Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
“ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРДА РУХИ ҺӘМ ӘХЛАКЫЙ СЫЙФАТЛАР БУЛДЫРУ” (5 НЧЕ СЫЙНЫФ)
Проектның темасы:
2 слайд
Проектны башкаручылар
Абдуллина Гөлнур Ризван кызы,
МБГБУ “Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының 2нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе”нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Закирова Гөлшат Камил кызы,
МБГБУ “Арча өченче номерлы башлангыч мәктәбе –
балалар бакчасы”ның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Юсупова Гөлнур Фаил кызы,
Зәй муниципаль районы МБГБУ “ Х.Хәсәнов исемендәге
Бигеш гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фаляхова Фирдания Габделхак кызы,
Саба муниципаль районы МБГБУ “Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
3 слайд
«Мәгарифнең заман таләп иткән иң төп максаты һәм җәмгыять белән дәүләтнең төп бурычы - Россия гражданинын югары әхлаклы, җаваплы, иҗади, инициативалы, компетентлы итеп тәрбияләү һәм аның үсешенә социаль-педагогик яктан булышлык итү»
4 слайд
Ни өчен бу теманы сайладык?
Балаларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү - иң төп проблемаларның берсе
5 слайд
Проектның актуальлеге
Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә әдәбият дәресләрен куллану – укытучы өчен зур хәзинә.
- яшьләр арасында ваемсызлык;
- үз-үзләрен генә ярату;
- оятсызлык;
- дәлилләп булмый торган агрессия;
- дәүләт һәм хакимиятне хөрмәт итмәү;
- җинаятьчелек;
- наркомания;
- эчүчелек;
физик һәм психик халәтләренең начарлана баруы.
6 слайд
Киләчәк заман кешесенең әхлак сыйфатлары бүгеннән салына башларга тиеш
7 слайд
Проект эшенең максаты:
Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә һәм аларны шәхес буларак формалаштыруда халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм әдәби текстларны файдалану.
Проект эшенең бурычлары:
1. Укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүнең методик нигезләренә төшенү.
2. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнгәндә рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүнең мөмкинлекләрен ачыклау.
3. Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү алымнарын куллану.
8 слайд
Тикшерү объекты:
татар мәктәпләрендә, рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә 5 нче сыйныф укучылары белем алган дәреслекләр, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү юллары, аларның үзенчәлекләре.
Тикшерү предметы:
5 нче сыйныф әдәбият дәресләрендә укучыларда рухи һәм әхлакый сыйфатлар булдыру.
9 слайд
Хәзерге заманда әхлакый тәрбия ул:
халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын төшендереп, укучыларны әдәби әсәрләр үрнәгендә тәрбияләү;
җәмгыятьтә яшь буынны рухи әхлаксызлыктан коткару;
балаларда гомумкешелек кыйммәтенә аңлы караш тәрбияләү;
кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;
югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру;
иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;
тәрбия бирү процессына әти-әниләрне катнаштыру;
йолалар нигезендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Проектның яңалыгын чагылдырган төп идеясе
10 слайд
балаларны әдәбият дәресләре аша җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү;
балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булдыруга ирешү;
балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;
ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү;
укучыда гражданлык хисләре, патриотизм, ижтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
11 слайд
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ
АЛЫМНАР
Мәгълүмат бирү алымнары:
укытучы сүзе
әсәргә иллюстрацияләр карау
исем кушу
укытучы укуы
аңлашылмаган сүзләрне аңлату
аңлатмалар бирү
чагыштыру
китап тәкъдим итү
китап күргәзмәсе
портрет белән эшләү
12 слайд
Анализ алымнары:
әсәрне өлешләргә бүлү
план төзү
язучы стилен, телен күзәтү
чагыштыру
эчтәлек сөйләү
әңгәмә
эзләнү
проблемалар чишү
вакыйгаларның урынын алыштыру
13 слайд
Иҗади эш алымнары:
иҗади биремнәр башкару
сөйләү
әсәрне сәхнәләштерү
иллюстрацияләргә исем кушу
текстның ахырын уйлау
хикәя, әкият, шигырь иҗат итү
рәсем ясау
изложение-сочинение язу
сценарий язу
14 слайд
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ
Мәкальләрне дәвам итегез:
Аерылганны аю ашар.....(бүленгәнне бүре ашар).
Ил төкерсә......(күл булыр).
Алмачуар тай булмас.....(ялкау кеше бай булмас)
Картлар сүзен капчыкка сал.....(яшьләр сүзен янчыкка сал)
Беләкле берне егар....(белемле меңне егар)
Оясында ни күрсә.....(очканында шул булыр)
Яшьлегең тырыш булса.... (картлыгың тыныч булыр).
Агач җимеше белән....(ә кеше эше белән).
15 слайд
Г.Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасын укыганнан соң, түбәндәге мәкальләрне дәвам итү уены укучылар өчен кызыклы:
Каракның бүреге ... . (яна)
Кырын эш кырык елдан соң да ... . (беленә)
Каракны яшергән кеше үзе дә ... . (карак)
Туры әйткән ... (котылыр), ялган әйткән ... . (тотылыр).
16 слайд
“Үги кыз” әкиятендәге геройларга бәяләмә (дәрес вакытында төркемләп эшләү алымы кулланыла)
Үги кыз
Үз кызлары
Фигыльләр ярдәмендә
эш-хәрәкәтләрен белдергән
сүзләр язарга
Фигыльләр ярдәмендә
эш-хәрәкәтләрен белдергән
сүзләр язарга
Сыйфатлар ярдәмендә
бәяләргә
Сыйфатлар ярдәмендә
бәяләргә
17 слайд
Креатив фикерләү үстерү алымы
Креатив фикерләү үстерү алымының төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, дидактик уен, төркемнәрдә эш оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.
Бу ысулларның һәрберсен дә бер дәрестә кулланырга кирәк икән дип уйларга ярамый. Һәр дәреснең үз үзенчәлеге бар, шуңа күрә укытучы аларның иң отышлыларын гына сайлап ала. Шундыйларның берничәсе белән танышып китик.
18 слайд
“Кәрзин” ысулы
Бу ысул төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: укучыларның парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. 5 нче сыйныфта Нәби Дәүлинең “Кар нинди җылы...” хикәясен өйрәнгәндә бу ысулны куллану “бәхет” һәм “кайгы” төшенчәләре турында тирәнтен фикер йөртергә ярдәм итә. Укучыларның бер төркеме – “Бәхет нәрсә ул?”, икенчесе “Нәрсә ул кайгы?” соравы буенча эшли. Һәр укучы 1-2 минут эчендә кәгазьдә үз фикерен язып куя. Соңыннан парлап, аннан соң төркемнәрдә җаваплар тикшерелә, ягъни мәгълүмат алмашу үткәрелә: һәр укучы үзе уйлаганны төркемдәгеләргә сөйли. Укучыларның дөрес җаваплары да, дөрес булмаганнары да кәрзингә салына. Ике төркемнең укучылары бергәләшеп һәр фикерне тикшерәләр. Балалар үз фикерләрен расларга тырышалар, хаталар төзәтелә. Укучылар төп нәтиҗәне ясыйлар. Эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: дәрес вакытында битараф укучылар булмый, чөнки һәр укучыга үз фикерен яклап чыгыш ясарга туры килә.
19 слайд
“Алты эшләпә” ысулы
Укучылар алты төркемгә бүленә. Аларның һәрберсе төрле төстәге эшләпә ала. Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар укылган әсәр буенча геройларга карата үз фикерләрен белдерәләр.
Мәсәлән: Ак эшләпә (галимнәр). Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыгалар, нинди персонажлар булуын әйтәләр, аларга кыскача бәя бирәләр.
Сары эшләпә (оптимистлар). Уңай фикерләрне генә туплыйлар. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйлиләр
Кара эшләпә ( тәнкыйтьчеләр). Тексттан тискәре фикерләрне табалар. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәмләр
Кызыл эшләпә (рәссамнар). Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Тексттан хис – кичерешләргә бай урыннарны үзенә туплый.
Яшел эшләпә(иҗатчылар). Әсәргә карата хисләре турында сөйлиләр.
Зәңгәр эшләпә. (оештыручылар) Бу эшләпә ияләре әсәр буенча фәлсәфи фикер йөртә, йомгак ясый, нәтиҗәләр чыгара.
20 слайд
Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы” әсәре
Дәрестә укучылар белән эчтәлек буенча әңгәмә оештырыла һәм түбәндәге сораулар ачыклана.
Әнисе балага рәхмәтен ничек белдерә? Аның күзләре нинди? Шул җөмләне табып укы.
Малайның әнисе ник елаган дип уйлыйсыз? Бу минутларда малайның иң бәхетле кеше икәнлеген кайсы җөмләдән белеп була?
Кешелекле булыр өчен, хөрмәт казаныр өчен, сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез, башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез?
Нәтиҗә: әсәр әниләргә, дусларга карата ягымлылык, җылы караш, яхшы мөнәсәбәттә булу кебек сыйфатлар тәрбияли.
21 слайд
Тест үткәрү алымы
Дәрес ахырында түбәндәге тестны тәкъдим итәргә була.
Начар гадәтләрең күпме?
Мәктәпкә еш йоклап каласыңмы?
а) беркайчан да;
б) әйе! Нишлим , йокым туймый бит;
в) була кайчагында, соң ятканда бигрәк тә.
Җәмәгать урыннарында көнбагыш ярасыңмы?
а) нигә ярмаска?
б) юк, бик ямьсез күренеш;
в) ашыйм, кабыгын аерым җыям.
Кичләрен телевизор каршында кәнфит, чипсы ашап үткәрәсеңме?
а) бик сирәк;
б) иң яраткан шөгылем;
в) барысы да кәефтән тора.
Иң теләгән әйбереңнән баш тарта алыр идеңме?
а) бу турыда уйлаганым юк;
б) ә нигә алмаска?
в) кайберсеннән генә.
Мәктәптә, өйдә, урамда еш шелтә аласыңмы?
а) шелтәләсеннәр, әйдә!
б) алмаска тырышам;
в) кайчагында, тик соңыннан бик тә оят була.
Ничек уйлыйсың?
а) бәлки начар гадәтләргә игътибар итмәскәдер?
б) начар гадәтләр белән көрәшергә кирәк;
в) начар гадәтләрсез тормыш алай ук күңелле булмас иде.
22 слайд
Модельләр, схема, таблицалар төзү алымы
ТӨП ГЕРОЙ
УҢАЙ ЯКЛАРЫ
ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ
23 слайд
Ф.Хөснинең “Чыбыркы” хикәясе
Рәшит уңай образмы, яисә тискәреме?
РӘШИТ
УҢАЙ
ТИСКӘРЕ
колхозда эшли, тырыш
горур
шат күңелле
укыйсы килми, уен ярата
артык хәрәкәтчән, тиктормас
шук,
сүз тыңламый
24 слайд
Файдаланылган чыганаклар һәм документлар
Китаплар
Казыйханов, В. С. Әхлак дәресләре / В. С. Казыйханов. — Яр Чаллы : Иҗат нәшрияты, 1998. — 240 б.
Казыйханов, В.С. Как проводить уроки нравственнности? / В. С. Казыйханов. — Казань: Издательство «Дом печати», 2004. — 48стр.
Фәхреддин, Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән / Р.Р.Фәхреддин. – Казан: Мәгариф, 2005. – 184 б.
Хуҗиәхмәтов, Ә. Н. Тәрбия дәресләре / Хуҗиәхмәтов. Ә. Н. — Казан: Матбугат йорты нәшрияты, 1998. — 422б.
Хуҗиәхмәтов, Ә.Н. Тәрбия — мәңгелек фәлсәфә / Хуҗиәхмәтов. Ә. Н. — Казан: Мәгариф нәшрияты, 2006. — 223 б.
Мәкаләләр
Исламшин, Р.А. Поликультурное образование в условиях реализации нового стандарта / Р.А.Исламшин // Мәгариф. — 2011. — №4
Җәләлиев, Ш.Ш. Акыл яшьтә түгел — башта / Ш. Ш.Җәләлиев // Мәгариф. —2004. — №9
Хуҗиәхмәтов, Ә.Н. Әхлак тәрбиясе / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов // Мәгариф. —2005. — №1
Шәмсетдинов, Г.А. Әхлак тәрбиядән башлана / Г. А. Шәмсетдинов // Мәгариф. —2005. — №4
Рәсми документлар
Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования/ М-во образования и науки Рос.Федерации. – 2-е изд. – М.: Просвещение, 2013. – 48 с. (Стандарты второго поколения).
Чыганаклар
http://sabyem.ru/?p=4433
http://www.openclass.ru/node/153192
http://belem.ru/
http://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/proekt-po-duhovno-nravstvennomu-vospitaniyu-ya-grazhdanin
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 805 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Юсупова Гульнур Фаиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.