Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Рабочие программы / Рабочая программа по литературному чтению для 2 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Рабочая программа по литературному чтению для 2 класса

библиотека
материалов




Каралды”

МБ җитәкчесе

_________/Р.Р .Хафизова /

Беркетмә № ____

___”___________20___ел



Килешенде”

Директор урынбасары

_________/Р.Х. Әхмәтҗанова /

___”_______________20__ел



Расланды”

159нчы лицей директоры

__________/С.Х.Заһидуллина/

Приказ № ______

___”___________20___ел










Казан шәһәре Совет районы

159 нчы лицейның

I категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Н.Исмәгыйлованың

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен

әдәби укудан эш программасы





Педсовет утырышында каралды

беркетмә № ____

_____”____________20____ел

2016-2017 нче уку елы


2 нче сыйныф рус төркеме укучылары өчен

әдәби уку буенча эш программасына

аңлатма язуы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә, башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру; укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

2 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә укучы балаларга әдәби укудан төзелгән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:


1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон. 2013 (273-ФЗ номерлы закон үзгәртелде, 2012, 29.12)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы законы, ( № 68-ЗРТ 22.07 2013).

3. Гомуми башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт стандарты ( Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы,№ 373, 06.10.2009 үзгәрешләр 26 ноябрь 2010 ел, 22 сентябрь 2011 ел, 18 декабрь 2012(.п.19.5) кертелде)

4.МГББУ “Лицей №159“ның башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасы

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)1-11 сыйныфлар төзүче-авторы: К.С. Фәтхуллова Казан, 2014(mon.tatarstan.ru).



Укытуга каралган сәгатьләр саны

Программа атнага 2 сәгатькә исәпләнгән. 35 уку атнасында әдәби укуга каралган сәгатьләр саны 2 нче Б,В,Г сыйныфларында 70 сәгатьне тәшкил итә.

Уку-укыту методик комплекты

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы”( рус телендә сөйләшүче балалар өчен)1-11 сыйныфлар төзүче-авторы: К.С. Фәтхуллова Казан, 2014

2.Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы:рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен дәреслек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен):2 кисәктә/К.С.Фәтхуллова. – Казан:Татар.кит.нәшр.,2013.-79.

3. “Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту ”1-4 сыйныфлар. Укытучылар өчен методик кулланма. К.С. Фәтхуллова Казан, Татар.кит.нәшр.2014


2 нче сыйныфта телгә өйрәтүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә. Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

«Татар теле” һәм “Әдәби уку» предметларына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.



Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.


Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


Укыту предметының эчтәлеге

Б. Рәхмәт. “Сара мәктәпкә бара”, ,Х. Шабановның “Китап”,

В. Хәйруллина “Беренчедән өйрәндем”,

Г.Тукай“Кызыклы шәкерт”

Тизәйткеч“Мич башында биш мәче”

2

Йортыбыз, фатирыбыз

4

1

Ш.Маннур Яратам”

3

Көндәлек режим

4

1

Ә.Ерикәй “Чисталыкны сөябез”, А. Барто “Уенчыклар йоклыйлар”

4

Ашамлыклар кибетендә

3

1

Н. Носов“Телефон” хикәясе.

5

Әбиләрдә кунакта

5

1

Шалкан” татар халык әкияте

6

Табигатьтәге үзгәрешләр

4

1

Ә.Бикчәнтәева “Салкын саф һава” ,Н. Гайсин “Чыршы” ,

Г. Тукай “Кышкы кич”

7

Татарстан- туган ягым

4

1

Х.Вахит “Туган илебез”, Р. Миңнуллин “Туган илнең улы мин”

8

Казан – Татарстанның башкаласы

4

1

М. Мәһдиев“Көтелмәгән сорау ”

9

Сәламәтлек-иң зур байлык

5

1

В. Хәйруллинаның “Әнием – табибә”,“Беренче кар” Ә.Ерикәй

10

Без хезмәт яратабыз

4

1

Р.Вәлиева “Без-бакчачылар”, Х. Халиков “Матурмы син?”

11

Үсемлекләр белән танышабыз-6 сәг.

6

1

М.Мәһдиев “Тагын өч сорау”

12

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз

9

1

Л.Әмирханова “Нәни дусларым” , “Төлке белән Каз “әкияте, Г.Лотфи “Балалар ярдәм итә”,Гасим Лотфи «Безнең канатлы дусларыбыз»,

Габдулла Тукай «Гали белән кәҗә”


13

Без бәйрәмгә барабыз

4

1

Ш. Галиев “Сабантуй батыры” ,Ә.Рәшитов «Кояшлы ил-бәхет иле»

14

Күңелле ял итәбез

10

1

Б. Рәхмәт “Матур җәй, кил безгә”,Шәүкәт Рәшитов «Җәйге болында» , К.Кинҗәбулатова “ Җиләк җыйдык”, А.Алиш “Алдакчы Наил” әкияте, М. Мәһдиев “Мактанчык”

хикәясе, Р. Вәлиева

Каникул” шигыре“,Ә. Исхак ”Чишмә”.




Барлыгы:

70

14






* Үрнәк укыту программасында әдәби укудан гына үзләштерерлергә тиешле темаларга карата сәгатьләр саны конкрет күрсәтелмәгәнлектән, өйрәнү өчен гомуми темалар саны якынча бүленде.

Лексик минимум

Яңа уку елы белән!

Белем, белергә, өйрәнергә, тыңларга, аңларга, кабатларга, сорау, сорау бирергә, җавап, җавап бирергә, тәрҗемә итәргә, мисал, күнегү, билге алырга, бишле, дүртле, өчле, икеле, аваз, хәреф, сүз, җөмлә, өтер, нокта, тәнәфес, ярый (ярамый)

Йортыбыз, фатирыбыз

Бүлмә, алгы бүлмә, аш бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе, юыну бүлмәсе, ишек, ачкыч, тәрәзә, тәрәзә төбе, гөл, сәгать, идән, түшәм, җиһаз, өстәл, журнал өстәле, язу өстәле, урындык, кәнәфи, элгеч, карават, киштә, суыткыч, кием шкафы, савыт-саба шкафы, келәм, якты, чиста

Көндәлек режим

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе, башта, аннары, тагын, торырга, йокларга ятарга, юынырга, сөртенергә, киенергә, дәрес әзерләргә, сөлге

Ашамлыклар кибетендә

Ашамлык, балык, каймак, эремчек, он, ит, тоз, шикәр комы, прәннек, тартма, акча, сум, тиен (копейка), сайларга, түләргә, үлчәргә

Әбиләрдә кунакта

Кунак, чакырырга, күчтәнәч, табын, ашъяулык, кулъялык, токмачлы аш, шулпа, ботка, сыйларга, салырга, бәхетле, шатлыклы, тәрбияле, рәхмәт әйтергә, әле, бик

Табигать

Табигать, кышын, язын, көзен, җәен, боз каплый, тамчы тама, кар эри, гөрләвек ага, яшен яшьни, күк күкри, салават күпере чыга, көн кыскара, төн озыная, соң (после), пычрак, бераз

Татарстан — туган җирем

Җир, туган, халык, Алабуга, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Нократ, Идел, Казансу, Агыйдел, урнашкан, елга ага, аша (аркылы), өчен, кадәр, буенда, чишмә, дала, төзергә, төзелеш, мәчет, чиркәү, тимер юл, бай

Казан — Татарстанның башкаласы

Башкала, бина, манара, үзәк, ашханә, даруханә, истәлекле урын, сарай (дворец), тукталыш, иске, яңа, ерак, якын, туктарга, анда, монда, таныш, тапкыр (раз), алда, артта

Сәламәтлек — зур байлык

Сәламәт, сәламәтлек, авырый, авырта, йөткерә, йөрәк, эч, табиб(ә), хастаханә, дәваларга, ятарга, шөгыльләнергә, ишетергә, күрергә, сирәк, еш, ярый, ярамый

Без хезмәт яратабыз

Тырыш, ялкау, ярдәмчел, хезмәт, ташырга, ташларга, чүп, чиләк, чүпрәк, ябарга, ачарга, чыгарга, керергә, яме, һәрвакыт, кайвакыт, үзе

Үсемлекләр белән танышабыз

Үсемлек, үлән, ботак, яфрак, имән, каен, нарат, алмагач, шомырт, миләш, балан, карлыган, кура җиләге, җир җиләге, чия

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз

Җим, җимлек, ясарга, файда китерә, зыян китерә, өн, оя, күсе, тычкан, көньяк, төньяк, кышларга, тышта, ашатырга

Без бәйрәмгә барабыз

Тамаша, тамашачы, сәхнә, чыгыш, баянчы, кул чабарга, яраткан, Җиңү бәйрәме, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Сабантуй, көрәш, ат чабышы, аркан тартышу, шома баганага менү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу

Күңелле ял итәбез

Ял итәргә, ямьле, көтәргә, каршыларга, сагынырга, озатырга, үткәрергә, йөзәргә, әбәкле уйнарга, качышлы уйнарга, таган атынырга, ком, кәрзин, тулы, буш, күбәләк оча, кошлар сайрый




































Программаның практик өлеше үтәлешен контрольдә тотуга каралган сәгатьләр саны

Календарь-тематик план

Уку эшчәнлеге

Сәгать саны

Үткәрелү вакыты




Үткәрелү вакыты


Искәрмә


план

факт


Яңа уку елы котлы булсын!-5 сәг.

1

БСҮ Яңа уку елы белән!

Б. Рәхмәт. “Сара мәктәпкә бара” шигыре.

Диалогик сөйләм оештыру күнекмәләрен активлаштыру Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш

1








2

Мәктәп турында әңгәмә.

Х. Шабанов ның “Китап” шигыре

Сәнгатьле укып чыгу

һәм терәк сорау-

лар буенча ана-

лизлау. Әңгәмә, дәреслек белән эшләү.

1




3

Тизәйткечләр.“Мич башында биш мәче”(ятлау)

Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, тизәйткечне сәнгатьле уку,яттан өйрәнү

1




4

В. Хәйруллинаның “Беренчедән өйрәндем” шигыре


Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, сәнгатьле уку,яттан өйрәнү

1




5

Мин – укучы.

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыре.

Шигырьне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару

1








Йортыбыз, фатирыбыз-4 сәг.

6

Йортыбыз, фатирыбыз темасына караган лексика.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Алган белемнәрне аралашуда куллану. Әңгәмә, дәреслек белән эшләү,

1




7

Кунак бүлмәсендә” (рәсем белән эшләү)

Сөйләм телен үстерү ,Әңгәмә, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү

1




8

Минем йортым. Безнең фатирыбыз .

Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

1




9

БСҮ “Балалар бүлмәсе” “Ш.Маннурның Яратам” шигыре.

( Ятлау)

Яңа материал белән танышу, укытучының кереш сүзе, укылган текст буенча фикер алышу.

1





Көндәлек режим-4 сәг.

10

Вакыт берәмлекләре.Атна исемнәре.


Әңгәмә,сүзлек эше, анализ, сорауларга җавап,биремнәр эшләү

1




11

Ә.Ерикәйнең “Чисталыкны сөябез”шигыре( яттан)

Әңгәмә үткәрү. Текст белән эшләү.

Шиг.сәнг.уку, яттан сөйләргә өйрәнү

1




12

А. Бартоның “Уенчыклар йоклыйлар” шигыре

Сорау һәм җавап репликаларын дөрес әйтергә ирешү. Шиг.сәнг.уку, яттан сөйләргә өйрәнү

1




13

БСҮ. Мәктәп һәм көндәлек режим.

Рәсемне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау.

1




Ашамлыклар кибетендә-3 сәг.

14

БСҮ Ашамлыклар кибетендә.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.

1




15

Бу – гипермаркет” тексты

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр , диалоглар төзү.


1




16

Киемнәр, уенчыклар кибете. Н. Носовның “Телефон” хикәясе.

Сәнгатьле уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр үтәү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү. сорауларга җавап бирү, Сәнг. һәм дөрес уку Үз сүзләр белән сөйләү

1




Әбиләрдә кунакта -5сәг.

17

Әбиләрдә кунакта “ хикәясе өстендә эш

Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.

1




18

Шалкан” әкиятен уку

Сүзләрне ныгыту. Рәсем белән эшләү

1




19

Шалкан”әкиятен сәхнәләштерү

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту ,Әкиятне сәнг. уку, сәхнәләштерү.

1




20

15 нче августта әниемнең туган көне” тексты өстендә эш

Уку, сораулар, биремнәр ярдәмендә эчтәлеген аңлау, әсәр буенча фикер алышу.

1




21

БСҮ “Энемнең туган көне”


Сәнг. уку,сор.җав.бирү, эчт. сөйл. өйрәнү.

1





Табигатьтәге үзгәрешләр-3 сәг.

22

Ел фасыллары.

Ә.Бикчәнтәева “Салкын саф һава” шигыре.

Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау

1




23

Н. Гайсинның “Чыршы” ,

Г. Тукайның “Кышкы кич” шигырьләре (ятлау)

Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. Эчтәлек сөйләргә өйрәнү

1




24

БСҮ Ел фасылларына карап табигатьтә үзгәрешләр.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.

1




Татарстан- туган ягым- 4 сәг.

25

Х.Вахитның “Туган илебез”. шигыре(ятлау)Р. Миңнуллинның “Туган илнең улы мин” шигыре

Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Яттан сөйләргә өйрәнү

1




26

Татарстан” тексты

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.

1




27

Татарстан –картасы” тексты өстендә эш

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү .Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.

1




28

БСҮ “Без Татарстанда яшибез”

Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү .Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

1




Казан – Татарстанның башкаласы -4 сәг.


29

«Казан – Татарстанның башкаласы” Диалогик сөйләм үстерү


Әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

1




30

Рәсем буенча эш ”Казаным”.

Рәсем буенча җөмләләр төзү., сорауларга җавап бирү

1




31

БСҮ “Казан-борынгы шәһәр”


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.

1






32

М. Мәһдиевнең “Көтелмәгән сорау ” әсәре. Тест.

Мөст. эш .Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

1



Сәламәтлек-иң зур байлык- 5 сәг.

33

БСҮ «Сәламәтлек – зур байлык»


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.


1




34

Хастаханәдә.

Рәсем буенча хикәя төзү, сорауларга җавап бирү


1




35

В. Хәйруллинаның “Әнием – табибә” шигыре(ятлау)

Рәсем буенча хикәя төзергә өйрәнү, Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. Яттан сөйләргә өйрәнү

1




36

Саф һаваның файдасы. “Беренче кар” Ә.Ерикәй.

Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

1




37

Сәламәт тормыш” Диалогик сөйләм телен үстерү

Диалог өстендә эш, тәрҗемә итү,сорауларга җавап бирү.

1




Без хезмәт яратабыз- 4 сәг.

38

БСҮ“Балалар хезмәт яраталар” рәсеме буенча эшләү.

Рәсем буенча җөмләләр төзү., сорауларга җавап бирү, диал өстендә эш.

1




39

Без хезмәт яратабыз” тексты


Текст өстендә эш, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү.

1




40

Р.Вәлиева

Без-бакчачылар” шигыре.

(Ятлау)

Сәнгатьле уку өстендә эшләү, әңгәмә, сорауларга җавап бирү

1




41

Өйдә мин нәрсәләр эшлим? Х. Халиков “Матурмы син?”

Текст буенча сораулар төзү, Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

1




Үсемлекләр белән танышабыз-6 сәг.

42

Басуда, урманда үсемлекләр.

Тема белән кызыксынып, уйны ачык итеп әйтү.

1




43

БСҮ Дару үләннәре

Бәйләнешле сөйләм теле үстерү ,тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, дару исемнәре исемнәрен ятлау, рәсем ясау.

1




44

Агачлар.

Уку, әңгәмә, биремнәрне үтәү, рәсем ясау.

1




45

М.Мәһдиевнең “Тагын өч сорау” әсәре

Сәнг. һәм дөрес уку ,сүзлек эше,

1




46

М.Мәһдиевнең “Тагын өч сорау” әсәре

текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү, тәрҗемә итү, фикер алышу,сорауларга җавап бирү, сүзләр язу

1




47

Урман. Рәсем буенча эшәү

Рәсем буенча җөмләләр төзү., сорауларга җавап бирү, диал өстендә эш.

1




Хайваннарга һәм кошларга булышабыз-9 сәг.

48

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз темасына караган лексиканы үзләштерү

Әңгәмә, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш

1




49

Л.Әмирханова. “Нәни дусларым” шигыре


Л.Әмирханова. “Нәни дусларым” шигыре белән танышу, сәнгатьле уку, ятлау

1




50

«Алсу белән Гүзәл» тексты өстендә эш

Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү.Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

1




51

Төлке белән Каз “әкияте

Сәнг. һәм дөрес уку , сүзлек эше,текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү.

1




52

Төлке белән Каз “әкияте

Сәнг. һәм дөрес уку .Текст буенча сорауларга җавап бирә белә белү. Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

1




53

Балалар ярдәм итә” Г.Лотфи.

БСҮ “Без кошларга булышабыз”

Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

1




54

Кыргый һәм йорт хайваннары.

Бәйләнешле сөйләм теле үстерү ,тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, кыргый һәм йорт хайваннары исемнәрен ятлау,рәсем ясау

1




55

Гасим Лотфи «Безнең канатлы дусларыбыз » шигыре.

Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.


1




56

Габдулла Тукай «Гали белән кәҗә” шигыре. (Ятлау)

Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сүзлек белән эш, сорауларга җавап бирү,

1




Без бәйрәмгә барабыз- 4 сәг.

57

БСҮ Бәйрәмнәр.

Бәйләнешле сөләм үстерү.Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу, мәкальләр уку, рәсемнәр күзәтү. Төрле биремнәр эшләү.

1




58

Сабантуй.Ш. Галиевнең “Сабантуй батыры” шигыре (ятлау).

Шигырьне уку, сорау-биремнәргә җавап эзләү.


1




59

Күңелле тамаша.Ә.Рәшитовның «Кояшлы ил-бәхет иле» шигыре

Эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, чылбыр буенча уку.Сәнг.уку..Ә.Рәшитовның «Кояшлы ил-бәхет иле» шигыре белән танышу

1




60

Туган көнем” тексты өстендә эш

Текст өстендә эш, сүзлек эше, сорауларга җавап бирү

1




Күңелле ял итәбез -8 сәг.(+2 сәг.)

61

БСҮ Ямьле җәй җитә.

Б. Рәхмәтнең

Матур җәй, кил безгә” шигыре(ятлау)

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,Б.Рәхмәтнең “Матур җәй, кил безгә” шигыре белән танышу

1




62

Шәүкәт Рәшитов «Җәйге болында» шигыре. К.Кинҗәбулатованың “ Җиләк җыйдык”шигыре

Шәүкәт Рәшитовның «Җәйге болында», К.Кинҗәбулатованың “ Җиләк җыйдык” шигырьләре белән танышу

1




63

А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясе

Әкиятнене сәнгатьле итеп уку,эчтән укып, төп мәгълүматны табу.

1




64

А.Алишның “Алдакчы Наил” хикәясе

Әкиятнең эчтәлегенә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү, сөйләшү үткәрү, мөнәсәбәтеңне белдерү

1




65

М. Мәһдиевнең “Мактанчык”

хикәясе

Хикәяне сәнгатьле итеп уку,эчтән укып, төп мәгълүматны табу.

1




66

М. Мәһдиев “Мактанчык”

хикәясе

Хикәянең эчтәлегенә нигезләнеп, сорауларга җавап бирү, сөйләшү үткәрү, мөнәсәбәтеңне белдерү

1




67

Р. Вәлиеваның

Каникул” шигыре(ятлау)

Уку, эчтәлеге буенча фикер алышу. Төрле биремнәр эшләү.

1




68

Арадаш аттестация эше.Монологик сөйләм.

Мөст. эш

1




69

Табигатькә чыгу.“Чишмә”. Ә. Исхак.


Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү. сорауларга җавап бирү, Сәнг. уку .Шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. Яттан сөйләргә өйрәнү

1




70

Гомумиләштереп кабатлау.


биремнәр эшләү,

1
































Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

Программа: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, 1-11 сыйныфлар, төзүче авторлары К.С. Фәтхуллова), Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

- Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Авторы: К.С. Фәтхуллова – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел.


1. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008

2. К. С. Фатхуллова Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 1 – 4 сыйныфлар Укытучылар өчен методик кулланма. Казан Татарстан китап нәшрияты 2014

3. Р.Р.Нигматуллина Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык. Правила и упражнения): рус телендә белем бирүче мәкт.өчен уку ярдәмлеге / Р.Р.Нигъмәтуллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – 2015 б.

4. Сафиуллина Ф.С. һ.б. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. – Казан: “Хәтер” н- Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

5. Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәи изложениеләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен. Казан: “Яңалиф” нәшрияты, 2006.

6. Сафиуллина Ә.Н. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.- Казан: “Гыйлем”нәшрияты, 2008.

7. Р. Нигъматуллина “Контроль тестлар hәм текстлар. - К. Мәгариф нәшр., 2006.

8. Фаттахова Р.Ф. Практический татарский язык: методическое пособие для изучающих татарский язык = Гамәли татар теле: татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма / Р.Ф.Фаттахова. – 2-е изд., испр., доп. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2012. – 176 с.

9. Хәбибуллина З.Н. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр: рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 2-11 с-фларында рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек / З.Н.Хәбибуллина, К.Х.Фәйзрахманова. – Казан: Мәгариф, 2008. – 127 б.

10. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р.Н.Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.

әшрияты, 2003

1.Ф.С.Сафиуллина. «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010

2. Нигъмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык. Правила и упражнения): рус телендә белем бирүче мәкт.өчен уку ярдәмлеге / Р.Р.Нигъмәтуллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. – 2015 б.

3. Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р.Н.Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.

4. Газизова А.Н., Зинатуллина Э.Р. Тесты по татарскому языку: для 4 класса четырехлетней начальной школы (для русскоязычных учащихся) / А.Н.Газизова, Э.Р.Зинатуллина. – Казань: Гыйлем, 2014. – 32 с.




















Программаның ресурслар белән тәэмин ителеше

  • электрон чыганаклардагы һәм ИНТЕРНЕТ – ресурслардагы материаллар:

https://edu.tatar.ru (укытучылар өчен виртуаль методик берләшмәләр).

http://anatele.ef.com/ (“Ана теле” проекты).

http://belem.ru/ (Татар телендә Интернет-белем үзәге).

http://www.openclass.ru/ (Интернет челтәрендә белем бирү берләшмәсе).

http://pedsovet.su/ (Укытучыларның үзара ярдәм итү берләшмәсе).

http://www.kitap.net.ru/ (Электрон әсбаплар).


  • уку-укыту кабинетының информацион–техник яктан тәэмин ителеше:

компьютер,

проектор/интерактив такта






















Белем дәрәҗәсен бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты — укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу, үз чиратында, укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартларының берсе - тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү һ. б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап, һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ ТИКШЕРҮ

Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сорауның укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын пузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.



БАШЛАНГЫЧ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныфлар





I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау




-

0,5 мин.

0,5 мин.

1 мин

2.

Диалогик сөйләм

3

4

5

6

3.

Монологик сөйләм




4

5

6

7

4

Язу: 1) күчереп язу (җөмлә саны);

2) сүзлек диктанты (сүзләр саны);

3) диктант (сүзләр саны)

4) изложение (сүзләр саны)

5) сочинение (җөмлә саны)

1-2

3-4



6-7



25-30

5-6



8-9



30-35



40-45



6-7

7-8



10-12



35-40



50-55



7-8



ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеге языннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.



МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМНЕ БӘЯЛӘҮ

Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

УКУНЫ БӘЯЛӘҮ

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2-3 орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4-6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.


Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.











Программаның ресурслар белән тәэмин ителеше


укытучы өчен әдәбият:

төп:

- дәреслек: Фәтхуллова К.С. Татар теле һәм уку китабы: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): ике кисәктә. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2013.


- программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар (Төзүче авторы: К.С.Фәтхуллова). – Казан, 2014. – 56 б.

өстәмә:

- «Мәгариф» журналлары;

- Сүзлекләр.

белем алучылар өчен әдәбият:

төп:

-дәреслек: Фәтхуллова К.С.. Татар теле һәм уку китабы: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): ике кисәктә. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2013.


өстәмә:

- Сүзлекләр.

электрон чыганаклардагы һәм ИНТЕРНЕТ – ресурслардагы материаллар:

https://edu.tatar.ru (укытучылар өчен виртуаль методик берләшмәләр).

http://anatele.ef.com/ (“Ана теле” проекты).

http://belem.ru/ (Татар телендә Интернет-белем үзәге).

http://www.openclass.ru/ (Интернет челтәрендә белем бирү берләшмәсе).

http://pedsovet.su/ (Укытучыларның үзара ярдәм итү берләшмәсе).

http://www.kitap.net.ru/ (Электрон әсбаплар).


уку-укыту кабинетының информацион–техник яктан тәэмин ителеше:

компьютер,

проектор/интерактив такта,

телевизор,

DVD-плеер,

Магнитофон


2 сыйныф

(рус төркеме)

Текстны укырга, тәрҗемә итәргә һәм сорауларга җавап бирергә.



Яңа уку елы белән!

Дәрестә укучылар укыйлар, язалар, сөйлиләр, тыңлыйлар . Укытучы татарча җөмләләр әйтә, ә укучылар кабатлыйлар. Укучылар татарча яхшы аңлыйлар. Татар теле- матур тел.

Сораулар:

  1. Укучылар дәрестә нишлиләр?

  2. Укытучы дәрестә нишли?



Йортыбыз.Фатирыбыз.

Фатирыбыз өченче катта. Фатирыбыз зур һәм матур. Анда аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, алгы бүлмә, кунак бүлмәсе, балалар бүлмәсе, бар. Бүлмәләр чиста һәм якты.



Сораулар:

  1. Фатирыбыз ничәнче катта?

  2. Фатирыбызда нинди бүлмәләр бар?



Көндәлек режим.


Мин сәгать җидедә торам. Мәктәпкә сәгать сигезгә барам. Мәктәптә биш сәгать укыйм. Дәресләр сәгать бердә бетә. Өйгә сәгать икедә кайтам, дәресләр әзерлим. Сәгать тугызда йокларга ятам.


Сораулар:

  1. Син сәгать ничәдә йокыдан торасың?

  2. Мәктәптә ничә сәгать укыйсың?





Ашамлыклар кибетендә.


Бу- ашамлыклар кибете. Ул зур түгел. Кибеттә икмәк,күмәч, сөт, катык, май,чәй, шикәр саталар. Без кибеттә икмәк, май һәм сөт алабыз.

Сораулар:

  1. Ашамлыклар кибете нинди?

  2. Анда нәрсәләр саталар?

Әбиләрдә кунакта.

Кичә без әбиләргә кунакка бардык. Әбинең туган көне булды. Без әбине котладык, бүләкләр бирдек. Кунакта өчпочмак ашадык, чәй эчтек. Без бик күңелле ял иттек.

Сораулар:

  1. Кемнең туган көне булды?

  2. Әбиләрдә күңелле булдымы?

Табигатьтәге үзгәрешләр.

Табигатьтә дүрт ел фасылы бар: җәй, көз, кыш, яз. Җәен көннәр эссе була. Көзен көннәр яңгырлы һәм болытлы . Кышын бик салкын була һәм кар ява. Яз көне көннәр җылы һәм кояшлы була.



Сораулар:

  1. Табигатьтә ничә ел фасылы була?

  2. Көннәр кайчан эссе була?

Татарстан –туган ягым. Казан-Татарстанның башкаласы.

Татарстан- зур һәм матур республика. Татарстан- туган ягыбыз. Ул Идел буенда урнашкан. Татарстанның башкаласы- Казан шәһәре. Ул- Татарстанның иң зур шәһәре. Казанда истәлекле урыннар күп.

Сораулар:

  1. Татарстан нинди республика?

  2. Татарстанның башкаласы н нинди шәһәр?

Сәламәтлек-иң зур байлык.


Әтием, әнием һәм мин сәламәт кешеләр. Бабамның йөрәге авырта. Ул хастаханәдә дәвалана. Аны табиб дәвалый.

Сораулар:

  1. Кемнең йөрәге авырта?

  2. Аны кем дәвалый?

Без хезмәт яратабыз.


Минем дустым бар. Аның исеме- Алсу. Ул бик тырыш. Хезмәтне ярата. Гөлләргә су сибә. Идәннәр себерә. Савыт-сабалар юа. Әнисенә булыша.

Сораулар:

  1. Алсу нинди кыз?

  2. Ул нишли?

Үсемлекләр белән танышабыз.

Бу-урман. Ул зур һәм матур. Анда имәннәр, каеннар, чыршылар, наратлар үсә. Урманны сакларга кирәк.

Сораулар:

  1. Урман нинди?

  2. Урманда нинди агачлар үсә?

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз.

Кошлар - безнең дусларыбыз. Алар урманны саклыйлар. Кышын без аларга җимлекләр ясыйбыз. Анда җимнәр салабыз.

Сораулар:

  1. Кошларга без нәрсә ясыйбыз?

  2. Җимнәрне кая салабыз?

Без бәйрәмгә барабыз.

Бүген авылда Сабантуй. Сабантуй зур мәйданда була. Анда чүлмәк ваталар, баганага менәләр. Малайлар көрәшәләр. Сабантуй бик күңелле бәйрәм.

Сораулар:

  1. Авылда нинди бәйрәм?

  2. Сабантуйда нинди ярышлар була?


Күңелле ял итәбез.


Җылы җәй җитә. Укучыларның каникуллары башлана. Балалар су керәләр, кояшта кызыналар. Җәен урманда җиләк, гөмбәләр җыялар.

Сораулар:

  1. Балалар җәен нишлиләр?

  2. Балалар урманда нәрсә җыялар?

Укыту предметының эчтәлеге

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре буенча күнекмәләр

Сөйләү

сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, үрнәк буенча диалоглар төзү;

предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

йорт (фатир), көндәлек режим, кунакка бару, туган ягыбыз - Татарстан, аның башкаласы, ял итү турында сөйләү;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;

- лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 4 тән ким булмаска тиеш);

  • лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5 тән ким булмаска тиеш);

Тыңлап аңлау

0,5 минутлык текстны тыңлап аңлау һәм, төп эчтәлегенә төшенеп, укытучының сорауларына җавап бирү;

- диалогны тыңлау, анда сүз нәрсә турында баруын әйтү;

- текстны тыңлау һәм бирелгән җөмләләр арасында эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү.

Уку

текстларны сәнгатьле итеп уку һәм укыганның эчтәлегенә тулысынча төшенү;

- тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып аңлау яки сүзлектән табу;

-текстны эчтән укып, кирәкле мәгълүматны табу һәм аңа бәйле гади нәтиҗәләр ясау;

- шигырьләрне яттан сөйләү.

Тел чаралары һәм аларны куллану күнекмәләре

Сөйләмнең фонетик ягы

  • үзенчәлекле авазларны ишетеп аера һәм дөрес әйтә белү;

  • калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белү;

сүзләрдә басымны дөрес кую;

әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен аеру;

ритм һәм интонация үзенчәлекләрен исәпкә алып, җөмләләрне дөрес әйтү;

текстны үзгәртмичә күчереп язу;

актив үзләштерелгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу;

татар теленең үзенчәлекле авазларын транскрипция билгеләре белән күрсәтү.

Сөйләмнең лексик ягы

аралашу барышында, коммуникатив максаттан чыгып, актив лексикадан файдалану;

аралашу темаларына караган лексик берәмлекләрне һәм сөйләм гыйбарәләрен куллана белү.

Сөйләмнең грамматик ягы

өйрәнелгән грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану һәм тексттан табып әйтү;

җөмләнең төп коммуникатив төрләрен сөйләмдә куллану.

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм елгалары, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүматлы булу.

Махсус күнекмәләр

Ике телле сүзлекләрдән, таблицалардагы белешмә материалдан, мультимедиа әсбапларыннан файдалану; сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларыннан, шулай ук укучыларының яшь үзенчәлекләре һәм мәнфәгатьләреннән чыгып билгеләнә


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Рабочие программы
Просмотров111
Номер материала ДБ-235253
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх