Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / План урока "Местоимения", 6кл., рус группа (татарский язык)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

План урока "Местоимения", 6кл., рус группа (татарский язык)

библиотека
материалов

Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова/ З.Р.Нәҗипова. – Казан: Татармультфильм, 2014. – 160б.: рәсемнәр белән.

Тема: Алмашлыкларның төркемчәләр

Максатлар: 1) укучыларның алмашлык сүз төркеме белән таныштыруны дәвам итү;

2) алмашлык төркемчәләрен белү, мисаллар китерә алу.

Җиһазлау: карточкалар, плакат, дәреслек, проектор.



Дәрес барышы

I.Актуальләштерү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар?

Укучылар: Исәнмесез! (хор белән)

Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

Укучылар: Хәерле иртә! (хор белән)

Укытучы: Сыйныфта кем дежур?

Укучы: Сыйныфта мин дежур.

Укытучы: Бүген кемнәр юк?

Укучы: Бүген ... юк.

Укытучы: Рәхмәт, утыр. Әйдәгез, бирелгән өй эшен тикшерәбез.

Һәм элекке дәрестә үтелгән теманы кабатлыйбыз (сорау-җавап)

Сораулар: 1) Үткән дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнә башладык?

2) Алмашлык ничек тәрҗемә ителә рус теленә?

3) Алмашлыклар нинди сүз төркемнәрен алыштырып килә ала?

4) Җөмләдә алмашлыклар нинди кисәк булып киләләр?

II. Яңа материалны аңлату

У.: Укучылар, әйдәгез, алмашлыкларны өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге дәреснең темасы – “Алмашлыкларның төркемчәләре”. Тактадагы плакатка игътибар белән карагыз. Алмашлыкларның татар телендә 7 төркемчәсе бар. Болар: зат алмашлыклары (личные местоимения), күрсәтү алмашлыклары (указательные местоимения), сорау алмашлыклары (вопросительные местоимения), билгеләү алмашлыклары (определительные местоимения), билгесезлек алмашлыклары (неопределенные местоимения), юклык алмашлыклары (отрицательные местоимения), тартым алмашлыклары (притяжательные местоимения). Аларның барысын да без аерым-аерым дәресләрдә яхшылап өйрәнербез. Дәфтәрләргә число, дәреснең темасын языгыз. Шулай ук алмашлыкларның төрләрен тәрҗемәләре һәм берәр мисал белән матур итеп күчереп язып куегыз.

III. Ныгыту

У.: Укучылар, мин сезгә проектордан җөмләләр күрсәтәм, ә сез төшеп калган алмашлыкларны табарга тырышыгыз.

Җөмләләр: 1) ... әниемә утыз биш яшь. (минем)

2) ... китап бик кызыклы. (бу)

3) Сыйныфта бүген ... өй эшен эшләмәде? (кем)

4) Синең сыйныфыңда ... укучы бар? (ничә)

5) ... мәктәпләре үзәктә урнашкан. (аларның)

У.: Укучылар, мин сезгә “без” алмашлыгы белән физминутка өйрәтергә телим. Барыбыз да басыйк һәм минем арттан кабатлагыз.

Физминут:

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек, май ашадык,

Келәткә кердек, бал ашадык,

Коега төштек, су эчтек

Кап та коп!

IV. Күнекмәләр булдыру.

  1. У.: Яхшы, утырыгыз! Ял иттек бераз. Тырышып эшләп алыйк.

Китапларның 92 битен ачыгыз әле, 7 күнегү. Бер җөмлә укыйбыз һәм алмашлыкларны эзлибез. Текстны инде без әдәбият дәресендә тәрҗемә иткән идек, таныш текст безнең өчен.

2. Ә хәзер шушы алмашлыклар белән сүзтезмәләр төзибез. Язмача дәфтәрләрдә башкарырбыз.

V. Йомгаклау

1) Дәрес буенча нәтиҗәләр ясау;

2) Билгеләр кую;

3) Өйгә эш бирү: дәфтәрдә башкарган күнегүдәге алмашлыклар белән җөмләләр төзеп килергә.

У.: Саубулыгыз, чыгарга мөмкин!





















Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова/ З.Р.Нәҗипова. – Казан: Татармультфильм, 2014. – 160б.: рәсемнәр белән.

Тема: Сорау алмашлыклары (Вопросительные местоимения)

Максатлар: 1) укучыларның алмашлык сүз төркеме белән таныштыруны дәвам итү;

2) алмашлык төркемчәләрен аера белү;

3) алмашлыкларны язма һәм сөйләм телендә дөрес куллану.

Җиһазлау: плакат, проектор һәм экраны.


Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар?

Укучылар: Исәнмесез! (хор белән)

Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

Укучылар: Хәерле иртә! (хор белән)

Укытучы: Сыйныфта кем дежур?

Укучы: Сыйныфта мин дежур.

Укытучы: Бүген кемнәр юк?

Укучы: Бүген ... юк.

Укытучы: Рәхмәт, утыр. Әйдәгез, бирелгән өй эшен тикшерәбез.

  1. Яңа теманы аңлату

У.: Бүген без сезнең белән сорау алмашлыкларын (вопросительные местоимения) өйрәнербез. Нинди сорау бар җир йөзендә, шулар барысы да әлеге сорау алмашлыгы төркемчәсенә керәләр. Сорау сүзе-вопрос дигәнне аңлата, шуннан бу төрнең исеме килеп чыккан да инде. Димәк, бу төркемгә мисаллар: кем?, нәрсә?, кая?, кайда?, нинди?, ник?, ничә?, нишли? һ.б.

Кем?, нәрсә? Алмашлыклары килеш белән төрләнә. Тактадагы плакатка карагыз.


Итак, вопросительные местоимения служат для выражения вопроса.

  1. Ныгыту

У.: Плакатны каплап, телдән төрләндереп карыйк. Мин сезгә килешен әйтәм, сез шул килешкә куярга тиеш. (чылбыр буенча берәнләп барлык укучыдан да сорарга)

У.: Укучылар, ял итеп алыйк.

Физминут.

IV. Күнекмәләр булдыру

  1. У.: Яхшы, ял иттек. Хәзер мин сезгә проектордан җөмләләр күрсәтәм, кызыл төс белән язылган сүзләрне сорау алмашлыклары белән алыштырырга тиеш буласыз. Телдән аңлатканнан соң, дәфтәрләрдә 1нче күнегү дип язып, башкарырбыз.

  1. Ул Алабуга шәһәрендә яши (нинди?).

  2. Безнең сыйныфта укучылар бик тату (кемнең?).

  3. Минем әниемнең исеме – Ирина (ничек?).

  4. Кызлар һәм малайлар шугалакта шуалар (кайда?).

  5. Сез алтынчы сыйныфта укыйсыз (нишлисез?).

V.Йомгаклау

1) Үткән материалны сорау-җавап формасында кабатлау, мисаллар белән дәлилләү җавапларны;

2) Билгеләр кую;

3) Өйгә эш бирү: алмашлыкның өч төрен кабатларга, мөстәкыйль эшкә әзерләнергә; кайдан?, нинди?, ничәшәр? сорау алмашлыклары белән 3 җөмлә төзергә.

У.: Дәрес тәмам, чыгарга ярый!



























Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова/ З.Р.Нәҗипова. – Казан: Татармультфильм, 2014. – 160б.: рәсемнәр белән.

Тема: Мөстәкыйль эш. Юклык алмашлыклары (Отрицательные местоимения)

Максатлар: 1) укучыларның алмашлык сүз төркеме белән таныштыруны дәвам итү;

2) алмашлык төркемчәләрен белү һәм аеру;

3) укучыларның белемнәрен тикшерү.

Җиһазлау: карточкалар, плакат.


Дәрес барышы

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар?

Укучылар: Исәнмесез! (хор белән)

Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

Укучылар: Хәерле иртә! (хор белән)

Укытучы: Сыйныфта кем дежур?

Укучы: Сыйныфта мин дежур.

Укытучы: Бүген кемнәр юк?

Укучы: Бүген ... юк.

Укытучы: Рәхмәт, утыр. Әйдәгез, бирелгән өй эшен тикшерәбез (теләүчеләр җавап бирә).

Укытучы: Укучылар, хәзер 15-20 минутлык мөстәкыйль эш башкарырбыз, алдагы темаларны ничек үзләштергәнбез икәнлеген белербез. Биремнә карточкаларда, хәзер мин аларны сезгә өләшәм. Мөстәкыйль эшне аерым кәгазь битләрендә башкарырга.


1.Алмашлыкның тәрҗемәсен языгыз.

2.Тартым алмашлыклары ясагыз:

син, ул, без.

3.Зат алмашлыгына өч мисал языгыз.

4. “сез” алмашлыгын килешләрдә төрләндерегез.


1.Алмашлыкның тәрҗемәсен языгыз.

2. Тартым алмашлыклары ясагыз:

мин, сез, алар.

3.Сорау алмашлыгына өч мисал языгыз.

4. “без” алмашлыгын килешләрдә төрләндерегез.

(Максимум 20 минут бирелә мөстәкыйль эшкә )

II. Яңа материалны аңлату

У.: Ә хәзер, укучылар, алмашлыкның тагын бер төркемчәсен карарбыз, бу – юклык алмашлыгы – отрицательное местоимение була. Отрицательные местоимения выражают отсутствие чего-либо (предмета, признака, количества) и образуются, тактага карагыз схемага:


ҺИЧ (ҺИЧКЕМ-НИКТО)

+ СОРАУ АЛМ. =

БЕР (БЕРКЕМ-НИКТО)


ҺИЧ, БЕР = НИ

Нәтиҗә: димәк, юклык алмашлыгы һич һәм бер сүзләренә сорау алмашлыклары кушылып ясала икән. Бу сүзләр русчага “ни” дип тәрҗемә ителә.

III.Ныгыту

У.: Укучылар, телдән эшлибез. Мин сезгә сорау алмашлыклары әйтәм, ә сез алардан юклык алмашлыклары ясагыз. (нәрсә, кайда, ничек, кайдан, нинди).

IV. Күнекмәләр булдыру

У.: Балалар, мин сезгә русча сүзтезмәләр әйтәм, сез тәрҗемә итегез. Күнегүне язмача сыйныф дәфтәрләрендә башкарабыз.

Нигде нет – беркайда (һичкайда)юк

Никто не пришел – беркем (һичкем) килмәде

Никак нельзя – берничек (һичничек) ярамый

Никогда не ври – беркайчан (һичкайчан) алдама

Никому не говори – беркемгә (һичкемгә) әйтмә

У.: Укучылар, соңгы мисалда нинди категория барлыкка килде, кем әйтә ала? (килеш категориясе)

V.Йомгаклау

1. Сорау-җавап формасында дәрескә йомгак ясау.

  1. Билгеләр кую.

  2. Өйгә эш бирү: ясалган сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә, схеманы белергә.

Саубулыгыз, чыгарга була!















Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Р.З.Хәйдәрова/ З.Р.Нәҗипова. – Казан: Татармультфильм, 2014. – 160б.: рәсемнәр белән.

Тема: Күрсәтү алмашлыклары

Максатлар: 1) алмашлык төркемчәләрен аеру, мисаллар китерә алу;

2) татар халык иҗаты аша укучыларда татар теленә мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: плакат, проектор һәм экраны.



Дәрес барышы

I.Актуальләштерү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар?

Укучылар: Исәнмесез! (хор белән)

Укытучы: Хәерле иртә, балалар!

Укучылар: Хәерле иртә! (хор белән)

Укытучы: Сыйныфта кем дежур?

Укучы: Сыйныфта мин дежур.

Укытучы: Бүген кемнәр юк?

Укучы: Бүген ... юк.

Укытучы: Рәхмәт, утыр. Әйдәгез, бирелгән өй эшен тикшерәбез.

Һәм элекке дәрестә үтелгән теманы кабатлыйбыз (сорау-җавап)

Сораулар: 1) Алдагы дәресләрдә алмашлыкларның нинди төрләрен өйрәндек?

2) Кем төркемчәләрне татарча-русча саный ала?

3) Алмашлыклар нинди сүз төркемнәрен алыштырып килә ала?

4) Җөмләдә алмашлыклар нинди кисәк булып киләләр?

II. Яңа материалны аңлату

У.: Укучылар, әйдәгез, алмашлыкларны өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге дәреснең темасы – “Күрсәтү алмашлыклары”. От слова “күрсәт-укажи, покажи” дигәнне аңлата. Димәк, указательные местоимения булып чыга. Плакатка карагыз. Указательные местоимения употребляются в функции определения. В предложении они стоят перед существительным. Когда употребляются с существительными, то они не изменяются. В случае употребления без существительных, могут принять окончания множественного числа и падежей. Күрсәтү алмашлыкларына бу, шушы (этот, эта, это), шул, теге (тот, та, то), ул (этот) сүзләре керә. Если нам нужно сказать этому человеку, то мы скажем на татарском шушы кешегә. ШУШЫ алмашлыгы үзгәрми. Если нам нужно сказать этому, мы скажем на татарском шушыңа.

Хәзер экранга карагыз. Килешләр белән төрләнгән вакытта, бу төр алмашлыкларның берлек сандагылары нык үзгәрәләр.



Ә күплек сандагы күрсәтү алмашлыкларына төп кушымчалар ялгана, аларны төрләндерер өчен сезгә килешләрнең төп кушымчаларын белергә кирәк бары тик, сез аларны инде күптән беләсез.

III. Ныгыту

У.: Укучылар, әйдәгез теманы ныгытып, уен уйнап алыйк. Кемгә туп эләгә, шул җавап бирергә тиеш була. Мин сезгә төрле килешләрдәге күрсәтү алмашлыкларын әйтәм, ә сез килешен белергә тиеш. Бирем аңлашылса барыгызга да, уенны башлыйбыз (чиратлап барлык балалардан да сорарга).

Алмашлыклар: тегендә, моны, алардан, бу, моннан, шунда, аның, шуларның, тегеләрдә, аны, шушыннан, боларга, аңа.


Физминут.

IV. Күнекмәләр булдыру.

У.: Яхшы, утырыгыз! Ял иттек бераз. Тырышып эшләп алыйк. Дәфтәрләрдә 1нче күнегү дип язып куегыз. Мин сезгә фольклордан мисаллар укыйм, сез язырсыз, аннан соң бергәләп алмашлыкларны эзләрбез.

1) Кем эшләми, шул ашамый.

2) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

У.: Укучылар, бу мәкаль белән табышмакта тагын без өйрәнгән төргә кергән алмашлыклар бармы? Булса, нинди? Алар нинди төргә керәләр? Һәм ничек тәрҗемә ителәләр? (Алмашлыклар бар. Кем?-сорау алмашлыгы, кто?)

V. Йомгаклау

1) Дәрес буенча нәтиҗәләр ясау;

2) Билгеләр кую;

3) Өйгә эш бирү: алмашлыклар булган татарча мәкаль-әйтемнәр язып килегез. Табышмак та ярый. Ничә мисал табасыз, ничәсе дөрес, шундый билге куячакмын. Сораулар булмаса, чыгарга мөмкин. Саубулыгыз!












Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров57
Номер материала ДБ-214371
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх