Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Әни-
иң кадерле сүз!
2 слайд
3 слайд
Тик син генә, әнкәй, балам, диеп
Сыйпагансың минем башымнан.
Җил-давылдан мине яшергәнсең
Җылы куеның һәрчак ачылган.
4 слайд
Син булганга, әни, без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң бәхетле якын кешебез!
5 слайд
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын, улларын.
Мөмкин булса менеп зәңгәр күккә
Йолдыз сузар идем кулына
6 слайд
Башка беркем эндәшмәгән кебек
Син генә бит дәшә аласың.
Синең кебек кем генә соң
Сөя ала икән баласын.
7 слайд
Ана куены кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
8 слайд
Әни, әнкәй, син бит минем берәү
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Күңел җылың, якты йөзең белән
Маягым бул гомер-гомергә.
9 слайд
Йөзең синең һәрвакытта
Балкып тора, әнием
Аш-суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора, әнием
10 слайд
Айдан , кояштан кадерле
Син ул, әнием!
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Син ул, әнием!
И, ходай кабул ит
Безләрдән зур гозер.
Әнкәйгә бир саулык,
Әнкәйгә бир гомер!
11 слайд
12 слайд
Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерлем - әнием
Яхшылыкта, якынлыкта
Әниемә тиң илем
Егылып еласам.
Абынып тормасам –
Кулыңны сузучы
Син генә әнием!
13 слайд
Әниемнең уйчан күзләрендә
Күпме моң һәм сагыш бар,
Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын
Һәрвакытта миңа багышлар.
Изге өметләрен әниемнең
Ничек кенә итеп аклыйм соң,
Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне
Ничек кенә отып алыйм соң?
Вәгъдә бирәм әнием синең алда-
Өметеңне синең аклармын,
Синең җырларыңны ядькәр итеп
Күңелемдә мәңге саклармын.
14 слайд
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле
15 слайд
16 слайд
Ландыш Гөлшат җыр.
Гөлгенә. Әнкәйнең дә бүген чырае шат,
Гөлләр алып килгән яз кебек,
Нәрсә генә бүләк итсәм дә мин
Аның хөрмәтенә аз кебек.
Мөмкин булса җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын,
Әни кеше генә җан сулышын
Өрә синең гомер юлыңа.
Олыгайгач та аңа табынып мин
Чал чәченә башны иярмен.
Олы бүләгемне сузган чакта:
- Озын гомерле бул! – диярмен.
Ландыш. Әни! Күпме наз, күпме мәрхәмәтлелек
17 слайд
18 слайд
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр.
2 укучы.
Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр
Әниләрне кадерләсәк
Тыныч булыр ил-көннәр.
3 укучы.
Йөрәкнкң ул мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң түрендә.
Ул салкында сине җылытучың,
Юатучың авыр көнеңдә.
19 слайд
Ана күңеле мәңге күләгәсез
Ана күңеле мәңге бозланмый.
Кирәк икән, ул баласы өчен
Яшьлеген дә, саулыгын да
Гомерен дә хәтта кызганмый.
2 укучы.
Коштай очып яныңа анаң килер
Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә
Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,
Куркынычлы төшләр күрсәң дә.
3 укучы.
Ана берәү генә. Аны дуслар,
Талантлар алыштырмыйлар,
Ана белән Илне шигъри телдә Урынсызга чагыштырмыйлар.
20 слайд
. Ни дисəң дə ана ана инде,
Изге исем бер шəм булып яктыра,
Соңгы телемен өзеп авызыннан
Үзе йотмый, сиңа каптыра.
2. Юанырга, арсаң ял алырга
Ана күкрəгенə авасың
Əниеңнəн якын, кадерлерəк,
Я əйт, кемне таба аласың?
3.
4. Гомерем бена
Бурычлы мин аңа.
Көчле син, изге син,
Бөек син, әй АНА!
5.
6. Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек саулык сорап,
Дога кылам,
әниемнән аермасын
Берүк ходам!
21 слайд
Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.
Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.
Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.
Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
22 слайд
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә
Нигә кояш көлеп карый
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген бездә тантана
Кояш шуңа көлә бүген.
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар
Әниләрне кртлый бүген
Җирдәге һәрбер бала
Мин дә котлыйм әнкәм сине
Теләгем бар минем дә
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!
23 слайд
Тәрәзәдән төн карады
Йолдыз күзләре белән.
Тынып калды бөтен дөнья
Тик тынмый әни генә
Бакчадагы күбәләктәй,
Йөри ул җил – җил үтеп.
Бөтен нәрсә тынып калган
Ул кагылганны көтеп.
Почык борын песием дә,
гөл дә тәрәз төбендә,
Бишектәге сеңелем дә,
Хәтта...
Хәтта үзем дә
Көтеп ятам әниемнең
Яннарыма килгәнен,
Чәчләремә кулын куеп
-Йокла, бәбкәм, - дигәнен...
Әниемнең кулларында
Күңелем тынычлыгы.
Әниләрнең кулларында
Дөньяларның ныклыгы.
24 слайд
6 нчы укучы
7 нче укучы.
Әниемнең уйчан күзләрендә
Күпме моң һәм сагыш бар,
Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын
Һәрвакытта миңа багышлар.
Изге өметләрен әниемнең
Ничек кенә итеп аклыйм соң,
Йөрәгеннән чыккан моңлы көйне
Ничек кенә отып алыйм соң?
Вәгъдә бирәм әнием синең алда-
Өметеңне синең аклармын,
Синең җырларыңны ядькәр итеп
Күңелемдә мәңге саклармын.
25 слайд
Аның киңәшләре көч-дәрт өсти,
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын
“Әни” диеп аңа дәшәргә
Алия.
Илгизәр. Айгиз. Әкрен генә карлар ява
Дөнья бик юмарт бүген
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Рәмизә. Әниемне котлыймын
Әниләр көне белән.
Матур теләкләр телимен,
Назлы битеннән үбәм.
Синнән үрнәк алам һәрчак,
Әнием, рәхмәт сиңа.
Сәламәт бул, бәхет телим,
Миннән теләк шул сиңа.
26 слайд
27 слайд
28 слайд
29 слайд
30 слайд
31 слайд
32 слайд
33 слайд
34 слайд
35 слайд
36 слайд
37 слайд
38 слайд
39 слайд
40 слайд
41 слайд
42 слайд
43 слайд
44 слайд
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 671 652 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гимаева Фасима Хазиахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/144/180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.