Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Тукайга
сәяхәт
Шагыйрь Р.Мәннанның Габдулла Тукай
шигырьләренә бәйләп төзелгән
шигъри алфавиты
Зур Сәрдек авыл китапханәсе
2 слайд
А
Алтын әтәч исән микән?
Күрәсе килә бигрәк.
И, Мәмәт хан, вәгъдә биргәч,
Аны үтәргә кирәк!
“Алтын әтәч”
3 слайд
Ә
Әтәч илә Күке
Бер-берсен мактый...
Аларны тыңлап,
Кем арган шактый ?
Әтәч илә Күке
4 слайд
Б
“Бәйрәм бүген” дигән шигырь
Дәрт бирә, күңелгә ямь.
Әйтерсең, бар җиһан җырлый,
Бар дөньяда зур бәйрәм!
“Бәйрәм бүген”
5 слайд
В
Валлаһи, анда саф һава,
Җир яшел, сайрый кошлар.
Ак болытлар, уйный үлән...
Барысы кайда болар?
«Валлаһи»
6 слайд
Г
Гали ярата Кәҗәсен –
Үлән бирә ишеп.
Кәҗә рәхмәт, ди, Галигә,
Ә аңлата ничек?
“Гали белән Кәҗә”
7 слайд
Д
Дуңгыз – дуңгыз инде, аннан
Юньле җавап юк. Бирән!
Көтүче соравына ул
Нәрсә дип җавап биргән?
“Дуңгыз”
8 слайд
Е
Елның дүрт фасылы була,
Беләсең син һәрберсен.
Үзенчәлекләре дә күп,
Миңа әйтеп бирерсең.
«Елның дүрт фасылы»
9 слайд
Ж
Жилет киеп йөргән Тукай,
Булган җылы пәлтәсе...
Салкынчарак булган, диләр,
“Болгар” кунакханәсе
10 слайд
Җ
Җаекта Тукай нишләгән?
Укыган мәдрәсәдә.
Укый өзлексез, күп яза –
Өйрәнгән күп нәрсәгә!
11 слайд
З
Зәйтүнә туташны беләм,
Туып үскән Чистайда.
Үзе чибәр, үзе уңган –
Аны сөйгән Тукай да...
12 слайд
И
“И, туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...”
Юк моннан кадерлерәк җыр –
Һәркемгә ул билгеле.
“Туган тел”
13 слайд
Й
Йөкче, кечкенә булса да,
Сугышкан ул канга-кан.
Аңа ташланган каракның
Ничә теше коелган?
“Йөкче илә Юл кисүче”
14 слайд
К
Кара урман эчләрендә
Яши икән Шүрәле.
Китапта укыганым бар –
Күргәнем юк шул әле.
“Шүрәле”
15 слайд
Л
Ләззәт алучы Ялкауны
Тукай да яратмаган.
Матур бер хикәятендә
Аны ничек атаган?
“Сыбызгы”
16 слайд
М
Мияубикә, Мияубикәм...
Бик кызгандым песине.
Каймак, сөт тә бирер идем
Терелталсам мин сине.
“Мияубикә”
17 слайд
Н
“Нәсыйхәт” шигыре кыска,
Фикере, уе – тирән!
“Булса – бир”, дигән Габдулла,
Ә булмаса... ни дигән?
“Нәсыйхәт”
18 слайд
Ң
Яңгыр артыннан балалар
Кычкыра, йөгерешә.
Ялтырашып, җем-җем итеп,
Җиргә, әйт,ниләр төшә?
“Яңгыр”
19 слайд
О
Олуг шагыйрь Тукаебыз -
Моңа ит син игътибар –
Бик яраткан үз авылын,
Шул исемле шигыре бар.
“Туган авыл”
20 слайд
Ө
Өлкән бүре әүвәл кача,
Озак тормый аптырап...
Тагын ничә бүре калган
Ул киткәчтен калтырап?
“Кәҗә белән Сарык”
21 слайд
П
Пар атларга утырып китте
Моңсу, сагышлы Тукай...
Туган авылыңнан аерылу
Бик авыр икән шулай.
“Пар ат”
22 слайд
Р
Рәхәт йокы кайчан була?
Тик бала чакта. Зурлар
Мамык түшәккә ятса да,
Мәшәкать тулы уйлар!
“Рәхәт йокы”
23 слайд
С
Су анасын күргәнем юк,
Очрый, имеш, сирәк.
Тарагына күзең төшсә,
Бел, кагылмаска кирәк!
“Су анасы”
24 слайд
Т
Тәүбә иткән Төлкегә син
Ышанасыңмы-юкмы?
Бу хәл чыннан да булгандыр,
Тукай язмастыр юкны.
“Тәүбә иткән Төлке”
25 слайд
У
Умарта кортын Чебеннәр
Чакырган чит җирләргә.
Ни өчен Умарта корты
Каршы булган китәргә?
“Умарта корты вә Чебеннәр”
26 слайд
Ү
Үз-үзенә Тукай тели
Бөек кеше булырга,
Ә халкы бәхете өчен
Әзер ул ни кылырга?
27 слайд
Ф
Фатыйманы уйлап торам,
Менә ичмасам бу кыз!
Читлекнең ишеген ачкан:
“Сандугач, булма ялгыз...”
“Фатыйма белән Сандугач”
28 слайд
Х
Хастаханәләрнең берсе
“Клячкин” дип аталган.
Шунда безнең Габдулланы
Газраил тартып алган.
29 слайд
Һ
Һәркем эштә булгач, малай –
Исеме Борһанетдин –
Тиз генә кая йөгергән?
Син әйтеп бирерсең, дим!
“Һәркем эштә”
30 слайд
Ц
Цилиндр кигәнме Тукай,
Эшләпәме, әйт, әйдә.
Ник мондый сорау бирергә? –
Әлбәттә, түбәтәйдә!
31 слайд
Ч
Черки изгелек эшләде
Йоклаган көтүчегә.
Ниләр белән беткәнен син
Миңа әйтеп бирче, я?
“Черки изгелеге”
32 слайд
Ш
Шаян песи – шаян инде,
Ул нәрсәне күзләгән?
Бик озак көтеп тә яткан,
Бер дә җаны түзмәгән.
“Шаян песи”
33 слайд
Ы
Ык-мык килеп тормам һич тә
Укытучы сораса:
Әлифба балалар өчен
Күзлек икән ләбаса!
“Әлифба”
34 слайд
Э
Эшләргә – көн, - дигән Тукай,
Яз, укы. Төн – йокларга!
Ә кемнән үрнәк алырга
Кушкан ул балаларга?
“Эш”
35 слайд
Ю
“Юлбарыстан көчлебез...” Әйт,
Кем сүзе бу, дускаем?
Моны һәрбер татар белә –
Моны әйткән Тукаем!
“Олуг юбилей мөнәсәбәте
белән халык өмидләре”
36 слайд
Я
Ялкау маэмай тәмле ашап,
Бик озак йоклап яткан.
Кайчак ярты йомык күзен
Ул кемгә ялтыраткан?
“Ялкау маэмай”
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 671 947 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Наиля Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.