Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
2 слайд
Рәхим – шәфкатьле булсын, өлкәннәр
Җанны җылытсын иман нурлары.
Әй, нәни кешем, өмет йолдызы,
Имин, уң булсын, барыр юлларың.
Кул сузам сиңа, елмаеп дәшәм:
Якты дөньяга ямь биреп яшә,
Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,
Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!
3 слайд
4 слайд
“Исемең матур, кемнәр куйган?”
5 слайд
Чараның максаты:
1.гореф – гадәтләребезгә,гаилә традицияләренә кызыксыну уяту;
2.буыннар бәйләнеше, исемнәр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте турында күзаллауларын
тирәнәйтү;
3. гаиләң белән горурлану хисләре,өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү;
4.сөйләм телен, фикерләү дәрәҗәсен үстерү.
6 слайд
Җирдә бит яши кешеләр
Исем алып, ат алып
Исемсезләр кала алмый
Хәтерләрдә сакланып.
7 слайд
Яхшы исем кыйммәт барсыннан да
Аннан тугры дусны күрмисең;
Безнең хакта мәңге ядкарь саклап,
Картаймыйча яши һәр исем.
8 слайд
1. Исемсез кеше – канатсыз кош.
2.Исем кешене бизәми – кеше
исемне бизи.
9 слайд
Татар исеме – иң-иң матур исем,
Әни кебек – бердәнбер бит ул.
Исем бетә икән – җисем бетә,
Башны кисү белән бер бит ул.
10 слайд
Бүген әле без бергә
Әйтеп бирербез сезгә:
Кеше тапмый исемне
Исем таба кешене
11 слайд
Бабамнар җиренең хакын
хаклыйм,
Матурлыгын күңелемдә
саклыйм.
12 слайд
“Илен белмәгән – игелексез,
халкын белмәгән – холыксыз,
нәселен белмәгән – нәсәпсез”
13 слайд
Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, ихтирамын сакларга тиешсең. Һәр начарлык, һәр начар эш исемгә сеңеп калган шикелле.Исемгә йогарлык начарлык эшләүдән сакланырга кирәк.Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул – синең йөзең, ата-анаңның, нәселеңнең йөзе. Исем – сезнең тормыш юлыгыздан күтәреп барган байрагыгыз. Яхшы ат – яхшы исем белән яшәргә насыйп булсын сезгә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 672 048 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Хайбуллина Эльмира Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
2 ч.
Мини-курс
6 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.