Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Чүпрәле беренче гомуми
урта белем бирү мәктәбе
Фатих Кәрим иҗатына
багышланган презентациясе
Алсу Наиловна
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
2 слайд
Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы.
1909 елның 9 гыйнварында Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Әхмәтвәли мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә.
3 слайд
Белемгә омтылыш
Ает (1909)
башлангыч мәктәп
Бәләбәй (1922)
педагогия техникумы
Казан (1924)
җир төзелеше техникумы
4 слайд
Ф. Кәримнең “Хәзер сезнең белән” исемле беренче шигыре “Кечкенә иптәшләр” журналының 1927 елгы икенче санында дөнья күрә.
5 слайд
Рәсемнәрдә Фатих Кәрим үзенең якын дуслары белән.
Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла. А. Алиш, Г.Минский, М. Әмир һәм башка бик күп дуслар таба.
6 слайд
Татарстан язучылар оешмасы каршында эшләгән әдәбият түгәрәге членнары арасында (уңнан сулга) беренче рәттә Фатих Кәрим.
7 слайд
Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен
Гөрли-гөрли канат кагына.
Кагына да уйнап очып китә
Син яшәгән өйләр ягына.
Ә мин калам тынчу таш төрмәдә,
Тимер рәшәткәгә баш иям.
Өзелергә җитеп сыкрый күңлем
Сагынудан сине, Кадриям!
8 слайд
Язмыш һаман безне аерырга тырышты һәм менә аерды инде, мәңге күрмәм инде мин аның көләч коңгырт күзләрен...
Урамга чыксам, шинельле кешеләр күрсәм, Фатих исемә төшә. Ах, ул соры шинель... Ах, бу сугыш...
Хатыны һәм кызлары
9 слайд
Калды Казан,
Балаларым калды,
Калды иркәм,
Калды киң Идел...
10 слайд
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла!
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
11 слайд
Ул көннәрне мәңге онытмабыз!
Фатих Кәрим сугышта
Үләм икән, үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
12 слайд
1942 елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Масалык юнәлешендәге сугышларда була, “Зайцева Гора” биеклеге өчен сугышканда аягы яраланып, госпитальгә эләгә. 1942 елның беренче маенда дәваланып бетү өчен Казан госпиталенә җибәрелә.
13 слайд
Ф. Кәримнең тәнкыйтьче Гази Кашшафка язган хаты.
Г. Кашшаф Ф. Кәримгә яшьлегеннән үк таныш. Бу гомерлек дустына шагыйрь иң тирән серләрен ача, аның киңәшләрен яшәү принцибы итеп ала.
14 слайд
Ф. Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап торган арада да ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә.
15 слайд
Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан
Кан түгел ул – матур ал чәчәк,
Алар безнең изге җиребездә
Бәхет гөле булып үсәчәк!
16 слайд
Мин – бер шагыйрь;
тойгы, хис кешесе,
Яратам мин кошлар
сайравын.
Мин – гуманист,
сөям дөньяны,
Акмасын, дип,
җирдә кеше каны,
Гуманизм – минем байрагым.
17 слайд
Алар барысы да шагыйрьне хәтерләтәләр.
18 слайд
“Дөнья хәлләре кискенләшкән саен нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бугенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк. Кенигсберг янында сугышның бөек үренә күтәрелде, үзенең иҗат үренә күтәрелде, үз шөһрәтенә шул солдат үреннән карап үлде. Үзенә йөкләнгән зур эшне башкарып китте шагыйрь.”
Сибгать Хәким
“Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда изге реликвия булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”.
Луи Арагон
19 слайд
Хәрби кешеләрне күрсәм, әткәй диеп йөзенә карыймын...
20 слайд
21 слайд
Фатих Кәримнең 100 еллык юбилей тантанасыннан.
Шагыйрь Ренат Харис һәм Ф. Кәримнең кызы Ләйлә шагыйрьнең каберендә.
22 слайд
Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән “Ясмин гөле” әсәрен сәхнәләштерде. Рәсемнәрдә спектакльдән күренешләр.
23 слайд
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
Ф. Кәрим “Теләк”
24 слайд
Игътибарыгыз
өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 064 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Шарапова Алсу Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.