Инфоурок Другое ПрезентацииПрезентация "9 нчы сыйныф укучыларын бердәм республика тестына үзерләү" (9 класс)

Презентация "9 нчы сыйныф укучыларын бердәм республика тестына үзерләү" (9 класс)

Скачать материал
Скачать материал "Презентация "9 нчы сыйныф укучыларын бердәм республика тестына үзерләү" (9 класс)"

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Старший рекрутер

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • 9нчы сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт ( йомгаклау) аттестациясенә әзе...

    1 слайд

    9нчы сыйныф укучыларын татар теленнән дәүләт ( йомгаклау) аттестациясенә әзерләү 

  • 1нче бүлек А1. Бирелгән текст буенча сорауга дөрес җавап табу. А) Текстның эч...

    2 слайд

    1нче бүлек А1. Бирелгән текст буенча сорауга дөрес җавап табу. А) Текстның эчтәлеген аңлап уку. Ә) Теманы ачу. Б) Автор фикерен билгеләү. В) Текстның исеменә игътибар итү. Сорау Автор фикере Текст исеме 

  • А2. Аваз һәм хәреф саны туры килмәү очраклары: А) Ике аваз кушылмасыннан тор...

    3 слайд

    А2. Аваз һәм хәреф саны туры килмәү очраклары: А) Ике аваз кушылмасыннан торган хәрефләр булганда; [ йа] [йу] [йы] Я Ю Е [ йә] [йү] [йэ] Яңгыр [й],[а],[ң],[гъ],[ы],[р]- 5 хәреф, 6 аваз Ә) ь (нечкәлек) , ъ (калынлык) билгеләре булганда; Сәгать [с],[ә],[гъ],[ә],[т] – 6 хәреф, 5аваз Исегездә калдырыгыз! ъ, ь хәрефләре һәмзә тартыгын белдергәндә аваз исәбенә керәләр. Коръән [къ],[о],[р],[‘],[ә],[н]- 6 хәреф, 6 аваз 

  • А 3. Тартык һәм сузык авазлар А) Ә) Рәт гармониясе. Сузык авазлар сүздә калы...

    4 слайд

    А 3. Тартык һәм сузык авазлар А) Ә) Рәт гармониясе. Сузык авазлар сүздә калынлыкта-нечкәлектә ярашалар: бар-ды-лар, кил-де-ләр Сузыклар ярашуның бу төренә буйсынмыйлар: - алынма сүзләр:фабрика; - ике тамырдан торган кушма сүзләр: көньяк; - миңа, сиңа, зәңгәрсу кебек сүзләр. Яңгырау тартыклар   [Б]   [В]   [Г]   [ГЪ]   [Д]   [Ж]   [Җ]   [З]   [Л]   [М]   [Н]   [Ң]   [Й]   [Р]   [W]           Саңгырау тартыклар   [П]   [Ф]   [К]   [КЪ]   [Т]   [Ш]   [Ч]   [С]                 [Ц]   [Щ]   [Х]   [Һ]   [‘ ] 

  • А4. Орфографик хаталар чыгу очраклары: А) Ирен гармониясендә; [Төтөн] – төте...

    5 слайд

    А4. Орфографик хаталар чыгу очраклары: А) Ирен гармониясендә; [Төтөн] – төтен (о,ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла) Исегездә калдырыгыз! Кушма сүзләрдә о,ө хәрефләре башка иҗекләрдә дә язылырга мөмкин: төнбоек, озынборын. Ә) Сүздә ике аваз кушылмасыннан торган хәрефләр булганда; Баерак – байырак Б) Гарәп-фарсы алынмаларында; Гарәпчә – гарапчә, каләм – кәләм В) Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны бутауда; Төссез - төссес 

  • А5. ъ,ь хәрефләренең сүзләрдә кулланылышы: - иҗекне нечкәртә: ямь-ле, юнь-ле...

    6 слайд

    А5. ъ,ь хәрефләренең сүзләрдә кулланылышы: - иҗекне нечкәртә: ямь-ле, юнь-ле; - алынма сүзләрдә тартыкны йомшарта: асфальт; Ь - нечкә әйтелешле сүздәге [къ],[гъ]тартыклары кергән ябык иҗекне нечкәртә: сә-гать; - [‘] һәмзә тартыгын язуда белдерә: мәсьәлә - кушма сүзләрдә я,ю,е хәрефләре алдыннан аеру билгесе буларак кулланыла: берьюлы; - нечкә әйтелешле сүздәге ябык иҗек ахырында килгән [гъ], [къ] тартыкларының калынлыгын белдерә: мәгъ-нә; Ъ - [‘] һәмзә тартыгын язуда белдерә: Коръән; - кушма сүзләрдә я,ю,е хәрефләре алдыннан аеру билгесе буларак кулланыла: кулъяулык. 

  • А6. Сүз ясалыш ысуллары: А) Кушымча ялгану: эш-че (исем),оял-чан (сыйфат), т...

    7 слайд

    А6. Сүз ясалыш ысуллары: А) Кушымча ялгану: эш-че (исем),оял-чан (сыйфат), татар-ча (рәвеш), уй-ла (фигыль); Ә) Сүзләр кушылу: - кушма (башкала); - парлы (биш-алты); - тезмә (каен җиләге). Б) Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү: Салкын (нинди?) көн – салкыннар (нәрсәләр?) башланды В) Фонетик ысул: - аваз төшеп калу (тугры – туры); - авазлар чиратлашу (күз-күр); - сүздәге басым күчү (кызык (нишлә?) – кызык (нинди?)) ; - сүз нигезе нечкәрү (бала – бәлә). Г) Сүзләрне кыскарту: - баш хәрефләр буенча (КДУ); - һәр сүзнең беренче иҗеген кушу (филфак); - беренче сүзнең беренче өлешенә икенче сүзне кушу (стенгазета); Д) Сүзнең мәгънәсе үзгәрү: хәбәр (яңалык) – хәбәр ( җөмләнең баш кисәге). 

  • А7. Җөмләләрне тәрҗемә итү. 1. Җөмләне игътибар белән укырга. 2. Мәгънәсенә...

    8 слайд

    А7. Җөмләләрне тәрҗемә итү. 1. Җөмләне игътибар белән укырга. 2. Мәгънәсенә төшенергә. 3. Җөмләнең төзелешенә, аерымланган кисәкләргә игътибар итәргә. 4. Сүзгә сүз туры килерлек тәрҗемәне табарга. 

  • А8. Сүзтезмәләрне бәйләүче чаралар: А) Кушымчалар: - килеш (укучының дәфтәре...

    9 слайд

    А8. Сүзтезмәләрне бәйләүче чаралар: А) Кушымчалар: - килеш (укучының дәфтәре); - фигыль төркемчәләре (укыгач белү); - сүз ясагыч (бәйрәмчә матур); Ә) Бәйлек һәм бәйлек сүзләр: - бәйлекләр (спорт белән шөгыльләнү); - бәйлек сүзләр (такта янына чыгу). Б) Сүз тәртибе яисә янәшә килү: якты көн 

  • А 9. Фигыль төркемчәләре: Затланышлыфигыльләр Кушымчалар Мисаллар Хикәя -а,...

    10 слайд

    А 9. Фигыль төркемчәләре: Затланышлыфигыльләр Кушымчалар Мисаллар Хикәя -а, -ә; -ый, -и бара, килә, җырлый Боерык бар, кил, җырла, сөйлә Шарт - са, -сә барса, килсә Затланышсыз фигыльләр Кушымчалар Мисаллар Сыйфат фигыль -учы, -үче;торганярдәмче фигыле баручыкеше, килүчекыз, җырлыйторганбала Хәл фигыль -п; -ып, -еп; -а, -ә; -ый; -и; -гач, -гәч; -кач, -кәч;-ганчы, - гәнче; -канчы, -кәнче барыпкилде, киләтора, җырлагачутырды, сөйләгәнчеуйлады Исем фигыль -у, -ү белүкирәк Инфинитив -ырга, -ергә; - арга, -әргә; -рга, -ргә барырга, укырга 

  • А10. Мәкаль һәм фразеологизмнарның рус телендәге эквивалентын табу, сүзтезмә...

    11 слайд

    А10. Мәкаль һәм фразеологизмнарның рус телендәге эквивалентын табу, сүзтезмәләрне тәрҗемә итү. А) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс.(Мәкаль) (Кечкенәдән өйрәнмәгәнне, үскәч өйрәнеп булмый). В молоке не было, и в сыворотке не найдешь. Ә) Бәхет сынау (Фразеологизм) (Нинди дә булса эштә уңышка ирешүеңне тикшерү) Испытать счастье. Б) Дустыбызның бәйрәме (Сүзтезмә) Праздник нашего друга 

  • А 11. Килешләр Б.к. Кем? Нәрсә? - И.к. Кемнең? Нәрсәнең? -ның, -нең Ю.к. Кем...

    12 слайд

    А 11. Килешләр Б.к. Кем? Нәрсә? - И.к. Кемнең? Нәрсәнең? -ның, -нең Ю.к. Кемгә? Нәрсәгә? Кая? -га, -гә, -ка, -кә Т.к. Кемне? Нәрсәне? - ны, -не Ч.к. Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан? - дан, -дән, -тан, -тән У-в.к. Кемдә? Нәрсәдә? Кайда? - да, -дә, -та, -тә Тартымлы исемнәрдә килеш кушымчалары 1зат 2зат 3зат 1зат 2зат 3зат берлек санда күплек санда Б.к. И.к. Ю.к. -а,-ә -а,-ә -на,-нә -на,-нә Т.к. -н - н Ч.к. -ннан,-ннән -ннан,-ннән У-в.к. -нда,-ндә -нда, -ндә 

  • 2 нче бүлек В 1. Синоним – охшаш мәгънәле сүзләр: ару – талчыгу, йончу; акылл...

    13 слайд

    2 нче бүлек В 1. Синоним – охшаш мәгънәле сүзләр: ару – талчыгу, йончу; акыллы – зирәк, башлы, белемле, гыйлемле; матур – чибәр, сылу, гүзәл, күркәм. 

  • В 2. Антоним – капма-каршы мәгънәле сүзләр: аста – өстә; ак – кара; биек – т...

    14 слайд

    В 2. Антоним – капма-каршы мәгънәле сүзләр: аста – өстә; ак – кара; биек – тәбәнәк; искерә – яңара. 

  • В 3. Сүз төркемнәре Мөстәкыйль сүз төркемнәре Бәйләгеч сүз төркемнәре Модаль...

    15 слайд

    В 3. Сүз төркемнәре Мөстәкыйль сүз төркемнәре Бәйләгеч сүз төркемнәре Модаль сүз төркемнәре Аваз ияртемнәре Сыйфат Рәвеш Сан Алмашлык Фигыль Теркәгеч Бәйлек Хәбәрлек сүзләр Кисәкчәләр Ымлык Исем 

  • В 4. Җөмләнең баш кисәкләре: А) Ия һәм аңа хас үзенчәлекләр: 1. Кем? нәрсә?...

    16 слайд

    В 4. Җөмләнең баш кисәкләре: А) Ия һәм аңа хас үзенчәлекләр: 1. Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. 2. Баш килештә килә. 3 Башка сүзгә буйсынмый. 4. Ия янында бәйлек һәм бәйлек сүзләр булмый. 5. баш килештәге зат алмашлыгы, исем мәгънәсендә килгән сүзләргә килеш кушымчаларын куеп булса, ия була алмый. Ә) Хәбәр: 1.Нишли? нишләде? нишләр? нишләгән? нинди? күпме? сорауларына җавап бирә. 2. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәрләр ике төргә бүленә: - фигыль хәбәр (Мин күрәм); - исем хәбәр (Дустым юмарт). 3. Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәрләр гади, кушма, тезмә хәбәрләргә бүленәләр. 

  • В 5. Җөмләнең иярчен кисәкләре: 1.Аергыч нинди? кайсы? ничә?ничәнче? кемнең?...

    17 слайд

    В 5. Җөмләнең иярчен кисәкләре: 1.Аергыч нинди? кайсы? ничә?ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклый. Аергыч сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә. Мәсәлән: ак (сыйфат) чәчәк, тугызынчы (сан)сыйныф, килгән (сыйфат фиг.) кунак. 2.Тәмамлык кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән сорауларыны җавап бирә, җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый. Искәрмә. Туры тәмамлык баш килештәге исем белән дә белдерелә. Мәсәлән. Айгөл идән(не) юа. 3. Хәл кайда? кайчан? ничек? күпме? нигә? ни өчен? нишләсә? сорауларына җавап бирә, җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә. Хәлнең 8 төре бар: урын, вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, кире, шарт. 4. Аныклагыч җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аңа аныклык кертә торган кисәк. Мәсәлән. Мин озаттым аны сугышка, йөрәгемнең сүнмәс кояшын. (М.Җәлил) 

  • В 6. Аерымланган хәлләр. Хәлләр үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашса,...

    18 слайд

    В 6. Аерымланган хәлләр. Хәлләр үзләре буйсынган җөмлә кисәгеннән ераклашса, һәм үзенә ярым хәбәрлек төшенчәсен алса, өтерләр белән аерымланалар. Аерымланган хәлләр җыйнак та, җәенке дә, тиңдәш тә, тиңдәш түгел дә булалар. кайчан? (аерымланган в.х.) Мәсәлән. Малайлар, кояш кыздыра башлагач, су коенырга тотындылар. 

  • В 7. Җөмләнең модаль кисәкләре һәм алар янында тыныш билгеләре: А) Эндәш сүз...

    19 слайд

    В 7. Җөмләнең модаль кисәкләре һәм алар янында тыныш билгеләре: А) Эндәш сүзләр-сөйләм төбәп әйтелгән затны, предметны белдерә, җөмләнең теләсә кайсы урынында килә. Эндәш сүзләр янында түбәндәге тыныш билгеләре куела: 1. Эндәш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла; 2. Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела; 3. Бер гомуми интонация белән әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый. Ә) Кереш сүзләр-сөйләүченең сөйләмдәге фикергә төрле мөнәсәбәтен белдерәләр: 1. Ышануны һәм раслауны: һичшиксез, шөбһәсез,билгеле, дөрес, әлбәттә. 2. Шикләнү, икеләнүне: бәлки, ахры, күрәсең, мөгаен, шәт, никтер, ни өчендер. 3. Үтенүне яки үз фикереңнән чигенүне: зинһар, хәер. 4. Фикер чыганагын: минемчә, алар фикеренчә, сезнең уегызча, әйтүләренә караганда. 5. Фикер нәтиҗәсен, йомгагын яки аның алдагы фикергә бәйләнешен: димәк, кыскасы, мәсәлән, шулай итеп, гомумән. 6. Фикер тәртибен: бердән, беренчедән, икенчедән, бер яктан, ниһаять, барыннан да элек. 7. Фикергә бәйләнгән төрле тойгыларны: бәхетемә, кызганыч ки, үкенечкә. 

  • В 8. Сөйләм автор сөйләме чит сөйләм туры сөйләм кыек сөйләм Туры сөйләм диал...

    20 слайд

    В 8. Сөйләм автор сөйләме чит сөйләм туры сөйләм кыек сөйләм Туры сөйләм диалог, монолог, цитата дигән төрләргә бүленә. Персонажның үз-үзенә, башка берәүгә яисә халыкка мөрәҗәгать ителгән сөйләме монолог дип атала. Диалог-ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе. Аерым кешенең диалог эчендәге сүзләре реплика дип атала. Һәр реплика кызыл юлдан сызык белән башлана. Аңлатма язуларында, рәсми кәгазьләрдә туры сөйләм куштырнаклар эченә алынырга мөмкин. Цитата- язма әсәрләрдән алынган туры сөйләм. Цитата һәрчак куштырнаклар эченә алына. 

  • В 9. Гади җөмлә синтаксисы. Оештыручы үзәге бер генә булган җөмлә гади җөмлә...

    21 слайд

    В 9. Гади җөмлә синтаксисы. Оештыручы үзәге бер генә булган җөмлә гади җөмлә дип атала. Гади җөмләләр, төркемләүнең нигезенә нинди билге салынуга карап, берничә төркемгә бүленәләр: 1. Әйтү максатының нинди булуына карап, хикәя, сорау, боеру, тойгылы. 2. Баш кисәкләр санына карап, бер составлы һәм ике составлы. 3. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җыйнак һәм җәенке җөмләгә. 4. Тиешле җөмлә кисәкләренең кулланылу-кулланылмавына карап тулы һәм ким җөмләгә. 5. Нәрсәне дә булса раславына яки инкарь итүенә карап, раслау һәм инкарь җөмләгә. Раслау җөмләләр нәрсәне дә булса раслыйлар.Раслау җөмләләр юклык формасында булырга мөмкин.Раслауга аерым басым ясаганда, хәбәр ике инкарь формасын берьюлы ала. Мәсәлән: Яхшы укыган бала имтиханын бирми калмас. Инкарь җөмләләр нәрсәне дә булса инкарь итәләр. Инкарь җөмләне белдерүче чаралар: - -ма, -мә юклык кушымчалары; -түгел, юк сүзләре; - -сыз, -сез кушымчалары; 

  • В 10. Иярченле кушма җөмләләр. А) Мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия, иярчен х...

    22 слайд

    В 10. Иярченле кушма җөмләләр. А) Мәгънә ягыннан төрләре: иярчен ия, иярчен хәл, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен аныклагыч, иярчен кереш җөмләләргә бүленә. Иярчен хәл җөмләләрнең 8 төре бар: иярчен вакыт, урын, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт, кире. Ә) Төзелеше ягыннан төрләре: Аналитик Синтетик Бәйләүче чарасы хәбәр составында килми. Бәйләүче чаралары: 1.Мөнәсәбәтлесүзләр(парлылар: кем-шул, нинди-шундый, кайда-шунда һ.б.; ялгызаклар: шул, шундый, шулай. 2. Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр( чөнки, гүя, әгәр, гәрчә һ.б. Бәйләүче чарасы хәбәр составында килә. Бәйләүчечаралары: 1.Кушымчалар( килеш, шарт фигыль, сыйфат фигыль,хәлфигылькушымчаларыһ.б.); 2. Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр(кебек, өчен, белән,күрә, карамастан, аркасында һ.б.); 3. Янәшә тору чарасы. 

  • В 11. Тыныш билгеләре Нокта кую очраклары 1.Хикәя җөмлә, тыныч тавыш белән ә...

    23 слайд

    В 11. Тыныш билгеләре Нокта кую очраклары 1.Хикәя җөмлә, тыныч тавыш белән әйтелгән боерык җөмләләр, инициаллар, кыскартып языла торган сүзләрдән соң һәм драма әсәрендә персонаж исеменнән сон нокта куела. 2. Китап, мәкалә, әсәр, бүлек, бүлекчә исемнәреннән соң нокта куелмый. 3. Кыскартылмаларда нокта куелмый: КамАЗ,драмтүгәрәк. . Сызык кую очраклары 1.Җөмләнең иясе дә хәбәре дә баш килештәге исем, алмашлык һәм исем фигыль белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасында сызык куела. 2. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә сан белән белдерелсә, алар арасында сызык куела. 3. Җөмләдә ияне көчәйтеп ул сүзе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела. 4. Ким җөмләләрдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела. 5.Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау куркынычы булганда, сызык куела. 6.Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкланмыш ике яктан да сызык белән аерыла. 7.Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела. 8. Бер-берсенә кискен каршы кую интонациясе белән бәйләнгән гади җөмләләр арасына сызык куела. 

  • Җәяләр кую очраклары 1. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату яки тәрҗемә итү характе...

    24 слайд

    Җәяләр кую очраклары 1. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату яки тәрҗемә итү характерында булсалар, җәяләр эченә алыналар. 2. Керешмәләр, җөмлә ахырында, җөмлә уртасында килеп, һәр очракта да җәя эченә алыналар. 3. Драма әсәрләрендәге ремаркалар җәя эченә алыналар. Өтер кую очраклары 1. Кереш сүзләр җөмләдә өтерләр белән аерылалар. 2. Эндәш сүзләр җөмләдә өтерләр белән аерылалар. 3. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела. 4. Җөмләдә бер кисәк мәгънәне көчәйтү өчен кабатланса, алар арасына өтер куела. 5. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан да өтер белән аерылалар. 6. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар. 7. Аныклагычлар янындагы теркәгечләр алдыннан өтер куела. 8. Җөмләнең аерымланган кисәкләре өтер белән аерыла. 9. Тезмә кушма җөмләләрдәге гади җөмләләр өтер белән аерылалар. 10. Каршы куючы теркәгечләр алдыннан өтер куела. 

  • Күпнокта 1.Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен,...

    25 слайд

    Күпнокта 1.Төрле сәбәпләр аркасында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен, күпнокта куела. 2. Башка автордан алынган өзек тулысынча китерелмәгән очракта, төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокта куела. 3. Нинди дә булса бер предметны, төшенчәне аерып күрсәткәндә, тәэсирлекне арттыру максатыннан, кузаллаулы баш килештән соң күпнокта куела Ике нокта кую очраклары 1. Гомумиләштерүче сүзләр тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, ике нокта куела. 2.Үз эчендә мөнәсәбәтле сүз булган яки көттерү интонациясе аша бәйләнгән баш җөмлә алдан килсә, аннан соң ике нокта куела. 3. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан ике нокта куела. Нокталы өтер кую очраклары 1. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, ике гади җөмлә чигендә килгәндә, бер яктан өтер, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар. 2. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, үз эчләрендә тагын тыныш билгеләре булса, теркәгечсез бәйләнеп килгән очракта, нокталы өтер куела. 

  • В 12. Сүзләрнең әйтелеше язылышына туры килмәү очраклары: 1. Сүз ирен гармони...

    26 слайд

    В 12. Сүзләрнең әйтелеше язылышына туры килмәү очраклары: 1. Сүз ирен гармониясенә буйсынганда (төтен-[төтөн]). 2. [о], [ы], [э] сузыклары татар телендә кыска, ә рус алынмаларында сузыбрак әйтелә һәм озынлык билгесе (-) белән күрсәтелә ([нōта]). 3. Татар телендә [а] авазы сүзнең беренче иҗегендә [о] сузыгына охшатып, бераз иренләштереп әйтелә ( алма-[а◦]лма) 4. я, ю, е хәрефләре ике аваз кушылмасын белдерә (егет-[йэгэт]). 5. –ау, -әү кушымчаларына беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, тартым кушымчасы алдыннан ирен- ирен тартыгы [w] әйтелә. Язуда бу аваз в хәрефе белән күрсәтелә ( сайлау- сайла[w]ы- сайлавы). 6. Татар телендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы [w] булып укыла (авыз-[аwыз]). 7. Саңгырау тартык алдыннан һәм сүз ахырында [в] авазы урынына [ф] әйтелә (а[ф]торучка, Галимо[ф] ). 8. Тел арты ассимиляциясе нәтиҗәсендә тел арты тартыгы [г] алдыннан килгән [н] тартыгы [ң] авазы булып ишетелә (төнге- [төңгө]). 

  • 9.Ирен ассимиляциясе нәтиҗәсендә ирен-ирен тартыгы [б] алдыннан килгән [н] та...

    27 слайд

    9.Ирен ассимиляциясе нәтиҗәсендә ирен-ирен тартыгы [б] алдыннан килгән [н] тартыгы [м] авазы белән чиратлаша (тонбоек-[томбойокъ]. 10. Сүз ахырындагы яңгырау [з] саңрау пары [с] белән чиратлаша (төссез-[төссес]). 11. ъ,ь билгеләре әйтелештә ишетелмиләр (мәкаль –[мәкъәл]). 12. Һәмзә тартыгы язуда ь, ъ билгеләре яки э хәрефе белән күрсәтелә (мәсьәлә-[мәс’әлә], тәэмин-[тә’мин]). 13. а, ы хэрефләре нечкә әйтелешле сүздәге кече тел тартыклары [къ], [гъ] ның калынлыгын күрсәтү өчен языла, иҗекне нечкә уку өчен сүз ахырында нечкәлек билгесе куела (фигыль – [фигъэл]). 14. Нечкә әйтелешле сүзләрдә [къ], [гъ] авазларының калынлыгын ъ хәрефе белдерә (нәкъ- [н], [ә], [къ]). 15. Тартык авазларга тәмамланган рәвешләрдәге чагыштыру дәрәҗәсе кушымчалары алдыннан әйтелә торган [э] авазы язуда күрсәтелми (тизрәк-[тизэрәк]). 16. ый нечкә әйтелешле иҗектәге кече тел тартыклары [къ], [гъ] ның катылыгын күрсәтү өчен языла, иҗекне нечкә уку өчен, сүз ахырында ь билгесе куела (шагыйрь – [ш], [а◦], [гъ], [и], [р]). 

  • 3нче бүлек С 1. Бирелгән текстка нигезләнеп сочинение язу. Сочинение 3 өлештә...

    28 слайд

    3нче бүлек С 1. Бирелгән текстка нигезләнеп сочинение язу. Сочинение 3 өлештән тора: кереш (тезис), төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар), йомгак (нәтиҗә). 1.Кереш-тезис – исбатланырга тиешле фикер. Ул 1-2 җөмлә белән генә формалаштырыла. Керешне язганда түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин: -Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә ... аңлата. - Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра. - Бу өзектә автор ... турында сөйли. 2. Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак. Анда тезиста чагылган фикернең дөреслеге дәлилләнә. Төп өлештә текстның идеясен күрсәтүче ике дәлил булырга тиеш, һәм һәр дәлилне берәр мисал белән расларга кирәк. 

  • Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин. А) Бик озын...

    29 слайд

    Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин. А) Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана.Ә) Җөмлә озын булганда, төшереп калдырылган сүзләр урыныны күпнокталар куела. Б) Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Мисалларны формалаштырганда, түбәндәге сүзләр тезмәсен файдаланырга ярый: - Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның ... җөмләсенә игътибар итик. - Бирелгән дәлилне текстның .... җөмләсендәге мисал белән расларга мөмкин. - Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы ... җөмләдән мисал китерәм. 3. Йомгак өлешендә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин. Мәсәлән: - Шулай итеп, автор табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза. - Димәк, текстның авторы дуслыкта ышаныч һәм бер-береңне аңлау мөһимлегенә ышандыра. Дуслар белән ихлас булырга өнди. 

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 236 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.03.2016 2810
    • PPTX 453.9 кбайт
    • 25 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Халиуллина Люция Гатуфовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Халиуллина Люция Гатуфовна
    Халиуллина Люция Гатуфовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 15827
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 154 человека

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 328 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Финансовый анализ

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 12 регионов

Мини-курс

Инновационные технологии для бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Галерейный бизнес: медиа, PR и cотрудничество

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе