган дэресне №2,3,4,5 нче слайдлардагы сораулар ярдәмендэ ничек үзләштерелүен
тикшерү.
- бөҗәкләрнең нинди үзенчәлекле
билгеләрен беләсез?
- бөҗәкләрнең баш өлешендә
нинди сизү органнары бар?
- бөҗәкләрдә ничэ пар аяк
бар, алар кая урнаша?
- очучы бөҗәкләрдә
канатлар кая урнаша?
- хитин япма нинди роль
уйный?
Тест белән эшлэу. Тема
: «Бөжәкләрнең тышкы һәм эчке төзелеше»
Яна тема өстендэ эшләү.
Проблемалы сорау кую: И. Акимушкинның «Хайваннар дөньясында» исемле китабында
мондый сузләр бар : Җәй килэ һәм алар гаҗәеп күп булып урман, бакча, кыр, хәтта
чүлләрне тутыралар. Планетада күпме алар?
- Алар кимендә 108 млрд. Безнен
галактикадагы йолдызлардан да кубрәк. Бу юлларда сүз нәрсә турында бара?
- Бөжәкләр турында бик дөрес.
Без сезнең белән бүген бөжәкләрнең күптөрлелеге турында, аларның кеше
тормышында, табигатьтәге роле турында сөйләшербез.
Бөжәклэрне
өйрэнүче фән энтомология дип атала. Бөжәкләр төрле яшәу шартларына : коры
жирдэ, һавада, суда тереклек итугэ жайлашкан бик зур класс. Бу класс вәкилләренең
күпчелеге очуга сәләтле булулары белән аерылып торалар. Елның жылы вакытында
басу-кырларда, елга буйларында, урман, хәтта чүлдә, һәркайда- һавада,
туфракта, су өстендә безелдәгән, черелдәгән, чыелдаган күп бөжәкнең тавышын
ишетми калу мөмкинме соң?
Бөжәкләр классы 2
зур төркемгә буленә: беренчел канатсызлар, ягъни ин гади төзелешлеләр һәм
канатлы бөжәкләр, югарырак төзелешле хайваннар.
Слайд №9. (Беренчел
канатсызлар турында анлату)
Беренчел канатсызларга
иң гади төзелешле бөжәкләр керә. Алар дымлы жирдэ, таш астында, мүктә, идән астында
яшеренеп яшиләр. Бу бөжәкләр бик кечкенә, кайберләре хәтта 1мм дан артмый.
Аларның әһәмияте шунда, алар туфрак ясауда катнашалар.
Канатлы бөжәкләр – югары
төзелешле хайваннар.
Слайд №10,11,12. Бөжәкләрнең
отрядлары, вәкилләре белән кыскача таныштырып үтү.
Слайд №13. Отрядларның
үзенчәлекле билгеләре белэн танышу. Көнлекчелэр, бөжәкләрнең ин борынгы
отряды, озынлыклары 2-40 мм га житэ. Алгы канатлары арткы канатларына
караганда зуррак. Авыз аппараты юк,кин таралганнар, төрле сулык буйларында
яшилэр.
Слайд №14. Җилпэзэкканатлылар
барлыгы 2 мең төре билгеле. Киң таралган төре соры жилпәзәканат, башлары
зур, мыеклары озын.
Личинкаларның авыз
аппараты кимерүгэ жайлашкан. Ике пар үтэ күренмәле канатларының колачы 80мм, агымсулар
янында яшилэр.
Слайд №15 Ярымкатыканатлылар
Барлыгы 25-30 мең төре
билгеле. Зурлыклары 0,7-120 мм озынлыгындагы бөжәкләр. Авыз аппараты кадагыч -
суыргыч хортумнан тора, 2 пар канаты өстән гәүдәсен каплаган, алгы канатларынын
очы элпә, нигезе каты була. Ис бизләре бар. Тулы булмаган әверелешле бөжәкләр.
Слайд №16. Тигезканатлылар.
Барлыгы 30 меңнән артык
төре билгеле. Озынлыклары 0,5-65мм. Авыз органнары чәнчеп суыруга жайлашкан.
Элпә канатлары үтэ күренмәле. Тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр, 5 ас отрядка
бүленәләр: яфрак борчалары, үлән бетләре, акканатлар, цикадасыманнар ,
кокцидлар.
Слайд №17. Турыканатлылар.
Барлыгы 20 мең төре
билгеле, үсешләре тулы булмаган әверелешле. Күп кенэ төрләренең канатлары
юк. Авыз аппараты- кимерүгэ, арткы аяклары - сикерүгэ жайлашкан. Үсемлекләр
белән тукланалар.
Слайд №18 Авыл
хужалыгына зыян салучы турыканатлылар. Турыканатлылар отрядына керүче кайбер
бөжәкләр авыл хужалыгына бик зур зыян салалар. Мәсәлән: саранчалар, аю
чикерткәләр. Саранчалар «болыт» булып очып йори торган бөжәкләр
Слайд №19. Катыканатлылар.
Барлыгы 300 мең төре билгеле. Зурлыклары 0,3 мм дан алып 15 см га кадәр. Авыз
органнары кимерэ торган, ике төрле канатлары бар: каты канат хэм элпә канат.
Слайд №20 урман хэм
авыл хужалыгына зыян салучы катыканатлыларнын кайбер вәкилләре: кабыгашар,
шыртлавык.
Слайд №21. Тәнкәканатлылар.
Тулы әверелешле бөҗәклэр отряды. Барлыгы 140 меңгэ якын төре билгеле. Авыз
органнары суыргыч хортумчыктан тора. Ике пар элпә канатлары бар.
Слайд №22 . Тэнкәканатлыларнын
бер вәкиле.
Слайд №23. Элпәканатлылар.
Барлыгы 300 мең төре билгеле. Зурлыклары 0,2 мм дан алып 5 см га житэ.
Вәкилләре мөгезкойрыклар, бал кортлары, жайдак бөжәклэр, кырмыскалар, шөпшәләр,
бызылдавыклар.
Слайд №24. Бу отрядка
керүче бөжәкләр арасында йортлаштырылган һәм күмәк тереклек итучеләр дә бар.
Слайд №25. Элпәканатлылар
арасында дөньяда ин озак яшәүче бөжәклэр дә бар
Слайд №26.
Парканатлылар. Барлыгы 120 мен төре билгеле. Авыз органнары чәнчу, суыру яки
ялауга жайлашкан.Тулы әверелешле бөжәкләр, личинкаларынын усеше суда,жирдә,
тирес өемнәрендә
Слайд № 27. Бу отрядка
керуче бөжәкләр арасында жиләк-жимеш чебене дрозофила куп кенә биологик
тикшеренуләр объекты булып хезмәт итә.
Слайд №28. Энэ
караклары. Озынлыклары 1,4-120 мм, 4500 төре билгеле. Канат колачы 90 мм,
кузләре зур һәм катлаулы. Мыеклары кыска, челтәрсыман катлаулы.
Слайд №29. Бөжәкләрнең
тышкы тирәлек шартларына жайлашулары. Хәрбер бөжәк тирәлек шартларына табигый
сайланыш нәтижәсендә ирешә. Яшерен яшәуче хайваннарнын жайланмалары булып кисәткеч
һәм саклагыч төсләр тора. Әйләнә - тирәдәге предметларга охшашлык бөжәкләрдә
киң таралган. Мәсәлән, күбәләк гусеницалары еш кына яшел яфрак төсендэ, кайвакыт
жир яки агач кайрысы төсендә булалар. Бер тондагы саклаучы төс саранчаларда
күзәтелә. Күп төрле хайваннар актив саклану чаралары булмаганлыктан тын позада
калалар. Кисәтү төсенең эффектлы булуы мимикриягэ китерэ (мимос-актер).
Мәсәлән, карышлавык гусеницасы куркыныч туганда ботакка охшарга тырыша. Андыйларга
– атучы бызылдавык керә.
Физкультминут. Укучылар,
әйдәгез бер минут эчендә генэ бал кортлары булып алыйк әле
Слайд №30. Бөжәкләрнең
эстетик яктан әһәмияте зур. Алар үзләренең матурлыклары белән тан калдыралар,
конгызлар, энә караклары, берсеннэн –берсе матур кубәләкләр шактый соклану
хисе уята.
Үткәнне ныгыту өстендә эшләү.
Слайд №32. Таблица тутыру,
әһәмияте
Бөжәкләрнең
табигатьтәге әһәмияте
|
Вәкилләре
|
Бөҗәкләрнең
кеше тормышындагы роле
|
Вәкилләре
|
|
|
|
|
Слайд №33. Таблица тутыру,
зарары
Бөжәкләрнең
кеше организмына салган зыяны
|
Вәкилләре
|
Бөжәкләрнен
урман, авыл хужалыгына салган зарары
|
Вәкилләре
|
|
|
|
|
Слайд №34. Паразит
бөжәкләр китереп чыгарган авырулар турында анлату
Слайд №35. Тере
барометрлар. Бөжәкләр турында сынамышлар белән таныштыру.
Слайд №36, 37.
Укучыларга сорау бирү:
- бөжәкләр классы нинди
төркемнәргә бүленде?
- канатсыз бөжәкләрнең
әһәмияте нинди?
Дәреснең йомгаклау өлеше.
Укучылар чираттагы слайдка игътибар итегез әле.
Слайд №38. Бөжәкләрне,
тереклекне саклагыз!
Минем кулда Кызыл китапка
керүче бөҗәкләр исемлеге. Кызыл китапка сирәк калган төрләр туплана. Бу
бөҗәкләрнең кимү сәбәпләре булып: болыннарда көтүлекләр йөрү, агулы химикатлар
куллану, һәм башка шундый күренешләр керә.
Слайд №39. Дәресне бер
язучының сүзләре белән тәмамлыйсым килә: ”Чәчәк өздем – ул шиңде, күбәләк
тоттым – ул үлде, шуннан мин аңладым; табигатькә йөрәгең белән генә орынырга
ярый икән.”
Билгеләр кую, өй эше
бирү.
Дәрес тәмам, игътибарыгыз
өчен рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.